Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова: "Бала русчага күчкәндә "әй, ярар" дип кул селтәмәсәң, татар телен саклап була. Катырак торырга кирәк"

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованы интервьюга чакыру теләге аны инстаграмда күзәткәннән соң туды. Аның тормышы күз алдында - җырчы булып үсүен дә күзәттек, тормышка чыгуын да белдек, өч бала үстерүен карап торабыз. Ландышның үрнәк әни, соклангыч ханым булып җитешүе дә күз алдында булды.

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанова: "Бала русчага күчкәндә "әй, ярар" дип кул селтәмәсәң, татар телен саклап була. Катырак торырга кирәк"


- Ландыш, сез - инстаграмда блог алып баручы иң актив җырчыларның берсе. Сезнең блогны карап барам, күп очракта гаилә, шәхси тормыш белән бәйле постлар урнаштырыла. Моның сәбәбе нәрсәдә?

- Күбрәк өйдә булам мин, шуңа гаиләм, балалар турында төшерәм. Концертлар турында да постлар куям. Минемчә, бу вакытка бәйле. Бу арада күбрәк ял көннәре булды, шуңа күрә вакытны күбрәк гаиләм белән үткәрдем. Үземнең тормышымны күрсәтеп барам.

Инстаграмга бер кергәч, күнегәсең бит ул. Миңа инстаграмда аккаунтымны Америкада яшәүче Әдилә исемле якын дустым ачып бирде. Карыйм: “подписка” дип халык җыела да җыела, шулай ике меңгә хәтле җыелды. Башта гаиләм турында постлар куймый идем, үземне генә төшердем. Әмма гел үзеңне генә төшерсәң, кызык түгел икән. Үзем дә кешеләрнекен күзәтеп барам бит. 

- Сез бит шәхси мәгълүмат таратасыз. Бу кирәк дип саныйсызмы сез?

- Артист кешегә инстаграм кирәк. Чөнки ул реклама чарасы. Бөтен кеше хәзер инстаграмда. Инстаграм буенча кешенең кайда икәнен, кая барганын беләсең. Инстаграмнан халык артистның кайсы шәһәрдә икәнен белеп тора. Шул яктан инстаграм артист өчен бик әйбәт.

"Күз тию бар, ләкин балаларның кызык әйберләрен күрсәтмичә мөмкин түгел"


#йэйэ бәлеше!! #ландышнигматжанова

Публикация от LandyshNigmatjanova (@landyshnigmatjanova)

- Ландыш, бу сорауны еш бирәләрдер инде сезгә. Сез инстаграмда балаларыгызны еш күрсәтәсез, ә безнең халыкта балаларны күрсәтергә ярамый, күз тия дигән инану бар. Сез бу инануга ничек карыйсыз?

- Күз тию дигән әйбер, әлбәттә, бар. Һәр кешенең үз баласы үзенә иң якыны, иң матуры, сөйкемлесе икәнен беләм. Ләкин гомер буе баланы канат астында саклап, куркып яшәп булмый. Без бит гел халык янында - халык белән аралашабыз, халык белән яшибез. Аларны качырып калдырып булмый. Аларның кызык әйберләрен күрсәтмичә дә мөмкин түгел. Берәр кызык сөйли башласалар,  бигрәк тә кечкенәләре, төшерәсең дә, инстаграмга куясың. 

Күз тиюләрдән балаларны өшкертергә кирәк. 

"Балалар миңа русча дәшсәләр, мин эндәшмим"

- Мин үзем, бәлки, иҗатыгызны ул дәрәҗәдә күзәтеп бармыймдыр, ләкин балаларыгызны күзәтәм, аларга сокланам. Сезнең нинди әни булуыгызга сокланам. Сезне интервьюга чакыруның сәбәбенең берсе дә шул. Балаларыгыз татарча чиста, матур итеп сөйләшә. Без - әти-әниләр - күп очракта балаларны татарча сөйләштереп булмаганын беләбез. Хәтта өйдә татарча сөйләшеп үскән балалар да, балалар бакчасына киткәч, рус теленә күчә. Аларны кире татарчага тарту бик кыен. Сез моңа ничек ирештегез?

