Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәфкать Нигъмәтуллин: “Җырлап акча эшләмим, җырлау өчен акча эшлим”

“Нәфкать абый, сез бәхетлеме?” – дип сорадым мин Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллиннан. “Әлбәттә, егерме биш еллап иҗатым дәверендә миңа тугры калган тамашачым бар. Гаиләм, якын туганнарым, дусларым янәшәмдә”, - диде ул. 

news_top_970_100
Нәфкать Нигъмәтуллин: “Җырлап акча эшләмим, җырлау өчен акча эшлим”

Җырчы булырга хыялланмадым”

- Нәфкать абый, Казанга ничә яшегездә килдегез?

- Казанга мин урта мәктәпне тәмамлагач килдем. 16 яшьләр тирәсе иде, сеңлем. Билгеле, максатым - белем алу иде. Казан элемтә техникумына укырга кердем. Аннан соң мине Казахстанга эшкә җибәрделәр. Соңыннан армия сафларында хезмәт иттем. Армиядән соң Нефтекамск шәһәрендә бер ел эшләдем. Соңыннан соң егерме бер яшемдә кире Казанга килдем.

- Нинди максат белән кире Казанга килдегез?

- Кире авылга кайтырмын дигән фикерем булгач, читтән торып авыл хуҗалыгы институтында укырга кердем. Мин Казанга студент елларым өчен бик рәхмәтле. Без укыганда күңелле иде. Казан урамнарында “пяточек”лар дигән күренеш еш була иде. Төрле уку йортларыннан студент кызлар-егетләр җыелышып, җырлап, биеп, уеннар уйнап, матур итеп күңел ачулар һаман да истә.

- Сез үзләштергән профессияләр арасында музыка, сәнгатькә кагылышлылары юк. Ничек җырлап киттегез?

- Казанда җыр ансамбльләре бик күп иде. “Якты елга”, “Ялкын”, “Яз” ансамбльләрендә җырладым. Дөресен әйткәндә, мин үземне белгәннән бирле җырлыйм. Концертларның берсендә композитор Марс Макаров белән таныштым. Ул миңа: “Сиңа укырга кирәк”, - дип миңа консерваториягә укырга керергә киңәш итте. Анда 7 ел укырга кирәк иде. 7 ел күп дип уйлап, анда бармадым. 1987 елда музыка училищесына укырга кердем һәм профессиональ җырчы булуыма беренче адымнарымны ясый башладым.

- Беренче альбомыгыз ничәнче елны чыкты?

- 1995 елда чыккан “Җырым синең чакта” дигән альбомым миңа халыкка танытты. “Союз” студиясының эшләп килгән чоры иде. Минем тавышымны “коммерческий” дип табып, бер-бер артка унлап альбом чыгардык. Студиядә яздырылган җырлар белән тиз арада популяр булып киттем.

- Популяр җырчы булу теләге, максаты бар идеме сездә?

- Мин җырчы булырга бер дә хыялланмадым, Алинә. Кечкенәдән врач булырга тели идем. Әнием авырганда, аны дәвалый алырлык иң яхшы табибларның берсе булырмын дип хыялландым. Әни үлгәч тә врач булырмын дип уйладым, чөнки башкаларны үлемнән коткарасым килә иде.

- Популяр була башлагач, рәхәт идеме?

- Мин аны сизмәдем дә, чын дөресен әйткәндә. Популярлык, тамашачыга кирәк булу, “синең җырларыңны тыңлап терелдем”, “синең җырларыңда нәкъ минем язмышым” дигән сүзләре – болар барысы да җаваплылык өсти. Соңыннан акчасы да керә башлады. Концертларыма килгән тамашачы җырлашып, елашып, бушанып кайтып китә икән, бу, әлбәттә, иҗатымның нәтиҗәсе.

- Акчасы дигәннән, күпме керә иде?

- Бер альбом чыгаргач, фатир алып була иде. Ә альбомны ел саен чыгара идем.

“Интернатта укыдым”

- Әниегез сезгә ничә яшь булганда үлде?

