Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мин һаман да унсигездә кебек". Кайсы татар җырчыларының йөзләре ясатылган?

Сәхнә матурлыкны ярата. Шуңа да эстрада артистларының матур һәм яшь килеш саклану өчен күп вакыт һәм акча сарыф итүләре билгеле. Артистлардан кемнәр бит тиресен тарттырган, иренен зурайткан? Кем ботокс кадаткан? Әлбәттә, артистлар үзләре моны яшерә. Шуңа да без аларның фотоларына карап фараз кылыйк.

news_top_970_100
"Мин һаман да унсигездә кебек". Кайсы татар җырчыларының йөзләре ясатылган?
Экспертыбыз - табиб-косметолог, дерматовенеролог Камилә Вәлиева. Без аңа "йолдызлар"ның социаль челтәрләрдәге фотоларын күрсәттек, ул аларның нинди технологияләр ярдәмендә яшь булып калуларын фаразлады.

Казан кызы Камилә Вәлиева Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Дерматовенерология һәм косметология буенча уздырылган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе призеры. Медицина фәннәре докторы, профессор, югары категорияле табиб Булат Шамовның фәнни мәкаләләре автордашы.

Башта без Камиләдән яшь булып калуның хәзерге ысуллары турында сораштык.

1. Хәзер хатын-кызлар зур иреннәргә кызыга. Телевизорда, интернетта тулы, матур иренле йолдызларның фотоларын күргәч, хатын-кызлар  аларга охшарга тырыша. Минем үземә мөрәҗәгать иткән клиентлар арасында да иреннәрен күпертергә теләүчеләр шактый. Ирен кабарту процедурасы шприц белән иреннәргә гель тутырудан гыйбарәт. 

2. Тире шома булып күренсен өчен, ботокс (ботулотоксин) куллану гадәте бар. Ботокс биттәге мускулларны йомшарта, шуңа җыерчыклар тигезләнә, тире тип-тигез булып күренә башлый. Ботокс кадату йөкле һәм сабыйларын имезүче хатыннарга, тире авырулары, шикәр чире булганнарга, гель составына кергән берәр препаратка аллергия булганда тыела.

3. Биттәге тимгелләрне һәм кара нокталарны мезотерапия ярдәмендә бетерергә мөмкин. Бу процедура шулай ук чәч коелуыны туктата һәм артык авырлыктан, целлюлиттан котылырга да булыша.

Берәүләр өчен тышкы кыяфәт – эш, карьера үсеше өчен кирәк булса, икенчеләр ир-атлар алдында матур күренергә тели, ди табиб. Шуны әйтеп узасым килә: күпләр процедуралардан соң үз өстендә эшләүне кирәк дип санамый. Ботокс ясаттым да, гомер буе шуның белән йөрермен дип уйлый. Ләкин процедураларның тәэсире озакка саклансын өчен махсус гимнастика, массаж ясап, косметологкка гел йөреп торырга кирәк, дип кисәтә Камилә.

- Клиентларыгызны ботокс ясатмаска күндерергә тырышканыгыз бармы?

- Әлбәттә. Чөнки кайбер хатын-кызлар чама хисен бөтенләй белми.

Яшьлекне дәвам иттерү күпме тора: уртача бәяләр

Матур булып сакланыйм дисәң, менә күпме акчаңны чыгарып салырга кирәк: 
  • Ботокс препараты белән борынны төзәтү 780нән 1000 сумга кадәр.
  • Биткә ботокс кадатып, аны шомарту, 3000 сумнан башлап.
  • Ботокс ярдәмендә маңгай уртасындагы тирән җыерчыклардан котылу 3600дән башлап 5000 сумга кадәр.
  • Ботокс препараты белән иреннәрне кабарту 8000нән 25000 сумга кадәр. Аның бәясе, гадәттә, препаратның күләменә карап билгеләнә.
Камилә Вәлиева татар эстрадасы җырчылары Илсөя Бәдретдинова, Дилә Нигъмәтуллина, Ильмира Нәгыймова, Гүзәл Уразова, Салават Миңнеханов, Гүзәлем, Ранил Нуриев, Диана Тәҗетдинова, Азалия Зиннәт, Гөлназ Шәрипҗанова, Айгөл Рәхимованың фотосүрәтләрен карап, һәр йолдызның нинди косметологик ысуллар кулланганын фаразлады. 

1) Илсөя Бәдретдинова.

"Бик чибәр, үзен караган-тәрбияләгән хатын-кыз. Бөтен битенә ботокс ясалган. Мимик җыерчыклар күренә башлаганда, ботулотоксин инъекциясе ярдәмендә бит тиресен яшәртергә мөмкин. Аның көче 4-6 ай саклана. Ирешелгән нәтиҗәне саклау өчен һәрдаим косметологка күренү зарур. Бу процедура бит тиресен сафландыра, йомшарта. Тирегә кертелгән препарат күзәнәкләрнең яңаруын тәэмин итә. Җырчы ботокс ярдәмендә иреннәрен дә кабарткан. Аны бик нечкә, нәзек һәм оста итеп эшләгәннәр. Шулай ук бит очлары һәм иягенең аскы өлеше, муен тиресе  тарттырылган", - дип фаразлый табиб.

