Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Кәкре аяклар хәзер модада”, яки иске авыздан иске сүз: Гөлназ Сәфәрова ТНВда яңа тапшыру тәкъдим итә

18 майда Казан рестораннарының берсендә ТНВ каналында иң югары рейтинглы булырга тиеш дип планлаштырылган проект - “Мин” тапшыруының презентациясе булды. Бу тапшыру мода, стиль, иң мөһиме – хатын-кызларның тышкы һәм эчке дөньясын үзгәртүгә багышланган. “Татар-информ” хәбәрчесе тапшыруны әзерләүчеләр белән сөйләште.

news_top_970_100
“Кәкре аяклар хәзер модада”, яки иске авыздан иске сүз: Гөлназ Сәфәрова ТНВда яңа тапшыру тәкъдим итә

Унынчы тапшырудан соң - презентация

“Мин” тәүге тапкыр 2018 елның 8 мартында “Яңа гасыр” телеканалында эфирга чыкты. Аның барлыгы ун чыгарылышы дөнья күрде. Унынчы чыгарылыштан соң тапшыруны презентациясе узды.

Телепроектның төп максаты – хатын-кызның тышкы һәм эчке дөньясын үзгәртү. 

Тапшыруда теләгән һәркем катнаша ала. "Урамнан" чакырылган геройлар белән стилистлар, психологлар эшли. Аны киендерәләр, ясандыралар һәм ул яңа образда тәкъдим итәләр.

Киләчәктә тапшыруга ир-егетләрне дә чакыру планлаштырыла. Тапшыруның алып баручысы Гөлназ Сәфәрова фикеренчә, алар да стилист һәм психолог ярдәменә мохтаҗ.

Проектта исә үз тормышында үзгәреш кертергә теләгән һәркем катнаша ала. Иң мөһиме – тапшыруда катнашу бушлай һәм ул татар телендә. Очрашуда Гөлназ Сәфәрова да тапшыруның бары тик татар телендә генә баруына басым ясады.

Тапшыруның идеясе яңа түгел – 20 ел элек чит ил каналларында чыккан тапшырулардан алынган

“Без әлеге тапшыруны татар телевидениесендә беренчеләрдән булып башладык. Ләкин яңалык уйлап чыгардык, супер идеяны барлыкка китердек дип әйтә алмыйбыз. Чөнки бу идея чит ил каналларында 20 ел элек чыккан тапшырулардан алынган. Аннан соң ул рус телеканалына килде һәм, ниһаять, әлеге тапшыруга яңа элементлар өстәп, татар телеканалына без алып килдек. Игътибар иткәнсездер, безнең тапшыру татар телендә генә бара. Бездә геройлар татарча сөйлиләр. Димәк, тагын бер максатыбыз – татар теленең нинди камил, күпкырлы икәнен күрсәтү. Без заманча, яшьләрчә аралаша алабыз. Шул рәвешле яшьләрне үзебезгә тартып, татар телен өйрәнүне дә күзәтәбез әле,” – ди Гөлназ Сәфәрова.

Телевизор карарга яратучылар белә торгандыр: "урамнан" чакырылган геройларны киендерү турында тапшырулар күптәннән барлыкка килде һәм алар бик күп. 2004 елда СТС каналында "Снимите это немедленно!" тапшыруы чыга башлады. Татарстан өчен дә мондый тапшыру яңалык түгел. "Эфир" каналында Айгөл Мирзаянованың "Игра на одевание" тапшыруы шулай ук 2004 елда дөнья күрде. Беренче каналда "Модный приговор" 2007 елдан бирле чыга. 2012 елда ТНТда "Дурнушек.нет" чыга башлады. 2013 елдан "Пятница" каналында "Шкаф" тапшыруы чыга. "На 10 лет моложе" 2014 елда дөнья күрде. 

Аннары соң Гөлназ Сәфәрова тапшыруга бик күп хатлар килүе турында сөйләп китте:

“Без чынлап та хатын-кызларны үзгәртәбез дип тулы хокук белән әйтә алам. Тапшыруны төшерергә 24 сәгать китә. Аңа кадәр катнашучылар стилистлар, визажистлар белән сөйләшергә тиешләр. Матурлык күп вакыт сорый. Катнашучыларны үзгәргән килеш күргәннән соң безнең үзебезгә дә рәхәт кенә була. Бездә бизәндерүче, киендерүчеләр генә түгел, ә эчке дөньяга тәэсир итүчеләр – психотерапевт, хәзрәт, психологыбыз да бар. Алар да шәхси преоблемаларны чишәргә булыша”.