- 9-10 яшь иде миңа. Үпкәсендә яман шеш булды. Аны дәвалап та булыр иде, ләкин без, балалары, барыбыз да бәләкәй идек. Безне карарга кирәк дип хастаханәдә дә озак ята алмады. Туберкулезны дәвалап, аны яман шешкә кадәр үстермәсәк, әнине коткарып булыр иде. Безне кызганды ул, имеш, өйдә безне кем ашатыр. Шулай итеп әни 49 яшендә китеп барды.

- Аны нинди булып хәтерлисез?

- Әни үзенең балачагы турында сөйләргә ярата иде. Ул 8 яшендә ятим калган. Авыр заманаларда үссәләр дә, ул беркайчан да зарланып сөйләмәде. Сугыштан соң да колхозда бригадир, председатель вазифаларын башкарган, шуңа күрә авыл халкы аны бик хөрмәт итә иде. Бүген дә аны: “Эх, авылыбызның иң затлы, иң акыллы, иң уңган кешесе иде. бигрәк яшьли китте”, - дип искә алалар. Әни сабыр холыклы, пөхтә кеше иде.Һәм тавышының ягымлылыгын хәтерлим. Аның тавышы җылы иде.

- Әтиегез кабат өйләндеме?

- Әти дүрт елдан соң өйләнде.

- Үги әниегез белән уртак тел таба алдыгызмы?

- Мин үги әни килгәндә Уфада интернатта укый идем, шуңа күрә өйгә ялларда гына кайтып йөрдем. Үги әни үги әни инде ул, акыллым. Начар якларын сөйлисем килми. Әле дә исән әле ул. Аңа 94 яшь.

- “Колак күз булмый, үги үз булмый” диләрме әле?

- Өстенә килеп бастың бит. Шулай да әни барыбер матур итеп каршы ала иде. Киемнәребезне юа, ашарга пешерә иде. 37 ел матур дус яшәдек. Бүген дә кереп хәлен беләбез.

- Интернатта укыган елларны искә төшерик.

- Әй, андагы бездән олырак егетләр шундый тәртипсез иде. Берсендә караватларның берсеннән-берсенә сикереп йөрдек тә, кемнеңдер нәрсәседер югалуында гаепле булып калдык. Тәрбиячеләр ачуланды, ә без бернәрсәгә дә тимәгән идек. Рәнҗеп калган идем шунда. Безне яклаучылар булмады.

- Сез ничә бала үстегез? Балачагыгыз ничек үтте?

- Бертуганнар сигез бала идек: алты егет һәм ике кыз. Бишебез юк инде хәзер. Балачагым начар үтте дип зарлана алмыйм. Җәй көннәрен көтү көтә идек. Тракторда да, комбайнда да, төзелештә дә эшләдек.

- Дүрт малай... Ничек киттеләр?

- Иң зур абыем Төмәндә үлде, сәбәбен белми калдык. Икенчесе менингит белән авырды. Ул: “Мин, Нәфкать үскәч кенә урамга чыгачакмын”, - дип мине үстергән. Безне барыбызны да караган, гармунда бик оста уйнаган. Өченчесенә ток сукты. Энекәшемне 19 яшендә мотоцикл белән бәрдерделәр. Апаларымның берсе бик яшьли үлгән. Мин аны хәтерләмим дә.

- Димәк, сезнең абыегыз һәм апагыз исән. Аралашасызмы?

- Алар белән бик яхшы аралашабыз. Исән-сау була күрсеннәр.

“Үземнең дә күзләрем яшьләнә”

- Данир Сабиров сезне елак җырчы итеп күрсәтә. Үпкәләмисезме?

- Юк, бер дә үпкәләмим, ул пародия генә бит. Соңыннан ул минем тавышым белән җырларга тырышса да, барыбер ахырына кадәр җиткереп бетерми. Данир турында бер начар сүз әйтә алмыйм. Сәләте бар аның. Мине күрсәткәндә, арттырып та җибәрә, ләкин, арттырмаса, кызыгы булмас иде.

- Сезнең образыгыз “елак җырчы” түгел бугай бит. Нишләп сездән елак дип көлә икән ул?

- Белмим, бу сорауны аңа бирергә кирәк. Елак җырчы димәс идем үземне. Ретро-җырларның күбесе салмак, ләкин аларны җырлау елау дигән сүз түгел. Әйе, килешәм, күп җырларым драматик, алар тирән эчтәлеккә ия. Кайбер җырларымны башкарганда, үземнең дә күзләремнән яшьләр килә.

- Нишләп ретро җырларга тартыласыз?

- Әлеге җырлардагы мәгънә, сеңлем, хәзерге җырларның күбесендә юк. Мин ретро җырлар белән танылдым да инде.

- Фидан Гафаровның “Кышкы романс” җырын башкарганга сүз әйтүче булмадымы?

- Юк, сүз әйтмәделәр. Безнең тавышларны охшаталар инде – шуны хәтерлим. Фидан абый белән без бер күрешүдә үк уртак тел таптык. “Син минем җырларымны җырла, яме? Халык мине онытмасын”, - дигән иде ул миңа.

- Татар эстрадасында дусларыгыз бармы?

- Дошманнарым юк дип беләм. Сәгыйть Гыйбашевны аерып әйтә алам. Аның белән аралашып торабыз. Августта улы өйләнә, безне дә чакырдылар.

“Чәй эчеп утырганда: “Мин үләм”, - дигән”

- Сезнең репертуарыгызда моңсу “Туган нигез” дигән җыр бар. Нишләп аны башкарырга булдыгыз?

- Минем язмышым һәм әлеге җыр үзара бәйле. Гомумән, һәр җырның сүзләре минем өчен мөһим. “Туган нигез” җырының “әти-әни булмаса да, тарта нигез” сүзләре генә ни тора. Бу җырны яздырганда, әти исән иде. Әти исән булганда, аны җырлап, ялгышканмындыр. 2012 дә үлде әти. Менә шушы кайгыдан соң гына җырлыйсы булган аны.

- Әтиегез нәрсәдән үлде?

- Картлык үзенекен итте, акыллым. 88 яшенә кадәр яшәде. Без шул көнне әти белән сөйләштек тә, ул дүрт сәгатьтән соң китеп барды. Чәй эчеп утырганда: “Мин үләм”, - дигән дә, караватка яткан да, үлгән. Әле мин ул көнне концерт куя идем. Әлеге яңалыкны абый шалтыратып әйтте. Әти: “Мин үлгәндә, ерак булмасаң ярый иде”, - дип әйткән сүзе бар иде. Мең шөкер, өйдән 300 км гына идем.

- Концертны ахырына кадәр эшләп чыктыгызмы?

- Юк, бер алты җыр төшеп калды. Тиз арада кайтып китәргә кирәк булды.

- Татарстанның халык артистын 2012дә алдыгыз. Ул шатланырга өлгердеме?

- Юк, әти майда китте, ә исемне мин ноябрьдә генә алдым. Күктән карап сөенгәндер дип ышанам.

- Туганнарыгызны күп җирләгәнсез, куркытмыймы?

- Юк, мәеттән бер дә курыкмыйм. Өйдә үлгән кешеләр күп булды. Барысы да бер зиратта яталар хәзер. Берсе генә Төмәндә калды. Анда барып, каберен генә эзләп таптым, ләкин ни сәбәпле үлүен белмәдем. Җиде кешене озатырга туры килде. Урыннары оҗмах түрендә булсын!

“Иҗатыбыз – үзе бала”

- Сезнең хатыныгыз Рәмзия апаны мактыйлар. “Нәфкатьне кеше итте”, - диләр.

- Килешәм, Рәмзия апаң мине тота. Ир кешегә хатын-кыз кирәк. Контроль кирәк, шуңа күрә хатыннарга рәхмәтле булыйк.

- Балаларыгыз юк. Күңелсез түгелме?

