Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейның элекке йөргән кызы Алинә Галимова: “Радикны яратмыйм дип әйтә алмыйм”

Элвин Грей, Радик Юльякшин дип күпме туташлар һәм хәтта ханымнар башларын югалта. Алар: “Радик минем егетем булса иде”, - дип хыялланалар. Алинә Галимова Радикның йөргән кызы ролендә дүрт ел булган. Ничек микән ул Радик Юльякшинның йөргән кызы булу? Алар ничек танышканнар һәм ничек аерылышканнар? 

news_top_970_100
Элвин Грейның элекке йөргән кызы Алинә Галимова: “Радикны яратмыйм дип әйтә алмыйм”

“Аның машинасы да юк иде”

- Алинә, сүзне Радик белән ничек танышуыгыздан башлыйк.

- 2011 елның 1 июлендә Башкорстанда таныштык. Яшьләр көне иде дип хәтерлим. Радик ул елларны танылган җырчы түгел иде, мин дә аның үзен һәм җырларын белми идем. Бәйрәм булгач, бер урында басып тормадым, билгеле, рәхәтләнеп биедем. Һәм бер мизгелдә безнең карашларыбыз бәрелеште. Мин апам белән идем. Радикның чыгышы тәмамлангач, барысы да автограф алырга киттеләр. Миңа исә барыбер иде, ләкин Радик үзе миңа телефон номерын бирде. Ул: “Концерттан соң очрашыйкчы”, - диде. Мин аны көтеп тормадым, кайттым да киттем.

- Нишләп көтмәдең?

- Нигә кирәк инде ул миңа дип уйлый идем. Әле өстәвенә минем егетем дә бар иде. Иң кызыгы: апам Радикның җырларын бик ярата иде. “Бар инде, юләрләнмә”, - дигәнен хәтерлим.

- Соңыннан аралашу ничек дәвам итте?

- Радик миңа “Вконтакте” социаль челтәрендә язды, һәм ул миңа үзенең клибында төшәргә тәкъдим итте. Мин, оялсам да, ризалыгымны белдердем. Шулай итеп аралашып киттек. Башта дуслар булдык, соңыннан гына йөреп киттек. Миңа бары тик унбиш яшь кенә иде әле.

- Ул елларны танылмаган иде, дидең. Сиңа популяр җырчы булырга хыяллануы турында әйтә идеме?

- Бер дә танылмаган иде. Хәзер генә ул популяр һәм бай, ә без танышканда, аның машинасы да юк иде. Әйе, үзенең максатлары һәм хыяллары белән гел бүлешә иде. Бүген ул үзенең максатларына ирешкән шәхес. Һәм мин аның өчен шат!

- Радик беренче гастрольләргә чыгып киткәндә, янында булдыңмы?

- Әйе, концертларына аның белән йөрдем. Тамашачының бик аз булган чаклары да бар иде.

- Максатларга ирешер өчен, күп эшләргә кирәк. Сиңа вакыты кала идеме?

- Беләсеңме, ул үзе очрашу билгели иде, ә үзе соңга кала иде. Бар булган вакытын студиясендә уздыра иде. Иң мөһиме – мин кечкенә идем, шуңа күрә миңа озак “гүләйт” итәргә ярамый иде. Ә ул бер сәгатьне билгели иде, һәм башка вакытны билгеләнгән урынга килә иде. Берсендә бик озак көткән идем – ә ул әкрен генә, елмаеп, дустының “десятка” машинасыннан төшкән иде. Әлбәттә, ачу чыга иде.

- Озак вакыт дуслар булдыгызмы?

- Әйе, чамасы белән әйткәндә, өч ел. Беләсеңме нәрсә әйтәсем килә: ул беркайчан да миңа бәйләнмәде. Хәтта беренче үбешкәндә дә, рөхсәт сорап үпте. Мин, 18 яшь тулгач, Мәскәүгә күчтем. Без көн саен очраша идек. Һәм бер көнне мин аннан: “Мин сиңа кем?” – дип сорадым. Ул: “Син минем йөргән кызым”, - диде. Шунда гына безнең йөрүебезне аңладым.

“Радик минем белән аерылышканда елады”

- Тиз арада гашыйк булдыңмы?

- Әйе, дәресләрдә утырганда, аның турында гына уйлый идем. Хәтерлим, өйгә кайтып: “Әни, мин шундый егет белән таныштым”, - дип сөенгән идем. Чәчәк бүләк итсә, гомумән, бәхет кошы тоткан кебек була идем.

- Аның сиңа нәрсәләр бүләк иткәне бар?

- Кыйбатлы бүләкләр дә биргәне булмады. Бәйрәмнәр булганда, чәчәкләр бүләк итә иде. Бергә яши башлагач, әлбәттә, әти-әниләрдән акча сорамый идем – ул бирә иде. Мәсәлән, маникюрга. Машинасын да йөртергә бирә иде.

