Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхи җитәкләгән “Бәйрәм” ансамбле егетләре хәзер кайларда?

Хәния Фәрхи – Татарстан һәм Башкортстан республикаларының мәңге сүнмәс йолдызы. Хәния апа концертларда, чараларда “Бәйрәм” ансамбле белән бергә чыгыш ясый иде. Музыкант егетләрен хәтерлисездер?  “Бәйрәм” ансамбле хәзер нишли? Бүген төркем иҗат итәме? Әлеге сорауларга “Интертат” җавап эзләде.

news_top_970_100
Хәния Фәрхи җитәкләгән “Бәйрәм” ансамбле егетләре хәзер кайларда?

“Дөрес уйнамыйсың, якташ...”

Илнур Саттаров баянчы булып 2010 елдан 2017 елга кадәр “Бәйрәм” ансамблендә эшләгән. “Нәфкать Нигъматуллин труппасында эшләп, аннан киткәч, Хәния апа үзе чакырып алды. Әлеге елларны яхшы итеп кенә искә төшерәм. Безнең ансамбльга охшаган төркемнәр юк та бит ул. Хәния апа бары тик яхшы шартларда гына эшләтә иде. Аларда мин башта баянчы булсам, соңыннан, водителебыз киткәч, аның урынына эшкә мине алдылар. “Чит кешегә акча түләгәнче, Илнур, сиңа түлибез”, - дигән иде Хәния апа. Сынап карарга мөмкинлек бирәләр иде. Администратор булып та эшәдем”, - дип сөйләде Илнур.

“Мин машинада барганда, Хәния апа йокламый иде. Яныма утырып, сөйләшеп бара иде. Бара торгач: “Илнур, мин сине туйдырганмындыр инде”, - дип, бер-ике минут сөйләмичә торып, хәл җыеп ала иде дә: “Карале, тагын менә мондый хәл булган иде бит”, - дип дәвам итә иде.

Якын итә иде дип әйтә алам. Икенче улым туганын әйткәч, биш минутта килеп җиткән иде. Хәния апа кергәч, табиблар йөгерә башлаганнар иде. Ул үзен зур кешегә санаганын хәтерләмим. Әгәр дә аның белән бергә эшләмәсәм, аның гади булуына ышанмас идем. Хәния апа танылган җырчы иде, аны урысы да, татары да, чувашы да белә. Ә ул гади кеше булып кала белде. Аның белән темаларның барысына да сөйләшеп була иде”, - ди Илнур.

“Сүксә: “Ачулансам, димәк, сез миңа кирәк кешеләр. Дәшмәсәм, кирәгегез юк дигән сүз”, - дия иде. Ул үзе дә бик оста гармунда уйный иде. “Дөрес уйнамыйсың, якташ, менә шулай уйнарга кирәк”, - дип өйрәтә иде. 

Ул ачык кеше булды. Әгәр дә аны чәйнәсәләр: “Чәйнәгәннәр чәйнәсеннәр, оныта гына күрмәсеннәр”, - дия иде.

Без өйләнгән булгач, кызлар белән аралашырга рөхсәт итми иде. “Гаиләне бозасы түгел, егетләр. Минем йөзгә кызыллык китереп йөри күрмәгез”, - дип, йодрык белән сугып, ачулана иде безне”, - дип искә алда баянчы.

Илнур хәзер Рифат Зарипов белән эшли. “Хәния апа үлгәч, сәхнәдән китәргә уйлаган идем. Алга таба кайда эшләргә белмәдем. Татар эстрадасында Хәния ападан да зуррак артистлар юк иде, шуда күрә Хәния апа минем өчен иҗатымның түшәме иде. Шулай да менә бер сезон Рифат белән эшләп алдым”, - дип сөйләде Илнур.

