Ләйсән Таишева әни булды!

7 Декабря 2017

Укылган: 3853 тапкыр

Автор: Эльвира ШАКИРОВА
Бүген "Татар радиосы" алып баручысы Ләйсән Таишеваның нарасые туды.

“Улым 13 сәгать 50 минутта Казанның 1нче бала тудыру йортында дөньяга килде. Авырлыгы – 3540 грамм, буе – 54 см. Икебезнең дә хәлебез яхшы, Аллага шөкер. Табибларга зур рәхмәт! Ирем белән уйлаштык та, улыбызга Ролан дигән исем сайладык”, - дип сөйләде Интертатка яшь әни Ләйсән Таишева.

Шатлыклы сөенечне иң беренчеләрдән булып Ләйсәннең бертуган абыйсы Фәритнең хатыны Ландыш Нигъмәтҗанова хәбәр итте. "Ура! Безнең Ләйсәнебез дә бүген әни булды! Котлыйбыз! Исән-сау, әти-әнисенә зур шатлык, бәхет булсын! Тагын бер кечкенә, тәмле малай дөньяга килде!" - дип язган Ландыш интернетта. Шулай итеп, Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова кабат дәү әни булды! Котлыйбыз!

Шуны да әйтергә кирәк, Ләйсән йөклелек чорының соңгы көннәренә кадәр радиода булды, иртәнге тапшыруда туры эфирда эшләде.

Ләйсәнне һәм Александрны уллары туу белән чын күңелдән тәбриклибез, нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!





Фикерләр








Шоу-бизнес

Айсылу Габдинова: Илфак Шиһаповның соңгы көннәре минем белән узды, аның нәрсә кичергәнен бик яхшы беләм

Айсылу Габдинованы мәрхүм Илфак Шиһаповның продюсер буларак таныткан соңгы иҗат проекты дияргә була. Вафатына кала бер ел чамасы ул Айсылу белән эшләде һәм аны халыкка күрсәтеп калдырды.  Хәзер Айсылу Илфак Шиһаповның дусты, татар продюсеры Рифат Фәттахов белән хезмәттәшлек итә. Җырлаудан тыш, ул ТНВдагы “Кайнар хит” тапшыруын да алып бара. 

Шоу-бизнес

Эльвира Розали: Экраннардан күренү өчен акчам юк

Эльвира Розали филармониядә иҗат кичәсен уздырды. “Татар-информ” хәбәрчесе, соңгы елларда халык күзеннән югалган Эльвира Розалины эзләп табып, ни өчен югалуының серен ачыклады.

Шоу-бизнес

Бари Алибасов: Мин порнода төшәр идем!

Продюсер, музыкант, композитор, җырчы Бари Алибасов Россиядәге демократия, сайлаулар, милли музыка турындагы фикерләре белән уртаклашты. "На-На" төркемен оештырган музыкант "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында татар җырын ни рәвешле дөньяга чыгарып булачагы, Грудинин исеме язылган бюллетеньне нинди максатта кулланачагы һәм порнода төшәргә нияте барлыгы турында да сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла