Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халидә Бигичева сәхнәдән китә: "Бирелгән талантның вакыты чыккандыр..."

Халидә Бигичеваның тавышын башка артистларныкы белән бутау мөмкин түгел, ул – халыкчан, моңлы. “Су буйлап”, “Еллар бураны”, “Дустыма”ны тыңлаганнар, үзләре дә сизмәстән, әлеге җырларны көйләп йөри башлый. Әмма Халидә Бигичева күңелсез яңалык җиткерде - ул эстрададан китә. Киләсе гастрольләре соңгысы булачак.

news_top_970_100
Халидә Бигичева сәхнәдән китә: "Бирелгән талантның вакыты чыккандыр..."

"Сәхнә белән динне бергә бәйләргә теләмәс идем"

- Халидә апа, кайда югалдыгыз? Соңгы арада сәхнәдә күренмисез. 

- Сәхнәдә бөтенләй күренмим, югалдым дип әйтә алмыйм. Әле әзме-күпме иҗат дөньясында кайныйм. Яңа программа әзерлим, җырлар яздырам. Тик элеккечә җиң сызганып, көн-төн эшләп булмый. Киләсе гастрольләр соңгысы булыр дип уйлыйм. Аны саубуллашу туры дип атармын. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Барыбер кайчан да булса сәхнәне дә калдырырга туры киләчәк. Киләчәкне тормыш үзен күрсәтер. Хәлдән килгәндә, рәхәтләнеп җырладым, яраткан тамашачым белән бергә булдым.



- Сәхнәдән китү сәбәпләре нидә?

- Беренчедән, соңгы арада сәламәтлегем нык какшый башлады. Кан басымы бик борчый. Югары кан басымы йөрәккә “бәреп”, өянәк булды. Бик озак хастаханәдә яттым, алты ай дарулар эчтем, ә аннары йөрәккә операция ясадылар. Шуңа күрә сәхнәгә чыга алмадым, зур планнар кормадым.

Икенчедән, дин юлына бастым. Шул сәбәпле, сәхнәдән китәргә телим.  Эчке дөньямда күп үзгәрешләр булды, алар әлегә кадәр бара. Хәзер тормышка бүтән күзлектән карыйм. Моның өчен мин бик шат. Барлык эшләремне дә Аллаһы Тәгаләне телгә алудан башлыйм. Динне һәрвакыт олыладым. Ул бәләкәй чактан ук канга сеңгән. Иман күңелдә булырга тиеш. Гастрольләрдә йөрү намазга баскан кешегә килешми, комачаулый дип саныйм. Вакытында укымыйча намазны сәбәпсез калдырырга ярамый. Сәхнә белән динне бергә бәйләргә теләмәс идем.

Күпләр намаз эшне калдыра, дип, лаеклы ялга чыккач кына укырга тели. Шушы сүзне әйтүче кешеләр нигәдер телевизор карарга, телефон каршында утырырга вакыт таба, бу аларның нигәдер эшен калдырмый, ә намазга килгәндә аларның вакытлары юк. Ул булдыра алмаслык авыр бер йөк булып санала. Хәзер ни өчен дингә иртәрәк килмәдем икән дип уйланам. Укымаган елларым өчен Аллаһы Тәгаләдән гафу сорыйм.

Быел хаҗга бару теләге белән дә янам. Аллага Шөкер, аякларым йөри, кулларым эшли, зиһенем камил. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләремне әйтеп хаҗ юлын үтәсем килә.

Өченчедән, бирелгән талантның вакыты чыккандыр. Чаба-чаба эшләп, җаннарыбыз хакында уйларга вакыт калмый. Гомер күз ачып йомганчы уза да китә. Кеше бүген бар, иртәгә юк.



- Авырган вакытта янәшәгездә кемнәр булды?

- Зур сынау булды ул. Иң төп терәгем гаиләм, улым булды. Баянчыларым, гитарачыларым хәл-әһвәлемне белеп, шалтыратып тора. Ләкин күп кенә дус дип йөргән кешеләр юкка чыктылар. Тик берсенә дә үпкәм юк. 

