Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Фәридә-Алсу”: “Талашып, нәрсәдер бүлеп эшләсәң, төркем таркалачак”

“Фәридә-Алсу” дуэтына 2021 елда 25 ел була икән. Бер дә аз түгел, шулай бит? Мин ханымнар белән очрашып сөйләштем. Ничек 25 ел дәвамында алар дуэтларын саклап кала алган? Язмам башында әйтеп үтим: Фәридә - сары чәчлесе, Алсу - кара чәчлесе. 

news_top_970_100
“Фәридә-Алсу”: “Талашып, нәрсәдер бүлеп эшләсәң, төркем таркалачак”

“Без җырчы гына түгел, ә укытучылар да”

- Фәридә, Алсу, бер-берегезне иң беренче тапкыр күргән көнегезне искә төшерик әле.

Фәридә: 1992 ел иде ул. Без икебез дә бер уку йортына укырга кердек. Алсу миңа беренче күрүдә үк ошады. Салмак кына атлап килүен әле дә хәтерлим. Бер көнне татар теле дәресендә укытучыбыз безнең төркемгә: “Менә мин сезне, булачак җырчыларны һәм музыкантларны, укытам, ә сезнең миңа бер дә җырлап күрсәткәнегез юк”, - диде. Калганнар югалып калдылар, ә без Алсу белән җырларга булдык. “Зинһар өчен, кермә төшләремә” җырын башкардык. Шул көнне тавышларыбызның бер-берсенә никадәр туры килгәнен аңладык та, дуэт буларак җырлый башладык.

Алсу: Тавышларыбызның бер могҗиза булуын, шул чаклы бер-берсенә тәңгәл килүен бер 10 ел узгач кына аңладым. Холыкларыбыз да, тормышка карата карашыбыз да бер үк.

- Дуэт буларак формалашкач: “Юк, эшли алмаячаксыз”, - дип әйтүчеләр бар идеме?

Алсу: Хатын-кыз дуэтлары гадәттә уңышсыз, дигәннәр иде. Һәм бу, чыннан да, шулай. Имеш, иң күбе без биш ел гына эшли алырбыз. Аллаһка шөкер, таркалмадык. Тиздән 25 ел булачак. 1996 елда иң беренче гастрольләребез башланып киткән иде.

- Эшли башлаганда, сезгә интим тәкъдим итәләр идеме?

Алсу: Әлеге күренеш бар иде, ләкин без үзебезне гел горур тота идек. Безнең турыда да кемнәр беләндер йоклап йөргән болар дип уйлаучылар бардыр. “ТНВда сезне көне-төне күрсәтерләр, сез популяр булырсыз”, - диючеләр бар иде. Әти-әниләребезгә биргән тәрбия өчен рәхмәт әйтергә кирәктер.

Фәридә: Тәкъдим итәләр иде, әлбәттә. Ике чибәр кыз үтсен дә, ничек эндәшмисең инде. Ләкин без гел үзебезне ничек тотарга кирәк икәнен белә идек. Сөйләшсәк тә, әйткән сүзебезне фильтр аша чыгара идек. “Миңа син генә кирәк, башка бер әйбер дә кирәкми. Әгәр дә минеке булсаң, бөтен әйберең дә булыр”, - диләр иде. Һәм шуны аңларга кирәк: без бит педагогия университетын тәмамладык. Без җырчы гына түгел, ә укытучылар да.

- Сез икегез дә шәһәр кызлары бит?

Фәридә: Мин өч яшьтән биш яшькә кадәр әтиемнең әнисе белән үстем. Мине авыл мохитендә үстерделәр. Соңыннан без әтиләрем белән Башкортстан Республикасы Бакалы районына күчтек. Сыер савып, сепарат аертып үскән кыз мин. Гаиләдә без дүрт кыз. Бүген беребез – Себердә, икенчебез – Буада яши, өченчебез Себергә китәргә уйлый, дүртенчебез – мин. Мин өлкәне.

- Фәридә, иркәләнеп үстеңме? Акча җиттеме?

Фәридә: Мин беренче бала булгач, әти-әни мәхәббәтенең иң олысы миңа эләккәндер. Ә иркәләнүгә килгәндә, шуны әйтә алам: авылда яшәгәч, эшләп үстек. Әти, ни генә булса да, бәхет бар итеп, яшәүдән ямь алып яшәргә өйрәтте. Балачакта да, хәзер дә шул кагыйдә буенча яшим. Акча ягына килгәндә, төрле хәлләр булды. Шулай да ярлы үстек дип әйтә алмыйм, Аллаһка шөкер.

Фәридә сөйләгәндә: “Алсудан соңыннан сорыйсыңмы?” – диде. Ханымнарда: “Миннән күбрәк сөйләт, әйдә бу сорауга мин генә җавап бирәм”, - дигән фикер юк иде.

