Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова: "Ирем белән бер-беребезгә чынаяк атып кычкырышканыбыз да бар"

Кем ул Гөлназ Сәфәрова? Күпләр аны сәхнәдә күреп яисә экран аша гына белә. Алып баручы булудан тыш ул хатын һәм әни дә әле. Журналистика өлкәсенә ул ничек килгән? Ире Ленар белән ничек танышканнар? Алар бай яшиме? Гөлназ кайчан икенче тапкыр әни булырга җыена? Ул “Интертат”ка шулар хакында сөйләде.

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова: "Ирем белән бер-беребезгә чынаяк атып кычкырышканыбыз да бар"

Гөлназ Сәфәрова: “Балачакта фамилиямне үзгәртергә тели идем”

Синең әтиең "Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров. Журналистика өлкәсен булачак профессияң итеп сайлауга әлеге факт тәэсир иттеме?

− Шуны билгеләп үтәргә кирәк: әти беркайчан да миңа: “Кызым, син журналист булачаксың”, - димәде. Тик журналистика даирәсендә яшәү, шушы тормышта кайнау профессия сайлауга үз өлешен керткәндер дип уйлыйм. Мәктәптә укыган вакытта табиб булырга хыяллана идем. Химия белән биология фәннәрен яхшы белдем. Язмыш кына үзеннән-үзе мине журналистикага алып килде. Үзем дә сизмәстән, фикерләремне кәгазь битенә яза башладым. Әлеге шөгылем әтигә охшарга тырышудан барлыкка килде дисәм дә, ялгышмам.

Беренче тапкыр нәрсә турында язуыңны хәтерлисеңме?

− Алтынчы сыйныфта укыганда яза башладым. Хәтерлим: беренче тапкыр зоопаркка баргач яздым. Ничек инде, хайваннарны җәфалап, аларны тоткынлыкта тотарга була?! Андагы ис турында язган идем. Тагын бер язмам исемдә. Мин бик хисчән кеше, шуңа күрә вак-төяккә гел игътибар итәм. Шул җиденче классларда укыган чак булгандыр, чүплек янында йөргән ике бомжны күрдем. Ир-ат бомж шиңеп барган чәчәкне тапты да, аны хатын-кыз бомжга сузды. Әлеге язмам белән минем кеше социаль статусын, хәтта үз-үзен югалтса да, кешелек сыйфатларының, мәхәббәт хисенең саклануын әйтәсем килгән иде.

Әңгәмәләрнең берсендә син: “Әтиең аркасында гына күтәрелдең дигәч, елыйм”, - дигәнсең. Бу фикереңне биш-алты ел элек әйткән булгансың. Хәзер әлеге сүзләргә карата мөнәсәбәтең үзгәрдеме?

− Әлеге сүзләрне бик еш ишетергә тулы килә иде. Имеш, Сәфәровның кызы. Беләсеңме, мин ничектер ияләштем кебек. Мин укыган мәктәптә әнием мәктәпнең уку бүлеге мөдире булып эшләде, ягъни “завуч” иде. Шуңа күрә мәктәптә дә гел: “Әлбәттә, аның әнисе завуч бит”, - дигән сүзләрне гел ишеттереп тордылар. Мәктәптә елый идем, әнигә минем яныма килмәскә куша идем. Хәтта фамилиямне дә алмаштыру турында уйлаган чаклар бар иде. Шәхес икәнемне исбат итәргә теләдем. Ә хәзер ул миңа кирәкми. Хәмдүнә апа әйтмешли, тиреләр калынайды, утыз да тулды. Нәрсәгә мин кемгәдер нәрсәдер дәлилләргә тиешмен? Хәзер, киресенчә, әтиемне Сәфәрованың әтисе дип танучылар бар(көлә).

Гомумән, тәнкыйтьне ничек кабул итәсең?

