Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фахишә рольләреннән - графиня рольләренә кадәр үсү, өч бала табу һәм Голливудка бару: җырчы Айлинның танылуы турында 10 факт

Татар эстрадасында яңа йолдыз – Айлин дигән матур җырчы кабынып килә. Аны “матур” диюем юкка булмады: тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы, җырлавы да нәзакәтьле аның. Татар эстрадасына ул нинди яңалык алып килергә җыена? Бу хакта Айлин “Татар-информ” агентлыгы оештырган матбугат очрашуында сөйләде.

news_top_970_100
Фахишә рольләреннән - графиня рольләренә кадәр үсү, өч бала табу һәм Голливудка бару: җырчы Айлинның танылуы турында 10 факт

Айлинның шәһәре - Казан

– “Мин – татар кызы, татар телен беләм”. Дүрт яшемнән җырлыйм. Тарак алып, күлмәк киеп, урындыкка басып җырлый торган идем. Башта ул чыгышлар туганнар алдында гына булды. Аннан соң инде төрле мәҗлесләргә дә чакыра башладылар. Мин шуның белән генә шөгыльләнәсе килгәнен аңладым. Әти-әниләрем аңлады, бию мәктәбенә бирде. Озакламый вокал белән дә шөгыльләнә башладым. 

Инглиз теле факультетына укырга кердем, соңыннан сәнгать институтында укыдым. Уфада рус драма театрында артистка булдым. 2009 елда отпускта Казанга кайттым, булачак тормыш иптәшем белән таныштым һәм кияүгә чыктым. 

Беренче тапкыр Кремльдә булганда да бөтен урын таныш кебек тоелды. Казан – минем шәһәр икәнен аңладым.

Иремөчбала теләде. Аллага шөкер, өч балам туды.

Шушы ун ел эчендә бик күп идеяләр тупланды. Шоу-бизнены өйрәндем. Татар телеканалларыбызда нәрсә күрсәтелгәнен карап бардым.

Айлин 2018 елда нәрсә буласын дүрт ел алдан күргән

– Минем алдан күрә торган сәләтем бар. 2014 елда күз алдына бер машинада бер ир-ат белән барганым чалынды. Кем икәнен белә алмадым. 2018 елда дус кызым, күп җырлар авторы Гөлнара Рәшитова шалтыратты да: “Бер текә продюсер килде. Ул бер төркемне үстерү юнәлешендә эшли, күп акчалар кертә. Аның белән элемтәгә кер әле. Ничә ел буена синең бер урында утыруыңа түзә алмыйм”, - диде.

Шулай итеп мин продюсер Мурат Әбделмәнов белән шалтыратыштым. Фотосын карасам, мин 2014 елда күргән кеше булып чыкты. Нәрсә соң бу, дип аптырап калдым. 

Мурат миңа җыр тәкъдим итте. Вокал белән шөгыльләнә башладым, җыр яздырдык. Инглиз телендә дә җыр яздырып карадым. Фитнес, бию белән дә актив шөгыльләндем. Шулай итеп, музыкаль проектыбызны чынга ашыра башладык, дип сөйләде Айлин.

Айлин күпләрнең берсе булырга курыкмый

Айлин мең дә беренче булса да, өч мең дә беренче булса да, кыю адымнарын атларга әзер булуын әйтте.

– Дөресен әйткәндә, миңа сан түгел, сыйфат мөһим. Минем өчен иң мөһиме – чын җырчы булу! Мин сыйфатлы җырчы булырга тырышачакмын”, - диде Айлин. 

Сөйләшүгә җырчының продюсеры Мурат Әбделмәнов кушылды.

– Айлин – музыкаль проект бренды. Ул музыка белән генә чикләнми. Айлин – лейбл. Без аны алга таба Татарстан җирлегендә, соңыннан чит төбәкләрдә үстерергә планлаштырабыз. Ул үз эченә матурлык салоны яисә матурлык мәктәбен, сувенирлар продукциясен кертер дип уйлыйм. Хәйриячелек юнәлеше дә булачак.  Сәләтле балалар әзерләү дә булырга мөмкин. Гомумән, әлеге лейбл зур юнәлеш булачак. Без аны киләсе елда киңәйтеп үстерәчәкбез. Җиде җыр яздырдык, ике җыр эшкәртүдә. Апрельдә 12 җыр әзер булыр дип уйлыйм. Алар барысы да татар һәм рус телләрендә яздырылган, ярты җыр инглиз телендә башкарыла. 2020 елның көзеннән берәр танылган артист белән тур оештырырга телибез, - дип планнарын уртаклашты Мурат.

Айлин тормышында кайгылы көннәр дә булган

Айлин иҗатында 10 еллык тәнәфес балалары белән бәйле: аларны үстермичә, иҗатка тотынмаган. 

