Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлсирин белән Айсылуның икесен бер үк ир кияүгә алырга җыена, Азат күзлек кигән, Рәнис иң конфликтлы җырчы

Ваһапов фестивале җырчылары - Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Айсылу Габдинова һәм Рәнис Габбазов әле анда, әле монда җыелышып, нәрсәдер уйлап чыгара. Дүрт җырчы үзләре белән бергә боулинг уйнарга чакыргач, каршы килә алмадым. Уйнаган арада сөйләшкәндә шундый нәтиҗәгә килдем – шушы арада гына да әллә ниләр булып беткән болар белән!

news_top_970_100
Гөлсирин белән Айсылуның икесен бер үк ир кияүгә алырга җыена, Азат күзлек кигән, Рәнис иң конфликтлы җырчы

Үзләре уенга килгәннәр, үзләренең күңелләре булачак концертларында ахыры. Уенга кереп китми интектеләр. Ярый Рәнис Габбазов актив – үзе өчен дә, Айсылу өчен дә шар тәгәрәтә, һәр җиңүе өчен сабыйларча куана. Азат исә кызлар үзләре уйнарга тиеш дип уйлый иде бугай - дөрес тоту, йөгереп килү кагыйдәләрен өйрәтү белән мәшгуль.

Азатка күз тигән – күзлек кигән


Азат уенга күзлек киеп килгән. Күзе авырту сәбәпле линзасын салырга мәҗбүр булган. Рәнис Ульяновск шәһәрендә концерт куйганда күзе авыртып, коньюктивит чире белән авырып алган иде. “Шуннан соң барыбызга да күз тия башлады”, – ди Азат, шаяртып.

- Бер-берегездән көнләшәсезме? – дип сорадым Рәнистән.

- Кеше ак көнләшү белән көнләшеп, үзен “үстерә” ала, ә кара көнләшү белән янган кеше – кеше түгел инде ул”, - ди Рәнис. Кара көнләшүчеләрне “гөнаһлылар” дип атады.


Айсылу Габдинова күлмәкләрен үзе сатып алмый

Айсылу Габдинованың инстаграмын күзәтеп баручыларга мәгълүм – ул күлмәкләрне тамашачылар белән бергә сайлый. Берничә күлмәк белән фото кертеп, “Кайнар Хит” тапшыруына кайсын кияргә дип киңәш сорый. Ни өчен шулай икәнен болай аңлатты:

Ул күлмәкләрне берүк үзем сатып алам дип уйлый күрмәсеннәр. Мин аларны бары тик тапшыруга гына сайлыйм. Үземнең күлмәкләр алай бик күп түгел. Кайбер кызлардан “Син күп күлмәкләр сайлыйсың,” – дигән сүзләр ишетә башладым. Беренчедән, сайлашу тамашачыларга да кызыклы, шулай ук миңа да. Җиңеп чыккан күлмәкләрне мин тапшыруга кияргә тырышам. Тик нинди күлмәк кисәң дә, халыкка ярап бетеп булмый.

Айсылуга һәр атна саен яңа күлмәк киюе кызык

Айсылу “Кайнар хит” тапшыруына килеп керү тарихын да сөйләде:

- Мин ТНВда башта “Поем и учим татарский язык” исемле балалар тапшыруын алып бара идем. Шуннан күреп, мине “Кайнар хит”ның кастингына чакырдылар. Мин анда беркайчан да эләкмәсмен инде дип, кызык өчен генә барып карадым. Чөнки мин үземне профессиональ алып баручы дип санамыйм. Өстәвенә, аның өчен беркайда да укымагач, тәҗрибәм дә юк.

Мине алганнарын хәбәр иткәч, башта утырып еладым. Бик курыктым, Илфак абый Шиһапов барысы булып чыгар дип, мине тынычландырды. Хәзер алып барам, үземә ләззәт алам. Гел җомга көнне концерт туры килә. Ә шимбә иртән туры эфирга барырга кирәк. Берсендә Оренбургтан иртәнге биштә кайттык, җидедә уянып эфирга бардым. Йокы туймаса да, зарланмыйм. Кыз булгач, шунысы да кызык – һәр атна яңа күлмәк киеп чыгасың, - ди Айсылу.

