Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Сәрвәров: “Совет заманыннан калган исем бирүләр кайчан да булса бетәр дип уйлыйм мин”

“Аксу” студиясе җитәкчесе, автор-башкаручы, продюсер Рөстәм Сәрвәров “Интертат” хәбәрчесенә бүгенге татар эстрадасы, продюсерларны ташлап киткән артистлар, шәхси карьерасы һәм шоу-бизнес кагыйдәләре турында сөйләде.

news_top_970_100
Рөстәм Сәрвәров: “Совет заманыннан калган исем бирүләр кайчан да булса бетәр дип уйлыйм мин”

“Хәзер эте дә, бете дә җырлый”

-Рөстәм әфәнде, татар эстрадасы бүген ни хәлдә? Лэйна исемле яшь башкаручы хакында фикерегезне белдергәндә, сез бушлык күп дигән идегез...

-Татар эстрадасында бушлык күп, ләкин артистлар да күп. Әмма алар күп булуга, татарча җырлаганга сөенергә кирәк. Бөтенләй җырламый башласалар нишләрбез? 

Россиядә ике генә милләт ил буйлап концерт куеп йөри ала. Ул – рус һәм татар милләтләре. Башка милләтләр инде күптән үлеп бетеп баралар. Аларда эстрада бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Менә шундый хәлгә төшсәк, ул чакта без: “Эте дә, бете дә җырлый. Кызганыч, шулкадәр күп җырлыйлар”, - дип әйтмәс идек. 

Күп кешедән “Бөтен кеше сәхнәгә чыга, бөтен кеше җырлый” дигән тискәре фикерләр яңгырый. Җырласыннар! Моның өчен сөенергә кирәк. Мин кешеләрнең шуны аңламауларына аптырыйм. Җырлыйлар икән, аңа сөенергә кирәк. Алар бит тәмәке тартып, аракы эчеп йөрмиләр. Ә иң аянычы - җырчыларның күп булуларында түгел, аларның дөрес җырламауларында һәм татарча дөрес сөйләшә алмауларында.

“Бездә бер попса гына”

-Мәсәлән, нинди өлкәләр буш?

-Татар эстрадасына килгәндә, джаз, рок, блюз, кантри, ча-ча-ча кебек стильләр миллион. Алар күбесе бездә юк. Дини музыка өлкәсе гомумән буш. Бездә бер попса бар. 

Бер көнне бер артистның концертында булдым. Чакырды, рәхмәт. Әмма концертның башыннан азагына кадәр бер үк җыр яңгыраган сыман булды. Бөтенесе бертөрле! Бөтенесе бертөрле дип, ул җырлар төрле, композиторлары төрле, ләкин аранжировкаларын бер генә кеше ясаган, шуңа бөтен җырлар да бертөрле яңгырый. Аера алмадым мин ул җырларны, туктаусыз бер номер кебек тоелды.

“Йөзләгән артист бер стильдә, бер дәрәҗәдә эшли”

-Һәр җыр үзенчәлекле булсын өчен нишләргә кирәк? Гомумән, артист үзгә булсын өчен, халыкны үзенә, үзенең иҗатына җәлеп итә алсын өчен, аңа нишләргә, яки нинди булырга кирәк?

-Дөнья музыкасын карап, бу җырны ничек эшләргә, тегесен ничегрәк эшләргә, өйрәнеп була. Бер стильдә 10 кешене тыңлап булмый. Ул юлны кемдер тапкан икән, син инде икенче юл табарга тиеш. Ул – синең кумир. Аның артыннан аныңча эшләп син бервакытта да ниндидер нәтиҗәләргә ирешә алмыйсын. Сиңа икенче стиль кирәк. Аранжировкаларга, оркестровкаларга бик күп игътибар бирергә кирәк, чөнки ул җырны күтәрә дә ала, бетерә дә ала.

Әлбәттә, биш меңгә, алты меңгә шедевр ясап булмый инде. Беренчедән, аранжировка ясаучының да гаиләсе бар. Ул айга алты меңгә бер аранжировка ясап, гаиләсен туйдыра алмый, аңа ул аранжировкаларны штамповкаларга кирәк. Кимендә ул аена бер 20 аранжировка ясарга тиеш. Каян аңа шуның кадәр яңа идея, яңа тавышлар килеп бетсен?

