Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Кызлар Пати”: Зөлфия Шакирова кызлар кебек, Айгөл Бариева җиләк кебек, ә Интертат хәбәрчесе - ?

Казанның “Люксор” төнге клубында узган татар дискотекасында беренче тапкыр “Кызлар Пати” чыгыш ясады. Моңа кадәр бирегә ял итәргә генә йөргән кызлар бу юлы клубны үзләре гөрләтте. Араларында дискотекада беренче тапкыр җырлаучы артистлар да бар иде.

news_top_970_100
“Кызлар Пати”: Зөлфия Шакирова кызлар кебек, Айгөл Бариева җиләк кебек, ә Интертат хәбәрчесе - ?


“Кызлар Пати” кичәсенә килгән яшьләр танцполга, балконга сыймады, халык күп җыелды. Алар, чынлап та, бу проект белән кызыксынып килгән. Һәр артистны җылы каршы алып, алкышларга күмделәр. “Кызлар Пати” кичәсе турындагы мәгълүмат Интернер челтәрендә генә түгел, Казан урамнарындагы зур щитларга да урнаштырылган иде. Реклама урнаштыру буенча “Кызлар Пати”га иганәчеләр ярдәм иткән.





“Курай мега денс” сәхнәсендә Ләйсән Мәхмүтова, Фәридә – Алсу, Замирә Рәҗәпова, Алинә Сафиуллина, Гөлнара Габидуллина, Айгөл Бариева, Гүзәлия (бию), Зөлфия Шакирова, Гүзәл Идрисова, “ЗөЛәйЛә”, “Кыю кызлар” чыгыш ясады. Дискотеканы Газинур Фәйзуллин, Рәдиф Әхмәдиев һәм “Татар-информ” хәбәрчесе Эльвира Шакирова алып барды. Әлеге кичәнең төп оештыручысы - “Курай мега денс” җитәкчесе Марат Туктамышев. "Кызлар Пати" ягыннан да төп оештыручыны әйтмичә мөмкин түгел. Ул да булса - Эльмира Бәйрәмова. Аны "татар эстрадасының әнисе" дип тә йөртәләр. Арабызда иң җаваплысы булганга күрә, Эльмира администратор ролен үти. 





Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакированың “Кызлар Пати”га икенче тапкыр килүе. “Миңа 24 сәгать вакыт җитми. Гомумән, мин аруны белмим. Төне буе йөрергә дә риза мин. Уфага китәсе булгач, “әллә бүген барып тормыйммы икән?” - дип Җәвит абыегызга әйткән идем, “Юк, бар. Син кайткач китәрбез”, - диде. Ял ит дип, аны йоклатып, рульдә үзем килдем. Шушы “Кызлар Пати”дан кайтканнан соң, Җәвит абыегыз миңа карап шакката. Мин шулкадәр көчле энергетика алып кайтам. Өйдә яшь кызларча йөргән булам, тагын да дәртләнеп эшлим".



Кайбер тәрбиячеләрнең пенсиягә чыккач та, эштән китәселәре килми, чөнки алар картаймыйлар, балалардан көч-энергия җыялар. Монда да матурлык, яшьлек аңкып тора, балкып тора. Мин рәхәтләнеп теләп киләм, берәү дә мине мәҗбүр итми. Һәммә кешенең күңеле һәрвакыт яшь булырга тиеш. “Миңа инде фәлән яшь” дисәң, бөтенләй яшәмәскә кирәк! Шуңа күрә үз яшеңне онытып, күңелең киң һәм бай булып яшәргә кирәк. Моннан мин яхшы якка үзгәреп кайтам. Хәтта Җәвит абыеңа да тәэсире бар аның. “Бу әби нишләп йөри икән?” дип әйтмәсәләр ярар дип, сәхнәгә дулкынланып чыктым. Ә инде сәхнәгә чыгып, җылы алкышларны ишеткәч, курку калмады, концертка чыккан кебек булдым. Мәш килеп, алар белән бергә биеп, җырлап кердем. Тагын чакырсалар ярар иде, дигән уй белән кайтып китәм”, - диде Зөлфия ханым.



“Кызлар Пати”га күптән түгел генә кушылган Алинә Сафиуллина проект турында Инстраграмда күреп, “Intertat.tatar” сайтыннан укып белүен әйтте. “Әлбәттә, коллегаларым белән таныш идем, әмма алай еш аралашмый идек. Ә “Кызлар Пати”ның ватсаптагы төркемендә көн дә язышабыз. Көн саен берәр тема, көн саен берәр идея барлыкка килә. Хатын-кызның тормышы өй һәм гаилә белән генә тукталып калмасын өчен, бу бик кызыклы, кирәкле проект дип уйлыйм”, - диде Алинә Сафиуллина.





“Кызлар Пати”ны Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева оештырды. “Һәрберебезнең гаиләсе, балалары бар. Эш, кибет, ашарга пешерү, дөнья мәшәкатьләреннән арыну өчен айга бер тапкыр булса да, хатын-кызлар үзара аралашырга, ял итәргә тиеш”, - дип җыйды безне Айгөл. Беренче тапкыр без 9 март көнне күрештек. Башта безнең состав зур түгел иде, ә хәзер без гел артып торабыз. "Уеннан уймак" дигәндәй, “Кызлар Пати”ның 7нче очрашуы узды.



“Кызлар Пати”ны оештырума беркайчан үкенмәдем һәм киләчәктә дә үкенмәм дип уйлыйм. Без хәзер зур масштаблар ала башладык. Ә беләсеңме ни өчен шулай? Дөньяның танылган төркемнәрен искә алсак, аларның барысын да илһам һәм иҗат таныштырды, кавыштырды. Берсе дә акча турында уйламады. Монда да нәкъ шулай. Беркем дә акча эшләү, популярлыгын арттыру өчен йөрми. Бирегә кызлар тормыш мәшәкатьләреннән арынып, аралашып, ял итәр өчен җыела", - ди Айгөл.



Ә сез аларның “Кызлар Пати”га җыенганын күрсәгез! Ул үзе бер стимул! Алар “Кызлар Пати”да үзләрен, чын мәгънәсендә, хатын-кыз итеп тоя башлады. Бөтен игътибар аларга, ясанып-бизәнеп киләләр, яңа күлмәкләр алалар, прическалар ясыйлар. Һәр кичәгә әзерләнәләр. Сигез кешедән генә башлаган идек, бүгенге көндә без 20ләп кеше булдык. Алдан кычкырырга яратмасам да, “Кызлар Пати”ның яңа проекты булачак дип әйтәсем килә, Алла теләсә. Ләкин һәр проектны тормышка ашыру өчен матди ярдәм кирәк. Без хәлдән килгәнчә, барысын да үзебез күтәрәбез. Ә зур проектларга нигез кирәк. Әкренләп иганәчеләребез барлыкка килә башлады, безнең белән кызыксына башладылар. Ярдәмчеләр булса, без шат кына. Хәзерге тормышта ярдәмнән башка берни дә эшләп булмый. Киләчәктә “Кызлар Пати”ның Казанның иң зур, иң шәп залында узуын телим. Кызларыбызның һәрберсе - шәхес, мин алар турында сәгатьләр буе сөйли алам”, - дип белдерде Айгөл Бариева.







































































Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100