Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Парлы җырчылар: кем кемне йолдыз иткән?

Парлы җырчыларда сәхнәдә кем баш, кем муен? Кем кемне «сөйри», кем кем хисабына таныла? Әгәр парлашмыйча, аерым гына җырлап йөрсәләр, популярлык казана алырлар иде микән? “Интертат” шуны белеште.

news_top_970_100
Парлы җырчылар: кем кемне йолдыз иткән?
Рафил Җәләлиевнең хатыны Эльмира Гыйльфанова ни өчен ире фамилиясен кулланмый?

Артык уйлап тормыйча, әйтегез әле - Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова парында кем популяррак? Җавап бирү ансат түгел, шулай бит? Иҗат юлларын аерым башланган булсалар да, хәзер алар парлап эшли. Сәхнәдә гел бергә йөриләр, өйләрендә дә җырлап кына яши микән болар, дип кызыксынучылар күп икән.

- Кемне дә булса аерып күрсәтү дөрес түгел, безнең гаиләдә барысы да уртак. Мин – баш, яисә Эльмира хуҗа дип, башбаштакланып кычкырып йөргән юк. Бездә барысы да бер җайга салынган, һәркем үз урынын һәм эшен белеп башкара. Мин эшләп җиткермәгәнне Эльмира тәмамларга мөмкин, иҗатта башкача алга барып булмый. Бер артист фикере белән генә иҗатны алып бару кыен.

Хәзерге вакытта Эльмира үз фамилиясендә чыгыш ясый һәм шул уңайдан бик күп сораулар ишетергә туры килә. Ул минем белән гаилә корганчы Гыйльфанова буларак танылган иде инде. Менә шуңа күрә үз фамилиясен калдырырга булдык.

Без бер-беребезне тулыландырып торабыз. Бергә эшләү нәтиҗәсендә татар эстрадасы сәхнәсендә әзме-күпме үз урыныбызны булдырдык. Беребез күләгәдә калды, яисә кемдер алга чыкты дип әйтә алмыйм. Аннан соң, дуэт буларак иҗатыбызга тамашачының кызыксынуы күбрәк. Аларның сәхнәдә безне аерым түгел, ә һәрвакыт бергә күрәселәре килә. Гәрчә берәребез генә популяр булса да, тулы заллар җыя алыр идек.

Җырлы гаиләләр бик күп, шуңа алардан аерылып тору өчен җырларны төрле стильдә эшләп карыйбыз. Үзегез игътибар итсәгез, хәзер парлы җырчыларның җыр стиле бер үк төрле. Аранжировка, сүз авторлары, композиторлар бертөрле. Кемнәр икәнен әйтмим, үзегез дә белә торгансыздыр. Без андый әйберне булдырмаска тырышабыз, шуңа күрә төрле стильгә өстенлек бирәбез, - дип сөйләде Рафил Җәләлиев.
Руслан Кираметдинов: “Илмира миннән популяррак”

Йолдызлы гаилә Илмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов татар эстрадасына “Син кирәк миңа” җыры белән килеп керде. Тик бүгенге көндә алар аерым җырлауны хуп күрә, концертларда да бергә бик сирәк чыгыш ясыйлар.

- Безнең гаиләдә хатыным Илмира “муен” ролен башкара. Мөһим мәсьәләләрне киңәшләшеп эшлибез, ләкин соңгы сүзне күп очракта мин әйтәм. Тату торабыз, вак-төяккә тавыш чыгарган юк. Сөбханаллаһ, бәхетебезгә күзләр тимәсен.
Без икебез дә иҗат дөньясында кайныйбыз, аңлашып эшләргә тырышабыз. Икәү бер казанда кайнагач, аң­лашырга рәхәтрәк тә әле ул. Күп очракта бер-беребезнең фикерләр туры килә. Тик аерым җырларга тырышабыз, чөнки без парлы җырчылар түгел. Бергә дуэт җырлар яздырабыз, ләкин икебез өчен дә аерым чыгыш ясау кулай. Без татар эстрадасына парлап килеп кермәдек, шуңа күрә һәркемнең үз юлы һәм үз тамашачысы бар. Аннан соң икебез дә лидер, кемгә дә булса буйсынып эшләргә яратмыйбыз. Иҗади планнарыбызны чикләмибез. Бүгенге көндә Илмира миңа караганда шактый популяр. Мин аның уңышлары өчен куанам һәм горурланам, - дип аңлатты Руслан.
Ризат Рамазанов: “Аерым гына җырласам, таныла алмый йөрер идем”

Хәтерләсәгез, Ризат Рамазанов шактый вакыт җырчы Илсөя Бәдретдинова төркемендә алып баручы булып эшләде. Тора-бара ул Илдар Ямалиев белән “Кредит” юмор төркеме дә төзеде, туйлар да алып барды. Җырчыга шофер булып та, заманында таксида эшләргә дә туры килгән. Зинира белән парлап чыгыш ясый башлаулары очраклы рәвештә генә килеп чыга. Танышлары яшьләрдән юбилейга дуэт җыр башкаруларын сорый. Рамазановлар танылган автор-башкаручы Айдар Тимербаевка мөрәҗәгать итә. Ул үз чиратында “Бул үземә генә” җырын сайлап бирә. Билгеле, халык әлеге җырны яратып кабул итте һәм ул тиз арада популярлык казанды. Димәк, Зинира һәм Ризат икесе дә берьюлы, көтелмәгәндә кабынган йолдызлар булып чыга.