− Әгәр дә ул реаль тәнкыйть булса, мин колак салам. Чын тәнкыйть нинди була? Социаль челтәрләрдә “булдыра алмыйсың инде син”, “ямьсез” дигән сүзләр – тәнкыйть түгел. Әлеге типтагы тәнкыйтьне дәлилләнмәгән, аңлатмасы булмаган буш сүзләр дип кенә кабул итәм. Әгәр дә инде профессиональ кешеләрдән миңа җиткерелгән берәр фикер булса, әлеге кимчелегемне миңа анализ ясап аңлатсалар, мин рәхәтләнеп тыңларга риза. Урынлы тәнкыйтькә начар карамыйм. Киресенчә, мин рәхмәтле генә булам, чөнки тәнкыйть ярдәмендә үсеш барлыкка килергә мөмкин.

Миңназыйм абый журналист буларак сиңа үзенең фикерен белдерәме, киңәшләре белән ярдәм итәме?

− Әйе, әти белән әни минем өчен дөньядагы икенче кешеләр. Башта –АллаҺ, соңыннан – әти белән әни. Холкымның бер ягы бар: мин башта эшлим, аннан – уйлыйм. Үземчә эшләргә яратам дисәм дә, әти-әни сүзеннән чыкканым юк. Балачакта гына түгел, хәзер дә шулай. Алар белән гел киңәшләшәм. Әти профессиональ яктан булыша. Мин әти-әни фикеренә бәйле кеше. Мәсәлән, син миңа беркайчан да яшел агачның кызыл булуын дәлилли алмаячаксың. Тик минем әти белән әни: “Кызым, бу агач кызыл”, - дип әйтсәләр, бетте инде менә. Мин аларның сүзенә колап салып, уйлана башлаячакмын.

Сценарист та, алып баручы да

Бүгенге көнне син нинди вазифа башкарасың?

− Алып баручы булып эшләүдән кала, мин билгеле бер проектларны җитәклим һәм сценарий төзим.

“Ретро-концерт”, “Ике артист” проектларын җитәкли идең дип беләм. Ни сәбәпле алар хәзер юк?

− Менә “Ретро-концерт”ка тукталып үтик. Халык шелтә белдереп, иске җырларны тыңлыйсы килүләрен әйтеп килә. Имеш, без концерт программаларына попса гына “тутырабыз”. Менә, ясадык. Ә кайда тамашачы? Ретро-җырларны тыңларга теләүчеләр аз икәнен аңладым. Әлеге проектны булдырганда, киләчәге зур булыр дип уйлаган идем. “Ике артист”ка килгәндә, бу очракта, гомумән, шаккаттым: тамашачылар арасында Г. Камал театрына бер тапкыр да бармаучылар бар икән. Алар татар эстрадасы җырчысын беләләр, ә театр артистын белмиләр. Бу проектның фишкасы нәрсәдә иде: җырчының башка өлкәдәге кеше белән җырлавы. Сәхнәгә беренче тапкыр чыгучылар да, инде ничә еллар дәвамында сәхнәдә эшләүчеәр дә бар иде. Г. Камал исемендәге театр артистын танымау – минем өчен көтелмәгән күренеш иде.

Сценарийларның бер-берсенә охшарга тиеш түгеллеген кагыйдә итеп алсак, эшнең катлаулы булуы аңлашыла. Проектлар да күп. Кайдан илһам аласың?

− Әйе, бездә ай саен бер проект. Алып баручыларны сайлау, җырчылар составы – болар барысы да минем өстә. Сценарий төзергә чакыручылар күп. Күпме генә акча тәкъдим итсәләр дә, күбесеннән баш тартам. Минем стилем үзгәрәк һәм ул һәрбер җырчыга да туры килми. Бүген Әнвәр Нургалиев һәм Гүзәл Уразова белән эшлим. Ирем белән баланы йоклаткач, төнлә язарга яратам. Төнге үнбердә утырып, иртәнге алтыга кадәр иҗат итә алам. Хәтта кайвакыт илһам табар өчен урамга чыгып керәм. Мин бераз шундый сәеррәк инде.

Күңелеңә нәрсә якынрак: алып барумы яисә проекны җитәкләүме?