- Минем балалар да рус балалар бакчасына йөри. Безнең тәрбиячеләр рус милләтеннән, алар бик көчле белгечләр. Хәзер, кызганычка каршы, балалар бакчаларында татар төркемнәре бик аз, юк диярлек. Ә өйдә бер татарча сөйләшәбез. Минем кечкенә улым бер яшьтә үк бик чиста татарча сөйләшә иде. Бәлки, өч бала булганга телне саклап тору җиңелрәктер. Алар бер-берсе белән аралашып үсәләр бит.

- Балаларыгыз бер-берсе белән дә татарча аралашалармы?

 - Бер-берсе белән татарча аралашалар, әлбәттә. Әгәр дә балалар бакчасыннан, мәктәптән  кайткач, русчага кереп китсәләр, миннән русча сорасалар, мин эндәшмим. “Мин сине аңламыйм. Миңа татарча әйт, мин русча белмим”, - дип әйтәм. Гомәр, кызык итеп: “Әни, беләсең бит, алдыйсың бит”, - дип аптырап кала. “Юк, миңа татарча әйтегез”, - дим. Русча сөйләшә башласалар, татарчага күчертәм.

- Моны ирегез белән алдан сөйләшеп, килешеп куйдыгызмы?

- Юк, алдан килешеп куелган түгел. 


- Телне саклауның мондый алымын сайлавыгызда тәрбиягезнең дә тәэсире бардыр? Сезнең балачактан бер көн турында ишетәсе килә. 

"Әби белән бабай" ☺️ #ландышнигматжанова #йэйэ #гумэч

Публикация от LandyshNigmatjanova (@landyshnigmatjanova)

- Безнең балачак бик күңелле үтте, Аллага шөкер. Без үзебез дә өч бала идек: ике кыз, бер малай үстек, мин - уртанчысы. Балачакта авылга кайтырга яраттык. Авылда әтинең энесе яши иде, ул бик соң өйләнде. Каникул башлануга, аның янына кайта идек. 

Авылда әби мине сыер саварга, Ринат абый ат җигәргә өйрәтте. Печәнгә бара идек. Балачагымда эшләп үстем. 

Кышкы каникулларда да авылга кайтырга күңелем тарта иде. 

Авылның тәэсире булгандыр. Шуңа, шәһәр кызы булсам да, татарча иркен сөйләшәмдер. Мин татарча сөйләшергә оялмыйм. Татар кешесе белән миңа рәхәт. Балалар да телне онытмасыннар иде дигән теләгем зур. Балалар бакчасында бер ай эчендә баланың русча сөйләшә башлавында проблема юк. Татар телен саклау үзебездән торадыр. Бала, өйдә дә русчага күчсә, "әй, ярар", дип кул селтәмәсәң, татарча аралашсаң, телне саклап калып буладыр. Катырак торырга кирәк. 

"Халык яраткач - рәхәт"

- Башка темага күчик инде. Сезгә популярлык кайчан килде, аны кайчан һәм ничек тойдыгыз?

- Мин популяр икән дип, беркайчан да уйлаганым булмады, ул үзеннән-үзе килеп чыкты. "Барс медиа"да “Йолдызлар фабрикасы” ачылды да, мин шул проектта җиңеп чыктым. Аннан соң фильмда төштек, мин “Яратулар булсын газапсыз” дигән җыр белән чыктым. Шуннан китте инде: җыр, җыр һәм концертлар. Концертлар көн саен диярлек иде. Радиодан, телевидениедән “раскрутка” барды. 

Популяр мин, дип инде... Халыкка ошагач, халык яраткач - миңа рәхәт, шул гына.

- Сез урамга еш чыгасызмы, сезне таныйлармы?

- Чыгам, әлбәттә. Кибетләрдә дә йөрим, танучылар да бар.

- Танучылар яныгызга киләләрме?

- Кайбер вакытта киләләр, кайвакытта карап кына үтәләр.

- Сез моны сизәсезме?

- Сизәм, әлбәттә.

- Сезнең популярлык аркасында ниндидер куркыныч ситуацияләрдә калганыгыз бармы?

- Юк.

 - Сездән файдаланганнары бармы?