“Икенче әни кебек булды”

Рүзил Гыйлфанов “Бәйрәм” ансамблендә дүрт ел эшләгән. Ул алып баручы һәм җырчы вазифасын башкарган. Бүген ул шулай ук “Бәйрәм” ансамблендә эшләгән Фидаил Вәлиуллин белән бергә туйлар алып бару белән шөгыльләнә. “Хәния апа белән эшли башлаганда без әле бәләкәй идек. Хәния апа алга таба тормыш итүдә кирәк булган киңәшләр бирде”, - дип сөйләде Рүзил.

“Хәния апалар үзләренең төркеменә җырчы егет эзлиләр иде. Минем ИлСафта җырлап йөргән вакытым. Алар мине ошаттылар һәм шулай итеп без бергә эшләп киттек. Төп эшем алып бару иде, ләкин җырлый да идем. Миңа ул вакытны 19 иде. Үзегез аңлагыз: яшь килеш татар эстрадасының “примадоннасы” белән бер сәхнәдә эшләү минем өчен шаккаттыргыч хәл иде. Кечкенә чакта Хәния апа белән күрешергә генә хыяллана идем, ә без бергә эшли башладык. Мин аның белән эшләвем белән горурлана идем”, - дип искә алды Рүзил.

Гастрольләр вакытында Хәния апа егетләр өчен әни кебек булган. “Минем өчен икенче әни иде ул. Барысына да безне өйрәтә иде. Мәсәлән, кызлар белән ничек аралашырга. Берәр кыз белән йөри башласам: “Миңа алып кил, карыйм әле”, - дия иде. “Ирнең сүзен тыңлый торган хатын кирәк”, - дип киңәш бирә иде. Кунакчыл иде ул! Үзенә кунакка чакыра иде, сыйлый иде. “Син гади булган саен, кеше дә сиңа тартыла”, - дия иде. Шул гадилеге һәм кешелеклелеге өчен аны халык яратты да!” - диде Рүзил.

“Кайфуй”, -диде...”

Раил Нуриев Хәния Фәрхи төркемендә концертлар директоры булып эшләгән. Бүген исә без аны шоумен, ягъни алып баручы буларак беләбез.

“2009-2013 елларда Хәния апа белән бергә эшләдек. Хәния апа үзе, гомумән, кызык һәм гади кеше иде. Берсендә безне Владивостокка Сабантуйга чакырдылар. Тиз генә киенергә дә чыгыш ясарга кирәк иде. Ә безгә бер генә бүлмә бирделәр. Шул вакытны оялганымны хәзер дә хәтерлим. Хәзер болай итәргә булдык: башта Хәния апа душ кереп чыга, соңыннан мин. Мин душта булганда, Хәния апа киенергә тиеш иде. Ә мин чыккач, карасам, Хәния апа әле һаман да киенмәгән. “Болай итәбез: син теге якка борыласың да, мин бу – якка, шулай киенәбез”, - ди Хәния апа. Килештек, ләкин мин борылган якта көзге тора. Димәк, Хәния апа күренә бит. Урыннарны алмашырга тәкъдим иткән, Хәния апа миңа: “Кайфуй”, - диде дә, алга таба киенүен дәвам итте”, - дип искә алды Раил.

Эш буенча очрашканда, иң башта Хәния апа ашаткан, чәй эчергән икән. “Кунакчыл иде ул. Аларга кунакка концертлар графигын күрсәтергә дип кергәндә дә, чәй эчермичә чыгармый иде. “Сез, балалар, яшь, ә мин инде иллегә якынлашам, шуңа күрә аена унбиш концерттан да арттырырга кирәкми”, - дия иде. Берсендә концертлар саны унсигез булды. Яшермим: бик яхшы гына эләкте Хәния ападан. “Мин сине аңлыйм: син әле өйләнмәгән, сиңа акча кирәк, ләкин мин арыйм”, - дия иде”, - дип сөйләде алып баручы.

