Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Казан егетләре» концерты: Айдар Әгъләмов өйләнә? Илнат Фәрхуллинны әбиләр иренен тешли-тешли үбә

Кышның соңгы көнендә «Казан егетләре» төркеме Казанның «УНИКС” концертлар залында беренче тапкыр концерт бирде.

news_top_970_100
«Казан егетләре» концерты: Айдар Әгъләмов өйләнә? Илнат Фәрхуллинны әбиләр иренен тешли-тешли үбә

Төркем оешуга 20 ел. Юбилей. Бу – төркемнең өченче составы. Алар эшчәнлеген 2013 елдан башлады. Моңа кадәр төркем “сольный” концертларын “Юность”, “Ленин”, “Сәетгалиев” мәдәният йортлары һәм Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында куйган иде.

“Казан егетләре” концерттыннан 10 факт

1. Төркем “Казан егетләре” исемен йөртсә дә, егетләрнең берсе дә Казанныкы түгел. Төркемнең иң зур стажлы егете – Айдар Әгъләмов Түбән Кама районының Шәңгәлче, Илнат Фәтхуллин – Саба районы Мамалай, Фәнил Фәйзуллин – Әтрәч районы Зур Әтрәч, Айнур Латыйпов – Кукмара районының Зур Сәрдек авылыннан.

2. Айдар Әгъләмов – төркемнең буйдагы. Концерт барышында егетләр аның ялгызлыгына да төрттереп алды. Айдар шул вакыт: “Бар минем сөйгәнем”, – диде. Халык тын да алмыйча, Айдарның сөйгәненә нәкъ шушы концертта тәкъдим ясавын көтте. Илнат хәтта Айдарның колагына: “Корсаклымы әллә?” дип тә пышылдады. Төркем инде, Айдар өйләнә калса, киләсе елга концерт булырмы дип тә борчыла башлады. Тик Айдар барлык серләрне ачуны кирәк тапмады. Бары тик: “Кызыма көн аралаш чәчәк бирәм, бик еш түгелме икән?” дип залны көлдерде. Фәнил исә аңа җавап итеп: “Концерт куйган саен хатыннарга чәчәк эләгә инде”, – диде.

3. Фәнил Фәйзуллин. Фәнилне котларга сәхнәгә беренче укытучысы күтәрелде. “Җыр дәресен бик яратты Фәнил. Җыр сүзләрен ятлап килә дә: “Апа, минем тавыш Салават абыйныкына охшаганмы?” дип сорый. Бала күңелен сындырырга ярамый, киресенчә, үстерергә кирәк бит. “Охшаган, охшаган” дия идем. Шундый укучым булу белән горурланам, Фәнил Салават түгел, Фәнил Фәйзуллин булды”, – диде мөгаллимә.

4. Илнат Фәрхуллин. Концерт барышында Илнат Фәрхуллин тагын бер малайлы була язды. Залдан бер малай йөгереп сәхнәгә менде дә, Илнатның кочагына атылды. Халык баштарак аны җырчының үз улы дип уйлады. “Мин сине алып кайтыр идем дә, өйдә үземнең дә ике балам бар шул”, – диде Илнат. Сабый күңелен яраламас өчен: “Син бүген әниеңә кайтып тор, иртәгә безгә килерсең яме”, – дип юатты. Малай Илнат абыйсын шулкадәр ярата булса кирәк. Җай чыккан саен сәхнәгә менеп, аның янында биеде. Тик шикләргә урын юк. Илнатның законлы хатыныннан ике баласы бар: Диана һәм Тамерлан. Ә сәхнәгә чыккан малай җырчының танышының улы булып чыкты. Илнат аны дулкынланудан танымаган. 

Ярату дигәннән, Илнатны әбиләр аерча да ярата. Илнат үзе дә аларга битараф түгел. Бу юлы да ак яулыклы әбиләрне сәламлим дип, залга төшкән иде, Чистайдан килгән 89 яшьлек Наилә әби Фәтхуллинны үбә-үбә, иренен дә тешләп алды.

5. Айнур Латыйпов төркемгә бер ел элек килеп кушылган иде. Ул Казан тамашачысы алдында беренче имтихан тотты.

6. “Казан егетләре” ике сәгать ярым тәнәфессез җырлады.

7. Төркемнең уята торган, “зажигательный” җырларына зал бер сәгать буе көчкә тыелып, түзеп утырды. Кайнар халык тәнәфесне көтте булса кирәк. Ул да булмагач, ике ханым, иң арткы рәтләрдән йөгереп төшеп, сәхнәгә менеп, сикереп-сикереп бии башлады.


8. Төркем үз репертуарларына рус һәм чит ил эстрадасы җырларын да керткән. “Төбәкләрдә күп йөрибез, шуңа күрә оештыручылар мондый җырларны да сорады. Программага кергәч, сезгә дә җырлап үтәбез инде”, – диде Илнат.

9. “Казан егетләре” - яшь ягыннан яшь төркем булса да, репертуарларында халык яраткан, ретро җырлар да бик күп. “Яшь гомер”, “Җомга” җырларын халык аларга кушылып дәррәү җырлады.

10. Төркем елына 200 дән артык концерт бирә. Россия киңлекләреннән тыш, Казахстан, БДБ илләрендә дә аларны яратып, сагынып көтеп алалар. “Казан егетләре” Казан концертын сезонның ничәнче концерты булуын санап чыгара алмады. “3 октябрьдән турны башлаган идек, бер көн дә концерт бирми калган көн юк”, – диде егетләр.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100