Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Линар Белыйның каралган чагы: эстрадада чираттагы продюсер-җырчы гаугасы

Татар эстрадасында яңа һәм классик низаг - җырчы белән продюсеры ызгышкан. Башкорстанның өметле җырчысы Линар Вәлиевның үзенең продюсеры Илнур Асаинов белән башка эшләмәячәге ачыланды. “Интертат” ике як белән дә сөйләште.

news_top_970_100
Линар Белыйның каралган чагы: эстрадада чираттагы продюсер-җырчы гаугасы

“Линар безне “предал и кинул””

Илнур Асаинов үзенең шәхси “Вконтакте” челтәрендә "Линар Белый" проектының (җырчы Линар Вәлиев) тукталачагын белдерде.

“Без, оештыручылар һәм продюсерлар төркеме хәбәр итәбез! Күпләр Линарның кайда югалуын сорый. Ул югалмады, бары тик аерым концертлар куя башлады.

Ул безне “предал и кинул”! Бу – чын дөреслек. Продюсерларны гына түгел, бөтен төркемебезгә “кул селтәде”. Өстәвенә 10 концертта эшләмәде. 9 июнь көнне юкка чыкты. Без 10сы очрашырга дип сөйләшкән идек. Шалтыратуларга җавап бирмәде. Икейөзле кеше булып чыкты. Үзен кем дип беләдер?! 11 июнь ул үзенең чыгыш ясамавын белдерде. 2-3 ай шәхси концертларын куйгач, “башы китә” башлаган.

Күпме акча, көч һәм вакыт сарыф ителде Линарны күтәрүгә. Аның җырчы булып күтәрелүе җиңел бирелмәде. Аны беркем дә белми иде. 1,5 ел эчендә продюсер, үз акчасын “тыгып”, аны танылган җырчы итте.

Линар, “җырлаучы баш”, контракт пунктларын бозды! Моның өчен закон буенча җавап бирергә кирәк. Синең безнең җырларны башкарырга хокукың юк. Фонограммага җырлап йөрисең, чөнки “минусовкалар” бездә генә.

Без анда кешелеклелек сыйфатларын күрмибез...сәхнә турында әйтеп тә торасы юк. Кемгә үрнәк күрсәтәсе килә? Тамашачыгамы?” - продюсерның постында менә шундый сүзләр язылган.

Шулай ук продюсер Линарны исерек килеш концертлар куеп йөрүдә дә гаепли. “Продюсерың сине урамнан табып, кидерде, ашатты һәм җырчы буларак күтәрде. Аның турында начар продюсер дип сөйләп йөрү дөрес түгел. Асаиновка (продюсер – ред.) килгәндә, ул беркем түгел иде, аның исеме юк иде. Өстәвенә Бүздәк районында исерек килеш концерт куйгансың”, - дигән Илнур үзенең постында.

Линар Вәлиев белән элемтәгә кердек. Ул безгә: “Проблемалар юк, бары тик Илнур килешелгән контрактны гына бозды. Исерек килеш җырлауда гаепләве, гомумән, дөрес түгел. Туганнарым каршында бер сәгатьлек концерт куйдым мин ул көнне. Үз туганнарым янында эчеп йөрмәм инде”, - дип җавап кайтарды Линар. Аның бөтенләй башка аңлатмасы бар.

“Әйе, “Линар Белый” проекты башка булмаячак. Мин ике ел дәвамында бушлай эшләдем. “Илнур абый, болай эш бармый. Миңа һәр концерттан 2-3 мең булса да биреп бар”, - дидем. Ул миңа яный башлады, имеш, ул мине башкаларга сатачак. Унбер ел бушлай эшләячәксең дигәне булды. Үзенә берничә тапкыр әйттем, ул аңламады. Азаккы концертны куйдым да, кайтып киттем”, - диде җырчы.

Линар, Илнур белән бергә эшли башлаганчы ук, аның ярдәмендә бераз күтәрелеп, аерым җырлый башлаячагын әйтеп йөргән.

“Линарның җырларга хакы бармы?”

Илнур үзенең коллегаларына да мөрәҗәгать иткән. “Линар белән эстрада өлкәсендә хезмәттәшлек итмәгез. Ул үзенең йөзен күрсәтте инде. Аның белән эшләү озакка сузыла алмый”, - дип язган ул.

Продюсер язган текст озын, шуңа күрә, аның шәхси “Вконтакте” битенә кереп, укып чыгарга тәкъдим итәбез. Илнур әлеге язмасында сүгенү сүзләрен дә кулланган. “Линарны кимсеткәнсең. Закон буенча җавап бирергә туры килмәсме? Курыкмыйсыңмы?” – дип сорадык. “Юк, мин үз сүзләрем өчен җавап бирәм”, - диде продюсер. Ул, дәлил итеп. икесе арасында төзелгән килешүне күрсәтте.

