Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Гастрольләрне килештерергә, репертуарны киңәйтергә һәм Салаватны җитәкче итәргә!” Татар эстрадасы артистлары бер оешмага берләшергә тели

Татар эстрадасы артистлары үзара берләшә аламы һәм алар өстеннән “крыша” кирәкме? Әйтик, Татарстанның эстрада җырчылары союзы дигән оешма булса? Бу артист эшен җиңеләйтәме, әллә киресенчә, дәүләт контроле астында булу, кыенлыклар тудырырга мөмкинме?

news_top_970_100
“Гастрольләрне килештерергә, репертуарны киңәйтергә һәм Салаватны җитәкче итәргә!” Татар эстрадасы артистлары бер оешмага берләшергә тели

Бер төркем җырчылар – Зәйнәп Фәтхетдинова, ИлСаф, Фирдүс Тямаев, Ризат Рамазанов, Ильвина, Лилия Хәйруллина һәм Ришат Төхвәтуллин шул темага “Татар-информ”ның түгәрәк өстәлендә фикер алышты.

Йомгакның башы Ришат Төхвәтуллинның әңгәмә вакытында “Татар артистларына да бер оешмага берләшергә кирәк” дигән сүзеннән соң сүтелә башлады. Җиде татар артистының әлеге темага үз карашлары бар.

“Гастрольләр графигын көйләү кирәк: бер артист артыннан ук икенче артист килү – дөрес түгел”

Ришат Төхвәтуллин: 

- Шагыйрьләрнең үз берлекләре бар. Ватсапта да үз төркемнәре бар, анда һәр төрле мәсьәләне бергәләшеп чишәргә мөмкин. Мин дә үз фикеремне әйттем, бездә дә шундый берлек булса, артистлар белән күп проблемаларны бергәләшеп чишә алыр идек дидем. 

Оешма дигәч, бәлки кайбер артистлар дөрес тә аңлап бетермәгәндер, бу – шәхсән минем фикер генә. Бу һәр артистны тикшерү өчен ниндидер күзәтчелек түгел. Киресенчә, оешып, күп мәсьәләләрне чишәргә мөмкин. Ул мәсьәләләргә килгәндә, безнең арада туган бер сорауны дәүләткә, хөкүмәткә җиткерү мөмкинлеге туа. 

Безнең татар сәнгате, Аллага шөкер, бар һәм чагыштырганда үзебезнең кимчелекләрне дә күрәбез. Әйтик, Америкадан килгән кунаклар Казанга килсә, татар җыры Америка тыңлаучысына охшасын, татар җыры киң мәйданны яулап, Таркан иҗаты кебек танылу алсын иде. 

Проблемалар, әлбәттә, бар. Ул гастрольләр белән дә бәйле. Арабыздан бер хөрмәтле кешене безнең сүзләребезне җиткерә алырдай сайлап алсак, әйбәт булыр иде. Кирәкме мондый оешу, бу юкка гына вакыт әрәм итү түгелме, үз фикерләрегезне әйтсәгез иде. Тел проблемасы, татар сәнгате проблемасы, үзебезнең киләчәк проблемасын, үткән тарихыбызны да югалтмыйча, берләшсәк, яхшырак булыр иде. 

Монда талашу да кирәкми. Минемчә, бу бик кирәкле әйбер. Бу – күзәтү органы түгел, бер-беребезгә ярдәм итү өчен. 

Мине борчыган төп проблема – нигә без рус эстрадасы артистлары кебек затлы залларда концерт куя алмыйбыз? Әлбәттә, ул акча ягыннан бәйле һәм без аренда түли алмыйбыз. Бу – минем тәкъдимнәремнең берсе. 

Шулай ук концерт графикларына килсәк. Бүген бер авылга мин килдем, икенче көнгә Фирдүс Тямаев, өченче көнгә башка коллегабыз. Моның кадәр концерт халыкка кирәкме? Бу – күпвакытта бер-беребезгә комачаулау, аяк чалуга кайтып кала. Үзе дә рәхәтләнеп тамашачы җыя алмый, башкага да юл бирми”, - диде Ришат Төхвәтуллин.

Җырчы фикеренчә, бер артист Казанда биш көн рәттән концерт куя икән, башка җырчылар Казан тирәсендәге район-авылларда да гастрольләр планлаштырмаска тиеш.