- Гомумән, сез ничә ел бергә булдыгыз? Бүген сез бергә түгел.

- Без ике ел элек аерылыштык. Арабызда дүрт ел.

- Радик популяр булгач, үзгәрдеме?

- Әлбәттә, үзгәрде. Мәсәлән, аңа: “Син йолдыз”, - дисәләр, әллә ни килешеп бетми иде, ә популярлыгы арткач, моның белән килешә башлады. “Йолдызлык” чире аңа кагылды. Бу үзгәрешләрне сизү авыр булмады, чөнки мин Радикның, әле гомумән, беркем дә булмаган чагында ук белә идем. Ассызыклап әйтәсем килә: аның күзләре, карашы үзгәрде. Без танышканда, аларда нур бар иде, ә соңыннан алар буш булдылар.

- Сиңа карата мөнәсәбәте үзгәрдеме?

- Әйе, мәсәлән, ул мине кочаклый иде, матурым дип эндәшә иде, һәм бер-ике секунд үткәч: “Нигә мине кочаклыйсың?” - дип этәргә мөмкин иде. Кайвакыт мин аны аңлап бетерми идем. Аның миңа тавыш күтәргәне юк иде, ә йолдыз булгач, сүгенепләр берәр кайда “җибәрә ала иде”.

- Радикны хыянәттә гаепли аласыңмы?

- Бары тик кызлар белән аралашканын гына күргәнем бар. Билгеле, бу күренеш миңа бер дә ошамый иде. Ярата идем, шуңа күрә кичергән әйберләрем күп булды. Гөлназ Асаева белән язышканын белә идем. Аларның арасында берәр нәрсә булгандыр да...Миңа шулай дип әйткәннәр иде. Ул аңа яза иде дә, хатларын бетереп ата иде. Әгәр дә Радикка шелтә белдерсәң: “Бу язышу гына бит, без дуслар гына”, - дия иде. Ярый, дуслар, ләкин нигә язган әйберне бетереп атарга?!

- Гөлназның туган көненә зур йомшак аю уенчыгы белән розалар бәйләме бүләк иткән иде. Бу пиар иде, димәк?

- Әлбәттә, без барыбыз да бергә сөйләшеп эшләдек аны. Син миннән бүләкләр турында сораган идең. Шуны әйтәсем килә: миңа әйтүләре буенча, ул Гөлназга телефон бүләк иткән, ә миңа беркайчан да телефон алып биргәне булмады.

- Аерылышуыгыз ничек булды?

- “Безгә аерылышырга кирәктер, әйеме?” – дигән сорау барлыкка килде. Радик өчен карьера төзү беренче урынга басты. Аерылышасым килми иде, ләкин башка чарабыз калмады. Без аерылышканда, ул елады.

“Бер көнне Радик юкка чыкты”

- Радикның командасы сиңа нинди мөнәсәбәттә иде?

- Әгәр дә аның продюсеры миңа берәр “кыек” сүз әйтсә, Радик аның белән бергә көлә иде. “Бу – шаяру гына”, - дия иде. Мин үземне алар янында уңайсыз хис итә идем. Без алар белән бергә яшәдек, ә аларның командасында егетләр генә. Димәк, ничә егет арасында мин берүзем.

- Нишләп аерым яшәмәдегез?

- Радик: “Минем командам монда яши. Мин башка фатирга күчә алмыйм”, - дия иде. Аның продюссеры Саша гел безнең яннан китми иде дә. Хәтта алар өй төзи башлагач, мин: “Тагын Саша белән яшәячәкбезме?” – дип сорагач, Радик: “Әйе”, - дигән иде.

- Аерылышкач, сез аерым яши башладыгызмы? Ул ярдәм иттеме?

- Юк, бер дә ярдәм итмәде. Без яшәгән фатир өчен алдагы ае түләнгән иде. Радиклар аерым өйдә яшәргә планлаштыралар иде. Бер көнне Радик юкка чыкты. Дүрт бүлмәле фатирда мине берүземне калдырды. Мин шаккаткан идем. “Минем киемнәремне җыйчы, егетләр килеп алырлар”, - дип язды ул. Мин җыйдым, авыр түгел иде. Ләкин берсендә өйгә кайткач, Радик белән бергә эшләүче егетләрнең фатирда нәрсә бар, барысын да үзләренең машиналарына төяүләрен күрдем. Ашарга бер телем ипи дә калмаган иде. Минемчә, Радик бу гамәлләрне үзе теләп эшләмәгәндер. Аңа командасы шулай тәэсир иткәндер.

- Бүген аралашасызмы?

- Без аралашмыйбыз. Минем аның турында начар сүз әйтәсем килми. Мин аңа ышандым, аны яраттым. Һәм беркайчан да үкенмәдем. Дөресен әйтсәм, мин бүген аның белән аралашып алыр идем. “Бәхетлеме син?” – дип сорар идем.

