Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кем син, Лэйна? Элвин Грей Уфадагы концертында 18 яшьлек кызны сәхнәгә чыгарды

Популяр җырчы Элвин Грей рекорд артыннан рекорд куя: "Казан-Арена" стадионында 9 мең тамашачы җыйган иде, инде Башкортстан башкаласында да тугыз мең кешегә концерт куйды. Әмма Уфадагы концертында, Казандагысыннан аермалы буларак, бер кызыктыргыч үзенчәлек булган: Элвин концертында Лэйна исемле кыз татар җырын башкарган. Әлбәттә, бүген һәркемне бер сорау кызыксындыра: кем ул? Элвин концертына ничек килеп эләккән? Әйтергә кирәк, Лэйна үзен бәхет кошы тоткандай хис итә. 18 яшьлек яңа йолдыз белән әңгәмә тәкъдим итәбез. 

news_top_970_100
Кем син, Лэйна? Элвин Грей Уфадагы концертында 18 яшьлек кызны сәхнәгә чыгарды
Лэйна – Кукмара кызы, аңа 18 яшь. Ул бүгенге көндә Казан театр училищесының 3нче курсында белем ала. “Вокал дәресләренә башка укучыларга караганда күбрәк басым ясыйм, вокал нигезләрен тирәнтен өйрәнәм”, - ди Лэйна. 



“Ууу, мин сәхнәдә, мине 9 мең тамашачы карый!!!” 

-Лэйна, Элвин Грей концертына чыгыш ясаучы буларак ничек килеп эләктең?

-Минем команда “Элвин Грей” лейблы белән дус. Элвин Грей мине үзенең концертына чыгыш ясарга чакырырга уйлаган. Мин моңа бик шат! Элвин Грейның Казанда “Татнефть-Арена” сараенда биргән концертын мин утырып карадым. Ә инде Уфа аренасында үзем дә чыгыш ясадым, анда “Ууу, мин сәхнәдә, мине 9 мең тамашачы карый” дигән хисләрем ташып торды. Мин ул сәхнәдә үземне иркен хис иттем, гүя барысы да шулай булырга тиеш булган. Концерттан бары тик уңай тәэсирләр генә калды. Мин әле һаман да концерт дулкыныннан чыга алмыйча, хисләнеп йөрим. 

Уфага без ашыгыч рәвештә китеп бардык. Продюсерым миңа “Лэйна, син иртәгә укырга бармыйсың”, диде, сәбәбен аңлатмады. Сәбәбен икенче көнне иртән аның белән күзгә-күз очрашкач кына белдем. “Лэйна, син “Уфа-Аренада” чыгыш ясыйсың. Без Уфага барабыз”, диде. Мин аптырашта калып, “Нәрсәәә?” дип кенә әйтә алдым. Без 3 сәгать эчендә җырны кабатлап, Уфага җыенып чыгып киттек. 

Элвин Грей белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячагымны белгәч, мин бер сүз әйтә алмыйча шок хәлендә калдым. Минем эчке дөньям өстән-аска әйләнде. Мин “Ура!” дип, шатлыктан түшәмгә кадәр сикермәдем, мәгълүматны тыныч кабул иттем. Зур сәхнәдә минем иң беренче концертым булуга карамастан, мин дулкынланмадым һәм продюсерыма “Борчылма, мин булдырам”, дидем. Мин Казанда карап утыруымнан, ә Уфада инде чыгыш ясавымнан чыннан да шок хәлендә калган идем.

-Нигә Казанда чыгыш ясамадың?

- Күрәсең, шулай язган булган. Мин, димәк, Казан концертын карарга, ә Уфа концертында чыгыш ясарга тиеш булганмын. 
  • Элвин Грейның Казандагы концертыннан соң "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы баш редакторы Рәмис Латыйпов "Интертат" электрон газетасында күзәтүләре белән уртаклашкан иде. Ул Элвин командасына кыз җитми дигән фикер язды. "Төркемнәрендә бер штук та кыз юк! Әмма минем берәр кызны күрәсе килә иде инде анысы. Үзләре сыман Яңа ел чыршысы кебек бизәнгән, үзләре кебек үк татарча-башкортса-русский телләрне кушып сөйләшә торган әкәмәт берәр кызны күрәсе килә. Бер кыз гына булса, күп түгел бит инде. Яки киресенчә, тәти кыз кирәк. Матур, тәти тыйнак кыз. Контраст. Бер җыр гына җырлап кереп китә торган", - дип язды Рәмис Латыйпов. Элвинның Лэйнаны ашыгыч рәвештә Уфага чакыртып алуы шушы киңәш белән бәйледер дигән фикер туа. Лэйна чыннан да "бер җыр гына җырлап кереп китә торган" кызга охшаган. Ул күпләрне кызыксындыра алды. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Этот день я не забуду никогда... Сегодня, я выступила на концерте @elvin_grey_music со своей песней "Сөю Калыр" в УФА АРЕНА. Это были не передаваемые эмоции.. Полный зал, атмосфера праздника и невероятные эмоции Огромное спасибо всей команде @label_elvin_grey и отдельное спасибо Радику и его продюсеру Александру Слюсаренко за возможность, поддержку и приглашение. С днём рождения вашего лейбла! Ещё больших побед! Жду приглашения в Олимпийский Спасибо всей моей команде за доверие ко мне, за работу 24/7, продвижение и за отличные рабочие и дружеские отношения в коллективе! Вы многого не видите, но вокруг меня работают очень много людей. И я благодарна всем им и я их очень люблю @dondinario спасибо.. Ты знаешь все сам.. Меньше месяца назад вышла моя первая песня, которая уже играет на @bimradio, а я выступаю на концерте Элвина Грея и снимаюсь в телевизионных съёмках разных татарских каналов где проходит Новогодний огонёк (Об этом узнаете чуть позже). Это все слаженная работа нашей команды И это только начало... Рэхмэт, #Уфа! #Лэйна #СоюКалыр #ЭлвинГрей #ElvinGrey

Публикация от (@leyna_ka)

    

“Элвин Грей мине ошаткан” 

-Йөзләгән яшь башкаручы кыз арасыннан Элвин Грей ни өчен нәкъ менә сине сайлаган?

