Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия ханым: “Чулпан Юсупованың әниемә охшатып җырлыйм әле дигән уе юк”

Чулпан Юсупова Филармония концертлар залында үзенең сигезенче концертын тамашачысына тәкъдим итте. Тамаша “Миңа 25!” дип аталды. “17-18 яшьләрдә беренче концертымны куйган идем. Бүген инде сигезенчесе. Мина 25!” – диде Чулпан.

news_top_970_100
Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия ханым: “Чулпан Юсупованың әниемә охшатып җырлыйм әле дигән уе юк”

Попса булыр дип, ялгышканмын

Чулпан Юсупова үзенең концертына чакырды. Аңа егерме биш. Мин аннан концертның мондый булачагын көтмәгән идем, мин тагын попса булыр инде дип уйладым. “Шыпырт-тыпырт” җырлар да, “ык-мык” килеп урынсыз сүзләр сөйләр дә кереп китәр дигән идем. Шулай уйлап ялгышканмын. Баянга гына кушылып җырланган җырлар, бер мәлне сәхнәгә чыккан Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле миңа: “Алинә, син ялгышасың”, - диделәр кебек.

Һәр җырчы үзенең концертында алтын урталыкны табарга тиештер. Гел моңсу яисә элекке җырлар гына җырланырга яки, киресенчә, гел тиз ритмдагы җырлар башкарылырга тиеш түгел дип уйлыйм. Бертөрле музыка тыңлап утырып кара әле өч сәгать дәвамында. Арыта бит, килешерсез. Чулпан алтын урталыкны тапкан. Моның өчен режиссер Резеда Сәлаховага рәхмәт әйтергә кирәктер. Концертта лирик җырлар яңгыраганда, их менә моңсу булып китә! Шуның артыннан ук салмак кына күңел халәтен җиңеләйткән җыр ишетелә. 

Әйдәгез, концерттагы үзенчәлекләргә күчик.

Беренчедән, Чулпанның тавышы. Чулпан микрофонны авызыннан бер биш сантиметрга ераккарак куеп җырлый. Чөнки тавышы болай да ишетелә. Каян чыга ул тавыш, әйтегезче?! 

Аның тавышын Әлфия Авзалованыкына охшатучылар бар. Тавышларында охшашлык бар, ләкин аларны чагыштырырга кирәкми. Тамашачылар да: “Әлфия апаны кабатлый ул”, - дип әйтә. Һәркемнең үзе фикере, әмма шуны әйтә алам: әгәр кабатлый алган икән, димәк, тавышы бар. Тавышың, сәләтең булмаса, гомердә дә Әлфия апаны кабатлый алмаячагың көн кебек ачык.

Чулпан “Сагыну”, “Шиңгән чәчәкләр”, “Әйтергә микән?” җырларына заманча аранжировка ясаган. Димәк, яшьләр дә әлеге җырларны тыңлый ала.

Баянга кушылып җырлауны аерып әйтергә кирәктер. Башка уен коралы юк - баян һәм җыр гына! Күпләребезгә таныш булган “Сусау”, “Зәңгәр кыңгыраулар”, “Туган ягым каеннары” җырларын башкарды җырчы. Рәхмәт! Татар моңына гашыйк тамашачы рәхмәте бу. Әлегә  татар моңына гашыйк булмаган кешедә мондый җырларны тагын да тыңлыйсы килү теләге барлыкка килгәндер.

Өченчедән, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле! Тезелеп бастылар бит, малай. Руслар, "дух захватывает", диләр бит. Чакырырга иде концертка шул татарча белмәгән русларны. Әлеге фразаларын кабатлар иде дип уйлыйм. Чулпан ансамбль белән бергә “Туган як” җырын башкарды. Әйе, теге, туган якка юл тотамын, туган як, туган як... Матур булды. Җырга яңа сулыш кертүчеләргә рәхмәт.

Бу җырдан соң Чулпанны Вәсилә Фаттахова белән чагыштырдылар. Әлбәттә, “Туган як” дигәч, Вәсилә килеп баса һәм колакта аның тавышы яңгырый. Әлфия Авзалова белән дә шулай ук. Әлфия апа башкаруында ишеткән җырларны башка җырчы җырлаганда, барыбер Әлфия апаның тавышы яңгырый бит. Чөнки җыр барыбер беренче тапкыр башкаручыныкы булып кала. Әмма хәзер әлеге җырларны җырламаска димәгән бит. Урыннары оҗмах түрендә булсын, амин.