- Син аны бүген яратмыйсыңмы?

- Бик кызык сорау. Яратсам да, хәзер нигә инде ул? Ләкин шулай да, кырт кисеп, яратмыйм дип әйтә алмыйм. Бары тик, билгеле бер сәбәпләр аркасында, аның белән бергә булуның мәгънәсен күрмим.

- Радикның йөргән кызы булудан туктагач, синең дусларың кимедеме?

- Кимеде, әлбәттә. Хәтта: “Аның белән аралашсаң, Радик нәрсә дияр микән?” – дигән фикерләр дә ишеткәнем бар. Мин әлеге кешеләрнең мантыйкларын аңламыйм.

- Радик эчә идеме?

- Әйе, эчә иде, һәм бу миңа бер дә ошамый иде. Шулай да мин эчмәвен сорасам, ул эчмәскә мөмкин иде.

- Ул әниләреңә охшаган идеме?

- Юк, әни: “Кызым, ул синең кешең түгел”, - ди иде. Һәм ул хаклы булган. Бүген Радик янәдән бергә булырга тәкъдим итсә, мин кире кагар идем.

- Ни өчен?

- Ул мине бәхетле итә алмаячак. Безнең мин теләгән бәхетле гаиләбез булмаячак. Минем ирем гел янымда булырга тиеш. Күп-күп балалар телим! Ә Радик өчен карьера беренче урында. Ул да, һичшиксез, бәхетле булыр.

“Тямаевны җитәкче итеп күрмәдем”

- Бүген нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Сәхнә мине үзенә тарта. Шуны әйтә алам: Радик фикеренчә, миңа җырчы булырга язмаган. Әле барысы да алда. Ходай үзе күрсәтер.

- Ләкин син җырчы булуга берничә адым ясадың. Популяр җырчы Фирдүс Тямаев группасында “бэк-вокалист” булып эшләдең. Бу хакта Радик беләме?

- Әйе, белә, ләкин без сүз дә әйткәне булмады. Минемчә, аңа бу бер дә ошамагандыр.

- Тямаев белән эшләү ничек?

- Без ярты ел бергә эшләдек. Фирдүс үзе кеше буларак шәп, ләкин мин алар белән озак эшли алмадым. Мин “лакшери”, ягъни уңайлы шартлар яратам. Фирдүсне мин җитәкче итеп күрми идем. Мәсәлән, авыр сумкаларны ташымый идем, җитәкчебезгә исә бу күренеш бер дә ошамый иде.

- Кайчан китәргә тәвәкәлләдең?

- Мин авырып киттем. Гастрольләрдә йөрү бер дә җиңел түгел.

- Алга таба Казанда яшәргә планлаштырмыйсыңмы?

- Юк, мин кире әйләнеп кайтмаячакмын. Казан – минем шәһәр түгел. Монда күчүемә бераз үкенәм дә. Мәскәүдә яшәрмен дип уйлыйм. Алдагы тормышта, мөмкинлек булса, гомумән, башка илгә күчеп китәр идем.

“Шартны үтәмәдем”

- “Холостяк” тапшыруы турында да сөйләшикче.

- Әлеге проектка үтәрмен дип уйламаган идем. Иң кызыгы: Егор Крид белән мин проектка кадәр таныш идем. Машинадан чыкканда, аны күргәч, шаккаттым. Хәтта лимузиннан да чыгасым килгән иде, ләкин оператор рөхсәт итмәде.

- Ничек уйлыйсың, ни өчен син бик тиз арада проекттан киттең?

- Мин проект куйган шартны үтәмәдем. Татар кызы буларак һәм горурлыгым аркасында, китәргә мәҗбүр булдым.

“Зур гаиләм булачак”

- Син бай гаиләдәнме? Әти-әниең исән-сау?

- Юк, мин гади гаиләдән. Аллага шөкер, исән-сау. Бары тик, миңа тугыз яшь булганда, алар аерылышты, шулай да әти белән әни узара яхшы мөнәсәбәттә.

- Синең дусларын күпме?

- Элек мин дусларымны күп дип уйлый идем, һәм ялгышканмын. Минем дустым – ул әнием. Бары тик аңа гына бар серләремне сөйли алам.

- Зур гаилә телим, дидең, ирең бай булырга тиешме?

- Ирем тырыш кеше булырга тиеш. Өйдә ятып, акчаны күктән көтүчеләрне хөрмәт итмим.

- “Байлык” нәрсә ул?

- Минем өчен ул гаилә. Күпләр мине кырыс дип уйлый. Имеш, мин бары тик акча гына яратам. Бу алай түгел. Мин нинди бар, менә шундый. Алла боерса, минем зур гаиләм булачак. Һәм һәрбер кешегә дә шуны телим. Үзеннән әллә кемнәрне ясаучыларны яратмыйм. Гадирәк булырга кирәк. Алай яшәү дә җиңелрәк! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100