Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова: Президент тузга язмаган җырларны халыкка тыңлатмаска киңәш итте

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы"нда кунакта булды. Президент ди-джей Гөлназ Сәфәрова белән туры эфирга чыгып сәламнәр дә юллады.

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова: Президент тузга язмаган җырларны халыкка тыңлатмаска киңәш итте
"Рөстәм Нургалиевичның "Татар радиосы"на беренче тапкыр килүе. Иң элек аны радионың эшчәнлеге белән таныштырдык, аннан соң ул "ХАТ-Line" тапшыруында татарстанлыларга сәламнәрен, изге теләкләрен җиткерде. Бу тапшыруны мин алып бармасам да, тәҗрибәле хезмәткәр буларак, Президент белән аралашуны миңа йөкләделәр. Рөстәм Нургалиевич һәрвакыттагыча гади, ачык. Аның белән радио, татар эстрадасы, татар теле турында да сөйләштек. Ул радиога җырларны сайлап бирергә, тузга язмаган җырларны халыкка тыңлатмаска киңәш итте", - диде безгә Гөлназ Сәфәрова.


Рөстәм Миңнеханов туры эфирда белдергәнчә, "Татар радиосы" татар халкының гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен саклауда бик зур өлеш кертә. Радио хезмәткәрләре Президентка "Туган тел бездән башлана" дип язылган кофта бүләк иткән.















Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100