Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мең дә биш йөз Салават абыебыз чыкты сәхнәгә, Айдар Галимовлар да санап бетергесез"

Режиссер, хореограф Артур Хәйруллин татар җырчыларының 99 проценты бер-берсенә охшаган, ди. Ул татар эстрадасында 1500 Салават Фәтхетдинов барлыгын санап чыгарган. Ә Альберт Нурминский татарның элекке түгел, хәзерге заман җырчыларын да белми. "Алар минем өчен үрнәк түгел", - ди.  Лилия Хәйруллина оештырган матбугат очрашуында татар эстрадасына бәя бирелде. 

news_top_970_100
"Мең дә биш йөз Салават абыебыз чыкты сәхнәгә, Айдар Галимовлар да санап бетергесез"

- Мин дә үзгәрдем! Гомер узган саен дөньяга карашым, иҗатка карата фикерем үзгәрде. Үзгәрү өчен җитди сәбәпләр булмады, барысы да яхшы. Бертөрлелек туйдырды дисәм дөрес булыр. Хәтерләсәгез, моннан берничә ел элек президентыбыз да татар эстрадасының аяныч хәлен күреп, үзгәрергә кушкан иде. Уйланырлык сүзләр әйтте ул, - диде Лилия Хәйруллина. 

- Сез алып киләчәк үзгәреш җилләренең яңалыгы нидә?

- Мин Үзгәрдем SHOW" концертында тамашачы мине бөтенләй башка форматта күрәчәк. Моңарчы татар эстрадасында берәүнең дә клуб форматында сольный концерт куйганы булмады. Хәзерге иҗатым элеккесеннән бик аерыла. Сәхнә куелышына аерым игътибар бирдек. Без алып киләчәк яңалыклар җырларга да, образларга да кагыла. Сәхнәдә куелган биюләр дә үзгә. Бу инде без карарга күнеккән гадәти биюләр генә түгел. Кыскасы, әлеге шоу-программа татар эстрадасына яңа сулыш өрүгә бер адым булачак.

- Концертны басып карыйсы буламы, утырыпмы?

- Басып. Без тамашачыга ирек бирергә булдык. Алар үзләрен иркен тотсын, биесеннәр, күңел ачсыннар. Теләгән кеше тамашаны өстәл артына утырып та күзәтә ала.

- Аңлавымча, бу концерт күбрәк яшьләр өчен. Чөнки 50не узган ир белән хатынны танцполда күз алдына китерү кыен. Үзгәрәм дип, өлкән буын тамашачыңны югалтмассыңмы соң?

- Иң беренче чиратта безгә үсеп килүче яшь буынга игътибар юнәлтергә, аларда татар телендәге җырларга карата мәхәббәт уятырга кирәк. Бу очракта юнәлеш мөһим түгел миңа калса. Хип-хоп булсынмы, рэпмы, теләсә кайсы юнәлештәге җырларны татар телендә тыңлаулары кыйммәт. Шулай итеп тел сакланачак. Яшьләрнең 90% хәзерге эстрада җырларын тыңламый. Алар өчен ул кызык түгел. Килешәм, бу юлны сайлап мин үземнең күп кенә өлкән буын тамашачымны югалтачакмын. Ләкин барысын да түгел.

- Шоу белән Татарстанның шәһәр һәм районнарына да чыгачаксызмы?

- Әлегә әйтә алмыйм. Концертыбызны тамашачы ничек кабул итүенә карап.

- Концертта тере тавышка җырлаячаксызмы?

- Әлбәттә! Фонограмманы кабул итмибез.

- Иҗат сүзен ничек аңлыйсыз?

- Үзең теләгәнчә эшләп, үз фикереңне җиткерә алганда, эшләгән эш иҗат дип атала, минемчә. Ә менә халыкка яраклашып, тамашачыга фәлән җыр ошый, шундый җырлар башкарыйм әле мин дә, дигәне коммерция дип атала.

- Теләсә нинди үзгәрү чыгымнар сорый. Сезнең очракта әлеге чыгымнарны кем күтәрә?

- Барысын да үзем күтәрәм.

- Тамашачы бер хәл, бу үзгәрешләрне ирегез, балалар һәм бигрәк тә кайнанагыз ничек кабул итте соң?

- Гаиләм минем өчен һәрвакыт терәк. Җитди карарлар кабул итәр алдыннан иң беренче булып алар белән киңәшләшәм, аларның фикерен тыңлыйм.

- Концертка ирегез дә киләчәкме?

- Юк, ирем булмый.

