Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гамил Әсхәдулла: “Юмор аңгыралар өчен түгел!”

“Мунча ташы” юмор театры икенче елга кырык еллык эшчәнлеген билгеләп үтәчәк. Быелны алар 39 сезоннары белән Казанга килделәр. Әлеге театр күрсәткән юмор җитдиме? Аларга 39 ел яңадан-яңа сценарийлар булдыру ничек бирелә? Алар замана белән бергә атлыйлармы? “Интертат” “Мунча ташы”ның тамашасын карап, әлеге төркемнең җитәкчесе Гамил Әсхәдулла белән аралашты.

news_top_970_100
Гамил Әсхәдулла: “Юмор аңгыралар өчен түгел!”

“Пенсионер да була алмабыз...”

Язмабызның башында тамашага тукталып үтик. Юморны аңлатып язу җиңел түгел, аны тәнкыйтьләү тагы да авыррак. Билгеле бер шелтә белдерер өчен, бу өлкәдә күп еллар тәҗрибәсе булган сәнгать әһеле булырга кирәктер. Шуңа күрә тәнкыйть белдерергә кыймыйм. Бары тик барлыкка килгән сорауларым белән Гамил Әсхәдуллага мөрәҗәгать итәрмен.

“Мунча таш”лары гадәти тормыш турында шаярталар дисәм, ялгышмам. Мәсәлән, пенсияне арттыру темасын алыйк. Әлфис Калимуллин фикеренчә, хәзерге яшьләр түбәндәге фикердә йөриләр икән: “Комсомол була алмадык, пионер да була алмадык, пенсионер да булу язмас инде”. Әйе, кызык! Ләкин хәзер пенсия реформасы турында кем генә шаяртмады да, кем генә сүз кузгатмады. Әйе, һәрбер шаяртуда образлар башка. “Мунча ташы” төркеме завод җитәкчесе белән дүрт гади эшче образын тәкъдим итте. Шушы кешеләр арасында бер образ – полицейский гына пенсия алу бәхетенә ирешкән, калганнарга исә - эшләргә дә эшләргә.

Баксаң, директорларга яисә җитәкчеләргә пенсия яшен арттыру күренеше хуш килә икән, чөнки алар эшләп тә акчаны аз “көрәмиләр”. Ә менә гади эшчеләр, киресенчә, пенсия яшенә җитүне төшләрендә күрә.

Нәрсә генә булса да, түзәргә кирәк дип, “мунчалылар” дип чыгышларын тәмамладылар.

“Теләчедә тел ашыйлар, Балык бистәсендә – балык”

Чыгышларның башкасына күчик, ир-атларның хатын-кыз булып киенү күренеше дә барыбызга да таныш. “Мунча ташы” да әлеге шаяруга тукталып үтте. Сәхнәгә ике дус кыз чыкты. Мөгаен, юморның иң уңышлысы – ул бер-береңнән көлүдер. Әлеге миниатюрада "кызлар" бер-берсеннән көлде.

“Ты с головой не дружишь что ли?” дигән гыйбарә бар. Татарчалап әйтсәк, "син баш белән дус түгел әллә"? Шушы сорау белән кызларның берсе икенчесенә дәште. Тегесе дә каушап калмады: “Баш белән дус булырга тиешмен әллә? Көзге янынан үткәндә, исәнләшеп тә китәргә тиешме? Хм, болай булгач, мин баш белән дус түгел”, - дип җавап кайтарды.

Кыскасы, әлеге кызлар шул “полная дура” яисә “поши-кабан” дигән сүзләр белән бер-берсен кимсетеп кенә тордылар. Кызларның берсенең “полная дура” дигәнгә дә мөнәсәбәте үзгә булды: “Полная дип эндәшүе “обидно”, дурасы түгел”, - диде ул.

Миниатюрадагы өченче образ ярдәмендә артистлар “зәңгәрләр”дән көлде. "Мунча ташы"ндагылар ир-атларның бер-берсен шашып яратулары гадәти күренеш дип күзаллый булса кирәк, ә халык моны аңлап бетерми... Мин Искәндәр Мотыйгулланың “зәңгәр” булып уйнавына төшендем үзе, ләкин янымда утыручы ханым моны аңламады. Образ ахырына кадәр ачылып бетмәгән иде димме соң?..