 - Юк, файдаланганнары юк.

"Кайбер әйберләрне үземнең әни белән сөйләшмичә, Фәритнең әнисе белән сөйләшәм"

- Укучыларны сезнең кайнанагыз белән мөнәсәбәтләрегез дә кызыксындырадыр. Ул танылган артистка, бездән алдагы буынның кумиры, Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимова. Аның белән мөнәсәбәтләрегез нинди?

- Безнең мөнәсәбәтләр бик яхшы, Аллага шөкер. Әни ул – алтын, дип әйтер идем. Ул бик гади кеше, аның белән бөтен нәрсә турында да сөйләшеп була. Хәтта ул үзе дә миңа шалтыратып, киңәшләр сорый. Аның белән аралашу бик рәхәт! 

Кайбер әйберләрне үземнең әни белән сөйләшмичә, Фәритнең әнисе белән сөйләшәм. Мин үзем кызып китүчән түгел, ләкин миңа тиз эшләргә кирәк. Кайбер вакытта фикерләр тиз туа да, ничектер, кызу кан белән эшләргә кирәк, дисең. Шул вакытта әни тынычландыра, киңәшләрен бирә. Миңа аның белән бик җиңел.

-  Ландыш, сез Фәритнең беренче хатыны түгел һәм, әйтергә кирәк, татар җәмәгатьчелеге сезнең мөнәсәбәтләрне бик күзәтте. Сез өйләнешкәч тә төрле сүзләр, имеш-мимешләр булды. Сезне шул вакытта кайнанагыз ничек кабул итте?

- Бик җылы кабул итте. Беренче тапкыр күрешкәндә бик курыктым, әлбәттә, мин бит әле аның нинди кеше икәнен белми идем. Ләкин сөйләшеп утырырга да, аралашырга бик җиңел, рәхәт булып чыкты. Мин үземне бик тыныч хис иттем, бер дә авыр булмады.

"Сөйләсеннәр инде, аңа мин үпкәләмим дә, рәнҗемим дә"

- Ул вакытта булган гайбәтләргә ничек карадыгыз?

- Башта борчылдым. Халык бит ул төрлечә сөйли, белмичә дә сөйли. Белеп сөйләүчеләре аз инде аның. Хәзер кешегә нәрсәдер әйтеп, акланып тору, минемчә, мәгънәсез. Ничек сөйлиләр, шулай сөйлиләр. Халык янында, гаепле кеше шикелле, “Юк, ул алай түгел, болай” дип аклану дөрес әйбер түгел. Вакыт бөтен әйберне үз урынына куя. Хәзер дә сөйлиләр - сөйләсеннәр.  Халык үзенең башына салып куя икән, “Бу шулай, әйе, мин беләм!” дип, нәрсә эшләсәң дә булмый. Аклансаң да, акланмасаң да, әгәр дә сине халык яратмый икән, берәр кеше сине яратмый икән - бернәрсә дә эшләп булмый.

- Моны үзгәртергә тырышырга да кирәкмиме?

 - Юк, үзгәртергә тырышырга кирәкми. Бүген синең янда бу кеше, иртәгә - икенче кеше. Син үз гаиләңнең көчлелеген тоясың, үзең бәхетле, бу гаиләдә яшисең. Ә калганнар киләләр дә китәләр. Шуңа күрә нәрсәгәдер борчылырга кирәкми. 

Моны мин тормыш узу белән генә аңладым. Сөйләгәннәргә үпкәләмим дә, рәнҗемим дә. 

- Ә каенсеңлегез Ләйсән Таишева (танылган ви-джей - ред.) белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

- Ләйсән белән без дуслар. Хәзер инде Ләйсән үзе дә әни булды, безгә килеп йөриләр, без аларга барабыз, аралашабыз, мөнәсәбәтләребез бик җылы.

"Татар эстрадасы төшеп калган, дибез... Ярдәм булмаса, төшеп кала инде"

- Мәдәният министрлыгында еллык йомгаклау коллегиясе узды. Бу җыелышта мәдәният министры татар эстрадасының сыйфатын үстерү мәсьәләсен күтәрде, эстраданы күзәтеп тору өчен махсус шура булдырырга кирәк дигән фикер әйтте. Шураның проекты да әзерләнгән. Сез дәүләтнең мондый инициативаларына ничек карыйсыз? Дәүләт эстрадага, шоу-бизнеска ничек тә булса йогынты ясарга тиеш дип уйлыйсызмы сез, әллә бу кирәк эш дип санамыйсызмы?