− Икесе дә якын. Хәзер аңлатам: алдым ди мин үземә аяк кием. Киям мин шуны, миңа уңайлы. Әгәр дә мин аны үзем ясап кисәм, ничектер кызыграк булыр иде кебек. Минем эшем белән шул ук хәл. Сценарий язганда, илһам белән генә эш итмим. Психология дә ярдәм итә дип әйтә алам. Мин алып баручыларның, җырчыларның холкын беләм. Алар белән бәйле булган соңгы яңалыкларны өйрәнәм. Мин алар булып язарга тырышам. “Иң чибәр, иң талантлы фәлән-фәлән” дип артистларны игълан итүчеләрне җенем сөйми! Халык үзе бәя бирергә тиеш.

Ни өчен соңгы арада үзең концертларны еш алып бармыйсың? Концертларга еш йөрүче буларак, мин моны сизмичә калмадым.

− Сизүең өчен рәхмәт! Белсәң, күпме кеше миңа: “Нишләп тагын сез алып барасыз?” - дип сорау бирә. Быел “Татар радиосы” хитларын гына алып бардым, һәм менә “Татар җыры” фестивале якынлаша. Минемчә, тамашачы да бер үк кешеләрнең алып баруынан туядыр, шуңа күрә мин төрле-төрле дуэтлар яисә составлар ясыйм. Гел үземне генә алып баручы итеп куймыйм. Мин, гомумән, популярлык артыннан чабучы түгел. Танылган йолдыз булу – максат түгел.

Максатың нәрсәдә соң?

− Минем кемгәдер нәрсәдер дәлиллисем килми. Үзем эшләгән эшемнең нәтиҗәсен күреп, аннан канәгать булу – минем максатым.

“Үзгәреш җиле” фестиваленә тукталып үтик. Узган ел Айваз Садыйров белән бергә алып барган идегез. Быел исә Айвазның янәшәсендә башка алып баручы торды. Ни өчен фестивальне син алып бармадың?

− Дөресен әйтәм: мине чакырмадылар. Узган елны шул ук “Татар җыры” тандемын алганнар инде дигән сүзләр йөрде. Бәлки шушы фикерләргә колак салганнардыр, кеше өчен җавап бирә алмыйм. Чакырсалар, бик теләп барыр идем.

Айвазга ачу сакламыйсыңмы?

− Юк, нигә дип ачу саклыйм ди. Булгалый шундый очраклар: чакырабыз берәр җырчыны, ул безгә: “Хатыным да җырласын”, - ди. Мәңге аңлыйсым юк андыйларны. Бу күренеш артистның профессиональ булмавын аңлата. Мин Айвазга уңышлар теләп “смс” яздым. Айваз минем өчен дус кыз кебек дип әйтсәм дә, арттыру булмас.

Гөлназ: “Ирем минем телефон номерымны бер коньякка сатып алган”

Синең хатын һәм әни булуыңны искә алыйк әле. Ирең Ленар белән танышу тарихын сөйләп китә алмассыңмы?

− Ирем белән дискотекада таныштык. Бөтесе бии, елмая, ә Ленар җитди кыяфәт белән почмакта басып тора иде. Мин аны чит ил егетенә охшаткан идем. Булат Бәйрәмовка: “Кара, безгә чит илдән килгәннәр”, - дидем. Булат миңа Ленарның композитор Марат Мухинның абыйсы булуын әйтте. Шуның белән мин әлеге егетне оныттым да. Ике көннән миңа “смска” килде: “Сәлам. Мин Мухин Ленар”, - дип язылган иде анда. Баксаң, шул без танышкан көнне, дискотека тәмамлангач, Ленар Булаттан минем кем икәнемне сораган икән. Безнең Булат бит инде арттырып сөйләшергә ярата: “Менә ул да сине сораган иде, син аңа “тучны” ошагансыңдыр”, - дип, минем телефон номерымны коньяк өчен сатып җибәргән.

Ленар сине тиз арада үзенеке иттеме?