Сюжет барышында кызлар юлда баралар иде. Кайда юл тотуларын алар болай аңлаттылар: “Теләчегә барып тел ашыйк, ә Балык бистәсендә балыктан авыз итәрбез”, - диделәр.

Шәһәргә килгән бабай тарихы

Концерт дәвамында чыгышлар арасында Әлфис Кәлимуллин бабай образында сәхнәгә чыкты. Тамаша башында ул шәһәргә килгән булса, концерт ахырында кире авылына кайтып китте. Ә чыгышлар арасында ул, төрле-төрле кызык хәлләргә эләккән булып, тамашачыны көлдерде. Бик яхшы алым! Тамашачы икенче чыгышны көткәндә дә, тамаша кылуын дәвам итә дигән сүз. Кызык хәлләрнең берничәсен язып үтим.

Мәсәлән, бабай үзенең ахирәте хатынының туган көненә бик кирәкле бүләк алуын әйтеп үтте. Ул да булса - дрель. “Бик кирәк әйбер бит! Хатынга да алырга кирәк булыр”, - дигән фикер барлыкка килде анда.

Алга таба бабайга хатыны кибеткә кереп, аяк кием алырга кушты: “Нинди икәнен язып җибәрдем, укы”, - диде. Бабай укый башлады: урамда кияргә, мәктәпкә кияргә, кыш-яз-җәй-көз кияргә, биюгә кияргә һәм тагын берничә җиргә кияргә. Бабай аптыраам: “Ярый әле кызым берәү генә”, - дип башын тотты. Ярый әле бабайга хатыны нинди аяк кием алырга кирәк икәнен язып җибәргән, мәңге исендә калдырасы түгел иде.

Мунча ташыннан 18+: ​Кирәкмәгән нәрсә белән йокласаң, ни бетә?

Бер генә юморчының да концерты “пошлый” юморсыз үтми, моны кабул итәргә кирәктер. “Мунча ташы”нда да “шолт-шолт” дигән шаяруга да 18+ тамгасын куярга кирәктер. "Мат" дип атарлык сүзләр булмаса да, "с..", "к...", "тупой" кебек тупас сүзләрне тезделәр. 

Рус телендәге чыгыш та булды. Ашот Каблукович булып сәхнәгә чыккан Искәндәр Мотыйгулла рус телендә генә чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, ул инде бу образ белән 28 ел сәхнәдә!

Ашот татарча белми. Ул аяк киемнәрен ремонтлаучы булып эшли. Рус телен белмәүче әби аңа киез итеген ремонтлатырга килә. Ахырда болар бер-берсен аңламыйлар. Кызыгы да шунда, әйе. Ләкин 20 минут чамасы русча чыгыш ясау татар юмор театрына килешә микән? Тәнкыйть түгел, бары уйлануым гына. Искәндәр абый әйтүенчә, “интеллигентлар” да караган бит бу номерны. Бер сүз әйтмәгәннәр!

“Мунча таш”ларыннан сәламәт булу киңәшләре: йөрәк күп сөйләшкәнгә бетә икән, ә күзләр кирәкмәгән нәрсәгә карасаң бетә. “Шул кирәкмәгән нәрсә белән йокласаң, “в общем” бетәсең икән.

Импровизацион алым

Номерларының берсендә артистлар сәхнәгә залда утыручы Николай абыйны чакырып алдылар. Иң мөһиме: әлеге абзый белән артистлар алдан ук сөйләшеп куймаганнар.

Әлеге чыгыш иң уңышлы һәм иң кызык чыгышларның берсе булды. Николай да артистлардан ким куймады. Залда утырып калган хатыны гына, Николайны яшь, кыска итәкле кыз сәхнә артына алып киткәч, нәрсә дип уйлагандыр. Әлфис тә: “Николай китте, ә хатыны Рушания утырып калды”, - дип төрттерде.

Гамил Әсхәдулла: “Юмор аңгыралар өчен түгел”

Һәрбер артист халыкка хезмәт итәргә тиеш. “Мунча ташы” театры гади халыкның тормышын сәхнәләштерә. Алар күрсәткән хәлләр, проблемалар – барысы да халыкка якын. Мәсәлән, шул ук пенсия реформасы. Бәрәңге белән бәйле булган миниатюраларында җиде сумка бәрәңге сатып алып, соңыннан кешеләргә “свежий сорт, үзем үстердем" дип алдап сату. “Зәңгәрләрдән” көлү. Барысы да безгә таныш.