- Якыннарыгыздан кемнәр була?

- Әнием киләчәк...

- Куркасыңмы?

- Яңалыклар куркыта әлбәттә, ләкин туктап калырга ярамый. Тормыш алга бара теләсәк тә, теләмәсәк тә үзгәрешләр керә дөньяга. Без һәммәбез үзгәрәбез. Кайсы якка үзгәрәсен кеше үзе сайлый.

Артур Хәйруллин: Татар җырчыларының 99% берсен-берсе кабатлый...

Артур Хәйруллин әлеге концертның директоры - режиссер, хореограф, кыскасы Лилиягә төрле образлар уйлап табучы, аны үзгәртүче кеше. Кайчандыр үзе дә җырлап йөргән. Хәзер менә үзенчәлекле концертлар оештыру белән шөгыльләнә. Артур - кыю фикерле егет, яңалык эзләргә ярата. Татар эстрадасындагы җырчыларның бер-берсенә охшарга тырышып җырлауларына эче поша. Тик үзе Лилиягә образларны чит ил йолдызларыннан күреп тәкъдим итә кебек тоелды...

- Лилия, сезгә Леди Гагага охшагансыз дип әйткәннәре булмадымы?

Лилия: 

Мине кемгә генә охшатмыйлар. Темникова кебек, дип тә әйтәләр, Аврорага да охшаталар...

Артур: 

- Ә безнең татар эстрадасының 99% бер-берсенә охшаган булуы беркемне дә борчымый. Татар эстрадасында үзенчәлекле образ барлыкка килсә, тизрәк аның кемгә охшаган булуын эзләргә тотыналар. Татар җырчылары бер үк шәхесләрне карап еллар буе үз казанында кайный. Минем Илһам абый кебек җырлыйсым килә, диләр. Безнең мең дә биш йөз Салават абыебыз чыкты сәхнәгә, Айдар Галимовлар да санап бетергесез. Ләкин болар берәүне дә борчымый! Кешегә охшарга тырышып җырлаучылар беркайчан да үсеп китә алмаячак, дип саныйм. Әйе, без дә иҗат иткән вакытта ниндидер шәхесләр белән илһамланып, аларның кайсыдыр әйберләрен алабыз. Ләкин бу баштанаяк аларны кабатлау түгел!

Альберт Нурминский: Татар җырчылары минем өчен үрнәк түгел...

Лилия үзенең концертына махсус кунак итеп Нурминсий белән Хәкимне чакырган. Әлеге ике башкаручы бер-берсеннән бик аерыла. Хәким Гүзәлия кул астында эшли. Лилия белән аларны сыйфатлы һәм заманча яңгырашлы музыка берләштерә. Күп кенә татар җырчылары кебек, Хәким дә татарчаны авырдан сөйләшә. Нурминскийның фикерләве ошады. Күренеп тора - аның үз фикере бар.

- Альберт, Лилия белән ничек таныштыгыз?

- Дуэт җырлыйк әле, дип минем директка язды. Шуннан танышып киттек.

- Ул язганчы Лилия Хәйруллина дигән җырчы барлыгы турында белә идеңме?

- Юк, белми идем. Мин татар җырларын тыңлап үсмәдем, җырчыларны да белмим. Татар эстрадасы белән танышып кына киләм әле. Миңа чит ил музыкасы ошый.

- Берәүне дә белмисеңме?

- Салават абыйны, Илназ Гариповны, Элвин Грейны һәм тагын берничә җырчыны беләм. Дөресен генә әйткәндә, миңа аларны белү кирәк тә түгел иде. Кемдер татар җырларын тыңлап илһамлана, ә мин менә чит ил музыкасын яратам. Татар эстрадасында кемнәр барлыгы, аларның нинди җырлар җырлавы минем өчен мөһим түгел. 

Минем хыялым - үз музыкамны язып карау иде. Яздым һәм социаль челтәрләргә керттем. Миңа "лайк куегыз әле", йә булмаса, "минем җырымны үзегезнең стенагызга репост ясап куегызчы" дип дусларга ялынып утырмадым. Күңелем ничек куша шулай эшләдем һәм минем иҗатым яшьләргә ошады. Үз иҗатларын булдырып, шуның өстендә кайнаучы татар җырчыларына афәрин, дип кенә әйтә алам. Ләкин алар минем өчен үрнәк түгел...

- Синеңчә, татар эстрадасына нәрсә җитми?

- Татарча рэп укучы кызлар. Кайчан да булса кызлар арасында да татарча рэп җырлаучы табыласына ышанам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100