Чаллыда заманында “Сак-Сок” ансамбле бар иде. Менә алар ничә ел элек ничек яздылар, әле хәзер дә алай яза алмыйлар. Аларның музыкасын хәзер тыңлап карасаң, әле дә яңача, кичә генә язган кебек. Ул җырларны тыңлап туеп булмый. Кайберәүләр бит музыканы яза да, “Аранжировкадан яса берәр нәрсә” дип атып бәрә.

Хәтта бер генә өлкәне алсаң да, мәсәлән, шул ук джаз өлкәсен, аның үзендә генә дә йөзләгән агым бар. Әле бу стильдән кала рок, поп, шансон стильләре дә бар бит. Бик күп алар, әмма алар бездә юк, күбесе юк, шуңа күрә безнең эстрада буш дип әйтергә кирәк. 

Кемдер артистлар күп дип әйтә, мин эстрада буш дим. Ул йөзләгән артист бер стильдә, бер дәрәҗәдә эшләсә, әле бит эшләнмәгән бүтән стильләр дә бик күп. Син ниндидер яңалык кертмәсәң, сине кеше тыңламый. Әгәр дә артист җырны бер дә үзгәртмичә, яңалык кертмичә башкара икән, аны тыңлауның кызыгы юк. Кеше һәр җырына ниндидер үзенчәлеген кертергә тиеш.



“Аерылып торырга кирәк”

Аннан соң артистларның күбесе үз өсләрендә шөгыльләнмиләр. Вокал белән шөгыльләнү юк. Ә бит син аз гына шөгыльләнми торасың икән, читкә тайпыласың, үз дәрәҗәңне тота алмыйсың. Әгәр дә син җырчы икән, син көн саен күнегүләр эшләргә тиеш. 

“Әй, булды, мин инде исем дә алдым, мине халык та ярата, шөгыльләнүдән туктасам да ярый” дип уйлау дөрес түгел. Киресенчә, артист кеше бу очракта тагын да күбрәк шөгыльләнергә, тагын да күбрәк эзләнергә тиеш. Артист кеше ничек кирәк икәнен үзе яхшы белсә, ул аранжировка ясаучыга “Миңа шулай кирәк, миңа менә болай кирәк”, дип әйтә алыр иде. 

Хәзер өйрәнергә теләгән кешегә Интернетта бөтен мөмкинлекләр дә бар. Эзләнергә генә кирәк. Аерылып торырга кирәк.

“Безнекеләр – йолдызлар, продюсерларга төкереп китеп баралар”

-Шоу-бизнес эстрададан нәрсә белән аерыла?

-Шоу-бизнеста җыр белән генә булмый. Анда бик күп шундый агымнар. Син гениаль искиткеч җырчы булып та, чыга алмыйча калырга мөмкинсең. Монда акчасы да кирәк, тегесе дә кирәк, монысы да кирәк. Хәзер бит безнең шундый тенденция китте, әгәр дә синең акчаң юк икән, син телевидениегә  керә алмыйсың. Акчаңны түлисең икән, булды. Акчаң юк икән, утырасың инде.

Хәзер җырчыларның 99 проценты продюсерның ни өчен кирәк икәнен аңлап бетерми. Продюсер – ул иганәче түгел, ул – инвестор. Инвестор дияргә була, чөнки ул үзенең көчен, үзенең белемен артист кешегә багышларга тиеш булып чыга. 

Безнекеләр инде, ике мәртәбә телевизордан күртсәләр, йолдыз булалар, андыйлар продюсерга төкерә дә китеп бара. “Мине бөтенесе дә белә”, диләр дә, үзләре генә эшләргә теләп, китеп баралар. Хәтта әле артистлар хәзер ачыктан-ачык әйтә: “Син миңа чыгарга гына булыш, син миңа кирәк түгел, мин үзем дә йөрим, аннан соң мин үзем дә эшли алам”, - ди. Шулай дип әйтәләр.

“Минем артистларга миллион сумнар түккәнем бар”

-Сезгә шулай дип әйткәннәре бармы?

-Бар-бар. “Син мине чыгар гына”, диләр. Минем моңа бик күп акчалар да түккәнем бар. Берәр миллион, алтышар йөз мең. Ул шул килеш кала инде. Мин судлашып йөри алмыйм, шуңа күрә мин бүгенге көндә артистлар белән эшләмим.



-Бүгенге эстрадада халык танымаган, иҗатлары белән таныш булмаган артистлар бик күп. Бу нәрсә белән бәйле?