Фотода: Илсөя элек (сулда) һәм хәзер:

Илсөя Бәдретдинованың 2012 елда төшкән видеосы:



Илсөянең 2016 елда төшкән видеосы:



2) Дилә Нигъмәтуллина.

"Тирегә актив матдәләр кертү, шуның нәтиҗәсендә күзәнәкләрнең яңаруыннан гыйбарәт булган ботулитоксин процедурасы бу җырчыда да күзәтелә. Дилә Нигъмәтуллинаның бите артык шома, җыерчыклар, пигментлы таплар ботокс ярдәмендә юкка чыккан. Процедураны күптән түгел генә эшләткән дип уйлыйм. Фотосүрәтләрне чагыштырып карасак, күз һәм маңгай өлешенең тарттырылган булуын күрергә мөмкин. Җырчының кашларының торышы үзгәргән, алар өскәрәк күтәрелеп тора. Бу ботулитоксинның нәтиҗәсе", - ди табиб.

Фотода: Дилә Нигъмәтуллина 2013 елда (сулда) һәм хәзер:

3) Ильмира Нәгыймова.

"Ильмира битенә җиңелчә генә пилинг ясаткан дип уйлыйм. Пилинг ярдәмендә тиредәге кытыршы урыннардан котылырга, үле күзәнәкләрдән арынырга мөмкин. Пилинг тире катламының өске өлешенә генә ясалган. Тик иреннәренең аскы өлеше ботокс ярдәмендә кабартылган. Фотосүрәттән күренгәнчә, ирен һәм иягенең аскы формасы, тонусы үзгәргән", - ди табиб.

Фотода: Ильмира Нәгыймова 2014 елда (сулда) һәм хәзер:

4) Гүзәл Уразова.

"Ботокс кулланганын тәгаен генә әйтә алмыйм. Чөнки җырчы макияжны бик оста куллана. Тонналап сыланган кремнар битнең структурасын каплый", - ди табиб.

Фотода: Гүзәл Уразова 2014 елда һәм хәзер:

5) Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем.

"Салават ботулотоксин ясаткан дип уйлыйм. Маңгай өлеше тарттырылган һәм мимик җыерчыклар сизелерлек кимегән".

"Гүзәлемнең иреннәре кабартылмаган дип 100 процентка ышанып әйтергә була. Бары тик Илсөя Бәдретдинованыкы кебек бит очлары һәм иягенең аскы өлеше, муен тиресе генә тарттырылган".

Фотода: җырчы пар 2014 елда (сулда) һәм хәзер:

7) Ранил Нуриев.

"Җырчы ботокс эшләтмәгән. Тән тиресе, бит төзелешендә бернинди үзгәрешләр дә күзәтелми".


8) Диана Тәҗетдинова.

"Җырчының чәйнәү мускуллары үзгәргән. Бит тиресе тарттырылган һәм йөз-битенең формасы овал рәвешенә кергән. Иреннәре ботокс ярдәмендә кабартылган дип саныйм", - диде табиб.

Фотода: Диана 2012 елда (сулда) һәм хәзер:

Моя жизнь - это дорога, насыщенная событиями, интересными встречами, новыми знакомствами и успешными проектами! И у каждого у нас свой путь, своя дорога, своё путешествие по жизни! И каждый путешественник выбирает свой путь сам! ‼️Яна кон, яна очрашулар, яна эшлэр. Юлларыгыз унсын, коннэрегез унышлы булсын, дуслар #ранильнуриев #ranilnuriev #мояжизньдорога #скомфортом #аэроэкспресс #татарскаяэстрада #унышлар

Публикация от Раниль Нуриев (@ranilnuriev)



9) Азалия Зиннәт.

"Иреннәре кабартылмаган. Мезотерапия кулланган булырга мөмкин. Ул битнең проблемалы өлешенә билгеле составтагы препарат кертүне күздә тота. Бу ысулны күпләр куллана. Процедура битне чистарта, табигый сыйфатларны кире кайтара".



10) Гөлназ Шәрипҗанова.

"Гади һәм табигый матурлык. Бернинди ботокс процедуралары да күзәтелми", - ди табиб.



11) Айгөл Рәхимова.

"Яшь, чибәр кыз. Шулай ук табигый матурлык, ботокс процедуралар ясаткан дип әйтә алмыйм", - ди табиб.



Часто ли мы задумываемся, что счастье в мелочах?! Я могу пойти в кинотеатр, и получить удовольствие от просмотра фильма, а глухонемой даже не поймёт о чем речь. Я могу пойти на утреннюю пробежку, и зарядиться энергией на весь день, а те, кто сидит в коляске, могут только мечтать об этом. А ведь людей, с ограниченными возможностями очень много, и они вокруг нас. 2 апреля - всемирный день распространения информации о проблеме аутизма. В этот день вся Казань и мировые здания зальются синим светом! Есть ли среди моих подписчиков люди с ограниченными возможностями? Давайте распространим эту информацию, пусть все знают, что среди нас есть необычные люди. #зажгисинимказань #втвоюпользу

Публикация от Айгуль Рахимова (@arakhimova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100