Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Голос"ка кадәр боларның берсе дә юк иде..." Динә Гарипова ябыгуы, иренең кайдан булуы һәм төп йорты турында

“Голос” проекты җиңүчесе Динә Гарипова ни өчен Татарстанда чыгыш ясамый?

news_top_970_100
"Голос"ка кадәр боларның берсе дә юк иде..." Динә Гарипова ябыгуы, иренең кайдан булуы һәм төп йорты турында

Яшел Үзән кызы, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова “Голос” проектында җиңү яулады да Татарстаннан юкка чыкта. Икенче урын иясе Эльмира Кәлимуллина Казан тамашачысы алдында шактый күренеп тора. Ә Динә суга төшкәндәй юкка чыкты. Аның иҗатын яраткан һәм җырчы белән кызыксынган тамашачы аны күптән түгел “Язгы солянка” концертында күрә алды. Чыгышын тәмамлагач, “Татар-информ” хәбәрчесе сәхнә артында Динә Гариповадан блиц-интервью алды.

-  Динә, бүген сезне шактый югалып торганнан соң кабат күрдек. Тагын Казанда, Татарстанда чыгыш ясарга планнарыгыз бармы?

- Минем бик күп чараларым әзерләнә. Якын тирәдә нәрсә булачак соң әле, искә дә төшерә алмыйм. Нигездә, мин альбомга җырлар яздыру белән мәшгульмен. Яңа җырлар яздырабыз һәм көзгә яңа альбом чыгарырга ниятлибез. Анда гел яңа композицияләр генә керәчәк. Алар минем тыңлаучыларыма-тамашачыларыма ошар дип уйлыйм. Эш бик күп. “Сольный” концертка да әзерләнәбез. Алар, мөгаен, шул альбом чыгу хөрмәтенә булыр.

- Казанда “сольник” куячаксызмы?

- Әйе, әлбәттә. Альбом әзер булуга Россия буйлап концерт турын планлаштырачакбыз. Казанны берничек тә калдыра алмыйбыз.

- Динә, “Голос”тан соң сезнең тормыш ничек үзгәрде?

- Үзгәрешләр күз алдында дип уйлыйм мин. Барысы да үзгәрде. Үз өстемдә эшләү дәрәҗәсе үзгәрде. Музыка белән күбрәк шөгыльләнә башладым. Күп вакытымны автор-композитор буларак сынауга багышлыйм. Мин хәзер күбрәк шушы юнәлештә эшлим. Үзгәрешләр дигәннән, мин хәзер илнең зур мәйданнарында чыгыш ясый алам. Төрле шәһәрләргә чакыралар. “Голос”ка кадәр боларның берсе дә юк иде.

-  Тышкы кыяфәтегез дә үзгәрде. “Голос”тагы тулы гәүдәле кыз бөтенләй юк хәзер. Ябыгуның сере нидә?

-  Аның үзенчәлекле сере дә юк инде. Тормыш ритмы, яшәү режимы, өстенлекләр үзгәрде. Актив яши, дөрес туклана башладым. Бу мода гына түгел, чыннан да уңайлы икәнен аңладым. Үземне яхшырак хис итә башладым. Шуның аркасында үземне эшкә күбрәк багышлый алам. Көчем күбәйде.

- Эльмира Кәлимуллина Казанда, Татарстан сәхнәләрендә еш күренә. Ә сезне күрмибез дә диярлек. Бу нәрсә белән бәйле?

- Минем татар мәдәниятен Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә дә түгел хәтта, чит илләрдә танытасым килә. “Евровидение”га баргач, минем төрле илләр буйлап сәяхәт итү, төрле музыка тәкъдим итү мөмкинлеге туды. Шулай ук мин, гадәттә, татарча җырладым. Шул вакытта тамашачылардан уңай фикерләр ишеттем. Алар хәтта телне белмичә дә кызыксына башладылар. Шулай итеп безнең татар музыкасын чит илләрдә дә беләләр. Бу миңа бик ошый. Үзебезнең мәдәниятебез, телебез, музыкабыз турында сөйли, җиткерә алам.

- Сез бит әле кияүгә дә чыктыгыз. Хәзер кайда яшисез?


-  Минем тормыш ике шәһәр арасында. Даниил Козловскийның шундый сүзләре бар: “Хәзер минем төп торыр урыным - өем юк”, - ди ул. Минем дә шундый очрак. Мин ике шәһәрдә –  Яшел Үзәндә һәм Мәскәүдә яшим. Бу ике шәһәр минем өчен – үз өем. Беренчесендә мин туып үстем. Икенчесендә шулай ук күп вакытымны үткәрәм.

- Ирегез кайдан, Мәскәүдәнме?

- Юк, ирем Яшел Үзәннән.

- Әти-әниегез янына еш кайтасызмы?

- Тырышам. Шуңа күрә графигымны да бер атна әти-әни янында торырлык итеп планлаштырам.

- Ирегез Яшел Үзәндә яшиме?

- Ул да шулай сәяхәт итеп йөри. Шуңа күрә аның да төп йорты юк дияр идем.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100