-Спортка тиңләштерик без моны. Мәсәлән, бер әйбәт хоккейчы чыгу өчен хоккей белән меңләгән бала шөгыльләнә. Әмма бит аларның бөтенесе дә даһи хоккейчы, даһи спортчы була алмый. Араларында берәү була. Монда да шул ук. Берьюлы илле популяр җырчы була алмый. Ул барыбер шул биш җырчы була. Миллион булса да бишәү генә була ул, йөз булса да бишәү генә була, илле булса да бишәү генә була.

“Өч айга бер яңалык биреп тормасаң, сине халык бик тиз оныта”

Мәсәлән, Салават феномены. Ул рус эстрадасында да юк ул. Инде ничәнче сезонын концерт бирә. Хәзер инде башка артистлар да аңа карап сезонлап концерт куя. Ул үзе бер үрнәк, феномен. Ул бит бик зур көч сорый. Аны күз алдына гына китереп булмый. Ел саен яңа программа, ел саен яңа җырлар. Әле бит аннан башка ел буе гастрольдә дә йөрергә кирәк. Моны теләсә кем булдыра алмый. 

Тырышалар инде хәзер. Мәсәлән, Уразова да тырыша, Фирдүс тә, Данир Сабиров та. Калганнар да ике елга бер булса да яңа сезон эшләргә тырыша. Ул рус эстрадасында юк. Алар бер популяр җыр белән 20 ел йөри. 

Безнең дә элек бер җыр белән чыгалар, бер җыр белән исем алалар, шул җыр белән пенсиягә дә китәләр иде, шул җыр белән мәңгелеккә дә калалар иде. Ә хәзер син өч айга яңа берәр нәрсә биреп тормасаң, сине халык бик тиз оныта.

-Яхшы артист булу өчен нәрсә кирәк?

-Белем кирәк. Белемсез булмый. Үз өстеңдә эшләргә кирәк. Гел шөгыльләнеп торырга кирәк. Син гел эзләнеп, үз өстеңдә эшләсәң, һичшиксез, йолдыз була аласың. Кайбер кеше “Бер 10 миллион акча бирсәм, болай да йолдыз булам” дип уйлый. Була алмыйсың. Ул 10 миллион китеп бетә, ә кеше синнән, киресенчә, гарык булырга да мөмкин.

Башкалардан аерылып торсаң, яңалык белән килеп керсәң, үз тамашачыңны табарга була. Элвин Грей. Аңа күбесе бөтенләй ышанмагандыр да. Ә бит ул бөтенләй татарча тыңламый торган татар яшьләрен эстрадага кайтарды. Әле һаман аңа сүз каталар, һаман аны сүгәләр. Аны сүгәргә кирәкми, аңа рәхмәт әйтергә кирәк! Шуңа карап кайберәүләр татарча өйрәнә башлады. Бу бит дөрес хәл. Татарча сөйләшәләр. 

Эстрада, музыка өлкәсе бик киң. Яңа фикерләр, яңа идеяләр генә кирәк.

-Журналист Рәмис Латыйпов эстрадада яшь кызлар юк дип саный. Кызлар хәзер олы булып күренергә тырыша. Бу нәрсәгә бәйле икән? Нишләп шулкадәр артист була торып, күпләр әйтмешли, яшь кызлар юк?

-Кызлар бик яшьли чыга алмыйлар. Монда инде белем дә җитмидер, башкасы да җитмидер. Аннан соң әти-әниләре дә каршыдыр. Безнең бит әле менталитет та шундый. Күп кенә әти-әнинең үз кызларын яшьләй каядыр җырларга чыгарып җибәрәсе килми. Элек “Син кайчан да булса эшкә керәсеңме, җырлап кына йөрисеңме?” диләр иде. Бик сирәк ата-ана гына кызларының җырлавына риза була, күбесе моңа каршы, бу электән шулай калгандыр.



“Безнең халык яңалыкны тиз генә кабул итә алмый”

-Рөстәм әфәнде, сез туксанынчы елларда ул вакыт өчен өр-яңа жанр белән, альтернативщик булып килеп кердегез. Ни өчен шушы жанрны сайладыгыз? Кабул итмәсләр, аңламаслар дип курыкмадыгызмы?

-Ул вакытта инде үзгәреш җилләре исте, шуңа күрә безгә тегеләй ярамый, болай ярамый дип тормадылар. Без нәрсә теләдек, шуны эшләдек. 