- Безнең гаиләдә “мин баш, син баш” дигән сүзнең чыкканы юк. Зинира һәрвакыт минем фикерне сорый. Аның белән тормышка карашыбыз бер, шуңа күрә күп очракта уйларыбыз туры килә. Концерт программасын бергә уйлыйбыз, ләкин оештыру эшләрен мин алып барам, сәхнә киемнәрен һәм дизайнны Зинира хәл итә.
Аерым гына җырласам, таныла алмый йөрер идем. Безнең кебек җырчылар бик күп бит. Без аерым гына да җырлар башкарабыз, тик бергә булганда сәхнәдә дә уңайлырак. Гаилә белән иҗат итү һәм бергә булу, гомумән, рәхәт. Тамашачы безнең парлы чыгышларны яратып кабул итә, шуңа күрә безгә бергә җырлап йөрү кулай, - диде Ризат Рамазанов.
Рамил Хәйретдинов: “Үземә уңышка ирешү авыр булды, безнең дуэтны Рамилә танытты”

Рамил-Рамилә Хәйретдиновлар татар эстрадасына күптән түгел генә килеп кушылсалар да, тиз арада үз тыңлаучыларын таптылар. Күп артистлар популярлык артыннан куганда, бу җырлы гаилә зур сәхнәдә балкырга, тулы заллар җыярга ашыкмый.



- Без шулкадәр зур дәрәҗәдә танылган йолдызлар түгел, киләчәктә бөек үрләргә ирешергә насыйп булсын. Әлегә зур заллар җыярга, әллә ничә көн концертлар куярга ниятебез юк. Беркем артыннан да кумыйбыз, беркем артыннан да чапмыйбыз. Сәхнә – безнең өчен акча эшләү урыны түгел, чыгыш ясаудан без көч-дәрт алабыз. Кемгәдер иҗатыбыз ошый икән, без шатланабыз, ошатмаучылар өчен борчылмыйбыз. Үз өстебездә гел эшлибез, өйрәнәбез. Вокал дәресләренә йөрибез, репертуар сайлауга да бик җитди карыйбыз. Дөнья малы артыннан кумыйбыз, барысы да җитә. Аллаһы Тәгалә булганыннан аермасын, - диде Рамил.

Хәйретдиновлар гаиләсендә Рамил хуҗа икән. Ләкин “Рамиләдән башка мин беркем түгел”, - дип еш әйтә ул. Аның фикеренчә, “Хәйретдиновлар” дуэты нәкъ менә хатыны ярдәме белән танылу алган.

- Безнең дуэтта Рамилә популяррак, чөнки ул чыгу белән халык “уянды”. Шактый вакыт мин үзем генә җырлап йөрдем, ләкин танылып китә алмадым. Ничектер үземә генә уңышка ирешү авыр булды. Бер “Минем теща - алтын” дип аталган җырым гына тамашачы күңеленә әз-мәз кереп калды. Рамилә безнең дуэтны танытты, иҗатыбызны халыкка җиткерде. Тормыш иптәшем бик чибәр, мин үзем төс-биткә артык матур кеше түгел бит. Аның матурлыгы, мөләем тавышы, эчкерсез күңеле нәтиҗәсендә безне күпләр таный һәм якын итә башлады. Шундый нәтиҗә ясадым: хәзер халык дуэт җырларны яхшырак кабул итә икән. Икәү бергә эшләүнең уңай яклары бик күп. Концертларга Рамилә белән бергә йөрү җиңел, кыен чакларда һәрвакыт ул янәшәмдә, - диде гаилә башлыгы.
Рөстәм Галиев: “Ахырдан ноктаны үзем куям, барысы да мин теләгәнчә тәмамлана”

Татар эстрадасында дуэтлар исемлегендә яңа пар - Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар. Татарстан тамашачылары өчен исемнәре күптән түгел генә ишетелә башласа да, Башкортстанда инде алар популяр җырчылар рәтендә.