− Без танышканда, мин башка егет белән йөри идем. Мөнәсәбәтләребез генә әллә ни яхшы түгел иде. Чын дөресен әйткәндә, Ленарга ничек кияүгә чыкканымны да хәтерләмим. Ленар мине тиз арада үзенеке итә алды. Ул җитди кеше, аның белән көлешеп йөреп булмый иде. Әлбәттә, чәчәкләр дә бүләк итте, рестораннарга да йөртте. Ләкин моның белән генә мине кызыктырып булмый иде! Чәчәк бүләк итүчеләр дә, кайдадыр ял итәргә алып баручылар да җитәрлек иде. Хәтерлим: бер көнне мин авырдым. Ленар минем яныма килергә булды. Аңлыйсың, температурам югары булгач, әллә ни чибәр түгел идем. Ленар мине, чирләгән вакытны янымда булып, миңа чәй ясап торуы белән үзенеке итте. Әлеге адымы белән ул миңа, тазарсам да, бетчәгә батсам да, чәчсез калсам да, ташламаячагын аңлатты.

Ленар – инженер. Иҗат кешесе булмагач, уртак тел табу авыр булмадымы? Арагызда аңлашылмаучанлыклар барлыкка килә идеме? Хәзер дә алар бармы?

− Башта авыр иде! Беренче өч ел уртак фикергә килә алмый идек. Кияүгә чыкканда әти-әнигә: “Әгәр дә Ленарга карата хисләрем сүрелсә, аерылачакмын”, - дидем. Дөресен әйтәм: безнең бер-беребезгә чынаяк атып кычкырышканыбыз да бар. Бүгенге көнне, Аллаһка шөкер, бар да яхшы. Ленар да эшемне аңлый башлады кебек. Тик шулай да “кәнфитләнеп” утырасым килми, талашулар була. Мәсәлән, ул бу ялларда гаиләбез белән каядыр ял итәргә планлаштырырга мөмкин. Мин, эшем булса, аңа бара алмывымны белдерәм. Ул миңа гел: “Синнән башка да алып баручы табылыр. Без китәбез”, - дип әйтә. Иремнең эшемә карата карашы җиңел. Үз эшен беренче урында күрә. Әйе, үзенең эшендә ул зур акчалар әйләндерә, аның эше җитдирәк. Мин дә бит күңел ачып йөрмим!

Синең холкыңны лидерлар холкы дип атау дөрес булыр. Гаиләгездә кем баш?

− Ленар миннән 10 яшькә зуррак. Әлбәттә, гаиләдә ул баш. Миңа лидерлык позициясен югалту җиңел бирелмәде. Шулай да өйне җиһазлау, пәрдәләр сайлау минем өстә. Ленар миңа: “Менә эшлә, син баш!” - ди. Гаиләдә акыллы кеше баш булырга тиеш. Импусльсив, эмоциональ кеше баш булса, гаиләдә аңлашылмаучанлыклар ешрак барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә кайвакыт Ленар белән күңелем түрендә килешмәсәм дә, аның әйткән фикере белән ризалашам.

Сезнең туй ничәнче елда булды? Син теләгәнчә үттеме ул?

− Кияүгә мин 2008 елда чыктым. Беләсеңме, тагын бер тапкыр туй үткәрергә мөмкинлек бирсәләр, башка туй ясар идем. Туебыз ресторанда үтте, чамасы белән әйткәндә бер йөз кеше бар иде. Җырчылар күп иде. Руслар әйтмешли, туебыз артык “движучный” булды. Хәзер исә тыныч кына берәр туй үткәрер идем. Алып баручысыз, “ваусыз”, бәлки тере оркестр белән. Ленарга әйтеп тә караганым бар: “Әйдә яңаны ясыйбыз”, - дип. Ул гына баш тарта.

Ленар татарча сөйләшми дип беләм. Әти-әниең моны ничек кабул иттеләр?

− Үзенең әти-әнисе белән рус телендә аралашканга күрә, Ленарның татар телен белү дәрәҗәсе яхшылардан түгел. Шулай да ул тырыша! Ленарның эшендә дә руслар гына, әгәр дә ул татар кешеләре янында йөрсә, татар телен өйрәнү процессы тагы да тизләнер иде. Әти-әниемнең миңа беркайчан да кистереп: “Юк!” - дип әйткәннәре булмады. Кияү сайлауда да ниндидер чикләр куймадылар. Аларга Ленар бик тиз арада ошады. Ирем аларга “әти-әни” дип эндәшә. Ленарның әнисе үлеп киткәч, әти-әни белән аралары тагы да якынайды дип уйлыйм.