Алсу: Мин Казанда тудым. Русчалап әйтсәк, гаиләбез белән “трущоба”да, ягъни шәһәрнең иң иске өлешендә яшәдек. Су, душ, бәдрәф юк. Кыш көне 13 градус җылылык була иде. Бозлы су белән юынган да бар. Ничек бар, шулай сөйлим. Шулай яшәвем – минем өчен тормыш мәктәбе. Бүген төрле шартларга яраклаша алам. Минем әтиемнең җырга сәләте бар иде, ләкин аны консерваториягә укырга чакырганны аның әтисе – минем бабам белгәч, әтиемә рөхсәт итмәгәннәр. “Артист тормышы – чегән тормышы”, - дигәннәр аңа. Чыннан да, элек артист профессиясен авылларда яратып бетермәгәннәр.

- Фәридә, син Казанга килгәч, кайда яшәдең?

Фәридә: Минем әнием Казан кызы. Аның әтисе белән әнисе Казанда яшәгәннәр иде. Мин кияүгә чыккач, әбием: "Фәридәм белән яшисем килә", - диде. 25 ел дәү әнием минем белән яшәде. Китеп барды...Ул киткәч, күңелем түрендә мәңге эремәс төер барлыкка килде. Быел март аенда елын үткәрдек. Ул көнне, хәтерлим, без чыгыш ясарга тиеш идек, ләкин дәү әнием китеп баргач, әлеге концертта җырлаудан баш тартырга мәҗбүр булдык.

“Гөрләтеп туй ясап, өйләнешәләр дә, берничә ай яшәгәч, аерылышалар”

Фәридә дә, Алсу да кияүдә. Фәридәнең ике улы һәм бер кызы бар, Алсу ике ул үстерә.

Алсу ире Марс белән 4,5 ел йөргәннән соң никах укыта. “1999 елда никах укыттык та, бер ел никах белән генә яшәдек. Бөтен туганнарыбыз никах белән генә яшәвебезне белгәч, шаккатканнар иде. 2000 елда законлы рәвештә өйләнештек”, - дип сөйләде Алсу.

Фәридә исә 1998 елда кияүгә чыккан. Фәридәгә булачак тормыш иптәше, продюсер Марат Әхмәтшин җырчы Ләйсән Мәхмүтовага бэк-вокал яздырырга тәкъдим итә. “Марат белән танышканда, “Фәридә-Алсу” дуэты инде оешкан иде. Ничек инде “Фәридә-Алсу” дуэты кемгәдер бэк-вокал тавышларын яздырсын?! “Юк!” – дидек. Маратка: “Юк”, - дип әйтүчеләр сирәк булгандыр, ә без аңа каршы чыктык”, - дип сөйләде Фәридә.

- Алсу, димәк, син яшьләрнең, өйләнешкәнче, бергә яшәүләренә каршы түгел?

Алсу: Юк, каршы түгел. Минемчә, яшьләр өйләшенкәнче бер-берсен белергә тиеш. Гөрләтеп туй ясап өйләнешәләр дә, берничә ай яшәгәч, аерылышалар. Әле ул туйны үткәрер өчен, кредитларга баталар.

- Никахсыз да яшәргә ярыймы?

Алсу: Яшьләрнең үзләреннән тора. Һәр кеше үзенчә эш итәргә тиеш.

- Әгәр дә балаларыгыз: “Әни, без никахсыз яшәячәкбез”, - дисәләр?

Алсу: Мин каршы булмаячакмын. Бары тик бер шарт: бергә яшәргә телиләр икән, әти-әниләрдән аерым яшәсеннәр, чөнки никах укытмыйча әти-әни белән тору дөрес түгел.

- Алсу, сез егетегез белән 4,5 йөргәнсез. Озак, әйеме?! Никахка кадәр йоклагансыздыр... Бу сорауга ничек карыйсыз?

- Алсу: Хәзер заманасы шундыйдыр. "Юк, ирем белән никахка кадәр йокламадык", - дип әйтсәм, ялганлармын. Бу сораулар бик шәхси. Шулай да өйләнешкәнче бер-береңне белү яхшырак дип уйлыйм. Әгәр дә пар бер-берсенә физик яктан туры килми икән, алар өйләнешкәч бергә озак яши алмаячаклар.

- Әгәр дә алар түшәктә бер-берсенә туры килмәсәләр, ир хыянәт итә башлыймы?

Алсу: Әйе, билгеле. Ир-ат үзенең хатыныннан ләззәт ала алмаса, әлбәттә, ул читтән рәхәт эзләячәк. Хатын-кыз һәр вакыт үзенең иренә ошарга, аны канәгатьләндерергә тиеш. Әлеге очракта ир читкә тайпылмаячак.

- Ирләрегез сезгә хыянәт итә микән?