– Олы кызыма тугыз яшь, улыма – алты, кечесенә дүрт яшь. Балаларымнан: “Бәбиләрем, мине җибәрегез инде, зинһар”, - дип сорадым. 

Миңа кечкенә чагымнан ук әни җитмәде. Миңа өч-дүрт яшь булганда, ул инде эштә иде. Ә минем балаларым үз янымда күбрәк булгандыр. 

"Кызганыч, тормышымда трагедиягә юлыктым, әнием ике ел элек..." Бу вакытта Айлин бер мизгелгә тукталып калды. Аның тамагына төер утырган иде... "Кеше яши, яши... Яшәгән вакытта аңа күп игътибар бирмисең.  Әти-әниләрегезне зурлагыз, кадерләрен белегез. Күпме ишеттем шул сүзләрне... Югалткач кына аңлый, кадерен белә башлыйсың. Минем өчен ул зур дәрес, сынау булды. Алар бит икенче шәһәрдә калды, мин Казанга киттем, ун ел күрешмәдек. Бу югалту – зур сынау"

Айлин Айдар Галимов белән җырларга тели

– Әлбәттә, башка авторлар белән дә хезмәттәшлек итәчәкбез. Мин яңа гына шоу-бизнеска килдем, шуңа күрә шагыйрьләр, композиторларның күбесен әлегә белмим. Мин элемтәгә ачык, тәкъдимнәр көтәм. Матур җырлар булса, миңа җибәрсеннәр. Вконтакте, Инстаграм – бөтен җирдә дә мин бар, рәхим итегез.

Минем Айдар Галимов, Элвин Грей белән җырларга теләгем бар. 

“Һәрвакыт фахишә рольләрен бирделәр”

Образга килгәндә, Айлин клипларда матур гына киенгән, бизәнгән, бар ягы да идеаль, ир-атның игътибарын җәлеп итәрлек мөлаем хатын-кыз булып күренә. Ул шушы образны махсус сайлаганмы һәм ни өчен аңа фахишә рольләрен башкарырга туры килгән?

– Шоу бизнесны өйрәнгәч, бер фикергә килдем: мин үзенчәлекле булырга тиеш. Халык истә калдырсын өчен мин аерылып торырга тиеш. 

Сәнгать академиясендә укыганда миңа ни өчендер һәрвакыт фахишә рольләрен бирделәр, ымсындыргыч хатын рольләрен башкардым. Хәтта “Кошкин дом” спектаклендә дә Кошка роле нәкъ шундый образлардан иде. Нишләптер минем шул сыйфатларымны күбрәк үстерделәр. Ә инде укуны тәмамлаганда мин графиня рольләрен уйнадым. Менә шундый үсеш булды.

Шуның өчен мин шоу-бизнеска килгәндә әлеге образлар арасыннан алтын урталыкны таптым да, шул юнәлештә үземне үстерергә булдым. 

Хәзерге яшүсмерләрнең кызыксынуларын күзәтәм. “Сез татар эстрадасын карыйсызмы соң?” – дип сораштыру үткәрдем. “Юк, анда кызык түгел. Кызык булса, карар идек”, - диләр. Минем бу башыма утырды, ничек итеп халыкны кызыктырып була соң дип уйлана башладым.

Чынлап әйткәндә, мин бу образны үземдә тудырып, үземне үк куркыныч астына куям, чөнки Татарстанда мөселман традицияләре бик җитди. Шуңа да карамастан, мин эксперимент ясыйм, әмма чама белән. Алга таба күренер әле. Бу яктан идеяләрем күп.

Айлин гаиләсен күрсәтми

Айлин өчен шоу-бизнес белән гаилә – икесе ике нәрсә. Җырчы гаиләдән көч, таяныч алганын, илһамлануын әйтте. Гаиләсен беркайда да күрсәтәсе килмәвен аңлатты ул.

– Гаиләмне беркайда да күрсәткәнем юк. Минем өчен гаиләм – кечкенә ил. Анда мин – әни. Гаиләм – ял, ләззәт бирә алган терәгем, илһамландыра торган җир ул. Аны барысына да күрсәтсәң, ул минеке булудан туктый, энергия таралачак. Шуңа күрә яшерәм. Гаиләмне нык яратам. Беркемгә дә күрсәтәсем килми.

Олы кызым матур җырлый, кечкенә кызымның балерина буласы килә. Улым да зур кеше булырга тели. Вакыт узгач, алар сыйфатлы кимәл күрсәтергә мохтаҗ булсалар, күрсәтәчәкмен.

Айлин исемен үз иттем. Мине тормыш иптәшем дә, балаларым да (әни дип түгел) Айлин дип йөртә. (Айлин - җырчының тәхәллүсе - ред.)

