Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Интертат”та яңа проект – җырчы Айсылу Габдинова кияү сайлый!

“Интертат” электрон газетасы “Айсылу кияү сайлый” исемле яңа проект башлый. Проектның төп герое – җырчы Айсылу Габдинова. 

news_top_970_100
“Интертат”та яңа проект – җырчы Айсылу Габдинова кияү сайлый!

Җырчы, бигрәк тә хатын-кыз, һәрвакыт игътибар үзәгендә була. Чыгыш ясаганнан соң Айсылу Габдиновага хатлар язган, чәчәкләр бүләк иткән ир-артлар шактый. Шулай булуына да карамастан, бүген җырчы кызның йөрәге буш. Айсылу “йолдызлык чире” белән авырмый, үзенә гади бәхет кирәк булуын әйтте ул. Бәлки, “Айсылу кияү сайлый” проекты аңа шушы бәхетне бүләк итә алыр? Монысын вакыт күрсәтер... 

      

- Күп кешеләр, син җырчы булгач, син башка төрле кеше һәм синдә “йолдыз” авыруы бар дип уйлыйлар. Ләкин шуны әйтәсем килә: мин – гади кеше, минем дә бәхетле буласым килә. Тормышта иң зур бәхет эш, акча һәм йолдыз булу түгел, ә синең гаилән белән балаларың. 

Минем хыялым – үземнең яраткан кешем белән туган якларыма кайту, сәяхәт итү. 

Миңа гади бәхет кирәк, һәрбер кеше өчен булган кебек. Ныклы гаилә корасым килә. Ныклы татар гаиләләре булганда гына, татар милләте яшәячәк. Ир белән хатын арасында иң мөһиме - ихтирам итү хисе, авыр сүз әйтмәү. Талашулар башлана икән, авыр сүз әйтергә һәм яраткан кешеңне рәнҗетергә кирәкми. Гаилә – ныклы нигез һәм ниндидер тормыш каршылыклары аны җимерергә тиеш түгел, - ди ул.

Җырчы кыз чын татар егете белән танышырга тели. Проектта катнашырга теләүче “кияүләр” берникадәр таләпләрне исәпкә алырга тиеш. Айсылу үзе янында төпле, акыллы, эшчән, гаилә кыйммәтләрен аңлаучы, яхшы юмор хисле ир-ат күрергә тели. Аның әйтүенчә, иң мөһиме - булачак пары аны һәм бу тормышны яратсын.

- Артык олы яшьтәгеләр кирәкми. Күп егетләрнең уйларында гаилә кору түгел, шуңа күрә андыйлар язып та тормасын, - ди ул.

Теләге булган һәркем Айсылуның йөрәген яулау өчен көрәшә ала. Моның өчен бары тик “Кияү анкетасы” тутырырга кирәк. Анкетаны тутырганнан соң, проектны оештыручылар сезнең белән элемтәгә керәчәк. Хәерле сәгаттә, башладык!


Кияү анкетасына сылтама

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100