Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемдер ун ел җырлагач, кемгәдер бер чыгыш өчен - “Атказанган артист” исемен кем ничә ел эшләгәч алган?

Соңгы арада артистларга “Атказанган артист” исеме еш бирелде. Журналистларга еш кына: “Атказанган” исеменең дәрәҗәсе китте, этенә дә, бетенә дә бирәләр” дигән сүзләр ишетергә туры килә.

news_top_970_100
Кемдер ун ел җырлагач, кемгәдер бер чыгыш өчен - “Атказанган артист” исемен кем ничә ел эшләгәч алган?

Татарстанда әлеге мәртәбәле исемне алу өчен ничә ел эшләргә кирәк? Халык алдында ничә ел бил бөгәргә? “Ат казаныр” өчен ничә җырың булу җитә? “Интертат” “Татарстанның атказанган артист”ларының иҗат юлын барлады.

“Татарстанның атказанган артисты” – Татарстанда бирелә торган мактаулы исем. Ул – республиканың мәдәни үсешенә зур өлеш керткән һәм аның күпмилләтле халкы алдында ирешкән уңышлар өчен югары дәүләт бүләге. “Татарстанның аткзанган артисты” исеменә лаек булучыларга күкрәк билгесе бирелә, ул уң якка тагылырга тиеш.

Илһам Шакиров (1935 елгы, бүген 83 яшь) 1960 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый һәм шул ук елны Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. 4 елдан соң, ягъни 1964 елда аңа “ТАССРның атказанган артисты” исеме бирелә. Тагын биш елдан соң (1969), 34 яшьлек егет “Татарстанның халык артисты” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

Әлфия Афзалова (1933 елгы, 2017 елда, 84 яшендә вафат булды) үзенең иҗат юлын 1957 елда башлый. 1962 елда, ягъни 5 елдан соң 29 яшьлек Әлфия “Атказанган” исеменә лаек була. 1970 елда “халык артисты” исемен ала.

Салават Фәтхетдинов 1960 елгы. Башкалага килеп төпләнгәнче ул Башкортстанның Тәтешле районы Илмәт авылында “завклуб” булып эшли. Солдат шулпасын эчеп кайткач, туган авылы Аксәеттә музыкаль клуб системасы үзәге директоры булып хезмәт куя. Тормыш биографиясендә шулай ук Казан мәдәният институтында укуы, Чаллыда яшәп иҗат итүе, Яр Чаллы эксперимент концерт берләшмәсенең җитәкчесе һәм солисты булып эшләве дә билгеле. 1989 елда ул “Татар җыры” лауреаты булып таныла. Нәкъ ике елдан соң, 1991дә аңа “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелә. 4 елдан соң “Халык артисты” исемен дә биреп куялар. Ә ун ел вакыт узгач Салават Зәкиевич “Россиянең халык артисты” исеменә лаек була.

Венера Ганиева иҗат эшчәнлеген 1983 елда Казан консерваториясен тәмамлагач, М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында башлый. 1992 елда “Татарстанның халык артисты” исемен ала. Тагын өч елдан соң, Салават Фәтхетдинов белән бер үк елны ул “Россиянең халык артисты” дәрәҗәсенә дә ирешә.

Зәйнәп Фәтхетдинова 1967 елда туган. 80 елларда ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә белем ала. 1986 елда ул, уку белән беррәттән, “Иделкәем” ансамблендә эшли башлый. Зәйнәп Фәтхетдинова 1991 елда “Татар җыры” фестиваленең беренче дәрәҗәле дипломанты булып таныла. 1992 елдан җырчының гастроль турлары башлана. 1999 елда, иҗат итә башлавына 7 ел булгач, аңа “Татарстанның атказанган артисты” исемен бирәләр. Ун елдан соң исә Зәйнәп Фәтхетдинова – “Татарстанның халык артисты”.

Зөфәр Билалов 1966 елгы. 80 елларда ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең хор-дирижерлык бүлегендә укый. 1986 елда “Иделкәем” ансамблендә җырлый башлый. Әлеге ансамбльнең җитәкчесе Зәйнәп Фәрхетдинова була. Егет белән кыз арасында кабынган мәхәббәт 1988 елда гаилә учагы булып дөрли башлый. Туйдан соң аларның беренче гастрольләре Зәйнәп Фәрхетдинованың туган ягы – Азнакай районында була. Шул көннән эстрадада яңа парлы гаилә дуэты барлыкка килә.

Артистларның тулы канлы концерт программасы 1992 елдан башлана. Алар Татарстан, Россия төбәкләре буйлап гастрольләр белән йөри, шулай ук Себер, Урал тамашачыларына да татар җыр-моңнарын бүләк итә.

1999 елда – Зөфәр Билаловка (Зәйнәп ханым белән бер елны) “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелә. 2009 елдан исә ул “ТР халык артисты” исемен йөртә.