Алсу: Минемчә, ирем миңа хыянәт итми. Аның бары тик мине генә яратуына ышанам. Башкаларга килгәндә, минемчә, әгәр хатын ирен ярата икән, ул иренә шанс бирергә тиеш.

Фәридә: Мин иремне ярата алган хәтле бер хатын да ярата алмый. Сексуаль планда да бар да яхшы, Аллаһка шөкер. Бу типтагы сорауларыңны башка бирмә, зинһар. Барысы да хатын-кыздан тора: ирләрне үзләренә тартып торучы кызлар күп. Әгәр яныннан берәр чибәр кыз үтсә, сәламәт ир барыбер игътибар итәчәк. Әлеге кызны күргәч, нәрсә эшләве ирнең үзеннән тора. Әгәр аның өендә җылы икән, аны хатыны бар яктан да тулысынча канәгатьләндерә икән, ир елмаеп караячак та хатыны янына өенә кайтып китәчәк.

- Кайнаналарыгыз белән уртак тел таба алдыгызмы?

Алсу, Фәридә: Әлбәттә, уртак тел таптык. Безне ирләребез кайнаналарыбызга охшатып сайлаганнар. Без аларга мең рәхмәтле.

- Сез үзегез нинди кайнана булачаксыз?

Алсу: Мин киленемне аңларга тырышачакмын. Улымның холкы җиңелләрдән түгел, моны мин ачык беләм.

Фәридә: Мин таләпчәнрәк кайнана булачакмын. Ләкин шуны төгәл беләм: улымны бәхетле иткән кызны, ул миңа ошамаса да, барыбер кабул итәчәкмен. Һәм улымның яхшы хатын сайлаячагына ышанасым килә.

- Мәхәббәт бармы ул, апалар?

Алсу: Мәхәббәтнең иң сафы - беренчесе. Мәхәббәт бар, әлбәттә. Минемчә, “яратам” дигән сүз бүген үзенең кыйммәтен югалтып барадыр.

“Дуэтларның барысы да диярлек таркала”

Кызларның икесеннән дә бер юлы интервью алу җиңел булмас дип уйлаган идем. Фикерләре башка төрлерәк булыр, дигән идем. Баксаң, карашлары да, фикерләре дә бер төрле икән, шуңа күрә аерым кайсысы нәрсә дип әйткәнен билгеләмим. Аларның җаваплары уртак.

- Тормышның кимчелекләренә игътибар итәсезме?

- Кимчелекләргә игътибар итмәскә кирәк. Һәр кимчелекнең яхшы ягын табарга тырышабыз. Алай яшәве дә җиңелрәк.

- Чәчегезне берәр кайчан кисәчәксезме?

- Бүген без әлеге адымга әзер түгел. Бәлки киләчәктә кистерербез дә. Инде күптәннән озын толымлы кызлар иң матурлардан саналган. Күпләр бездән:"Чәчебезне ничек үстерик микән? - дип сорыйлар. Кисмәскә кирәк - бары шул. Бу бездән киңәш!

- Сезнең үзара талашканыгыз бармы?

- Юк! Безнең холыкларыбыз охшаш: икебез дә тыныч, конфликтлар яратмыйбыз. Тормышта бер-береңә юл куя белү кирәк. Гаилә тормышында да компромиссыз булмый бит, безнең очракта да шул ук хәл. “Фәридә-Алсу” дуэты турында сүз барганда, талашу дигән күренешне искә алырга ярамый.

- Нишләп дуэтлар таркала?

- Дуэтларның барысы да диярлек таркалып бара. Башка дуэтларда бер-береңә юл куя белү юк. Әлбәттә, талашып, нәрсәдер бүлеп эшләсәң, төркем таркалачак. Әйткәнемчә, без талашырга яратмыйбыз. Кем беләндер бәхәсләшү, конфликтка керү - иң җайлысы. Ә син дәшми калып кара, мөнәсәбәтләрне яхшы итеп төзе! Дуэтлар эшчәнлегендә дә шулай ук. Без үзебезнең 25 ел дус булуыбызга шаккатабыз. Әйтерсең лә безнең танышуыбыз, бергә эшләвебез күктән иңдерелгән.

- Җырлаудан туктарга уйлыйсызмы?

- Бәлки, андый көн дә килеп җитәр, ләкин бу арада түгел. Безне сәхнә ярата, ә без сәхнәне яратабыз. 

- Сезне еш үзара чагыштыралармы?

- Әлбәттә. Әгәр дә беребезне генә күрсәләр: “Икенчегез кайда?” – дип сорыйлар.

- Аерым җырлыйсызмы?

- Аерым җырлаган очраклар була, ләкин мәҗлесләрдә, концертларда без гел икәү чыгыш ясыйбыз. Тамашачы безне аерым күрүгә ияләшмәгән, шуңа күрә аерып күрсә, шакката.