Ул вакытта җыр ниндидер тәрбия бирергә тиеш, кешелекне алга илтәргә тиеш иде. Мәсәлән, мин берсендә трамвайда барганда шундый хәлнең шаһиты булдым. Бер егет утырып тора. Әнисе һәм янәшәдәге бер бабай басып торалар. Әле ул малай кечкенә малай да түгел, андыйны өйләндерергә була бүген. Кемдер малай бабайга урын бирсен ди. Бабай: “Кирәкми”, - ди. Русча сөйләшәләр инде болар. Әнисе дә малаен жәлләп, аны утыртып, үзе басып бара. 

Бу очрак миңа бик нык тәэсир итте. Кайтуга мин “Кем үстерә, каян килә хулиганнар” җырын яздым. Шуннан соң концертлар вакытында да апалар, килеп, “Шулай шул, улым, шулай шул” дип әйтәләр иде. Кем үстерсен һәм каян килсен – билгеле инде. Әти-әнидән, әби-бабайдан. Дөрес тәрбия бирмәү дә – алардан. Кемнең тәрбиясе булсын? Шуларныкы бит. Үзебезнең әти-әни, әби-бабай тәрбиясе.   

Рөстәм Сәрвәровның "Мин Сәлимә түгел, Семечка" җыры:

Рөстәм Сәрвәровның "Исәнмесез!" җыры:

Рөстәм Сәрвәровның: "Кем тәрбиясе" җыры:

Рөстәм Сәрвәровның "Ник җырладың, иркәм" җыры:


Безнең заманда кеше үзенең татар исемен әйтергә ояла иде. Розалия, мәсәлән, Роза һәм башкалар. “Женечка” дигән җырны язганнан соң чит төбәкләрдә дә концертлар вакытында концертка кадәр берәрсенең исеме Роза булса, концерттан соң мин Рамилә дип әйтеп китә иде. Барыбер дә тәэсир иткән дип уйлыйм.

Хәтерлим, беренче тапкыр Зиннур Нурмөхәммәтов концертын карадык. Ул каткан казык кебек кенә басып тормады, ул үз эшен эшләде. Һәр җыры куелган иде аның. Ул вакыт өчен ул зур яңалык иде. Аны “Тик басып кына җырлап булмыймыни? Нишләп ул әллә нинди кыяфәтләргә кереп, әллә ничек селкенеп җырлый?” дип сүгеп яздылар. Ә миңа менә шул ошый иде дә инде. Ул җырны басып кына җырламый иде, ул һәр җырга ниндидер эчтәлек бирә иде. Ул җырны хәрәкәтләре белән ачып бирә торган иде. Ул вакыт өчен зур яңалык иде инде ул. Аны бик зурлап, хурлап, сүгеп язганнар иде.

Ниндидер яңалык кертү – ул һәрвакыт авыр. Безнең халык яңалыкны тиз генә кабул итә алмый. Яңалык бик әкрен, бик озак керә.

Бездә бер концерт эчендә әбигә дә, бәбигә дә ярарга тырышалар. Ә бит бездә сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Мәсәлән, мин рәхәтләнеп татар шансонына барыр идем, ләкин ул юк.

“Ул вакытта сәхнәдән күңелем бизгәндер”

-Сез 90-нчы еллар башында “Казан кызы” төркемен җитәкләгән идегез. Бу төркемнең язмышы ничек үзгәрде?

-Ул ансамбль гомумән башта “Шәһри Казан” дип аталырга тиеш иде. Төркемнең музыка җитәкчесе – Ислам Сафин иде. Минем өстә бөтен документ, кәгазь эшләре иде. Ислам Сафин Себергә китте. Ул төркемне бәлки яңартып та, яңадан төзеп тә булгандыр. Минем ялкаулык булгандыр инде ул. Шулай таралды инде.

Группаның составында Ислам Сафин, Гөлнур Хәкимова, Евгений Коланский кебек артистлар бар иде. Зәйнәп белән дә эшләгән булды безнең. Ул вакытта без Япониядән инструментлар алып кайткан идек. Ул вакыт өчен бик зур яңалык иде ул. Анда электрон барабаннар да, электрон тавышлар да бар иде. Без бөтенләй икенче юнәлештә яңача эшли башладык. Менә хәзер дә шул яңалык булса, тамашачыны үзеңә кайтарып була.