- Сәхнәдә берәү әйдәп баручы булырга тиеш. Безнең очракта ул – мин, бөтен эшне дә үзем башкарырга тырышам. Иҗади дуэтыбыз минем проектлар һәм идеяләр белән уңышлы гына бара. Бу өлкәдә минем тәҗрибәм зур. Барлык башлангычларда да тормыш иптәшем миңа терәк булып тора. Элек барлык карарларны үзем генә кабул итә идем, хәзер күп очракта тормыш иптәшем белән киңәшләшәм. Тик ахырдан ноктаны үзем куям, барысы да мин теләгәнчә тәмамлана.
Популярлыкка килгәндә, Ләйләне өстен чыгарып әйтәсем килә. Ул миңа караганда күпкә яхшырак җырлый. Сәхнәгә чыкканда иң беренче чиратта үземә түгел, ә Ләйләгә игътибар итәм. Аның өчен репертуарны үзем сайлыйм, яхшы сәхнә костюмнары тектерәм. Соңгы “Мизгелләр” дип аталучы җырын да мин тәкъдим иттем, тормыш иптәшемә нәрсә кирәген яхшы беләм. Сәхнә – безнең уртак бизнес, без бер-беребезне тулыландырып эшлибез. Сүз юк, ялгыз җырлау шактый отышлы. Тик бергә концертларга йөрү күпкә уңайлырак. Беребез өйдә калса, икенчебез гастрольләр белән еракка чыгып китсә, авыр булыр иде. Икебез дә сәнгать кешеләре булгач, бер-беребезне аңлыйбыз. Һәрвакытта да акыл белән эш итәргә тырышам, шуңа күрә бер казанга ике тәкә башы сыя. Алай сөзешкәнебез юк, - дип әйтте Рөстәм Галиев.
Илсур Шәрипҗанов: “Савыт-саба юам, өйне җыештырам”

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар... Икесе дә актив, аралашучан һәм гади. Тик гаиләдә ир баш булырга тиеш, дигән гыйбарә белән килешмиләр. Шәрипҗановларда Гөлназ ничек әйтә, шулай була икән.



“Интертат” хәбәрчесе җырчы Илсур Шәрипҗанов белән элемтәгә керде. “Гафу итегез, минем җавап бирергә вакытым юк. Савыт-саба юам, аннан соң өйне җыештырасым бар”, - диде ул шаярып. Нәтиҗәләрне һәркем үзе ясасың...
Рафаэль Латыйпов: “Динәнең ярдәменнән башка җырчы була алмас идем”

Татар эстрадасында озак еллар бергә дуэт буларак чыгыш ясаучы Татарстанның атказанган артистлары Рафаэль һәм Динә Латыйповлар белән дә аралаштык.



- Сәхнәдә дә, тормышта да без карарларны бергә кабул итәбез. Иң элек барысын да уртага салып сөйләшәбез, фикерләшәбез. Концертларның төп өлешен Динә алып бара, шуңа күрә сәхнәдә ул күбрәк чыгыш ясый. Безнең төп максатыбыз гаилә дуэты булдыру иде, шуңа күрә кемнең хуҗа булуы мөһим түгел. Динәнең җырчы булу теләге беркайчан да булмады, сәнгатькә миңа терәк булу өчен генә килде. Безнең әзме-күпме тамашачыбыз бар икән, бу гаиләбезнең уртак тырышлыгы.
Күп очракта Динәне әрли-әрли җырлатам. Шулкадәр матур җырлары бар һәм шуларны үзе генә башкарырга теләми. “Юк, аерым җырламыйм. Әйдә, дуэт яздырыйк”, - ди.
Минем сәхнәгә күтәрелүемдә Динәнең өлеше бик зур булды. Ул алдан ук башлап һәм барысын да оештырып йөрмәгән булса, артист була алмаган булыр идем. Беренче дискны чыгарганда да аның роле бик зур булды. Үзебезнең гаилә өчен генә чыгарылган альбом безгә бик зур уңыш китерде, шуның нәтиҗәсендә зур сәхнәгә күтәрелдек. Тамашачы безне бербөтен итеп кабул итә, шуңа күрә бергә җырлыйбыз да инде.
Бервакыт Динә Түбән Новгородта узган концертка бара алмый калды, тамашачы концерт тәмамланганчы “Динә кайда, ник җырламый? Ни өчен үзегез генә катнашасыз?” – дип сорады. Менә шул вакыйгадан соң үзем генә чыгыш ясамыйм (көлә). Аннан соң туйларда да Динә тамада ролен башкара, мин җырчы буларак кына чыгыш ясыйм. Бары тик ияреп йөрүче генә. Безнең Вконтакте, Инстаграмдагы шәхси битләрне ул алып бара.
“Бер казанга ике тәкә башы сыймый” дигән мәкаль безгә туры килми. Киресенчә, ике башны салганнан соң шулпа аеруча майлы була. Гаиләдә тәкәләр юк, алай сөзешеп яшәмибез, - диде Рафаэль Латыйпов.