Гөлназ, синең ирең кебек яхшы егетләрне үзеңә ничек каратырга икән?

− Акыллы егетләргә нәрсә охшаганын әйтә алам: ихлас һәм чын кызлар кирәк. Ясалма матурлыкка алар карамыйлар дип беләм. Ир-ат эштән кайтып ял итәргә тиеш. Шушы ял итү шартларын хатын-кыз ясый белергә тиеш. Утырып сөйләшә алган кызлар ошый дип беләм. Менә шушындый булсаң, егет кешене үзеңә каратырга буладыр.

“Стилистыма айлык хезмәт хакы түлим”

“Ирем зур акчалар эшли”, - дисең, бай яшисезме?

− Бай яшибез дип бер дә әйтә алмыйм. Бай гаиләдә үсмәдем, тик әти белән әни безне сыйфатка өйрәттеләр. Әти киемне Мәскәүдән алып кайта иде. Кыйбатлы әйберләрне акча булудан түгел, ә сыйфатлы булудан ала идек. Хәзер дә әллә ни бай яшибез димәс идем. Без урта хәлле кешеләр. Акчаны үзебез хәләл юл белән эшләп табабыз. Начар яшәмибез, әйбәт яшибез, Аллаһка шөкер.

Кредит түлисезме?

− Әйе, иремнең эше өчен алынган кредит бар. Ленар үзе түләп бара.

Үзең эшләп тапкан акчаны ничек туздырасың?

− Без Ленар белән икебез дә гаилә кешеләре. Эшләгән акчаны өйгә алып кайтабыз. Әйтик, эшләгән ди мин илле мең, ул акчаның яртысын гаиләгә алып кайтырга тырышачакмын. Өйдә җайлылык, уңайлылык тудыргач, анда ныграк кайтасы килә.

Косметолог, стилистларга еш йөрисеңме?

− Массажлар, пилинглар ясатам. Салоннарга акча күп китә дип әйтә алам. Атнасына 2-3 чара булырга мөмкин. Санап караганым бар, үземнең мастерга айлык хезмәт хакы түләгән кебек була. Гөлназ бара инде, аның акчасы күп бит, диләр. Бизәнмичә, чәчләрен ясатмаган алып баручыларга карыйм да, алай ярамаганны аңлыйм. Кеше мине эшләргә чакыра, акчасын түли. Нишләп мин начар кыяфәттә килергә тиешмен? Кыйбатлы күлмәкләр дә алу шуның белән бәйле. Айлык эшләгән хезмәт хакымның яртысыннан күбрәген бетереп барам.

Кием сайлаганда, брендына карап сайлыйсыңмы?

− Гардеробымда бренд киеме дә, бренд булмаганы да бар. Кыйммәтле бренд киемен кию – стиль дигән сүз түгел. Мәсәлән, кайбатлы күлмәк аласың да, берәр базардан аксессуар сайлыйсың. Беркем дә синең алкаңның яисә беләзегеңнең базардан алынган дип уйламаячак.

Сәхнәдән китү теләге юкмы?

− Белмим, ничек язган инде. Бүген кибет ачу белән шөгыльләнәм. Сәхнәдән башка үз-үземне күз алдына китерә алам. Эшсез калудан курыкмыйм, минем ирем бар. Ул мине, әгәр дә эшсез калсам, “обеспечивать” итә алачак. Монда бер шигем юк.

Дилә Нигъматуллин белән Марат Мухин аерылышкач, Гөлназның ире: “Дилә безнең өчен башка юк!” диде

Билгеле булганча, ирең Ленар композитор Марат Мухинның энесе. Маратның элеккеге хатыны – җырчы Дилә Нигъматуллина. Аның белән нинди мөнәсәбәтләрдә син?

− Безнең турыда күпләр начар аралашалар дип уйлый. Кайдан чыккан микән бу сүз? Без бернинди мөнәсәтләрдә түгел: яхшы да түгел, начар да түгел. Мин аны хөрмәт итәм, без аралашып торабыз. Без дуслар дип әйтә алмыйм, ләкин Дилә белән сөйләшеп утыруы миңа рәхәт.

