Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов бу киемнәре белән ни әйтергә теләгән?

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов 14 сезонга аяк басты. Алар Казан тамашачысына “Эксклюзив” дип исемләнгән яңа шоу программаларын тәкъдим итте. Ни өчен тамаша “Эксклюзив” дип атала? Концертның үзенчәлеге нәрсәдә? Интертат хәбәрчесе барысын да үз күзләре белән күреп кайтты.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов бу киемнәре белән ни әйтергә теләгән?


Иң элек тамашачы сәхнәгә чыккан артистларның һәм биючеләрнең киемнәренә игътибар иткәндер, мөгаен. Дөресен генә әйткәндә, быел Гүзәл Уразованың сәхнә киемнәре күпләрдә каршылыклы фикерләр, бәхәсләр уятты. Җырчы моны үзенчә аңлатты: “Ел саен яңалык кертергә тырышабыз, быел тай, Бразилия стильләренә мөрәҗәгать итәргә булдык”. Һәм бу, чынлап та, шоу программа булды!



Татарстан флагы төсләрендә күннән тектерелгән костюмнар аеруча игътибарга лаек. Артистлар фикеренчә, татар теленә бәйле булган бүгенге вәзгыятьтә бу аеруча актуаль. “Республикабыз белән горурланабыз, бу хисләрне әлеге образ аша җиткерергә теләдек. Ерак төбәкләрдә йөргәндә дә без һәрвакыт татар телен, татар милләтен, халкыбызның гореф-гадәтләрен ярату һәм саклауның мөһимлеген аңлатырга тырышабыз”, - дип белдерде Интертат хәбәрчесенә Гүзәл Уразова.



Сөйләшүгә Илдар Хәкимов та кушылды: “Соңгы вакытта татар теле тирәсендә барган хәлләр безне дә борчуга салды. Мәктәпләрдә татар теле һичшиксез укытылырга тиеш. Тел бетсә, милләт тә, сәнгать тә юкка чыгачак. Һәрхәлдә, безнең балалар татар телен факультатив рәвештә түгел, ә кушылганча өйрәтәчәкбез. Менә инде 15 елга якын без сәнгать аша татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Ел әйләнәсе бик күп концертлар куябыз, читтә яшәүче милләттәшләребез белән күрешәбез. Тамашачыларыбыз елдан ел арта бара. Без – артистлар телне саклауда зур роль уйныйбыз. Алар татар телен ишетүгә, татарча аралашуга сусап яши, без туган телне саклаячакбыз”.



Гүзәл белән Илдарның алдагы елларда узган концертларында да булгач, бу юлы тамашаны чагыштыру, күзәтү күзлеге аша карадым. Быел артистларның алып баручылары юк. “Ел саен тамашачы “алып баручыларыгыз күп сөйли, сезне ишетмичә дә калабыз” дигәч, быел концертны үзебез алып барырга булдык”, - диде Гүзәл Уразова. Программаны алар Илдар белән икесе алып барды. Сәхнәгә чыгып бер-берсенең уңай яки тискәре сыйфатлары турында, кайбер урыннарда шаян мәзәкләр сөйләделәр.



Бию номерларына аерым тукталасым килә. Гүзәл белән Илдарның һәр җырлары бию белән бизәлгән. Һәм алар профессиональ дәрәҗәдә куелган. Гүзәл үзе дә оста биюче ул. Аның сәхнәдәге осталыгына сокланмый мөмкин түгел: аһәңле сөйләм, матур, җиңел бию, җырны моңлы итеп башкару. Башкару дигәннән, быелгы репертуарда узган елгы җырлар да, яңалары да, моңсу җырлар да, дәртле җырлар да яңгырады. 



Залда Илдар белән Гүзәлнең олы кызлары Эллария һәм Гүзәлнең әнисе Фира апа да бар иде. Илдар балаларны тәрбияләүдә ярдәм иткәне өчен яраткан “теща»сына рәхмәтләрен әйтеп башын иде. Тәнәфес вакытында Фира ханым белән дә аралашып алдык. Күренеп тора: бик сабыр, акыллы һәм ягымлы хатын-кыз. “Хәзер балаларны карау җиңеләйде, чөнки икесе дә балалар бакчасына йөри башлады. Авырмасалар, аларны карауның берние дә юк. Иң мөһиме – сәламәт булсыннар”, - диде ул.



Концертның нәрсәсе эксклюзив булды? Барысы да! Алып баручылары, биючеләре һәм, әлбәттә, сәхнә киемнәре! Кыскасы, бу концерттан тамашачы җан азыгы алып, күңеле белән ял иткәндер дип ышанасы килә. Ә киләсе ел – Илдар белән Гүзәл өчен юбилей елы. Артистлар нинди тамаша әзерләр? Көтеп карыйк...











Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100