Раил үзенең булачак хатыны белән танышкач, Хәния апа аның белән сөйләшкән кызларга: “Бу егетләрнең кызлары бар”, - дип, кызларга башка егетләр янына барырга киңәш иткән. “Кызларга карата бик каты тотты безне. Сәхнәдән дә: “Монысы өйләнгән, монысының кызы бар, ә менә монысының беркеме дә юк”, - дип әйтә иде. Үзе әйтмешли, ул егетләр белән уртак телне тизрәк таба иде. Без ансамбльдә ундүрт егет эшләдек. Алар белән эшли башлаганда, курыккан идем. Хәния апаның ире Габделһәй абый миңа бер концертта администраторның нәрсә эшләгәнен карарга кушты. Кечкенә кенә көчекне суга ыргыталар да, йөзеп чыкса, чыга инде, чыкмаса, димәк, язмаган. Шулай итеп мине, бер тәҗрибәсез кешене, эшкә алдылар”, - диде Раил.

“Шортыдан булганга ачуланган иде”

Фидаил Вәлиуллин, театр училищесын тәмамлагач, “Бәйрәм” ансамбленә килә. “Башта җырчы булып килдем, соңыннан “универсал”га әйләндем. Клавишаларда да басып тордым, администратор да булдым, машина да йөрттем, җырладым да”, - дип сөйләде ул.

“2014 елда килгән идем. Эшләве кызык иде. Бураннарга эләгеп, концертларга соңга калган чаклар була иде. Безгә: “Балаларым”, - дип эндәшә иде, дусларына: “Брат”, - дип әйтә иде. Берсендә мине шортыдан булганга ачуланган иде. Аның фикеренчә, артист кеше матур булырга, чалбардан йөрергә тиеш. “Башка күрмим”, - дигән иде. Акча ягыннан саран түгел иде. Өйләнгәч: “Гаиләгезне карарга кирәк”, - дип, өстәп тә түләгән чаклары булгандыр. Сабыр булырга киңәш итүен хәтерлим. Егетләр белән әле һаман да дус, Аллаһка шөкер”, - ди Фидаил.

Фидаилдән фотолар сорагач, ул: “Әгәр дә Хәния апаның шулай иртә китәсем белсәм, фотоларга төшеп, видеолар ясар идем. Хәния апа үлгәндә, мин дә шул машинада бара идем. Хәле начарлангач, мин аны хастаханәгә илттем дә, ул 10-15 минут эчендә китеп барды” – диде җырчы.

“Булган хәлләрне искә төшерсәк, китап язарлык”

Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшинда “Бәйрәм” ансамблендә эшләгән. 

“1990-1994 елларда “Бәйрәм” ансамблендә эшләдек. Шул еллар иде дип хәтерлим, төгәл әйтә дә алмыйм. Булган хәлләр күп иде. Хәзер генә искә төшереп тә булмый. Искә төшерә башласаң, китап язарлык. Кайберләрен сөйләргә дә ярамый, акыллым. Бураннарга эләгеп, “Урал” автобусы белән әйләнеп чыккан идек. Ул вакытны Кукмарага бара идек. Түбәк Камага барганда, юлдан төшеп киткәнне хәтерлим. Зур фаҗига булмады, Аллаһка шөкер. Коллективыбыз дус иде, безнең яшь чак. Газинур Фарукшин һәм “Бәйрәм” ансамбле булып чыгыш ясаганда, минем ансамбльдә кешеләр азайгач, бергә кушылырга булдык. Матур эшләдек, сеңлем! Елмаеп кына искә төшерерлек”, - дип сөйләде Газинур абый.

“Ул миңа дус иде”

Саксофонист Максим Морозовта “Бәйрәм” ансамблендә эшләгән. Бүген исә ул Иркә белән хезмәттәшлек итә.