“Мондый оешма киләчәктә өлкән буын артистларын кайгыртыр иде”

Зәйнәп Фәтхетдинова: - Тәкъдимнәр һәр өлкәдә дә булырга тиеш, оешу-оешмау мәсьәләсенә. 

Мин Филармониядә эшләп караган кеше буларак, мондый оешманың булганын беләм, үземнән үткәрдем. Артист популяр чагында яши, эшли, үзе дә башкаларга ярдәм итәргә мөмкин. Әлбәттә, монда андыйлар бар. Син үзең дә Ришат андыйга керәсең, Фирдүс тә. Сез молодцы, бер-берегезгә ярдәм итәсез. Концертыгызда кемнәрнедер катнаштыру да оешканлыкны күрсәтә. Ниндидер адымның булуын күрсәтә. Мондый оешманың булуы шунысы белән яхшы булырга мөмкин. 

Бәлки, аны башка төрлерәк ракурс белән оештырырга кирәктер, уйлап карарга кирәк. Юристлар, ничек эшләп бара буласын күрсәтүче белгечләр туплап, әйтик, исем алу өчен дә юлларын күрсәтеп, ярдәм итә торган. Беренчедән, өлкән кешеләргә ярдәм юлларын күрсәтү өчен. Тагын да уйлап карасаң, безнең - татар җырчыларының да дөньяга таныласы килә. Үзешчән җырчылар белән профессионалларның да сәхнәләрдән торып җырлыйсы килә. Беренче чиратта тел белү кирәк. Бу очракта артист үзе дә үз өстендә эшләргә тиеш.

- Фирдүс каһкаһә белән карап утыра, килешми ахры...

Фирдүс Тямаев

- Тыңлап утырам-утырам да, без бит артистлар болай да бер карасаң, дус яшибез. Берәр хәйрия концерты булса, беребез дә арт белән борылмый, берәрсенең гаиләсендә проблема туса, ярдәмгә киләбез. 

Дөрес, безнең оешкан урын юк, әмма кире дә каккан юк. Артист белән артистның сугышканын күргән юк әле минем. 

Артистның проблемасы ул – аренда мәсьәләсе инде. Арендалар кыйбат. Бишәр-алтышар көн бер урында концерт куйсаң, “пригласительный” дигән әйбер биш көнгә дә бирелә. Менә, Казанда “Уникс”та 700 мең сумлык чакыру кәгазен "просто" күккә очырдык. Без аны салымга тотсак, яки балалар йортларына бирсәләр, файдасы зуррак булыр иде. 

Икенчедән, берләшү ул һәрвакытта да кирәк, гаилә нигә таркала, берләшмәү аркасында. Шуңа күрә артистлар берләшеп киңәшләсәләр...

Бүген артистлар күп, аны бернишләтеп тә булмый. Һәрберсенең концерт куясы килә, ул сезон вакыты гына. Мин үзем мәдәният йортында 11 ел эшләгән кеше, район мәдәният йорты директоры булып та эшләгән кеше. Анда районның үз бәйрәмнәре дә бар, район башлыгы чаралары. Концертлар күп булсын иде. Татар концертларына йөрсеннәр иде, балалар йөрсен иде. 

Әгәр рәттән куйсаң, сүз дә юк, бер-береңә комачаулыйсың. Арасы берәр атна булса да булсын иде... Дөрес, администраторлар болай да киңәшләшеп куярга тырыша. Әмма бездән генә тормый. “Бирегез әле миңа 28 мартны” дип бара алмыйбыз. 

Берләшү кирәк, дөрес. Бергә җыелышып, утырып чәй эчсәң дә, рәхәт.

ИлСаф: 

- Ришат шундый тәкъдим белән чыккан, бик әйбәт. Кирәктер дип уйлыйм. 

Ләкин миңа калса, ул Язучылар союзы кебек дәүләт статусында булмаса, аның мәгънәсе булмас. Болай үзара без берләшкән саналабыз инде. Әмма глобальрәк мәсьәләләрне чишәргә теләсәк, аны тиешле кешегә җиткерү дә кирәк. Дәүләт органы булмаса, әллә ни куптарып булмас. 

Әмма кечкенәдән башларга кирәк. Әлбәттә, Ришат белән Фирдүскә концертлар белән безнең килеп тыгылу берничек тә комачауламый. Безнең андый популярлык юк. Әмма алар дөрес әйтә. Аларның бит зал тула, безнеке тулып бетмәскә мөмкин. Тәртипкә салу кирәк. 