- Минем фикерем - әлбәттә, кирәк әйбер. Чөнки, минем аңлавымча, әгәр дә дәүләт татар эстрадасын үстерүгә көч куя икән, артист өчен җиңел була. 

Артистларны сөйлиләр бит инде: “И, бу чыккан инде, концерт куйган инде, залы да шулай, бизәлеше дә юк”, - диләр. Ул бит артист халкы өчен акча мәсьәләсе. Мин, мәсәлән, “Барс Медиа” компаниясендә инде өченче контракт белән эшлим. “Барс Медиа” компаниясе эстраданы үстерүгә бик күп көч куя. Акча түкмичә ниндидер шоу, грандиоз әйбер ясап булмый. Татар эстрадасы төшеп калган, дибез... Әлбәттә, ярдәм булмаса, төшеп кала инде ул. Артист шәп чыгыш ясасын өчен аның йөзе генә түгел, киеме генә түгел, җыры гына түгел, бөтен нәрсәсе кирәк - сәхнә бизәлеше, бию. Шуңа күрә дәүләт бераз булышса, бәлки, ниндидер план куйса, артистлар өчен ярдәм булыр иде.

"Безнең татар артисты ниндидер яңалык ясарга курка"

- Ландыш, сез быел “Татар җыры” фестивалендә бер боты ачык булган костюм киеп чыктыгыз. Эстраданы күзәтеп баручылар әле сезнең кыска шортик белән сәхнәгә чыгуыгызны да онытмаган иде. Бу яңа костюмыгыз безнең укучыларны да бик дулкынландырды, дип әйтим инде. Әле һаман да безнең сайттан сезнең шул фотографиягезне ачып карыйлар, шул костюмыгыз турында сөйлиләр. Бу костюм эпатаж өчен махсус эшләндеме? Бу киемне кию сезнең теләкме, әллә стилистлар, дизайнерлар теләгеме?


- Әлбәттә, ул - безнең стилистларның теләге. "Татар җыры" - “Барс Медиа” компаниясе оештырган тамаша, анда алкаларга хәтле киертәләр. Әлбәттә, “Юк, мин кимим” дисәң, сиңа көчләп кидермиләр. Бу костюмны миңа кидерткәннәр икән, димәк, ул минеке.

- Ул сезгә ошадымы?

- Ул безгә - Фәриткә дә, әниләргә дә ошады. Берничә варианттан аны үзебез сайладык. 

Бу костюмда мин бернинди начар әйбер дә күрмим. Бер боты ачык булгач, эпатаждыр инде ул, ләкин аның кызыгы да шунда. Һәрбер җырның үз стиле. Мин “Танцеваль проект” буларак чыгыш ясадым. Анда озын күлмәк киеп чыгып, биеп булмый. 

Безнең халык һаман элекке елларда булганны кабул итә. Музыка, аранжировкалар үзгәрде, алар заманчарак. Ә халык фикере һаман шул кала. Шуңа безнең татар артисты ниндидер яңалык ясарга курка. Без киенәбез дә, кеше нәрсә әйтер икән, дибез. Шуңа нәрсәгәдер барып җитәбез дә, аннан тагын төшеп калабыз. Эстрада уртача дәрәҗәдә генә кала. 

Безнең артист һаман шул, гафу итегез, каен төбендә, табигать янында, озын күлмәк киеп җырларга тиеш. Ләкин бөтен кеше дә алай булмый. Бар ул бер-ике җырчы - аңа шулай килешә, әмма бу бөтен кешегә дә килешми. Бөтен кеше андый стиль белән җырласа, аңа халык йөрми. 

Халык ул үзе сөйли, ләкин йөри бит, шундый шоулар кирәк. Хәзер бит дөньяда проблемалар. Гомер буе моңланып утырып, моңсу җырлар гына тыңлап булмый. Аз гына сикертә торган шоу кирәк, һәм әлбәттә, шуңа халык йөри. 