Матурлык студиясе стилисты Лилия Садриева исә тапшыруның максатын хатын-кызларның эчке дөньясын да үзгәртү дип атады. Ул катнашучылар арасында помада тотып карамаучылар да бар, ди.

Чәчтараш остасы Илназ Кадыйров үзгәртергә килгән кешеләргә туганнарча киңәшләр, тәкъдимнәр биреп, көнне күңелле уздырганын билгеләп үтте:

“Без ике командага бүленеп, тапшыруны көне буе төшерәбез. Кайвакытта очраклы хәлләргә дә юлыгабыз. Мәсәлән, берсендә ут сүнеп, башка салонга күчеп китәргә мәҗбүр булдык. Героиняның чәчләре бозылып, яңадан төшергән чаклар да бар. Әгәр чәч озын, караңгы төстә икән, төсен чыгарту өчен 4-5 сәгат кирәк. Әгәр без бер команда булып эшләмәсәк, үзем генә бу эшне ерып чыга алмас идем”.

Сүз “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең PR бүлеге җитәкчесе Ринат Әхмәтҗановка бирелгәч, ул “Яңа гасыр”га Гөлназ килеп керүенә шатланганын һәм каналның бу юнәлештә эшләвенә сөенгәнен белдерде.

Шул арада язгы-җәйге киемнәр дә күрсәтелде.


“Үзенең “Мин”ен саклап калган хатын кыз гына алиһә була ала”

Тапшыруның психотерапевты Рамил Гарифуллин исә сүзен катнашучының кадрда эшләгәндә кичергән авырлыклары турында башлады:

“Камера каршында эшләү – үзе бер психологик тәэсир. Кадрда эшли алмаган кешеләр өчен камера каршында эшләү тәҗрибәсе дә арта. Иң мөһим психолог – камера. Ул объектив. Кешене үзгәртү өчен аның тәрбиясен дә үзгәртергә кирәк. Шуңа күрә бу проект бик көчле дип саныйм. Тапшыруны караучылар үзләренә күп файда алалар.

Алиһә булырга хыялланган хатын-кызлар үзләренең “Мин”ен саклап калырга тиешләр. Ә аны саклап калу җиңел түгел, беренче чиратта, моның нәрсә икәнен белергә кирәк. “Мин”нән соң гына кызлар алиһәгә әйләнә алалар. Бу тапшыру турында ишетүгә үк, мин риза булдым, чөнки бу яхшы идея.

Бу проектның перспективасы да көчле, чөнки кешенең язмышы, хәзерге ситуациясе бик авыр булырга мөмкин. Иң мөһиме – күңелсезлек, бушлыкны бетерергә кирәк.

Ә татарча эшләргә миңа Гөлназ булыша. Татар теле – көчле тел. Чөнки кайвакыт кыска әйтсәң дә, аңлашыла. 

“Мин” ат кебек йөрүче хатын-кызларга да булыша

Рамил Гарифуллин “Мин” тапшыруын арганлыкны бетерергә булышуын әйтте.

“Хатын-кызлар бер караганда матур, ә икенче караганда ат кебек йөриләр. Казанның кайбер урамнарында шулай йөрүчеләр бар. Анда ир-атлар йөрми икән”.

Ат кебек йөрүче хатын-кызлар дип, ул эштән арып кайтучыларны атавын әйтте.


“Мин” тапшыруы кәкре аякларны да турайта

Сүзне кабат Гөлназ Сәфәрова дәвам итте. Ул проектка проблемалы хатын-кызлар килгәне турында сөйләде:

“Безгә үз эчләренә бикләнгән күп кенә кешеләр килә. Аларга чәчләре килешеп бетмәскә яки аяклары кәкре булырга мөмкин. “Кимим!” – диеп карышып торучыларга без психологик тәэсир ясыйбыз: ”Син “Мин” дип әйтергә тиешсең, без сиңа хәзер күлмәк киертәбез, кәкре аяклар хәзер модада,” – диеп теләген уятабыз. Алар киенгәч, гомумән, икенче төрле булып китәләр. Бер героинябыз тотлыккач, камера алдында сөйли алмады. Тапшыруны берничә тапкыр төшерергә туры килгәч, без борчыла башлаган идек. Тик, ахырдан аның тотлыгуы бетү безне дә, үзен дә шаккаттырды. Димәк, кешеләр бөтенләй икенче төрлегә әйләнәләр. Без әле үзгәрешне хәтта 12 сәгать эчендә дә күрәбез. Әгәр дә ул безнең киңәшне тотып яши башласа, ул тормышында үзгәреш кертәчәк.