Кем әйтер икән дип йөри идем, беренче батырчылык итеп әйткән кеше Ришат булды. Дөресен генә әйткәндә, гастроль графигы буенча да. репертуар буенча да тулысынча хаос бара.

Фирдүс Тямаев: 

- Берләшер өчен дәүләт ярдәм итәргә тиеш. Әгәр дәүләт ярдәм итмәсә, без ничек кенә җыелсак та, сүзебез үтмәскә мөмкин. Әгәр Президент яки Мәдәният министры үзе белеп, бер урын биреп, штатлар биреп, безне утыртмаса, мәгънәсе булмый. 

Менә мин Тукай туган көнне Арчада мәйданда халыкны җыеп, “Туган тел”не җырладык. Әмма бит бу әйбер зурга китсә, берәрсе бу хакта бер сүз кузгатса, мине төрмәгә утырта алалар, революция-фәлән алып бара дип... Ә указ өстән бирелсә, икенче хәл. Без генә җыелып, эш ясый алмыйбыз. Моны бары тик дәүләт хәл итәргә тиеш. Арча урамында җыелу - хәерчелек, соңгы чик иде бу.

Ришат Төхвәтуллин: 

- Бер генә мисал китерәм. Быел юбилей концертларым узды. Чакыру билетларын дәүләтнең барлык структурасына керттем. Керттем дим, мине хәтта ишек алдына да кертмәделәр. Хәтта канцеляриягә дә барып җитә алмыйсың. Ишек төбендә бер тартма тора, хатыңны шунда саласың. Ул канцеляриягә керә, тиешле кешесенә биреләме-юкмы? 

Әмма шунысы кызганыч: концертыма бер генә дәүләт кешесе дә килмәде. Алар тарафыннан җавап та килмәде хәтта. Аңлыйм, бәлки, аларның эшләре күптер. Әмма бер генә артист зур проблемаларны чишә алмый.

“Безнең проблема – татар эстрадасына ассортимент җитми”

- Дәүләт структурасына әйләнгәч, сезгә административ басым булыр дип курыкмыйсызмы соң?

Фирдүс Тямаев: 

- Аның каравы, тәртип була.

Лилия Хәйруллина: 

- Минем уйлавымча, хәзерге артистларның цензураны бозганы юк. Шуңа күрә һәр артист үзе тойганча, белгәнчә, культура кысаларында иҗат итә. Шуңа күрә болай гына оешуның файдасы булмас дип уйлыйм, ул дәүләт тарафыннан оештырылган булырга тиеш. Шул вакытта гына ниндидер проблемалар чишелергә мөмкин. 

Гомумән, мин проблеманы гастрольләр графигында гына күрмим. Эстрадада проблема бик киң. Шул ук ассортимент җитмәү. Чөнки күп кеше белми, эстрада ул моңлы җырлар гына түгел, бик күп кырлы төшенчә. Ул үз эченә юмор, биюне ала, цирк та кергән аңа. 

Тел саклауга килсәк, бездә яшьләргә татар телен сеңдерү өчен актуальлек җитми. Ул Америкага, Европага охшарга тырышу дип түгел. Әлбәттә, без күп нәрсәне алардан алабыз. Бәлки, аранжировкаларга кагылышлы әйберләрне алсак, безнең яшьләр дә аны яратып тыңлар иде. Менә шундый җырлар булмау сәбәпле, әлбәттә, яшьләр рус, чит ил җырларын тыңлый. Проблеманың бер өлешен мин шунда да күрәм.

“Артистлар берләшсә, хөкүмәт каршы килмәс дип уйлыйм”

- Берләшү нинди формада булырга тиеш? Ул ниндидер координацион үзәк булырга тиешме? Әллә ул стратегик оешма булырга тиешме?

Ришат Төхвәтуллин: 

- Эстрадада мин күп проблемалар күрәм. Әйтик, тел мәсьәләсе. Чечняда бер затлы ресторанга кердек. Яшьләр утыра. Ресторан тулы, кавказ көе уйный башлауга, бөтенесе аяк киемнәрен салып, үзенең милли биюен җиренә җиткереп биеде. Безнең профессионаллар да алай булдыра алмый. Безнең ресторанда татар көе куйсаң, берәрсе торып басамы? Шикләнәм. Менә шуңа борчылам. 