- Тамашачы сәхнәдән китүегезне ничек кабул итте?

- Югалма, үзеңнен иҗатыңнан мәхрүм итмә диючеләр шактый. Тамашачы сәхнәгә чыгуымны көткәч, сольный программа өстендә эшләргә кирәк икәнен аңладым. Тамашачы каршына чыгу миңа зур ләззәт бирә. Шуңа күрә 65 яшьлек туган көнемә зур концерт-тамаша әзерлим. Тугры халкым, яраткан тамашачым белән тиешле дәрәҗәдә саубуллашырга телим. Яңа җырларымны ишеттереп каласым килә. Сәхнәдән матур итеп, рәхмәт әйтеп, баш иеп китәргә язсын. Тамашачы булмаса, без шулай илһамланып иҗат итә алыр идек микән? Шуңа күрә халкыма зур рәхмәт. Бары тик аларның җылы сүзләре күп вакытта күңелемне юатты, яшәргә көч бирде. 

"Хәзер моңлы җырчылар юк"

- Тыңлаучылар сезне күбрәк моңлы җырларыгыз аша таный.

- Күңелемә  моңлы ретро, халык җырлары бик якын. Репертуарда онытыла барган халык җырлары байтак. Тормышта елак кеше булмасам да, үзәк өзгеч моңлы җырлар тыңласам, мәгънәле шигырьләр укысам, күңелем тулырга мөмкин. Кайбер җырларымны елый-елый, йөрәгем аша уздырып өйрәнәм. Халык җырлары күңелгә рәхәтлек бирә. Чит җирләргә гастроль белән чык­канда, гел халык җырларын башкарырга тырышам. Элек Мәскәүдә бик еш концертлар бирә идек. Тамашачылар татар җырларын бик яратып һәм хозурланып тыңлыйлар иде. Хәзер безнең тырышып эшләгән хезмәтләр каядыр китә, югала.


- Ни өчен халык җырлары югала дип саныйсыз?

- Хәзер моңлы җырчылар юк. Бик матур тавышлы артистлар бар. Әмма алар үзләренең тавышы белән  моң тарату урынына аның капма-каршысын эшли. Моңның югала баруына борчылам. Без мәгънәле, татар халык җырларыннан аерылырга тиеш түгел. Халыкка иң үтемле, иң якын, иң аңлаешлы җырларның дәрәҗәсе төшә бара. Эстрада сәхнәләребездә күп очракта үзешчәнлек хакимлек итә. Барысы да җиңел юл эзли. Ләкин җырлау, сәхнәдә чыгыш ясау зур хезмәт. Без хәзер җыр-музыкага күңел ачу чарасы итеп кенә карыйбыз. Яшьләр заманага ияреп яңа стиль, тузга-язмаган җырлар эзлиләр. Шуңа күрә моң, ретро җырлар югала бара. Кайсы гына артистны алма, җиңел җырлана торган җырга өстенлек бирә. Татар эстрадасы “дешевый” җырлар белән тулды. Әле бит халык шуны яратып кабул итә. Менә шуңа гәҗәпләнәм. Ни өчен халык гел сикерә торган җырларны гына көтә?

- Бу мәсьәләне ничек хәл итәргә мөмкин?

- Кызганыч, яшьләр затлы  җырлар тыңламыйча үсә, димәк, аларда моңлы, мәгънәле татар җырына карата мәхәббәт тәрбияләү авыр булачак. Чөнки дәртле, дискотека җырлары аларга якынрак. Халык җырларын үсеп килүче буын кызыксынырлык итеп җиткерергә тырышырга кирәк. ТР Мәдәният Министрлыгы җитәкчеләре бу мәсьәләне үз өстенә алсыннар, чишү юлларын эзләсеннәр иде. Без үскән чакта радио һәм телевизордан гел Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров чыгышларын тыңлый идек. Хәзер бүтән җырлар яңгыраталар.






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100