- Эшләгән акчагызны ничек бүләсез?

- Безнең акча бүлү белән проблемалар булганы юк. Утыз мең алабыз икән, унбишәр мең итеп бүләбез. Яисә әлеге утыз меңне иҗатыбызга кертәбез. Мәсәлән, клип төшерәбез.

- Кредитларыгыз бармы?

- Юк, кредитлар алганыбыз юк. Ишетеп беләбез: җырчылар арасында танылу өчен кредитлар алучылар бар. Бу – ахмаклык. Безнеңчә, кредит – ул сазлык.

- Танылыр өчен акча кирәк шул хәзер...

- 1996 елларда танылыр өчен сәләт кирәк иде. Хәзер исә заманасы үзгә. Бүген сәләтең була торып, акчаң булмаса, сәхнәдә үз урыныңны булдырып булмый. Бу сорауны Дәүләт ярдәмендә хәл итәргә кирәктер. Яшьләрне кызганабыз: аларның җырчы буласы килә, ләкин башта акча бирергә кирәк. Алмаз Хәмзинның әйткән сүзе бар: “Артист булып эшләр өчен, тагын кайдадыр эшләргә кирәк”.

- Сез акча түләмисезме?

- Юк, түләмибез. Безне башта чакыралар, соңыннан бәяләр белән тулган прайсларын җибәрәләр. Үзебезнең чыгышыбыз өчен түләргә тиешбез, имеш. Кемнедер ашату, баету бит – бу. Миллионнар түләп, радиоларда җырларны яңгырату дөрес микән? “Яңа ел” концерты үткәрәләр, үзенең каналларын танытыр өчен, популяр җырчыларны чакыралар да, чакырылган кунаклардан акча сорыйлар.

- Шул концертларда катнашкан җырчылар сездән популяррак, баерак түгелме?

- Безнең үзебезнең исемебез, йөзебез бар. Баерак дигәннән, аларның күбесенең машиналары кредитта, фатирлары ипотекада. Алар журналларның ялтырап торган тышлыкларын барлыкка китерәләр, ә эчтә нәрсә булуын әйтмиләр. Без Казан филармониясендә эшлибез, димәк, безнең стабиль хезмәт хакыбыз бар, банкетларда да чыгыш ясыйбыз. Һәм шуны әйтеп китәргә кирәк: безне акча ягыннан тәэмин итеп торучы ирләребез бар, Аллаһка шөкер.

- Гаммәви массакүләм чараларында да сезнең турыда язып чыгу хәзер акча тора, әйеме?!

- Әйе, шулай шул. Журналистлар: “Фәридә, Алсу, әйдәгез мин сезнең турыгызда язам", - ди. Ярар, дибез. “Менә шуның кадәр түли алмассызмы?” – диләр. Менә синең кебек: “Әйдәгез чәйләп алып, бер утырып сөйләшик әле”, - димиләр. Синең белән сөйләшергә килгәндә дә: “Бисмилла”, - дип чыгып киттек, чөнки журналистларның төрлесе бар. Без әйткән фикерне икенче төрле итеп язу кирәкми, яме?! Без сиңа ышанабыз.

- Хатын-кызлар арасында дуслык була аламы?

- Бар, һәм безнең дуэтыбыз моны дәлилли. Без көн саен күрешсәк тә, очрашкан саен сөйләшер сүзебез бетми. Коллегалар безгә: “Күптән күрешкәнегез юк иде әллә?” – диләр.

- Димәк, иҗатның акча белән генә бәйле булуы дөрес күренеш түгел?

- Безнеңчә, юк. Болай да яшәешебезнең кагыйдәсе: “Мин сиңа менә моны, ә син миңа тегене”, - ди. Кешелеклелек сыйфатлары кайда югалдылар микән?! Син бездән: “Мәхәббәт бармы?” - дип сорадың. Без синең әлеге соравыңа да җавап таба алмадык. “Мәхәббәт” сүзенең төшенчәсен әйтмәдек. Төснең дә карасы һәм агы бар, бетте, башкаларын күрмиләр. Ә уйлап карасаң, күпме төс бар. Шушы калган төсләрне дә күреп, гел акча турында гына уйламыйча, дөньядан ямь табып яшәргә кирәк.

Фәридә һәм Алсу белән сөйләшкәч, күңел түрендә җылылык барлыкка килде. Алардан җылылык, тынычлык аңкып тора. Фәридә минем янымда утыра иде. Кулыма тиеп китеп, шушы җылылыгы белән бүлеште инде әллә, аңламый калдым. Алар, Аллаһка мең шөкер, бәхетле хатыннар һәм әниләр. Өстәвенә, чыннан да, үз исемнәрен булдыра алган татар эстрадасындагы бердәнбер кызлар дуэты!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100