Әңгәмәгә җырчының тормыш иптәше Динә ханым да кушылды.

- Рафаэль беренче карашка гына йомшак, тыныч кебек күренә. Шуңа күрә күпләр гаилә тормышында мин идарә итәм, дип уйлый. Тормыш иптәшем уйламыйча көлми дә, беркайчан буш сүз сөйләми. Бик уйлап һәм бер генә әйтеп эшли торган кеше. Аз сүзле, төпле фикерле, - диде ул.
Айгөл Шәйхетдинова: “Безнең дуэтта Ришат популяр, ул тамашачыларга күбрәк таныш”

Җырчы гаилә Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларның бергә чыгыш ясый башлауларына унсигез ел икән. Бүгенге көндә аларның репертуарында хит булган җырлар шактый. Инстаграм челтәрендәге шәхси битләрен дә алар бергә алып бара, “аigul_rishat” аккаунтында тугыз меңнән артык язылучы бар.



- Безнең гаилә һәм сәхнә тормышында бер генә кеше хуҗалык итми, без икебез дә баш. Барлык мәсьәләләрне киңәшләшеп, бер фикергә килеп эшлибез. Концертларны Ришат оештыра, аның тәҗрибәсе зуррак. Безнең дуэтта Ришат популяр, аның исеме тамашачыларга күбрәк таныш. Минемчә, ялгыз чыгыш ясау отышлы түгел. Тормыш иптәшең белән җырлаганда үзеңне ышанычлы хис итәсең, ул сиңа терәк булып тора. Ришат белән парлап җырлый башлавыбызга унсигез ел. Элек ул миннән башка гына концертлар куя иде, хәзер без гел бергә. “Бер казанга ике тәкә башы сыймый” – дигән төшенчә безгә кагылмый. Без сыябыз, чөнки бер-беребезне тыңлый һәм ярты сүздән аңлый беләбез, - дип сөйләде Айгөл Шәйхетдинова.
Фәдис Ганиев: “Лилия белән танышканчы ук танылган җырчы идем”

Фәдис Ганиев белән Лилия Биктимирова иҗат юлларын аерым чыгышлардан башлый, тик бүгенге көндә алар парлап җырлауны хуп күрә.



- Сәхнәдә дә, гаиләдә дә безнең чын мәгънәсендә демократия хакимлек итә. Кемнең фикере дөрес, шуның сүзе өстенлек ала. Концерт программасы төзү, иҗади идеяләр уйлап табу, репертуар сайлау – Лилиянең вазыйфасы, бу эшләрне ул башкара. Лилия белән танышканчы ук мин танылган җырчы идем, чөнки ундүрт еллык эш тәҗрибәм бар һәм миңа Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелгән иде. Шуның өчен аның ярдәме белән түгел, үз тырышлыгым белән сәхнәгә күтәрелдем. Әмма Лилия иҗатыма яңа сулыш, дәрт бүләк итте. Парлы иҗат итү яңа мөмкинлекләр ачты. Бүгенге көндә икебез дә бер дәрәҗәдә популяр, дип саныйм. Тик Лилиянең ачылып бетмәгән яклары һәм иҗади мөмкинлекләре бик күп әле.
Соңгы вакытта безне тамашачы парлап кабул итәргә өйрәнде. Шуның өчен ялгыз гына концертлар оештыру кирәк түгел. Аннан соң мин Лилиягә “тормыш иптәше” дип эндәшмим, чөнки бу сүзтезмәне яратмыйм. Тормыш иптәше “сожитель” кебек яңгырый бит. Социаль челтәрләрдә Лилия популяр, аның уналты меңнән артык язылучысы бар. Моңа шатланам гына, чөнки миңа да отышлы ягы бар бит. Мин үзем Инстаграмда утырырга яратмыйм, иренәм.
Эшне киңәшләшеп эшлибез. Төрле чаклар була, пыр тузып талашып та алабыз. Соңыннан бер фикергә киләбез үзе. Иң мөһиме тормыш вак-төякләре өчен талашырга ярамый. Хатын-кызның сүзенә буйсынмаган ир-атлар юктыр ул, шуңа күрә буйсынырга туры килә. Әмма төрле хатыннар була, акыллы һәм төпле фикерле булганнары белән яшәве җиңел бирелә. Мин Лилиядән ундүрт яшькә олырак.
“Бер казанга ике тәкә башы сыймый” – диләр. Тәкәләрнең дә бит төрлесе була. Дөнья күргән, олы һәм акыл туплаган тәкә яшь тәкәне туктатып торырга мөмкин. Шул ук вакытта яшь тәкәнең ташып торган энергиясе олырак тәкәне җилкендереп тора. Менә шуңа күрә бер-беребезне тулыландырып торабыз, алай урын өчен сугышканыбыз юк, - дип җавап бирде Фәдис Ганиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100