Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Филүс Каһировның тормыш иптәше Эльмира: Ике баланы да иремә калдырып, рәхәтләнеп чыгып китә алам

Татарстанның атказанган артисты, алтын тавышы Филүс Каһировның төп байлыгы, минемчә, хатыны Эльмира. Нинди генә чыгыш булмасын, ул аның белән була һәм ире өчен җан атып, аның һәр чыгышын анализлап бара.

news_top_970_100
Филүс Каһировның тормыш иптәше Эльмира: Ике баланы да иремә калдырып, рәхәтләнеп чыгып китә алам
– Эльмира, Филүс сәхнәдә булса, сез һәрвакыт сәхнә артында, ирегезнең ышанычлы терәге. Артист хатыны булу ничек ул?

– Дөресен әйткәндә, ул җиңел әйбер түгел. Мин аның администраторы буларак, гел аның белән йөрергә тырышам. Мин аның чыгышына иң беренче анализ ясаучы кеше. Ул сәхнәдә булса, мин һәрвакыт сәхнә алдында аны видеога төшерәм. Өйгә кайтып, карап, бергәләп анализ ясыйбыз. Чыгышы ничек булды, костюмы ничек утырды – шуларына да игътибар итәм.

– Улларыгызны да Инстаграмнан күрсәтеп торасыз. Олы улыгыз Айдарның сәхнәгә чыгарга омтылышы бармы?

– Айдарда без андый талант күрмибез, ул күбрәк спортка тартыла кебек. Ә менә кечкенәсе – Рөстәм, аңа әле бер генә яшь. Әмма тавышы көчлерәк.




– Филүс ерак гастрольләргә еш йөри. Сез өйдә ике бала белән каласыз. Ул гастрольдә чакта көненә ничә тапкыр сөйләшеп торасыз?

– “Сольный” концертларга без бергә йөрибез. “Солянка” ише җыелмаларга ул үзе генә бара. Телефоннан без көненә бер генә тапкыр да сөйләшергә мөмкинбез. Филүс ул телефоннан еш шалтыратышып, теләсә нәрсә сөйләшеп утыра торган кеше түгел. Кирәк әйберне генә шалтыратышып әйтәбез дә бер-беребезгә, шул җитте.

– Соңгы кисәтү, Филүс тарафыннан кылынган хатаны хәтерлисезме?

– “Татар җыры”нда әз генә аранжировкадан арткарак калып, музыкадан каушап калды. Мин шуны сиздем. Ул үзе дә сизде аны, әмма тамашачы аны сизеп, игътибар бирмәде. Мин инде соңыннан әйттем: “Репетицияңне яхшырак ясарга кирәк иде”, - дидем.

– Болай үзе өйдә репетицияләр ясыймы?

– Ясый. Яңа җыр булса, бигрәк тә. Һәр номерын автоматлашканчы кабатлый.

– Филүс – тамашачы алдында атказанган артист. Ә өйдә ул нинди әти һәм гаилә башлыгы?

– Ул – иң яхшы әти, иң яхшы ир. Ул бөтен әйберне дә эшли. Мин аңа рәхәтләнеп, ике баланы да калдырып чыгып китә алам. Көне буена карарга да мөмкин. Гыйнвар аенда ике тәүлеккә Казахстанга очкан идем. Ул берүзе ике бала белән калды. Филүс балаларны йоклата да, ашата да, балалар бакчасына да илтә. Туганнан бирле ул балаларны карарга ярдәм итә. Ашарга да пешерә, өйләрне дә җыештыра. Минем өчен ул – гаиләдә нык зур ярдәмче. Без бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез.

– Филүс – Татарстанның алтын тавышы. Сез “Нинди зур артист белән яшим бит мин” дип уйлаганыгыз бармы?


Публикация от Эльмира Кагирова (@kagirovaelmira86)



– Әлбәттә. Мин аның белән бик нык горурланам. Мин - Филүснең  фанаты. Без 9 ел очрашып йөрдек. 5 ел бергә яшибез.

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100