Халык өелеп килә концерт карарга, аңа кызык, юмор, шоу кирәк, аңа хәзер моңсу җырлар кирәкми. Сөйли тора, йөри тора.

"Үз өстеңдә эшләмәсәң, син халыкка кызык булмыйсың"

- Эстраданың сыйфаты түбән булуда халыкның да гаебе бар, димәк?

- Халыкның гаебе юктыр, артистның гаебе бардыр, бәлки. Курку бар. Мин менә курыкмыйм. Ләкин бөтен артист та үзгәрсә, стилен үзгәртсә, халык ияләшер иде. Халык яңалык көтә. Курыкмасаң, ниндидер яңалык кертсәң, халык та ияләшә.

Мәсәлән, Элвин Грейны алыйк. Ул бит ниндидер яңалык кертте. Музыка стиле, тавышы бүтән, халык ярата бит аны. 

Аерылып торырга кирәк. Бөтен кеше дә бер төсле була алмый. Кайбер җырчылар чыга да, кемгәдер охшатып җырлыйлар. Дөрес әйбер түгел, алай күтәрелә алмыйсың. Әгәр синең үзеңнең стилең, тавышын булмаса, ниндидер яңалык белән чыкмасаң - сәхнәдә гомерең бер-ике ел. 

Шуңа күрә син гел үзеңне ясарга, эшләргә тиешсең. Җырлар яздыру дисеңме, клиплар төшерү, киенү, бию. Һәрвакыт үз өстеңдә эшләү кирәк. Үз өстеңдә эшләмәсәң, син халыкка кызык булмыйсың. Бер үк әйбер була икән, эшләргә дә кызык түгел. Шуңа күрә ниндидер яңалык табып торырга кирәк.

"Үземне караганым юк, ничек бар - шулай"

- Күп хатын-кызларны кызыксындырган сорау: өч бала табып та, сезнең кебек сылу, нәфис булып калу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Белмим инде, бөтен кеше бирә ул сорауны. Мин - гади, мин салоннарга йөрмим. Әлбәттә инде, сәхнәгә безне визажистлар бизәндерә. Мин кияүгә чыкканчы ничек булганмын, өч бала тапкач та шулай калдым. Диеталарда утырмыйм. Бәлки хәрәкәтчәндер мин. Генетика дигән әйбер бик зур роль уйный, әти-әнигә рәхмәт. 

Минем әни дә бик матур, тыныч кына ханым. Характеры буенча бик ипле. Безгә әйбәт тәрбия бирделәр, өч баланы үстерделәр. Барыбыз да исән-сау, барыбыз да бик бәхетле, бик зур рәхмәт аларга. Әти-әниләр безне бик күп әйбергә, тормыш алып барырга өйрәтте. 

Пешерергә, өйләр җыештырырга, балалар карарга яратам. Хатын-кызның өендә чиста булса, аның күңеле дә чиста һәм үзе дә матур булып күренәдер, минемчә. Мин һәрвакыт өй җыештырырга, ашарга пешерергә вакыт табам. Психологлар да әйтәләр бит: савытларны юмыйча ятасың икән, ул психиканы баса. Чиста булса, миңа рәхәт, мин үземне бәхетле хис итәм. Өйдә тузан булса, берәр әйбер ятса, эчем поша. Балаларны да чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтергә тырышам. Бәләкәй чактан ук уенчыкларын җыештырып куярга өйрәтсәң, шуннан китә дип уйлыйм. 

Әти-әни ничек өйрәтә, шулай китә балада да. Шуңа күрә без башта үзебезне карарга, үзебезне тикшерергә тиеш, аннан инде баладан гаеп эзләргә.

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова 1984 елда Чаллы шәһәрендә туа. "Йолдызлар фабрикасы" проектында таныла. Ире Фәрит Таишев белән өч бала - Әнвәр, Ләйлә, Гомәрне үстерәләр. 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 19 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Бик матур гайлэ,унышлар,тигез гомерлэр телим
  • 19 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Ландыш инде 4 бала устерэ ,Каюмчик та усеп килэ 🥰
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100