Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә концерты: Хәниянең "Кышкы чия"се, чәчәк эченнән бомба эзләүче сакчылар һәм Элвин Грей

Татарстанның атказанган җырчысы Иркә Казанда үзенең концертын куйды. Тамаша тәмамлангач, түбәндәге фикергә килдем: “Менә күрерсез Иркә әле чыннан да популяр җырчы булачак”. 

news_top_970_100
Иркә концерты: Хәниянең "Кышкы чия"се, чәчәк эченнән бомба эзләүче сакчылар һәм Элвин Грей

“Сезгә керергә ярамый”

Концерт алдыннан Иркә янына керәм дип ишек янына килсәм, мине кертмәделәр. Имеш, чит-ят кешеләргә керергә ярамый. Бу популярлык билгесе микән, белмим. “Сезгә керергә ярамый”, - диләр. Ярый, кертмәсәләр тагын, антракт бар бит, дип кире борылдым да киттем. Ә антракт булмады! Бигайбә. Шулай итеп Иркә белән концерт вакытында аралаша алмадым.

Концерт башланды. Янымда җырчы Сәгыйть Гыйбашев утыра иде. Мин: “Сез зал җыя аласызмы ул?” – дидем. Ул миңа: “Белмим, куркам”, - ди. Ир-аттан аермалы буларак, Иркә курыкмаган. Залы тулы иде. Билгеле, чакырулар ярдәмендәдер. Ләкин анысын без белмибез, сорап та булмый - сәхнә артына кертмәделәр. 

Зур якты экраннар, биючеләрнең киемнәре йолтыр-йолтыр килә. Теге танылган җырчыларга бүләк өләшә торган димме, җырчылар бүләкне сатып ала торган димме, бер фестиваль искә килеп төште дә концерт дәвамында шул күз алдында булды. Нәкъ шул фестиваль инде, мин әйтәм. Бары тик залы гына кечерәк һәм билет бәяләре арзанрак.

Тамашада алып баручы булмады. “Акчам юк”, - ди Иркә. Шуңа күрә концертта Мөдәррис исемле виртуаль алып баручы булды. Мөдәррис бушка эшләгән күрәсең. Тавышы ишетелә, үзе юк. Ул тавышны яздыручыга түләргә кирәк, соңыннан шул тавышны яздыручыга. Без белмәгән өченчесе, дүртенчесе дә бардыр әле. Уйлап карадым да, алып баручы чакырсаң, арзанрак булмас микән, дидем. Әллә инде Иркә үзенең янында тора алырлык алып баручы тапмаганмы, кем белсен. Кем белә, бәлки алып баручылар да Сәгыйть Гыйбашев кебек куркадыр. Хатын-кыз алып баручылар булса, курыкмаслар иде инде, әмма Гөлназ Сәфәрова ул вакытта Айваз Садыйровның туенда иде. Йөри инде шунда Айваз тиешсез вакытта өйләнеп! Кеше концертын бозып! Ярамагандыр ун ел элек өйләнергә. Инде балалары мәктәптә укыган булыр иде. Шуның аркасында Иркә концертында тере алып баручы урынына колонкада Мөдәррис булды.

Иркәнең “Кышкы чиясе”

Иркә хәзер “Бәйрәм” ансамбле белән чыгыш ясый. Ансамбль турында без: “Хәния Фәрхи җитәкләгән “Бәйрәм” ансамбле”, - дип ишетергә ияләшкәнбез. Иркә алай дими. Җитәклим дә, мин аларның җитәкчесе дә, дими. Бары тик “Иркә һәм “Бәйрәм” ансамбле!

Иркә программасына Хәния Фәрхи җырын керткән. Аны башкарыр алдыннан ни өчен җырлаганын аңлатты. Аңлашылып бетмәде - әллә инде "Нигә Хәния җырын җырлыйсың?" дип гаепләүләрдән курыкканмы, әллә инде Хәния Фәрхи җырларын җырлыйсы килмиме?

“Программага керт әле, дигәч, мин инде аларның сүзен тыңладым. Без бит инде бергә эшлибез. Шуңа күрә бер-беребезгә хөрмәт булырга тиеш, беркемне кабатлау юк. Бары тик егетләрнең сүзен генә үтим”, - диде Иркә. 

“Кышкы чия” җыры тере тавышка, бары тик инструментларга гына кушылып башкарылды. Әлеге җырны Хәния Фәрхи бик җиңел итеп башкара. Мәхәббәт, лирик җыр. Ә Иркә: “Җырларга куштылар бит инде”, -дигәнгәме шунда, кычкырып җырлады. Ошамады.