Аның сүзенә Гөлсирин дә кушылды:

- Гастрольләр җомга көнне була икән, Айсылу көн-төн “Кайнар хит” өчен борчыла, йокларга яткач та шуны сөйли, - ди.


 Гөлсириннең кыска күлмәгенә бәйләнгәннәр

Ә Гөлсирин исә күлмәкләрне фондның менеджеры Айбикә белән сайларга тырыша. “Һәрвакыт милли бизәк булырга тиеш”- ди. Кайбер очракта тукыма алырга кибеткә баралар икән, чөнки күлмәк йөзгә туры килергә тиеш. “Берсендә кыска күлмәгемә бәйләнде халык. Кем беләндер эшлисең икән, аларның да сүзен тыңларга кирәк. Шулай ук мөселман халкы, әби-бабай каршында чыгыш ясавыңны да онытмау мөһим.

Гөлсирин: Иреңә каршы килеп булмый инде...


 “Кияүгә чыккач, фамилияне үзгәртергә уйлыйсызмы?” - дигән сорауны җырчы кызлар бик җитди кабул иттеләр. “Сәхнәдә үземнең фамилиям белән калам” – ди Айсылу. Бәлки, тормышта үзгәртермен дигән фикердә ул. Сүзгә Азат кушылды.

- Җырчының ире каршы булса, үзгәртергә мәҗбүр булачак, - ди ул.

- Хәрби егет булса бигрәк тә, – дип өстәде Рәнис. Хәрби кеше хатынына солдатка дәшкән кебек, фамилия белән дәшәдер, мөгаен.

Ә Гөлсириннең фикере болайрак иде: “Сәхнәгә чыккан фамилияң белән каласың, ә болай иреңә каршы килеп булмый инде”.


Мишәр Рәнис башкортча сөйләшә белми, әмма хатынына сылтау итеп, кызларны бүләксез калдыра белә


Җырчылар тиздән Башкортстанга барырга планлаштыралар икән. Рәнис Габбазов күптән түгел “Әни, җаным” җырын башкорт телендә яздырды. Җырның сүзләрен Айсылуның әнисе тәрҗемә итсә, Айсылу исә башкорт авазларын әйтелеше буенча ярдәм иткән. Яздыру бик озакка сузылган. “Мишәр булгач, башкорт телен каян белим инде мин?” – ди Рәнис, көлеп.

Элвин Грей Рәниснең җырын башкаруын “Афәрин!” дип бәяләсә дә, кайбер сүзләр дөрес әйтелмәү сәбәпле, бу җырны әлегә Башкортстанда кабул итмәгәннәр. Айсылу студиягә барып, җыр яздырырга булышканга Рәнис аңа бүләк бирәм дип вәгъдә иткән булган. Тик онытыпмы, әлегә бирмәгән икән. Айсылу аңа үпкәсен белдереп утырды. Ә Рәнис исә: “Хатынны сагындым,” – дип, сүзне икенчегә борды. Менә ичмасам джентельмен!  

Айсылу үзенең “ Сагыну” җырын башкортча яздырган:

- Минем Уфада конкурсларда катнашканым булганга, башкортча җыр яздыру авырлык тудырмады, - ди ул.

Сүз уңаеннан, Айсылу Ольга Бузованың “Мало половин” җырының татарча пародиясен ютубка урнаштырды.

- Аның тексты бөтенләй башка. “Мало половин” – “Бала, бала мин” сүзләре яңгырашлы. Текстны шулай ук Данил Сәфәров язды (“Алабута” җыры авторы). Мин ул идеяне башта шәп дип уйламаган идем. Ләкин соңрак үземә дә кызык була башлады.

