Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәшит Сабиров: Яңа джип яисә фатир алып булмасмы дип сәхнәгә чыгучылар күп

Әдәби телдә сөйләшә белмәгән артист хөрмәткә лаеклы сәнгать кешесе түгел. Андыйларга сәхнәгә чыгарга ярамый, ди Татарстан Республикасының халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров. Күп җырчыларның халыкка хезмәт итим әле дип түгел, ә яңа машина, фатир алып булмасмы дип акча эшләү нияте белән генә сәхнәгә чыгулары хакында ачынып сөйләде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

news_top_970_100
Рәшит Сабиров: Яңа джип яисә фатир алып булмасмы дип сәхнәгә чыгучылар күп

Хәзерге җырчыларның сәхнәдә матур әдәби телдә сөйләшмәүләре һәм сөйләшергә теләмәүләре эчне пошыра. Әлеге фикер белән Рәшит Сабиров үзе дә килешә. "Кайбер җырчылар сөйләмнәре белән үзләренең наданлыкларын, белемнәре аз икәнен генә күрсәтә. Кеше алдында теләсә нәрсә сөйләп, халыкка үзләрен ачып салалар," - дип тә өстәде. 

- Рәшит абый әйтегез әле җырчылар, халык алдында чыгыш ясаучылар сәхнәдә матур әдәби телдә сөйләшә белергә тиешме?

- Сәхнә кешесе - артистмы, нәфис сүз остасымы, җырчымы, халык алдында, йөзәрләгән, меңәрләгән тамашачы алдында дөрес итеп әдәби телдә сөйләшергә тиеш. Сәнгать кешесе ул югары белемле булырга, үзенең сөйләшүе белән халыкка үрнәк күрсәтергә тиеш. Шуңа күрә сәхнә теле дигән фән бар. Әлеге фән сәхнәгә чыгачак артистларны дөрес итеп сөйләшергә өйрәтә. Теләсә кем сәхнәгә чыгып, теләсә ничек сөйләшергә тиеш түгел, чөнки татар теленең закончалыклары бар. Ул кагыйдәләрне бозарга берәүнең дә хакы юк. 

Әдәби телдә сөйләшә белмәгән артист, хөрмәткә лаеклы сәнгать кешесе түгел. Андыйларга сәхнәгә чыгарга ярамый. Халык бит сәхнәдә сөйләгән артистка иярә. Ул ничек сөйләшә, халык та шулай сөйләшергә тырыша.Тел буенча без халыкны тәрбияләүчеләр. Сәхнә бит өстә, ә халык аста. Артист өстә, ул трибунада. Халык аңа карап утыра. Шуңа күрә өстә булган кеше үзенең киеме белән дә, үз-үзен тотышы белән дә, сөйләме белән дә, дикциясе белән дә халыкка үрнәк күрсәтә.

- Дөрес сөйләшмәү элек тә бар идеме?

- Элек гастрольләргә барганда артистларны сәнгать советы карап чыгара иде. Әгәр дөрес сөйләмәсәң, алар сине сәхнәгә чыгармыйлар. Хәзер демократия, ирек дигән булып теләсә ничек сөйләшә башладылар. Телевидение, радиода да дөрес сөйләшмиләр хәтта. ДүшӘмбе, сишӘмбе, дип әйтә алар, басымны сүзнең уртасына ясыйлар. Ә бит татар телендә басым соңгы иҗеккә ясала -дүшәмбЕ, сишәмбЕ. Татарчаны чит телдә сөйләшә башладык түгелме? Мәдәният министрлыгы кичекмәстән сәнгатьне дөрес юнәлешкә салырга тиеш!

- Җырчыларның күбесе сәхнәдә урамда кебек сөйләшә. Бу тамашачыны хөрмәт итмәү, санга сукмаудан киләдер, бәлки?

- Бу тамашачыны, халкыбызны хөрмәт итмәү дә, ата-бабаларыбыздан, Тукайдан, Җәлилләрдән, Такташлардан килгән бөек телебезне хөрмәт итмәү дә. Ничек телим, шулай сөйләшәм. Хәер, җырчылар арасында сәхнәгә яңа джип машинасы, фатир алып булмас микән дип акча өчен генә чыгучылар бихисап күбәеп китте. Халыкка хезмәт итим әле, татарның матур телен, җырларын пропагандалыйм әле дип зур хыяллар белән янмый алар. Менә шундыйлар боза бүген сәхнәне.

- Дөресен генә әйткәндә, артистлар "оста" хәзер. Урысча әйтмешли "три в одном" - үзе җырлый, үзе бии, үзе алып та бара...

- Бу дөрес түгел. Хәзер җырчылар сәхнәгә чыгып бер җыр җырлыйлар да сөйләп китәләр. "Менә машинага акча җыям, ипотека түлим, хатын белән тегеләй булды, болай булды, имеш..." Халыкка кирәкме ул аның проблемасы? Син җырчы - син җырла! Ә Такташ, Җәлил, Тукай, Әтнәбаев шигырьләрен сөйләр өчен нәфис сүз остасы, сүз белгече бар. Нигә син биисең? Син бит җырчы! Биер өчен биюче бар! Кайбер җырчылар сөйләмнәре белән үзләренең наданлыкларын, белемнәре аз икәнен генә күрсәтә. Кеше алдында теләсә нәрсә сөйләп, халыкка үзләрен ачып салалар. Андыйларны кызганам мин. 

"Татар кешесе, татар җырчысы бит инде бу, сәхнәгә менгән, аһ сөйли белми. Шуңа өстәп мескенләнә, кредит түлим, акча җыям, ди. И мескен татар! Шушында менеп үзеңнең булдыксызлыгыңны күрсәтеп торасың!" - дим. Тормыш проблемалары беркайчан да сәхнәгә менәргә тиеш түгел.