-Минемчә, Элвин Грей минем энергетиканы ошаткан. Мин бик актив, шуның өчендер. Безнең Элвин Грей белән бу концертка кадәр очрашкан бар иде. Минем команда белән аның лейблы бергә ябык “тусовка”да булды, шунда безне таныштырдылар. Мөгаен, Элвин Грей мине шунда ошатып алган һәм концертына чакырырга уйлагандыр. Элвин Грей белән танышканда мин аның каршына чыгып бастым да, “Исәнмесез, мин Лэйна”, дидем. Менә шул.

-Элвинның Казандагы концертында син махсус кунак идеңме яки билет сатып алып кердеңме?

-Безгә чакыру билеты бирделәр. Элвин Грей безне продюсеры аша чакырды, “Килегез”, диде, әмма безнең концертка килү-килмәүне тикшереп тормады, шуңа күрә “Ул безнең концертта икәнебезне белде”, дип әйтә алмыйм. Хөрмәт иткәнгә генә чакыргандыр. Без гади тамашачы булып гади урыннарда утырдык.

“Киләчәктә бәлки Вилли белән очрашып йөрербез” 

-Лэйна, инстаграм аккаунтыңа Элвин Грей лейблына кергән җырчы егет Вилли (Вилдан Шәмсетдинов) белән фото куйгансың. Очрашып йөрисезме әллә? 

-Без бары тик дуслар гына. Ул бик яхшы егет, без уртак тел таптык, без аның белән бер дулкында. Киләчәктә бәлки очрашып йөрербез. Бу шәхсән минем фикер. Вилли ничек уйлыйдыр, әйтә алмыйм. Ул миңа бик ошады, Вилли бик яхшы егет ул. Безнең ябык “тусовка”да кисешкән бар иде инде, ә менә танышуыбыз концертта “Уфа-Арена”да булды. 




“Ааа, Элвин Грей! Элвин Грей!” 

-Элвин Грей бүгенге көндә нык популяр. Син Элвин Грей белән танышуга кадәр аның иҗатын күзәтеп бара идеңме?

-Бу бик кызыклы сорау. Элвин Грейның Кукмарага килгәне бар, аның килүе минем барлык дус кызларымда “Ааа, Элвин Грей! Элвин Грей!” дигән реакция уята. Мин аның концертларына йөрдем, аны күп тапкыр Сабан туйларында күрдем. Әле дә хәтерлим, Сабан туенда бөтен кеше, сәхнәгә Элвин Грей чыккач, аның янына йөгерде. Мин бер төркем халык белән сәхнә янына чаптым һәм Элвин Грейның шулкадәр дәртле, куәтле булуына шаккатып тордым. 

Мин үз гомеремдә дә Элвин Грей концертында 9 мең тамашачы өчен чыгыш ясармын дип, өстәвенә Элвин Грей үз концертына мине үзе чакырыр, дип уйламаган идем. Бу минем өчен шок. Элвин Грей минем аның белән бер сәхнәдә чыгыш ясавымны теләде. Мин моңа бик шатландым.

-Элвин Грей белән син нинди мөнәсәбәтләрдә?

-Без Элвин Грей белән гади дустанә мөнәсәбәтләрдә. Мин аны бик нык хөрмәт итәм һәм мин аңа нык рәхмәтле. Ул бик зур молодец. Минемчә, мин аның концертында яхшы чыгыш ясадым. Миңа калса, “Элвин Грей” лейблы мине ошатты. Мине тагын чакырырлар һәм мин алар белән тагын чыгыш ясармын дип ышанып калам. 



“Лэйна турында сөйләячәкләр” 

- Лэйна, моңарчы без синең турында белми дә идек. Элвин Грей белән бер сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң популярлыгың арттымы?

-Әгәр син танылган җырчының концертында чыгыш ясыйсың икән, синең турында сөйләячәкләр. Кеше кызыксына. Бу – популярлык түгел, бу – кеше кызыксына башлады дигән сүз. “Сез Лэйнаны беләсезме?”, “Сез аның Вилли белән төшкән фотоларын күрдегезме?”, дип, һәр почмакта азмы-күпме булса да Лэйна турында сөйләячәкләр. Инстаграмда минем инде хейтерларым да барлыкка килә башлады. Димәк, барысы да бик әйбәт.

“Син кайсысы беләндер йоклагансың” 

-Әти-әниең горурланамы? 18 яшьтә популяр җырчы белән бер сәхнәдә чыгыш ясавың турында сөйлиләрме?

-Әнием минем өчен бик борчылган, “Кызым әйбәт кенә чыгыш ясасын иде”, дип теләп торган. Ул, мин сәхнәгә чыгып, ачылып җырлый алмамын дип уйлагандыр. Ә мин үземне королева итеп хис иттем! Концерттан соң әле мин укырга бармадым. Дусларым миңа ни әйтәсен белмим. Шәт, “Син Элвин Грей белән чыгыш ясадың, син анда кайсысы беләндер йоклагансың”, димәсләр...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100