Без бөтен республика белән эшлибез. Бездә бары тик бер генә чикләү бар – 18 тән өлкәнрәкләр генә катнаша ала. Иң олы яшьтәге катнашучыга – 67 яшь. Без хатын-кызлар килергә куркыр дип уйлаган идек. Без Малаховның “Пусть говорят”ы кебек алып бара алмабыз дип уйладык. Тик, бәхетебезгә, үзәренең шәхси проблемалары турында сөйлиләр. Бу безнең тапшыруның иң мөһиме”.


Катнашучыларның талашырга килгәннәре дә була

 “Безгә хатлар бик күп килә. Хәтта кулдан язылганы да килгән иде. Хәзер әниләре дә кызларын тапшыруга җибәрү теләге белән яза башладылар. Безгә мөһиме – аның чынлап та мохтаҗ булуы. Безгә “Миңа шундый чәч кирәк” диеп килүчеләр кирәкми, безнең үзебезнең команда кемгә нәрсә икәнен белә. Иң мөһиме – ихластан ярдәм итү. Әгәр дә әнисе кызының үзгәргәнен күрсә, без шат кына.

Акча мәсьәләсенә килгәндә, бездә бөтен әйбер бушлай, ләкин киемнәр геройларның үзләренә калмый. Чөнки әле безнең зур спонсорларыбыз юк, шулай да сертификатлар бүләк итеп бирәбез. Киләчәктә зуррак планнар корырга уйлыйбыз.

Катнашучылар арасында үзен дорфа тотучылар да булганы бар. Без аларны нишләтергә белмибез. Бер катнашучы белән дә килешә алмагач, “Гафу итегез, сау булыгыз,” – дип хушлаштык, ә ул безнең турында начар әйбер язачакмын дип янады. Менә шундый негатив та булып ала. Кыскасы, без ярдәм итә алырлык кешеләр килсен иде. Шунысын әйтергә кирәк, бездә гел проблемалы кешеләр генә катнашмый. Миннән ирем кайчак: “Сезгә аерылган хатын-кызлар гына киләме әллә?” – дип сорый. Юк, бу алай түгел.


Гөлназ Сәфәрова: Мин - ирекле журналист!

Гөлназ Сәфәровадан мин ни өчен үзе эшләгән “Барс-медиа” ширкәтенең TMTV каналын түгел, көндәш телекомпанияне - ТНВны сайлаганын сорадым. Аңа бу сорап ошап бетмәдеме, нигәдер бик кырыс җавап кайтарды:

“Мин - ирекле журналист. Минем бернинди чигем юк, чөнки үз исемем, үземнең “Мин”ем бар. Шуңа күрә теләсә нинди каналны сайлый алам. Әгәр ТНВ мине ала икән, мин аның белән эш алып барам, чөнки бернинди куркыныч әйбер юк диеп саныйм. Мин ТМТВны да яратам”.

"Киемнәремне хурлап язучыларга шаккатам"

Ә сүз үзгәрү темасына кереп киткәч, Гөлназ Сәфәрова үзгәрергә теләмәгәнен әйтте. Аңа үзенең образы бик ошый. “Кайвакытта киемнәремне хурлап язган кызларга шаккатам. Үзләренең сәхифәсенә кереп карыйм да, ничек шулай яза ала икән дип уйлыйм. Шуңа күрә белгечләрнең генә фикеренә колак салам", - ди ул. 

Әмма "Мин" тапшыруы исә нәкъ менә шул хурлап язган кызлар идеясен алга сөрүен әйтте Гөлназ: "Безнең тапшыру да бит тәнкыйть әйтүгә юнәлгән. Без катнашучыларның күңеленә кереп калсын өчен кадап әйтәбез. Ләкин начар ният белән түгел”.

Гөлназ Сәфәрова тапшыруда “үзгәртелгән” иргә гашыйк

Ахырдан Гөлназ журналистларга тапшырудан кайбер фотолар күрсәтте. “Чибәрләнгән” ир-ат фотосына төртеп күрсәтеп: “Мин моңа үзем дә гашыйк булыр идем,” – дип, үзенең эшенә югары бәя дә бирде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100