Теге матур экраннарда Хәния апаның фотосы да чыкмады. Көткән идем. Хәния апаның кызы Алия җырчыга чәчәкләр бүләк итте. Иркә: “Рәхмәт”, - әйтте. Алиянең кем икәнен әйтер дип тә көткән идем...

Концертларда легендар шәхесләребезне искә алып басалар. Бу концертта да шуны көткән идем. Җырлама, Иркә, Хәния апаның җырларын. Үзеңнекеләреңне җырла.

“Утыр, бас”

Ансамбль солисты Фидаил Вәлиуллинны кызгандым. Иркә: “Утыр”, - дисә, утырыр, “Бас”, - дисә, басар бу егет. Әле бер чыгышында Иркә биек үкчә киеп чыккан иде. Арыгач, Фидаилгә нәрсәдер әйтте дә, тегесе йөгереп, сәхнә артыннан уңайлырак туфлиләрне алып чыгып, Иркәнең аягы янына куйды. Соңынанн кидертте дә әле!

Фидаил белән Иркә "Мунча ташы"нда ир белән хатын образына яраклы бер дигән геройлар кебек. Усал хатын һәм юаш ир.

Чакырылган кунаклар

Концертта Элвин Грей катнашты. Иркә, молодец. Элвин Грей белән дуэт яздырырга теләүчеләр күптер. “Иркәләмә мине”, - дип боргаландылар икесе. Соңыннан сәхнәдә Радик Юльякшин үзе генә калды. Аның җырларына бөтен зал кушылып җырлады. Иркәнең үзенә дә ул кадәр кул чапмаганнар иде. “Уфтанма” залны бәрде генә инде.

Иркәнең яшь җырчы Марат Яруллин белән башкарган дуэтлары әллә ни булды шунда. Марат - Мәскәүдән кайткан Нижгар егете. Күрәсең, кабатларга өлгермәгәннәр. Музыкалары бертөсле итеп уйный, үзләре башка итеп җырлыйлар. "Ищем таланты" акциясе кебегрәк - әллә беренче һәм соңгы репетиция сәхнәдә булганмы? Концертта эшләгән тавыш операторы җыр уйнаганда, Иркәнең: “Эх”, - дип кычкырырга яратканын белми микән?! Куш инде шул проигрыш вакытында булса да, микрофонын. Иркә "Эх" дип кычкыра, ә микрофоны өзелгән. 

Гомумән, Иркә дуэтларның барысын да “плюска” җырлый икән. Нигә?! Аның белән җырлаучылар җырлый белмиме икән әллә?

Чәчәкләрегезне тикшерик әле

Беләсезме нәрсәгә игътибар иттем: чәчәк бүләк итим дип сәхнә янына килгән тамашачыларның букетларын сакчы тикшереп торды. Шартлаткыч юк микән, дип карадылар микән?! Минем мондый күренешне күргәнем юк иде әле. Бу тагын бер популяр булу билгесеме икән? Имеш, мин бит популяр җырчы, миңа янарга да мөмкиннәр. Йә Ходаем икән...

Иркә рәхмәт укый

Иркәнең үз йөзе бар. Каты “мишәрский” тавышы аерылып тора. Әйе, ул әле популяр булачак. Бүген дә популяр бит инде ул, диярсез. Әйе, популяр. Ләкин популярлар арасында популяр ул. Бер заман үзе дә бер аерым йолдыз булып балкыячак. Бәлки “попсалык” билгесе – боларга, тегеләргә, фәләннәргә рәхмәт дигән сүзен дә онытыр. Ә әлегә юк, Иркә рәхмәт укый да, рәхмәт укый.

"Татар җыры" суррогаты

Бу концерт "Татар җыры" концертын хәтерләтте. Барысы да "Татар җыры"ндагы кебек. Экраннар да, җырчылар да, берөзлексез рәхмәт әйтүләр дә. Анда да бик популяр җырчылар да, уртакуллар да, беркемгә билгесезләр дә була. Һәм аларның барысына да "искиткеч популяр җырчы!" дип сын тапшыралар. Ә икенче елда теге билгесезләр инде күренми дә. Әйткәнемчә, сыннар гына өләшмәделәр. Быел Иркә концерты белән чикләнергә уйлаганнардыр бит?..

Иркә концертыннан фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100