Зөлфия Нигъмәтҗанова: “Чулпанның әнигә охшатып җырлыйм әле дигән уе юк”

Концертта бөек җырчыбыз Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия ханым да бар иде. Аның белән концерттан соң аралашып алдым.

“Чулпанның һәм әниемнең тембр ягыннан тавышлары охшаш, ләкин җырны башкару манералары төрле. Чулпанның җырлавы миңа ошый. Аның тавышы көчле, ул җырны тамашачыга үзенчә җиткерә белә. Күпләр аны Әнием Әлфия Авзалова белән чагыштыра. Чулпанның әнигә охшатып җырлыйм әле дигән уе юк. Ул үзенчә җырлый. Нәкъ менә шушы ягы белән ул миңа ошый. Бу – шәп! Концерттагы нәфис сүз, җыр, бию – барысы да ошады. Ә баянга кушылып җырлауны аерып әйтергә дә була”, - ди Зөлфия ханым.

Үз юлыңнан тайпылма, Чулпан!

Зөлфия ападан: “Чулпанның репертуарында Әлфия апа башкарган җырлар бар. Бөек җырчыбыз юлына басуы начар түгелме?” – дип сорадым.

“Әлфия апаң начар юлда йөрмәде бит. Үз тырышлыгы белән җырчы булган. Чулпан да тырыша. Әлеге юлдан тайпалмасын, һәм аның барысы да булачак”, - диде Зөлфия ханым.

Әлфия Авзалова начар юлда йөрмичә дә популяр булды, ди. Моның белән килешмичә булмый, ләкин әлеге юл бер дә җиңел түгел. Өстәвенә “тыпа-тыпа” гына җырламаганда тагы да авырая ул.

"Әлфия Авзаловага охшатып җырларга теләмим. Чагыштыручылар чагыштырсыннар, бер сүзем юк. Тавышым үзеннән-үзе шулай чыга. Мин бары тик җырлыйм гына. Һәм, әлбәттә, тавышымны биргән Ходаема рәхмәт әйтәм. Әле алда эшләнәсе эшләр, планнар күп. Сәхнәдә җырчылар күп, көндәшлек көчле. Үз тамашачым бар, алга таба тыңлаучыларымны арттырыр өчен мин эшләргә әзермен", - диде Чулпан Йосыпова үзе.

Чулпан бүген кияүдә түгел. Егете бармы, юкмы икәнен сорамыйча калмадым. “Бу тормышта иң мөһиме – күңел тынычлыгы. Аллаһка шөкер, янымда әти-әнием, якын кешеләрем бар. Һәм, әлбәттә, хатын-кыз бәхете дә бик мөһим. Янымда таянычым бар. Әлеге бәхетне һәр хатын-кызга да телим, чөнки бары тик яратылганда гына хатын-кыз чәчәк ата, иҗат итә”, - ди җырчы.

Чулпан Юсупова 1993 елның 12 июлендә Пермь өлкәсе Барда районы Танып авылында туган. 

Чулпанның тавышы үзенчәлекле. Бу хакта тагын бер язып үтим. Әлеге үзенчәлек белән ул аерылып тора да. Әлфия Авзалова үзенчәлекле җырчы бит. Кайсыгыз килешми?! Көчле тавыш һәм тембр. Микрофонсыз да җырларга була.

Әгәр Чулпанга егерме биш икәнен концертка барганчы белмәсәм, аңа егерме биш дип әйтмәс идем дә. Үпкәләтәсем килми, ләкин бу шулай. Татар эстрадасында 25 яшендә үк популяр булган кызларны карагыз әле. Нәрсә җырлыйлар алар?! Үпте, яратты, ташлады, кире кавыштык... Чулпанда андыйлар юк, димим, ләкин чамасы белән. Һәр әйбердә дә алтын урталык булырга тиеш. Чулпанга уңышлар телик. Зөлфия апа әйтмешли, үз юлыңнан тайпылма, Чулпан! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100