Мин беренче тапкыр Казанга килгәндә, яшьләрнең бер мәйданга җыелып, кечкенә генә бер магнитофонга татар көенә тыпырдатып биеп-җырлаганын күргән идем. Менә шушы югала бара. Бу – артист кеше өчен дә зур проблема, чөнки артист кеше пропаганда ясый. Шушы проблемаларны без уйлашып, бергә чишә алсак, хөкүмәт моңа каршы килмәс дип уйлыйм.

“Безгә “өстәгеләр” ярдәм итми

Ильвина: 

- Бу сорауны без вакытында күтәрдек. Чөнки мондый оешма кирәктер дип уйлыйм мин. Әмма ул дәүләт тарафыннан һәм мәдәният министрлыгы дәрәҗәсендә эшләнергә тиеш дип уйлыйм. Чөнки бүген татар эстрадасының сыйфаты бик югары дәрәҗәдә түгел. Әмма ләкин артист тырыша, үзенчә эшли, яңалыклар кертергә тырыша, башка милләт эстрадаларыннан карап эшләргә тырыша. 

Әмма безне, кызганычка, безгә “өстәгеләр”нең берсе дә ярдәм итми. Чыннан да, без татар эстрадасының сыйфатын, дәрәҗәсен күтәрергә телибез, концертлар куябыз, дәүләт органнарына чакыру кәгазьләре кертәбез, әмма аны килеп карамыйлар да. Ярар, карамасыннар да, ди. 

Телевиденигә бирәбез – каралмый, ютубка эләбез – шулай ук игътибар юк. Без концерт язмасын телевидениегә бирәбез. Ул бик арзан түгел. Ул бит әле җыр гына түгел. Телевидениегә матур булсын дип, съемкалар эшләргә тырышабыз, матур концер эшләп тә, без әле акча китереп бирергә тиеш. Үз көчебез белән шундый бай материал бирәбез, әле анда да “бу реклама, сез түләргә тиеш” дип кире кагалар.

Ришат Төхвәтуллин: 

- Дөрес, аның бәясе биш мең генә түгел. Шуңа ике нуль өстәргә кирәк. Артист өчен күп эшләсәң дә, чыгымнары зур.

Ильвина: 

- Безгә дәүләт ярдәм итсә, коммерция ягыннан түгел, телебезне саклап калу өчен, җырларыбызны, безнең татар эстрадасы күпкә үсәр иде. Чөнки эстрадада профессонал һәм үзен күрсәткән артистлар да күп.

“Эстраданың бөтен проблемасы – бер артист җилкәсендә”

Ризат Рамазанов: 

- Мин тыңлап утырдым, монда өлкән буын җырчылары бик матур сүзләр сөйләде. 

Дөрестән дә, бөтен нәрсә бер артистка кала. Менә үз көчең белән күтәреләсең, ротация, аренда өчен, төркемгә, аранжировкага түлисең. Җырны сатып аласың, костюм тектерәсең. 

Бер концертка кигән костюмны икенчесенә кисәң, “Син моны кидең бит инде” дип язалар. Төркемгә түләргә кирәк. Һәрберсенең гаиләсе, кредиты бар, уен уйнап кына йөрмиләр, солярка, куну урыны – болар барысы да бер артист җилкәсендә. 

Кайсыбер залларда артистлар белмәгән урыннар да бар. Без аны артистлар белән дә сөйләшәбез. Күз йомасың инде. Икенче елга тагын киләсе бар дисең, кертмәсәләр, кайда куясың дисең, курку хисе бар. Башкорстанда концерт куябыз, һәр концерттан соң, район башлыгы булмаса, клуб директоры Рәхмәт хаты биреп, озата. Ә Татарстанда: “Алар үзләренә акча эшләп йөри, нәрсәгә без аларга Рәхмәт хаты бирергә тиеш”, диләр.

“Тел ул җыр аша саклана”

- Узган ел тел мәсьәләсе килеп чыккач, “Артистлар читтә калды” дип яздылар.

Ризат: 

- Дөрес түгел. Моның башыңда менә Фирдүс торды, Бауманда җыклышып та алдык. Әмма тел проблемасын бер көндә генә чишеп булмый бит аны. Һаман да әйдәп барырга кирәк. 

Менә без Төмән, Себер, Тобольск якларында йөреп кайттык. Андагы администраторлар: “Элвин Грей үз концертына рус кызларын да китерә алды” диләр. 