Айлинның теләге - татар эстрадасында сыйфатлы яңгыраш тәкъдим итү

– Мин җырларымны Мәскәүдә яздырам, тавыш яздыру сыйфаты – яңа. Аранжировкаларны чагыштырып карау өчен, мин берсен Мәскәү аранжировщигыннан сорадым, икенчесен Татарстандагы аранжировщикка ясарга куштым. Татарстандагысы: “Минем сыйфатлы аранжировка ясарга базам юк”, - диде. Аны булдырыр өчен бик күп акча кирәк. Ә Мәскәүдә акча түләргә мөмкинлекләре бар. Минем зур теләгем – Татарстан эстрадасын сыйфатлы яңгыраш ягыннан үстерү. Чит ил туристларына безнең җырларны тыңларга һәм карарга рәхәт булсын иде.

Татар шоу-бизнесы, эстрадасы үсеше булсын иде дим. Татар телеканалларыбызны карыйм да, күңелем әрнеп куя. Татарстанда шулкадәрле матур тавышлы җырчылар бар. Төшерелгән клипларның һәм яздырылган җырларның эшкәртү сыйфаты яхшырсын иде дигән фикер туды. 

Мәскәүдә клип төшерү бик кыйбатка чыга, үземнең яңа клибым анда төшерелде. Аны тагын да шәбрәк итеп төшереп булыр иде, ләкин ул бик күп чыгым сорый. Клип төшерер алдыннан “ВИА Гра” төркеменеке кебек клип төшерү турында хыялландым, миңа: “Беләсезме аларның клибы күпме тора? Өч миллион!” - диделәр”.

Татарстан белән горурланасым килә. Миңа калса, берникадәр вакыттан соң Татарстан мәдәнияте үсәчәк. Хәзер талантлы режиссерлар, клипмейкерлар арта. 

Клипларны кайвакыт “нормально" дип бәялиләр. Яратмыйм шул сүзне, минем өчен “яхшы” сүзе генә бар! Ошап бетмәсә, яңадан төшерттерәм. Аранжировщикларның берсенә генә булса да дәүләт сыйфатлы аппаратура сатып алып бирсен иде. Менә шул вакытта мәдәният күтәреләчәк.

Шоу-бизнесны тәнкыйтьлисем килми. Бездә сыйфатлы клиплар, җырлар да бар. Берничә артистның шулай ук Мәскәүдә яздырылганнарын беләм.

Бу вакытта Айлинның продюсеры Мурат Әбделмәнов та үз фикерен белдерергә булды. 

– “Нормально, ярар әле”, - диләр. Ул Татарстанда гына түгел, Башкортстанда һәм башка регионнарда да бар. Бәлки, мин сәнгать эшлеклеләрен кыерсытамдыр. Бар эшләнгән эшкә кул сылтыйлар. Тиешле дәрәҗәгә кадәр җиткереп бетерә алмыйлар. Үсеш ясарга теләүчеләр бардыр да, ләкин аларга “бездә барысы да нормаль”, дип әйтеп, үсәргә мөмкинлек бирмиләр.

Мин Мәскәүдә “Беренче канал”да “Фабрика звезд” һ.б. артистлар белән эшләдем. Анда ун, егерме тапкыр кире яздырырга мөмкиннәр. Ә монда "нормально" диләр.

Айлин гаиләдә русча гына сөйләшә

– Ирем Эдуард татар егете, әмма татарча бер сүз дә белми. Татарстанга килгәч, ниһаять, мин татарларым янында дип уйлаган идем дә, тик ул яктан бик үк уңыш елмаймады (көлә). Гаиләдә русча гына сөйләшәбез.

Ирем – гаилә башлыгы. Ул: “Ярым русча, ярым татарча сөйләгәнне яратмыйм, русча гына яхшы сөйләшсеннәр”, - диде. Ныклап татар телен өйрәнмибез. Бөтен балаларым да “Бала сити”га йөри, анда татар теленә өйрәтәләр. Миңа шунысы күңелле: алар анда әдәби татар телен өйрәнә. 

Айлин Голливудтагы фильмда төшәчәкме?

Айлинны, Алла боерса, дөнья күләмендә баручы кинотеатрлардагы Голливуд фильмнарында күрә алачакбыз дип фаразларга мөмкин. Җырчы Голливудка ничек килеп эләккәнме? Бу турыда продюсер Мурат Әбделмәнов сөйләде.

– Минем яхшы дустым - Дэвид Харрисон, Голливуд продюсеры. Дөнья күләмендәге җырчы Дженнифер Лопесны да ул таныта. Дустым Universal Pictures киностудиясе белән хезмәттәшлек итә. Инстаграм битемдә Айлинны күреп алган. Күптән түгел шалтыратты да, Америкага килмисеңме дип сорады. Әйе дип әйткәч, Айлинны да үзең белән ал, ул бит инглиз телен яхшы белә, диде. Фильм Голливудта төшереләчәк. Март аенда пробалар булачак. 2021 елда Айлинны киноэкраннарда күрербез, Аллабирса.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100