Линар продюсерына билгеле бер көнгә кадәр эшләячәген әйткән. "Ләкин Илнур тыңларга да теләмәде. Июльнең 25енә кадәр концертлар булырга тиеш булган. Минем белән киңәшләшмичә! Юк, дидем. Русчалап әйтсәк: “Куда ты денешься!” - дип җавап кайтарды Илнур абый”, - дип сөйләде җырчы.

Закон буенча, бүген Линар “Линар Белый” проекты кысаларында яздырылган җырларны башкара алмый. “Җырлар хокук ягыннан минеке. Линар, бүген әлеге җырларны башкарып, хокук боза”, - дип белдерде Илнур Асаинов.

Линар исә моның белән килешми. “Нишләп мин үз җырларымны башкара алмыйм инде?!” – диде ул безгә.

“Линарның җырлары яңгырамый”

Илнур да, Линар да үзләрен хаклы дип саный. Алар бер-берсен гаепли. Низагка ачыклык кертер өчен, белгечләр белән аралаштык.

“Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыровка: “Линар Белыйның җырлары хәзер радио ешлыклары аша яңгырыймы?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Ул: “Юк, берара радио аша әлеге җырларны ишетеп була иде, тик хәзер алар яңгырамый”, - дип җавап кайтарды.

Кем гаепле, кем хаклы? “Бу сорауга мин җавап бирә алмыйм, чөнки килешүләренең пунктларын белмим. Бәлки аларның документлары юктыр. Хәзер сүз белән генә килешү төзүчеләр бар. Әгәр дә документ бар икән, әлеге сорауны закон буенча хәл итәргә кирәк”, - диде Айваз.

Шулай ук Линарның “Сандугачлы туган ягым” дигән җырына клибы бар. Әлеге клип “TMTV” каналыннан күрсәтелә иде. Телеканалның продюсеры Алмаз Гыйлметдиновка шалтыраттык.

“Линар Белый исеме астында чыгыш ясаучы башкаручының клиплары ТатМузТВ каналында 2018 нче елның 11 сентябереннән 2019 елның 2 гыйнварына кадәр күрсәтелде. Клипның ротациядән алынуы башкаручы һәм продюсер арасында чыккан низаг аракасында түгел, башка сәбәп. Әлеге вакыйгага булган фикеремә килгәндә, мин төгәл кем хаклы, ә кем гәепле икәнен әйтә алмыйм. Чөнки ситуацияне тулысынча белмим. Ләкин шунысын искәртәм, мондый ситуацияләр шоу-бизнеста еш булгалый”, - дип җавап кайтарды Алмаз.

“Икесе дә килешүне тарката алалар”

Юрист Анна Попова белән элемтәгә кердек.

“Килешү шартларын белмичә, әйтүе кыен. Әлбәттә, Линар да, Илнур да үзләрен хаклы дип саныйлар. Әгәр дә алар икесе дә бер хокукларга ия икән, икесе дә килешүне тарката алалар. Ике ел буена продюсер җырчыга акча түләми икән, әлбәттә, бу дөрес түгел. Барысы да килешүнең шартларыннан тора”, - дип җавап бирде Анна.

“Штраф каралган”

"Төгәл бернәрсә дә әйтә алмыйм. Берсе бурычларын үтәмәгән дә, икенчесе эшләүдән туктарга теләгән. Ә ул килешүдә алар нәрсә генә яза алмыйлар. Мин, килешүне күрмичә, бернәрсә дә әйтә алмыйм. Шуны гына әйтә алам: закон барысын да хәл итә. Һәр шарт өчен штраф каралган", - дип җавап кайтарды Зөфәр Хәйретдинов.

“Башка җырчыларга сак булырга киңәш итәм”

Линар барыбер әле алга таба җырларга тели. “Башка продюсерлар белән эшләргә мин риза, ләкин килешү шартларын бу очракта яхшылап караячакмын. Ә Илнур белән барлыкка килгән низагның тизрәк бетүен телим. Һәм башка җырчыларга сак булырга киңәш итәм”, - диде Линар.

Әйе, сак булырга кирәк, ләкин бу шоу-бизнес һәм аның үз кагыйдәләре. TMTV продюсеры Алмаз Гыйлметдинов сүзләренчә, бу типтагы очраклар еш кабатлана. Һәм бу бик тә кызганыч. Дус һәм тату булып иҗат итәргә язсын!

Продюсер тыю сәбәпле, без проектның җырларын тәкъдим итә алмыйбыз. Әмма аларны ютубта, социаль челтәрләрдә тыңлый аласыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100