Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлнара Тимерҗанова: "Яшь кызлар арасында үз образлары булырдай өметле җырчылар юк"

"Җырчы булып танылгач, ирем белән аралар бозылды, көнләшә башлады, - дип сөйләде Гөлнара Тимерҗанова беренче иреннән аерылуы турында. Сүз уңаеннан, улы Иделнең дә холкын авыр, диде. Ә менә икенче ире Ильер әфәнде белән уртак кызлары хәзер балалар бакчасына йөри башлаган. Димәк, Гөлнара Тимерҗанова сәхнәгә кире кайта.

news_top_970_100
Гөлнара Тимерҗанова: "Яшь кызлар арасында үз образлары булырдай өметле җырчылар юк"

- Гөлнара ханым, сез 2000нче елларда иң популяр җырчыларның берсе идегез. Ул вакытта беренче ирегез белән аерылышуыгызның сәбәбе дә шушы популярлык булды кебек, әллә ялгышаммы?

- Ирем белән танышканда мин бернинди йолдыз да, җырчы да түгел идем. Консерваториянең икенче курсында укып йөргән студент кыз. Шулай да ул мине һәрвакыт "йолдызым" дип йөртте. Җырчы булып танылгач, чыннан да ирем белән аралар бозылды, көнләшә башлады. Сәбәбе - гастрольләр. Концертлар белән еш йөри башлагач миңа карата хөрмәте бетте. "Хөрмәт ит мине. Миңа синнән бернинди алтын-көмеш тә кирәкми. Аңлавың кирәк. Хөрмәтең кадерле", - дип гел әйтә килсәм дә, аңламады. Хәер, кайсы гына гаиләне алма, ир белән хатын арасында бер-берсенә карата хөрмәт булмый икән, ул гаиләнең киләчәге юк дип саныйм. Гаиләнең нигезе нык булсын өчен бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә өйрәнергә кирәк.

- Бервакыт улыгызны тыңламый, иркә, дип тәртибеннән зарланган идегез. Хәзер ничек, рәтләндеме?

- Ир балада еш очрый торган күренеш инде. Әйе, Иделнең холкы үзенчәлеклерәк шул. Башта ныклап торып йөгәнләргә тырышып карадык. Мәктәпне тәмамлагач, программистлыкка укырга керткән идек. Укыйсы килмәде, ташлады. "Әни, минем эшен яратмый торган надан белгеч буласым килми. Бу эш минеке түгел", - дигәч, каршы килмәдек, хәзер аңа ирек биреп карарга булдык. Күңеле ятмагач баланы мәҗбүри укытып булмый. Иҗат белән кызыксына. Аллаһ бирсә, быел армиягә барырга исәпләп тора.

- Кызыгыз зурмы инде?

- 4 яшь тула. Кызым балалар бакчасына йөри башлады. Хәзер менә ныклап торып концертларны эшләргә вакыт бар.

- Димәк, сәхнәгә кире кайтасыз?

- Күпләр миңа шушы сорауны бирә. Мин бит бер вакытта да сәхнәдән китмәдем. Һәрвакыт иҗат иттем, яңа җырлар яздырып, клиплар төшердем. Әле дә концертлар белән йөреп торган көнем ләбаса...

- Бер ара бик популяр идегез, аннан соң югалып торган кебек тоелдыгыз, шуннан чыгып кына әйтүем...

- "Мәхәббәт ялкыны", "Йолдызлар яңгыры" җырлары чыккач, чыннан да күтәрелеп киттем. Тиз арада "Йолдызлар яңгыры" җырына клип та төшереп куйдык. 

Шулай бервакыт очраклы гына Зөһрә апа Шәрифуллина белән очраштык.

-  Гөлнара, син нигә үзеңнең концертларыңны оештырмыйсың? - дип сорады ул аптырап. 
- Зөһрә апа, халык таныган ике җырым бар. Иртәрәктер әле миңа, яшь бит әле, - дидем. 
- Чыксаң хәзер чыгасың, чыкмасаң төшеп каласың, шул гына. Әгәр уйласаң Азат абыең белән сөйләш, беренче концертларыңны оештырырга булышыр, - дип киңәш бирде. 

