Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев икенче тапкыр әти булды: “Әзер түгел идем, шок булды”

Бүген 30 апрель көнне Фирдүс Тямаев һәм Резидә Әхмәтвәлиева икенче тапкыр әти-әни булды.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев икенче тапкыр әти булды: “Әзер түгел идем, шок булды”

Тямаевлар гаиләсендә сөенечле вакыйга. Апрельнең соңгы көне гаиләне тулыландырып, яңа тормыш бүләк итте. Бүген Резидә уллары Раянга иптәшкә энекәш бүләк итте.

“Татар-информ” хәбәрчесе Фирдүс Тямаевның шатлыгын беренчеләрдән булып уртаклашты.

“Якынча туу датасын баштарак 26 апрельгә билгеләгәннәр иде. Аннан соң 2 майга күчерделәр. “Әле вакыт бар икән” дип, Нурлаттагы өебезнең залын сүтеп атып, ремонт ясап яткан мәл иде. Дизайнер белән видеозвонок аркылы сөйләшеп, обой һәм люстра сайлап йөреш иде”, – ди Фирдүс.

Тямаев хатыны белән иртәнге сөйләшүнең һәр мизгелен хәтерли.

Кибеттә йөргәндә Резеда шалтырата:

-         Матурым, привет! Нигә шалтыратмыйсың? – ди. Шундый әкрен генә сөйли.

-         Привет, мин әйтәм. Син ял итсен, йокласын дип борчырга теләмәдем, дим.

-         Мин таптым, - ди.

-         Ничек инде? – дидем дә, коелып төштем.

Берәү булса, янында булмаганы өчен сүгәр, битәрләр, истерикага бирелер иде. Мин шок хәлендә калдым. Ни еларга, ни көләргә юк. Иртәнге 5тә бала тудыру йортына барган да, унынчы яртыда тапкан. Монысы да малай! 3800ме, 3900 грамм диме?! Шокта әле мин. Көтелмәгән хәбәр булды. “Мин роддомда” дип, смс җибәрсә дә, мораль яктан әзерләнгән булыр идем. Раянны тапканда да мин Казанда түгел идем. Шундый батыр инде ул минем хатын”, – ди бәхетле Фирдүс.

Фирдүс Тямаевның бүген Чаллыда дүртенче көн концерты билгеләнгән.

-         Ничек куеп чыгарга инде аны? – ди бәхетеннән исергән артист.

Фирдүс балага нинди исем кушасын өздереп әйтмәде. “Исем кайгысымени әле монда?” ди ул, һаман аңына килә алмыйча. Аллаһы Тәгаләнең 99 күркәм исеменең берсен кушабыз инде. Күздә тоткан бер-ике исем бар, төгәл тукталмадык әле”, – диде ул.

“Татар-информ” хәбәрчесенә билгеле булганча, Фирдүс беренче улының бәби ашын зурлап уздырган иде. Бу юлы да аннан ким үткәрмәскә җыена бугай.

-         Мин инде аракы, шәраблар куймыйм өстәлгә. Бала тугач, гакыйка корбаны чалырга кирәк. Раянга да чалдырдык без аны. Бу юлы икенче улыма гакыйка корбаны, Раянга тагын бер корбан чалдырырга уйлап торам”, – диде Фирдүс Тямаев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100