Без Татарстанда концертларны юмор белән алып барсак, чит өлкәләрдә күбрәк җыр кирәк. Фирдүс тә, Ришат та дөрес әйтә, без концерт белән аудитория җыеп, аранжировкаларны да яшьләрчәрәк эшләп, яшьләрне тартып, җыр белән телне саклау өстендә эшлибез.

ИлСаф: 

- Митингка барып, флаглар күтәреп йөрүдә файда күрмәдем мин. Безнең эшебез шул бит инде - халыкка иң беренче җыр бара, җыр белән тел бара. Татарча белми кеше, “Күбәләгем”не җырлый ул, “Алмагачлар”ны җырлый.

Ильвина: 

- “Безне “өстән” җырлый белмиләр, тере тавышка җырлый белмиләр дип сүгәләр. Президентыбыз да татар эстрадасы турында сүз йөрткән иде. Әмма алардан бернинди дә ярдәм күрмибез. Безне сүгәләр, әмма ярдәм юк.

“Үзгәреш җиле” дигән зур проект ясадылар. Безгә дә, Татарстанда яшәүче җырчыларга, шундый ук мөмкинчелекләр бирсәләр, без дә башка милләт эстрадаларыннан ким булмас идек.

- Ә сезнең бу ярдәмне сораганыгыз булдымы?

- Ришат: 

- Юк шул, сораганыбыз юк. Менә шуның өчен дә оешма кирәк инде.

Ильвина: 

- Бер генә җырчы ничек сорый ала? Бер генә җырчы фикере белән генә...

“Районнарда артистка карата хөрмәт юк”

Фирдүс Тямаев: 

- Артистлар бара төрле районга, безне район башлыгы да каршы алмый, мәдәният бүлеге җитәкчесе дә. Без ач түгел, ачлыкта эш түгел. Куй чәеңне дә инде, бергәләшеп чәй эчеп, сөйләшеп ал. Шундый аралашу юк. “Килдеме, акча эшлиләр, теләсә нишләсеннәр”, - ди. Бездә хәзер артистка карата хөрмәт юк.

Зәйнәп Фәрхетдинова: 

- Мәдәният йортларында эшләүчеләр хәзер үзләренең төп культурасын онытты. Бәлки, анда төрле кеше эшләгәнгәдер бу. Әмма культура учагында чәй дә куелмый. Чөнки ул каршы алып, оештырырга тиеш.

Фирдүс Тямаев: 

- Икенче проблема шунда, “топовый" артистлар бар бит инде. Без беләбез - ул гомерлек түгел, берничә ел инде, дөресе шул. Бар бит халык артистлары. Аларга тамашачы авырдан йөри икән, нигә дәүләт ярдәм итми?

Ришат: 

- Хөрмәтле коллегалар, без проблемаларыбызны беләбез, күрәбез. Әле бер генә очрашу булды, күпме проблема күтәрелде. Таңга кадәр дә утыра алабыз. Киләсе очрашуга башка коллегаларны да күрәсе килә. Җәй айларында бер вакыт табып, мәгълүмат чарасы ярдәме белән, безнең берәр соравыбызны чишеп карыйк.

Яки оешманың җитәкчесе кем булыр?

Түгәрәк өстәл оешмага директор сайлау мәсьәләсенә дә кагылып үтте. Җырчылар әлеге теманы Ришат Төхвәтуллин күтәргәч, җитәкчесе итеп тә аны күрә.

ИлСаф: 

- Ришатның гастрольләре күп, ул алып бара алмый аны.

Фирдүс Тямаев (шаяртып): 

- ИлСаф абый, алайса син алып барырсың, бер эшең дә юк.

Солидностьта эш түгел, без беребез дә безкультурный кешеләр түгел, парламентка кем якын, кем әйбәт әңгәмәдәш - шул булырга тиеш. Әйтик, Салават абый. Аның һәрбер сүзе үтә. Салават абый бер теманы кузгатса, без барыбыз да “поддерживаем”.

Зәйнәп Фәтхетдинова

- Ул бит укыта, аның вакыты тоже юктыр.

Фирдүс Тямаев: 

- Безнең өстән шундый зур кеше, зур “поддержка” булса, “уверенный”рак була алабыз.

Зәйнәп Фәтхетдинова

- Креатив фикер, яңача караш кирәк дибез бит инде.

- Димәк, киләсе очрашуда директор сайлаячакбыз инде.

ИлСаф: - Директоры булыр аның...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100