Айсылуның иң яраткан җырчысы, кумиры – Анна Нетребко “Мало половин”га “лайк куйган”. Хәзерге көндә алар инстаграм челтәрендә аралашып торалар.


 Рәнис Габбазов 39 температура белән сәхнәгә чыккан, Гөлсириннең күлмәк эчендә булавка?

Рәнис Габбазов Хәйдәр Бигичевка багышланган концертка 39 температура белән чыккан булган. Сәхнәгә чыккач, күз аллары караңгыланган. Тик шулай да җырлаган вакытта күзем ачылды ди.

Шуңа күрә җырчылар күз тиюләрдән сакланырга тырышылар икән. Мәсәлән, Гөлсириннең күлмәге астына әнисе булавка тага.

 Пешекче һөнәрен үзләштерергә хыялланган Гөлсирин нигә җырчы булырга уйлаган?

 Гөлсирин кечкенәдән үк пешекче булырга хыялланып үскән. Авылда әниләре концертлар куеп йөргәч, теле ачылгач ук, аларга ияргән. Җырчы булырга этәргечне шул ясаган дип уйлый. “Мин җырлый белми идем. Минем кечкенә энем Ислам җырчы булырга җыена. Мин аңа “нормальный” эш түгел дисәм дә, син эшлисең бит әле дип мине мисалга китерә,” – ди Гөлсирин. Шулай да киткән юлы белән үкенми.

- Кайвакыт авыр чаклар да була. Бигрәк тә арган очракта, җырлап, рәхәтлек тоясың. Чөнки син аннан башка тора алмыйсың. Ләкин тормышның авыр чагында шундый халәткә туры килә торган җырны җырлавы бик кыен.


 Рәниснең нинди җыры халыкны елаткан?

Кая гына барып, концерт куйсалар да, халыктан рәхмәт хатлары күп килеп тора икән. Рәниснең бигрәк тә “Кайтыгыз торналар” җырын бик яратып тыңлыйлар. Бер бабай аның “Булганына шөкер итә белү” дигән сүзләрне ошаткан икән. “Никтер шул сүз елатты халыкны” – ди Рәнис. Үзе дә җырындагы сүзләрен якын кабул иткәнен белдереп. 


 Айсылу белән Гөлсиринне көндәш хатыннар итеп бер үк егет алырга җыена? 

Бер егет концерт вакытында Айсылуга өйләнергә теләген белдереп хат язган. Өйләнгәч, Айсылуны эшләтмәскә кирәк дип тә язган. Һәм шул ук егет бик экономияле булып чыккан ахырысы – шул ук сүзләрне Гөлсирингә дә язып тапшырган. Берсе бармаса, берсе барыр дип уйлаганмы, әллә инде ике хатын тотарга теләгән мөселман егете булганмы? 

Рәнис Габбазов – иң конфликтлы кеше

Серлелек сыйфаты Рәнискә бик туры килеп бетми. Чөнки дүртесенең арасында ул иң күп сөйләүчеләрдән булгандыр. Һәр темага кушылып китеп, үз фикерен җиткереп барды. “50 яшьтә бөтен нәрсәне сөйлим,” – дип ышандырып та куйды әле. Ә Азат кыскалыкны ярата. Үзе әйтмешли “тәпә-тәпә” сөйләшергә яратмый (безнең якта моны “лыгыр-лыгыр” сөйләшү диләр).

 Гөлсирин үзенең серле булуының төп сәбәбен “ялгышмас өчен” дип билгеләде.

Гел бергә булган дүрт җырчының дүртлесендә дүрт характер. Күбрәк Рәнис белән конфликтка керәләр. Чөнки үзе әйтмешли, ул бик эмоциональ кеше һәм сүзен туры бәреп әйтә. Шулай да җырчылар иҗат тормышында да кара көнләшү белән “чирләмиләр”. Чөнки таяныч бер-береңә хөрмәт булган очракта гына уңышлы иҗат юлын таптап буладыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100