- Татар эстрадасын, сәхнәдә кайнаучыларны күзәтеп барасызмы? Менә бу яхшы алып баручы, дип кемнәрне аерып әйтә аласыз?

- Барысын да күзәтеп барам. Элек тә шундый сорау бирәләр иде. Ул вакытта Илдар Кыямовны мактап, аңа бик зур өметләр багълап сөйли торган идем, ялгышмаганмын. Илдар Кыямов - чиста, матур, аңлаешлы итеп сөйли торган ягымлы, күренекле алып баручы. Мин үзем дә аның сөйләвенә сокланып карыйм. Яшьләр арасында Алмаз Мирзаяновны атап әйтә алам. Аның матур итеп алып барырга, матур итеп сөйләргә зур теләге бар, өмете бар. 

Җырчыларга килгәндә, мин бик озак еллар чын профессионаллар Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев белән эшләдем. Ә менә алардан соң килгән кайбер җырчыларны кабул итә алмадым. Чөнки алар чын җырчы түгел, алар үзешчәннәр. Хәзер үзешчән белән профессионаллар буталды. Ләкин арада чын җырчылар да бар. Бәлки, алар бик күп акча да эшләми торганнардыр, ләкин алар чын профессиональ җырчы. Аларга мин әйтәм: "Кемдер бии, сикерә, эче китү турында мәзәк сөйли, акчаны күп ала. Ләкин сез аларга иярмәгез. Хәйдәр Бигичев кебек җырчыларның дәвамчысы булыгыз" - дим. Филүс Каһиров, Рөстәм Насыйбуллин кебек чын ир тавышы белән симфоник оркесторга кушылып җырлау һәр кемнең дә көченнән килми. "Очсыз әйбергә тотына күрмәгез, такмак җырлап, эшләпә киеп, сәхнәдә мәтәлчек атып, сәпиткә атланып ирле-хатынлы куышып йөрү эш түгел. Менә алар 100 кешелек симфоник оркестрга кушылып җырлый алалармы? Юк, әлбәттә! Сез җырчы - җырлагыз!" - дип киңәш бирәм.

- Хәзер радио-телевидениедәге сөйләм дә сәхнәнекеннән әллә ни аерылмый кебек...

- Сәхнәдә генә түгел, радио-телевидениедә дә авызны ачып, дикция белән сөйләшергә кирәк. Бер елны Түбән Новгород өлкәсе, Сергач районында концерт куйдык. Шунда минем яныма мишәр хатыннары килде. "Без сине аңлыйбыз, син ачык сөйлисең. Телевидениене карыйбыз, берни дә аңламыйбыз. Быты-быты килеп тиз генә сөйләп аталар да аңламый калабыз" - диләр. Безнең татарлар дөнья буенча сибелгән, шуңа күрә без диалектларны онытырга тиеш түгел. Телевидениедә төрле диалектларда сөйләшүче татарлар да аңларлык итеп сөйләргә кирәк. Без сөйләгәнне алар үз диалектларына тәрҗемә итеп өлгерергә тиеш. Кайвакыт радиода сөйләгән хәбәрләрне мин - Казан татары үзем дә аңламый калам. Әгәр әйткән сүзеңне тыңлаучы аңламый икән, аны әйтүдән ни мәгънә?

- Матур, әдәби телдә сөйләшә белмәү проблемасы бар. Әлеге проблеманы чишү юлларын күрсәтергә кирәк. Эшне нәрсәдән башларга соң?

Россия конституциясендә: "Һәр милләт үз телендә сөйләшергә, үз телендә белем алырга хокуклы" дип язылган. Татарстан республикасының да үз Конституциясе бар. Бездә ике дәүләт теле, татар һәм урыс теле. Безнең үзебезнең әләм бар, гимн бар, президент бар, тел дә бар әлегә. Мәктәпләрдә татар телен атнага ике мәртәбә ирекле рәвештә генә укыту XXI гасырда татарларга эшләнгән иң зур җинаять. Берничә ел элек 7 миллионлык татарны кисәкләргә: типтәрләргә, мишәрләргә, керәшеннәргә бүлү дигән сәясәт чыгарды Мәскәү. Советлар Cоюзы чорында 100 дән артык милләт фашистларга каршы сугышты. Советлар Cоюзы герое дигән исемне алу буенча татарлар дүртенче урында. Менә шул халыкның хокукы юкмы татарча укырга, Муса Җәлилләрне өйрәнергә? Татар телендә дөрес итеп сөйләшергә өйрәнергә? Киләчәктә телсез милләт барлыкка килә. Татар халкы телсез булачак!

- Татар телен ирекле рәвештә өйрәнергә теләмәсләр дисезме?

- Уйлап карагыз әле - татар телен өйрәнү ирекле. Ягъни, кем тели, дәрестән соң өйрәнергә кала, кем теләми - юк. Мисал китерәм, минем дустым Геннадий да, Иван да, Михаил да кайтып китә, ди. Ә мин - Рәшит, бишенче сыйныф баласы үз теләгем белән ирекле дәрес өйрәнергә каламмы? Мин каламмы? Минем урыс дусларым кайтып киткәч, минем каласым киләме? Юк, минем дә кайтасым килә! Хәер, ул бала үсә төшкәч, үз аңы ачылгач татар теле кирәклеген аңлый, әлбәттә, ләкин соң булачак. 

Татар телен бетерүне балалардан башладылар. Телсез милләткә узган ел нигез салдык, кызганыч...


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100