-Рөстәм әфәнде, сез ялкын кебек килеп кердегез дә, ялкын кебек каядыр юкка да чыктыгыз. Кая киттегез сез?

-Мин концертлар белән йөрмәдем. Миңа кызык булмый башлагандыр ул. Ничектер суындым мин ул сәхнәгә чыгу, тегендә бару, монда барулардан. Күңелем бизгән микән ул вакытта. Артистларга бит бөтен җирдә дә бертөрле карамыйлар. 

Без Әлмәттә беренче тапкыр зур-зур банкетлар эшли башлаган чак иде. Әлмәттә инде бөтенесе дә бай, бөтенесе дә миллионерлар, миллиардерлар. Алар артистларга хезмәтчегә караган кебек карый иде. Кеше ашап, эчеп утырганда, алар “Әйдә, кил монда” дип әйтергә мөмкиннәр иде. Хәзер мин моның барысы турында да уйлап карыйм. Шуларга тискәре карашта булганмындыр мин. Миндә сәхнәгә чыгу, концертлар кую һәм оештыру теләге юк.

Шуны әйтәсем килә. Менә әле бу яшьтә дә, зур теләк булган очракта, популяр булырга мөмкин. Аны эшләргә була, ләкин кирәкме ул? Мин аңа мохтаҗ түгел. Минем беркайчан да исем артыннан йөргәнем булмады. Булмас та ул. Ул исем бирүләр бит бездә генә. Бүтән бер генә илдә дә юк ул. Американың халык артисты, Англиянең халык артисты, Европаның халык артисты дигән әйберләр юк. Ул әйбер безнең чиновникларга кирәк. Син Мәдәният министрлыгы алдында баш иеп барасың, чөнки сиңа исем кирәк. Безнең бик күп халык белмәгән халык артистлары бар. Халык сорасаң да исемен белми аларның. Ул совет заманыннан калган исем бирүләр кайчан да булса бетәр дип уйлыйм мин.

“Төрле атказанган исемнәр түрәләргә дилбегәне тарткаларга бер механизм гына”

Мин моны нәрсәдән алып әйтәм? Берсендә, гастрольдә йөргән заманда, бер фатирга алып керделәр. Депутат фатиры иде ул. Шул гомер буе чөгендер алган депутат кешенең бөтен өе грамота белән тулган. Ә ашарына акчасы юк. Ул социалистик хезмәт герое. Аяклары кәкрәеп беткән, больницага ятарга акчасы юк. 

Без анда акчалар калдырып киттек инде. Менә мине шушы әйбер шулкадәр айнытып җибәрде! Ул герой! Депутат булган кайчандыр! Ул “Мине кара Волга белән районнан өйгә кадәр китереп куйдылар” ди. Аның исендә калган бөтен әйбере шул. Соң син аңа акчасын түлә. 

Ул медальләр кирәктер инде. Белмим. Алар күпләргә күзләрен йомарга, түрәләргә дилбегәне тарткаларга бер механизм гына.



“Сәхнәгә ятак аша чыгу бетмәячәк”

-Ә менә ул халык артистларын халык белмәгәч, алар ул исемнәрен ничек алалар соң? Моның өчен элемтәләр булуы кирәкме?

-Анысы да кирәк, монысы да кирәк. Кем ничек итеп ала ала инде.

-Сәхнәгә ятак аша чыгалар дигән сүз дөресме?

-Ул әйбер совет заманында да булган, хәзер дә бар. Бетмәячәк тә инде ул.

“Сәхнәгә бер чыктың да, халык сине гомер буе яратыр дигән сүз түгел”

-Сез күп кенә артистларны, мәсәлән, Тамчыгөл, Асылъяр, Ләйсән Мәхмүтованы таныткан, аларны “раскрутить” иткән кеше, әмма алар хәзер сәхнәдә күренми. Рөстәм әфәнде, бу нәрсә белән бәйле?

-Шуңа күрә әйтәм дә инде мин. Ике мәртәбә телевизорда күренгәч, алар үзләрен йолдыз дип саныйлар да, үзләре эшли башлыйлар. Һәм әлбәттә югалалар, чөнки аны бит чыгып бетергә кирәк, белем алырга кирәк. Менә чыктың да, халык сине гомер буе яратыр, гомер буе синең концертларыңа йөрер дигән сүз түгел. Бер генә ел эшләми, күренми кара, синең турында халык “Кем әле ул? Әнә былтыр... Исемен дә оныттым инде” дип сөйли башлаячак.

