Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нюша туенда иренә багышлап Хәния Фәрхинең җырын башкарган (видео)

“Вечерний Ургант” тапшыруында җырчы Нюша яшерен үткән туйларында сюрприз турында сөйләде. “Шәхси тормышыңны сакларга кирәк”, - дип аңлатты ул бу серлелекнең сәбәбен аңлатып.

news_top_970_100
Нюша туенда иренә багышлап Хәния Фәрхинең җырын башкарган (видео)

Җырчының тормышы белән кызыксынучылар белә торгандыр – Нюша Казан мэриясендә эшләгән Игорь Сивовка кияүгә чыкты. Игорь хәзер студентлар спорты федерациясе президенты киңәшчесе булып эшли. Туй Мальдив утрауларында 4 августта булды.

Нюша туйда Иван Ургант тапшыруының алып баручыларының берсе Дмитрий Хрусталев булуын әйтте. Дмитрий “бу туй мин күргән туйларның иң яхшысы иде”, - диде. Шулай булмыйча – туйда Бөгелмә мэры, Татарстанның спорт министры һәм продюссер Владимир Шурочник булган. Мәҗлестә Татарстаннан башка түрәләр дә булган, әмма аларның исемнәрен атамадылар. Бәлки, алар үзләрен атамауны сорагандыр.

Игорь Сивов КВНда катнашкан егет, шул сәбәпле, квнчылар да күп булган. Нюша тамаданың эшен “ун балл” дип бәяләде.

Бүләкләр турында сүз чыккач, Нюша иренә “иҗади бүләк” ясавы турында әйтте. Ул татарча җыр башкарган. “Бу Хәния Фәрхи җыры иде. Минем өчен авыр булмады, чөнки мин бик яратып башкардым. Игорь моны көтмәгән иде, аңа бик ошады”, - диде җырчы.
хания фархи
Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Театр бинасы бөтен килгән кешене дә сыйдыра алмады. Җырчының кызы Алия, әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.Фоторепортажны сылтама аша карарга мөмкин. Хәния Фәрхинең биографиясе - тормышындагы 14 факт һәм җырлары. Хәния Фәрхинең кырыгын искә алу.Хәния Фәрхи истәлегенә флешмоб. Хәния Фәрхинең кызы Алия белән интервью.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100