Ләкин, минем фикеремчә, тамашачы бу концертка ял итәргә килә. Нәрсә әйтергә теләделәр икән дип уйлап утырырга килми ул. 

- Гамил абый, милли стратегия турында сөйләшеп алыйк әле. Сез инде 39 ел сәхнәдә. Татарстандагы бердәнбер юмор театрын җитәклисез. Милли стратегия буенча берәр тәкъдим белән чыкканыгыз булмадымы?

- Ул милли стратегия иҗатка, сәнгатькә әллә ни игътибар да бирмәде бит. “Мин - юморист” дигән яңа проект барлыкка китердем. Конкурс рәвешендә барды ул. Ике тапкыр төшердек. Берсен үз акчама төшерттем, икенчесен Рөстәм Хәбибуллин (“Четыре татарина” КВН командасы актеры – ИТ), мәдәният министрлыгы белән сөйләшеп, акча бүлдертте. Белмим, алынды микән ул акча, юк микән. Төшердек – күрсәтер “площадка” юк. Чыктык, телевидение ризалыгын бирмәде. Кыскасы, юмор хәзер кемгә кирәк булсын?

- Алар үзләренең ризасызлыкларын нәрсә белән аңлаттылар?

- Әлбәттә, төшерелгән әзер әйберне бушка бирәсе килми. Бәясе ошамагандыр, күрәсең.

- Бөтен әйбер акчага килеп төртелә шул. Сезнең театрга спонсор ярдәме күрсәтеләме соң?

- Юк, безгә акча бирүче юк. Бер юанычыбыз бар: Президентыбыз Рөстәм Нургали улы автобус бирде. Аппаратураларны да үзебез алабыз. “Мунча ташы” театры Татарстанда берәү генә. Мәсәлән, Казахстанда алты юмор театры бар.

- Әйе, сезнең театр бердәнбер. Сезнең хезмәтегезгә карата битарафсызлык кайдан барлыкка килә?

- Дошманнарның эшедер инде бу. Итәк асты күрсәтәләр дип язалар. 39 ел дәвамында рәхмәттән сүз ишеткән юк, бары тик язалар гына.

- Юморыгыз җитдиме?

- Безнең юмор - фольклор. Гади юмор күрсәтәбез. Элек капка төпләрендә шаярып утырганнар бит, менә бездә дә шулай.

- Көнкүреш юморына мөнәсәбәтегез нинди? Сез күрсәткән юморны шундыйлар рәтенә кертеп буламы?

- Төрле миниатюралар бар, сеңелем. Мәсәлән, пенсия реформасының “иманын китердек”, “зәңгәрләрдән” көлдек һәм башкалар. Болар “бытовой” әллә? Әйе, клоун булып уйналган миниатюралар да бар. Аларсыз булмый, чөнки безне карарга төрле яшьтәге тамашачы йөри.

- Әйе, миниатюраларның уйландыра торганнары да бар. Тик аларның асылына төшенер өчен, уйлап утырырга кирәк. Ә халык ял итәргә килә...

- Хөкүмәткә каршы барырга тиеш түгелбез, шуңа күрә юмор призмасы аша күрсәтәбез. Юмор “слабоумный”лар, аңгыралар өчен түгел. Чәйнәп биргәнне көтмәсеннәр!

- Төркемегездә ике яшь кыз пәйда булды. Аларны ничек сайладыгыз?

- Кастинг аша. Татар юморында хатын-кызга авыррак. Безнең төркемдә дә төп рольне хатын-кыз башкармый.

- Күп еллар дәвамында Ульяна Князева сезнең белән бергә эшләде. Ул нинди сәбәпләр аркасында төркемнән китте? Аралашып торасызмы?

- Дүрт ел элек үзе теләп китте. Сәбәпләрен аңлатып тормады, хәтта миңа да: “Китәм”, - дип әйтмәде. Бер шәһәрдә яшәгәч, аралашабыз инде. Аның турында бер начар сүз дә әйтә алмыйм. 

- Быелгы программагыз “Телсез авыз” дип атала. Нигә нәкъ менә әлеге исемне сайладыгыз?

- Халыкка бәйле исемне сайларга тырыштык. Авызыбыз телле булса да, билгеле бер сәбәпләр аркасында кешегә кайвакыт телсез булырга туры килә. Аның сәбәпләре бар инде...

"Мунча ташы" концертыннан фоторепортаж:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100