Ләйсән, Аллаһка шөкер, кияүгә чыкты. Хәзер әллә өч баласы бар инде. Бик сирәк сөйләшәбез, әлбәттә, һәр кешенең үз эше бит. Яңа килгәннәргә мин кулдан килгәнчә булышам да, җибәрәм. Әзрәк җим чүпли ала башлагач, алар инде үзләре олы тормышка кереп китәләр, үзләренчә эшлиләр. Хәзер дә минем килгәннәрне борып чыгарганым юк. Кулдан килгәнчә булышам, ләкин ул өлкәгә зур итеп кереп китмим. 

Хәзер мин бүтән өлкәдә, бүтән кешеләр белән эшлим. Без балалар белән һәм балалар өчен эшлибез һәм моның мәгънәсе зуррак дип уйлыйм мин.

“Тормышымда алдаулар бик күп булды”

-Рөстәм әфәнде, сезне ышанучан кеше дип әйтәләр. Сез күп тапкыр алдануга дучар булгансыз диләр. Бу нәрсә белән бәйле?

-Бик күп. Мине бер үк кеше биш тапкыр да алдап китә ала. Андый кеше килә дә, “Ой, Рөстәм абый, оныттык инде, тегеләй-болай. Бик кирәк бит. Яшәү белән үлем арасында. Тегеләй-болай”, - ди. Берсе акчаны әнигә Коръән укытам дип алып китте. Ул бит аны әни дип сора ала. Әни дигәч, минем киртәләр өзелә, күңелләр бушый. Алдаулар бик күп булды.



“Продюсер артистка акчасын, эшен бирә дә, ярык тагарак янында кала”

-Продюсер белән артист арасындагы конфликтларда гадәттә кем гаепле була? Кайдан һәм ни өчен килеп чыга алар?

-Русларда артист продюсерны ташлап китсә, аңа бөтен юллар ябыла. Бездә халык киресенчә артистны жәлли, продюсерлар турында: “Менә ул крохобор, ул аны талап яши”, - ди.

Ә бит ул шул артистны чыгарыр өчен аңа күпме көчен, күпме белемен түгә. Ә ул артист, чыгу белән, сине ташлый да, китеп бара. Продюсер акчасын, эшен бирә дә, ярык тагарак янында кала. Ә артистларның инде бүлешәсе килми башлый. “Нәрсәгә мин бүлешергә тиеш? Алар бит миңа килде”, - диләр, ә элек эшләгәннәр инде онытылды, элек эшләгәннәр беркемгә дә кирәкми. Артистлар фикеренчә, продюсерлар аларның ипиенә керә. Продюсер аларның ипиенә керми, продюсер үз өлешен, түккән акчасын таләп итә.

“Сүгенү сүзләре белән бәетләр бездән чыкмады”

-Рөстәм әфәнде, сүгенү сүзләре белән иҗат ителгән бәетләр “Аксу” студиясеннән чыкты дип шикләнгәннәр иде... ("Шүрәле" дип аталган бу бәет Түбән Кама паркында да яңгырап, гауга чыккан иде - ИТ).

-Юк, “Аксу”дан чыкмады ул. Ул ...дан чыкты. (Рөстәм Сәрвәров зур медиакомпанияне атады - ИТ).

-“Фиксиләр” мультфильмының дәвамы булачакмы? Тагын нинди мультфильмнар чыгачак? Бүген нинди проектлар өстендә эшлисез?

-“Врумиз” мультфильмының өченче сезонына һәм “Белка һәм Стрелка” мультфильмына тотынабыз. Балалар өчен эшлибез, шуңа күрә ул уйнап торырга тиеш. Ә бу бик үк җиңел эш түгел. 

Китаплар чыгарабыз. Әлфия Авзаловага багышланган китап белән бик озак утырдык. Тик утырганда күңел өчен, үзем өчен җырлар да әз-мәз язгалыйм. Без балалар өчен магнитлы театр дигән әйбер уйлап таптык. Ул русларда бар, ләкин без аны тагын да камилләштердек. Магнитлы театрның үз китабы, үз дискы бар. Анда артистлар белән яздырылган дүрт театр тупланган. Ул татар телен үзләштерергә булыша. Бу магнитлы театр татар телендә сөйләшергә өйрәтү өчен менә дигән әсбап, ләкин тагын шул бер бәла – аны сатарга урын юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100