- Юк шул, балалар булмады. Без өйләнешкәндә Рәмзиянең яше дә бар иде. Ул миннән яшь буенча олырак. Безгә күңелсез дип әйтә алмыйм, туганнарыбызның балаларын үстердек тә, укыттык та. Иҗатыбыз – үзе бала. Шулай да балаларым булса, мин аларны яратыр идем.

- Рәмзия апаны яратасызмы?

- Яратам, әлбәттә. 1984 елда таныштык без. Беренче күрүдә үк ошаттым аны.

- Өегездә тынычмы?

- Рәмзия белән акырып-бакырып, талашканыбыз юк. Бер-беребезне аңлыйбыз, ишетә беләбез.

“Җырлау өчен акча эшлим”

- Бүген фатирда торасызмы?

- Фатирларыбыз да, йортыбыз да бар, Аллаһка шөкер.

- Машина йөртәсезме?

- Юк, мин йөртмим, Рәмзия апаң йөри. 1980 елларда авариягә очраган идем. Соңыннан 2014 елларда ялгыш кешене таптата яздым. Хәзер куркыта.

- Маршруткаларда йөрисезме?

- Әйе, сиңа килгәндә автобуста идем. Бергә баручылар белән фотога төштек, сөйләшеп алдык. Метрода да, таксида да йөрим. Өстәвенә ике шоферыбыз бар. Алар да безне йөртә.

- Җырлап акча эшләп була, димәк?

- Әгәр җырны кәсеп итеп, акча өчен генә эшләсәң, бу уңыш китермәс дип уйлыйм. Мин җырлап акча эшләмим, ә җырлау өчен акча эшлим. Үзең аңла, сәхнә чыгымнар таләп итә.

- Акчасыз утырган чакларыгыз бармы?

- Акчаның беткәне дә, булганы да юк. Аллаһка шөкер, бар булганыбыз үз көчебез белән алынган.

- Хәзер ничә ел сәхнәдә инде сез?

- Сәхнәдә булуыма утыздан артты инде. Җырламаган чагым булмады. Халык та йөри бит әле, күмәк концертларда да яхшы кабул итәләр.

- Сез бүген популярмы?

- Егерме биш ел сәхнәдән төшмәвем белән мин үземне озын гомерле җырчы дип саныйм. Ел әйләнәсенә Россия буйлап традицион концертларым әле тукталмаган. Һәр заманның үз җырчысы, үз җыры була. Без дә заманадан калышмаска тырышабыз, яңа стильдәге дәртле яңа җырлар башкарабыз.

- Кем белән дуэт җырлар идегез?

- Ландыш Нигъмәтҗанова, Резеда Ганиуллина белән дуэтларым бар. Әлфия апа Афзалова белән җырларга ниятләгән идек, кызганыч, җитешмәдем. Аның кызы Зөлфия белән җырларга исәплибез.

- Сез татар эстрадасына соңрак килдегез. Нишләп?

- Вакыты җитмәгән булгандыр. Анысы мөһим түгел аның. Иртә килеп, иртә китәргә мөмкин. Шулай ук соң килеп тә, иртә китәргә була.

- Бүген сезнең концертларыгызга халык киләме?

- Килә, элеккечә булмаса да, килә. Килмәсә, концертлар белән йөрмәс идек. Коллективымда ун кеше эшли. Барысын да тәэмин итәргә кирәк. Казанда, Уфада ел саен яңа программалар тәкъдим итәбез.

- Киләсе сезонда Казанда концерт куярга планнаштырасызмы?

- Быелны булмас, чөнки җырлар да тупланмады. Чаллыга, Пенза, Самара, Саратов якларына барып кайтырга планнаштырам. 2021 елның яз айларына Казанда да концерт куярга насыйп итсен. Мин бу юлны сайлаганга шундый шатмын. Халык җырчысы була алдым. Иң мөһиме – мин хәзер исем турында сөйләмим, ә халык өчен җырлаганымны әйтәм.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 май 2023
    Исемсез
    Нэфкать Нигъмэтуллиннын жырларын бик яратып тынлыйм, монлы жырчы!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100