Алсу Абрамова (Сафина)ның җырчы карьерасы 1998 елда, Алсуга 15 яшь вакытта башлана. Шул чакта иҗат ителгән “Зимний сон”, “Иногда” җырлары әле бүгенгәчә Алсуның визит карточкасы булып тора.

2000 елда Алсу Россияне “Евровидение” конкурсында тәкъдим итеп, икенче урынны алды. Шул ук елны аңа “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде. Бу вакытта җырчыга 17 яшь иде. 2010 елда исә, 27 яшендә “Татарстанның халык артисты” исеменә лаек булды. Быелдан башлап, Алсу “Россиянең халык артисты” исемен йөртә.

Казанда туып үскән Максимның да “Татарстанның атказанган артисты” дигән дәрәҗәле исеме бар. Җырчы өчен “Карачәй-Черкесск республикасының атказанган артисты” исеме кадерлерәкме, безнекеме – белмибез. Һәрхәлдә беренчесенә ул “Татарстанның атказанган артисты” булганчы, 2013 елда ук лаек була. Икенче мәртәбәле исемгә Максим, “Россиянең коммерция ягыннан иң уңышлы җырчысы”, “Елның иң яхшы башкаручысы” кебек исемнәр алып, биш альбом чыгаргач, 2016 елда гына лаек була. Максим бүген Мәскәүдә яшәп иҗат итә. Күпләр аның Казан кызы булуын да, “Татарстанның атказанган артисты” исемен йөртүен дә белми.

Динә Гарипова белән Эльмира Кәлимуллина да – “Татарстанның атказанган артист”лары. Аларга бу мәртәбәле исем “Беренче канал”дагы “Голос” тапшыруында җиңгәннән соң бирелде. 2012 елда әлеге проектта Яшел Үзән кызы Динә – беренче, Түбән Кама кызы Эльмира икенче урынны яулады. Казанга кайтканчы ук аларны “Татарстанның атказанган артисты” исеме белән бер бүлмәле фатир көтеп тора иде. Татар халкының моңа кадәр бу ике җырчының исем-фамилиясен дә ишеткәне булмагандыр. Аларга популярлык та, шул исәптән “Атказанган” исеме дә бер төн эчендә килде.

Иркә 1984 елда Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туа (34 яшь) Булачак җырчыга иҗат ишекләре “Барс-медиа” оештырган “Йолдызлар фабрикасы” аша ачыла. 2005 елда ул “Татар җыры” сәхнәсендә Хәния Фәрхи белән җырлау бәхетенә ирешә. Тагын бер елдан соң исә, Иркә псевдонимы астында аерым гына җырлап, беренче “Алтын барс”ын ала. Иркә эстрадада 2006 елдан соң дип алсак, “Атказанган артист” исеменә ул “шактый соңлап”, 12 елдан соң гына лаек булган дигән сүз. 2018 елның 27 октябрендә, “Татар радиосы” туган көне уңаеннан узган “Җанлы концертта” әлеге мәртәбәле исемне җырчыга ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.

Әлеге көн эстраданы тагын бер “Атказанган”га баетты. Чаллыда яшәп иҗат итүче Эльмира Сөләйманова да мәдәният министры кулыннан үз бүләген кабул итеп алды. Эльмира Сөләймановага бүген 36 яшь. Җырчы халыкка “Ярый әле якын дуслар бар” җыры белән, чагыштырмача соң, 2011-12 елларда гына танылды. Моңлы тавышы һәм шул исемдәге җыры өчен аны “Эстраданың “Күңел кошы” дип йөртәләр.

Ландыш Нигъмәтҗанова өчен дә 2018 ел уңышлы булды. 16 октябрьдә ул үзенең “Инстаграм”ында шатлыгы белән уртаклашты. “Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән миңа “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде”, - дип язды җырчы. Ландыш – шулай ук “барслар”ның “Йолдызлар фабрикасы”ннан үсеп чыккан артист. Ландыш үзенең җырчы карьерасын 20 яшендә башлый. 34 яшендә исә “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек була.

Гөлназ Сәфәрова – республикага танылган радио ди-джей, алып баручы. Халык аны 2006 елдан башлап, ягъни 11 ел дәвамында “Татар җыры” фестивален алып баручы буларак та белә. Гөлназга “Атказанган артист” исеме “Татар җыры”н алып бара башлавына 10 ел булгач бирелде. 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 14 ноябрь 2023
    Исемсез
    Киаметдиновнын тавышы узенчэлекле монлы,кэчле,матур ..Исемнэрне бары тик тере тавыш белэн жырлый алган жырчыларга гына бирергэ кирэк...
  • 12 ноябрь 2023
    Исемсез
    Руслан Кирамут диновка атказанган артист исемен бируне комментарийларда бик сорыйлар.Анада бирсэлэр эйбэт булыр иде Халык ярата бит жырлавын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100