“2010 елда бергә эшли башладык. Мин ялгызым чыгыш ясый идем. Күреп алдылар да, үзләренә чакырырга булдылар. Бер бераз гына талашып алган идек, шуңа күрә аларда алты ел гына эшләдем. Талашуыбызның сәбәбе дә юк. Себер якларында гастрольләр белән йөргәндә, арып, бераз гына әйткәләшкән идек. “Китәм”, - дидем, ә алар: “Бар”, - диделәр. Соңыннан кире татулашкач, Хәния апабыз китеп барды. Хәния апаны бары тик яхшы яктан гына искә төшерә алам. Аларга еш кунакка бара идек, гел елмаеп каршы ала иде. Алар белән эшләгән еллар яхшы үтте. Ул беркайчан да үзеннән йолдыз ясамады, гади иде. Һәм иң мөһиме – ул дус иде. Шашлыкларга йөри идек, ягъни гаилә кебек идек”, - дип сөйләде Максим.

Алга таба “Бәйрәм” ансамбленең Иркә белән эшләве турында да сөйләштек.

“Башта, Иркә белән эшләгәндә, “Бәйрәм” ансамбле булып чыгыш ясамадык. Марсель киләсе сезонда шулай эшләргә тәкъдим итте. Габделһай янына барып, рөхсәт сорадык. Ул бер дә каршы килмәде".

Иркә: “Егетләрне эшкә алдым дип әйтү дөрес түгел”

Җырчы Иркә яңа сезонда “Бәйрәм” ансамбле белән эшләячәк. Без аның белән элемтәгә кердек.

“Әйе, Аллаһ боерса, алар белән эшләячәкбез. Минемчә, минем урында җырчыларның күбесе булырга телидер. Егетләр инде егерме елдан артык эшлиләр. “Аларны эшкә алдым”, - дип әйтү дөрес түгел. Киресенчә, алар мине сайладылар. Аның җитәкчесе Марсель “Бәйрәм” ансамблен әкренләп тупларга тели. Мин алар белән эшләвемә шат. Минем эшләү дәверемдә бу – яңа адым, яңа этап. Алар үзләре мине өйрәтәләр, чөнки аларның тәҗрибәләре минекеннән артыграк. Аларны минем укытучыларым дисәм дә, ялгышмам. Мин дә алар өчен көчемнән килгәнне эшләргә тырышачакмын, чөнки шоу-бизнеста катлаулыклар һәм авырлыклар очрый. Алар профессионал музыкантлар. Эшләмәгән гитара белән сәхнәгә чыгып басу түгел инде бу. Алар беренче урында акча түгел, музыка һәм сәнгать турында уйлыйлар. Хәния апаның репертуарыннан да бер җыр җырларбыз, Алла боерса. Хәния апа алар өчен беренче урында, һәм алар Хәния апаны онытмыйлар.

"Бәйрәм" ансамбле белән эшләгәнемне белгәч тә: “Нигә син Хәнияне кабатлыйсың?” – диючеләр бар. Бу бер дә алай түгел. Беркемне дә кабатламадым һәм кабатламыйчакмын да!” – диде Иркә.

""Бәйрәм" ансамбле яшәргә тиеш"

Хәния Фәрхинең кызы Алия Гәрәева “Бәйрәм” ансамбленең кире эшли башлавына шат. “Иркә белән эшли башлауларына бары тик шатмын гына. Минемчә, егетләр дә, Иркә дә узара уртак тел таба алырлар. Егетләр үз эшләренең профессионаллары. Иркә “Бәйрәм” ансамбле белән эшли алырлык җырчы дип уйлыйм. Руслар әйтмешли, ул “достойная”, - диде Алия.

Аның сүзләренчә, Хәния Фәрхинең ике гаиләсе булган. Беренчесе – ире һәм кызлары, ә икенче гаиләсе – ул “Бәйрәм” төркеме. “Әни алардан башка үзен күзалламый иде. Чыннан да, егетләрне ул үз гаиләсе кебек күрә иде. Минемчә, “Бәйрәм” ансамбле алга таба яшәргә тиеш. Аларга ярдәм иткәне өчен Иркәгә рәхмәт. Аларга иҗат уңышлары телим!” – диде Алия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100