Шуннан соң Азат абый Хәлимов белән сөйләшеп, Татарстан районнары буйлап концертлар куеп йөри башладым. Казанда да ике көн рәттән, беренчесен Камал театрында, икенчесен УНИКС концертлар залында оештырдым...

  • Гөлнара Тимерҗанова әйтүенчә, болай эш йөртүе продюсерларына ошамаган. Шул сәбәпле, аның җырлары ротациягә бирелми башлаган. "Үпкәләп калдылар билгеле, җырлар әйләнүдән туктады. Радиодан җырларың гел яңгырап, телевидениедән үзең күренеп тормасаң, халык тиз оныта, сезнең кебек югалды дип уйлый башлый инде менә", - дип сөйләде ул. Бу вакыйгага бәя объектив булсын өчен, без аның нечкелекләре хакында әлегә сөйләми торырга булдык.

- Шуннан соң нишләдегез?

- Үз төркемемне булдырып, төрле район-шәһәрләр буйлап концертларым белән йөри башладым.

- Гадәттә, үз концертлары белән йөргән җырчылар көне-төне телевидениедән реклама бирә. Сезне күргәнемне хәтерләмим...

- Без күбрәк җирле телевидениеләр белән эшләргә тырышабыз. Бәясе дә арзан, нәтиҗәсе дә бар. Бер елны бер телевидениегә 100 мең сум түләп реклама биргән идем, дөресен әйтәм, бер файдасын да күрмәдем. Һәрвакыт үз көчем белән эшләдем, кешегә ялынмадым, шуңа күрә спонсорларым да булмады.

- Сәхнә тәҗрибәсе зур булган җырчы буларак, хәзерге җырчылар турында фикерегезне беләсе килә. Менә бу өметле җырчы, моңа халык зал тутырып киләчәк, дип яшь кызлар арасыннан кемне атый аласыз?

- Әлегә образ ягыннан берсен дә атый алмыйм. Кызганыч, яшьләр арасында үз йөзе, үз төсе белән аерылып торган җырчы кызлар юк. Бөтенесе бер төрле. Шулай да тавышлы җырчылар бар.

- Ә сез үзегезне образлы җырчы дип саныйсызмы?

- Саныйм. Сәхнәгә чыккан вакытта минем үземнең образ бар иде. Шуның аша танылдым. Кызыл күлмәк һәм ак кепка киеп чыккач, бөтенесе шаккатты. Образ ул бер җырчыны икенчесеннән аерып тора бит. Бертөрлеклек җырчының йөзен югалта, бертөрлелектән качарга кирәк.

- Соңгы вакытта җырларны үзегезгә үзезез яза башладыгыз. Бу нәрсәдән шулай: хәзерге композиторлардан канәгать булмаумы, әллә инде яңа сәләт ачылумы?

- Мин элек тә көйләр язгалый идем. Ул вакытта җырларга кыймадым. Хәзер рәхәтләнеп җырлыйм. Әзер җырлар да тәкъдим итәләр. Күбесе күңелгә ошамый. Көе матур булса - сүзләре мәгънәсез, сүзе ошаганның - көе туры килми, дигәндәй. Мин иң беренче чиратта җырның сүзләренә игътибар итәм. Җыр сүзләре мәгънәле булырга тиеш.

- Яшь чагында үзегез белән булган берәр очраклы хәл турында сөйләгез әле.

- Фәнис Яруллин белән танышуым кызык килеп чыккан иде. 1992нче елда булды бу хәл. Яшь чагым, беренче мәхәббәтемә "сиңа атап җыр язам" дип вәгъдә биргән идем. Трамвайда барганда журнал тышлыгында Фәнис абыйның сурәтен күреп алып, аны эзләп киттем, таптым. Шул көннән башлап дусларга әйләндек, бик якын аралашып яшәдек. Хәзер аның тормыш иптәше белән тыгыз элемтәдә торам... 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100