Дилә белән Маратның аерылышуы сезнең арагызга ничек тәэсир итте?

− Без беркемне дә гаепли алмыйбыз. Марат миңа беркайчан да Дилә турында начар сүз сөйләмәде, Дилә дә Марат белән аралашуыбызга каршы түгел. Без аларның мөнәсәбәтләрен белмибез бит, анализ да ясый алмыйбыз. Ленар башта каршы иде аралашуыбызга. Имеш, безнең өчен Дилә башка юк. Аны да аңларга була: Марат аның энесе, ул аңа якынрак. Мин Ленарга алай ярамаганны аңлаттым кебек, Айданның туган көннәренә Дилә кызы Сәфинә белән гел килә.

“Эшкә чыкканда, Айданга кырык көн иде”

Улың Айданга инде җиде яшь. Ни сәбәпле икенче бала алып кайтмыйсың?

− Айданның ничек үскәнен күрми калдым. Эшем бик күп! Әлеге темпта эшләп, бала алып кайтырга әзер түгелмен. Ниндидер бер калыпларга карап, икешәр-өчешәр бала алып кайтырга димәгән бит. Бер бала белән дә бик рәхәт. Төгәл әйтә алмыйм: әле вакыт бар, бәлки менә иртәгә планнарым үзгәреп, бала алып кайтырга уйлармын.

Айдан бәләкәй чакта ничә ай өйдә утырдың?

− Айданга кырык көн булганда, эшкә чыктым. Әти белән әнигә баланы калдырып, бүләкләүгә киткән идем. Бер кызык тарих сөйли алам. Чаллыда “Татар җыры” концерты булырга тиеш иде. Ялгышмасам, ул вакытны Айданга өч ай иде. Бер машинада әти, әни, Ленар, бала һәм мин Чаллыга юл тоттык. Алар барысы да концерта катнашуыма каршы иделәр, шуңа күрә берүземне генә җибәрмәделәр. Кунакханә “снимать” итеп, әти белән әни Айданны карады, мин концерт алып бардым, ә Ленар шушы ике арада йөрде. Күкрәк сөтемне шешәгә салып, Ленар әлеге шешәне әти белән әнигә илтеп бирә иде. Ай-һай кызык чаклар бар иде.

Нигә өйдә утырмадың? Ленар сине акча белән тәэмин итәр хәлдә булгандыр бит.

− Әйе, гаиләдә финанс проблемалар булмады диярлек. Өйдә утырмадым инде, кеше дә гел чакырып тора иде. Минем үземнең акчам булырга тиеш. Менә үзем эзләп тапкан акча. Мин беркайчан да үзем өчен кешегә түләтмәдем.

Айдан Гөлназ Сәфәрова улы булуы белән мактана микән?

− Юк, мактана димәс идем. Ул беләсеңме нишли: бергә берәр җиргә барганда, мине танып, карап калсалар, Айдан: “Таныдыгызмы? Әйе, Гөлназ Сәфәрова үзе!” - дип әйтә.

Син нинди әни?

− Мин гаиләдә таләпчән кеше. Айдан: “Мин сине әтигә әйтәм”, - дип еларга мөмкин. Шулай да кайвакыт мин аны кыландырып та алам кебек. “Сюсюкаться” да итә алам, ләкин бала тәрбияләгәндә кырыс булырга кирәк дип уйлыйм. Улыма, яратышканда, Ай дип эшдәшәм, ә ул сузып “Әәән” ди. Шулай итеп баланы иркәләсәм, кайвакыт үземә дә эләгә. Эш күп булу сәбәпле, буш вакыт сирәк була. Сәхнә артында торсам да, бик җитди берәр чара алып барсам да, әти-әнием, ирем, улым турында гел уйлыйм. Алар минем өчен һәрвакыт беренче урында!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Гольназ сенелем бар яктанда килгэнсен, молодец. Тик бер нэрсэн охшамый, кузлегенне алыштыр эле. Бэлкем модадыр, но ул сине олыгайта, ямьсез курсэтэ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100