Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейга – 29: җырчы гаилә һәм бала тели (концерттан репортаж)

17 майда Казанның Спорт сараенда Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшинның (Elvin Grey) өстәмә концерты узды. Аңа кадәр җырчы Казан тамашачысы алдында ноябрь аенда чыгыш ясаган иде. 3D шоу форматында узган грандиоз тамаша үзенчәлекле заманча форматы белән аерылып торды һәм күпләрне ымсындырып калды. Шунысын да әйтергә кирәк: Радик концертын туган көненә тәгаенләгән иде - аңа кичә 29 яшь тулды.

news_top_970_100
Элвин Грейга – 29: җырчы гаилә һәм бала тели (концерттан репортаж)
Соңгы арада иптәш кызларымнан “Элвин Грей концертына барсаң, ел буена җитәрлек энергия, күтәренке кәеф аласың. Аның кебек җырлый белүче юк, ул - супер” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. Бәхеткә, уңай форсат та чыкты: җырчы Казанга концерт белән килде, шуңа күрә аның иҗаты белән якынан танышу мөмкинлеге булды. Дөресен әйткәндә, үземне Элвин Грейның фанатлары исемлегенә кертмим, бер-ике җырын гына яратып тыңлыйм. Күрәмсең, заманадан артта калам... Ә бәлки, бу яхшыгадыр - артык яратмагач, репортажым да объектив булыр дип уйлыйм. 

“Сакчылар аркадан этә, суны ташлый”

Сәгать җиде тулганчы, Казан Спорт сараеның залы шыгрым тулы иде. Хәтта басып карый торган “урыннар” да тиз арада халык белән тулды. Билгеле булганча, җырчының концертына билетлар бик тиз сатылып беткән. “Татар-информ” хәбәрчесенә оештыру эшләре белән шөгыльләнүче кызлар билетларның күптәннән сатылып бетүен, билет җитмәде, дип шалтыратучыларның да шактый булуын әйттеләр. Моның шулай икәнлегенә һич бер шик юк, чөнки Радикның концертын бер барып күргән тамашачы кабат карарга киләдер сыман. Залда утыручыларның күбесе – яшүсмер кызлар, аның иң тугры тамашачылары. Казаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәгеннән, республика районнарыннан да килүчеләр дә бар. Самара, Төмән, Башкортстан, Оренбург, Томск өлкәләреннән килгән тамашачыларның булуы җырчы өчен зур күрсәткеч һәм бәя. Араларында әлеге концерт программасын берничә тапкыр тамаша кылучылар да булды.



18 сәгать 30 минут. Казанның Спорт сарае концертлар залына керү юлында су буе чират. Тамашачыларны аралый-аралый эчкә узарга тырышам. Кая ди ул! Шунда ук каршыма зур гәүдәле сакчы килеп басып мине тиз арада артка борды. Артык сүзләр сөйләп тормады ул, аркамнан этә-этә урыныма кадәр озатып куйды. Чиратның миңа килеп җитүен сабыр гына көтәргә туры килде, я теге җитди “абзый” бөтенләй куып чыгарыр дип курыктым. Ләкин күрәселәр алда булган икән әле, билет тикшерүче сакчылар янына килеп җиткәч башланды хәлләр. Аларның тикшерүе тагы да көчле булып чыкты, сумкаларны актарырга тотындылар. Кагыйдәләргә каршы килеп булмаганлыктан, мин дә сумкамны ачып күрсәттем, яшерер әйберем юк, ләбаса. Ләкин сакчы ханым авыз ачарга дип үзем белән алып килгән суга ”бәйләнде”. Залга су алып керергә ярамый, бу “опасный предмет” булып исәпләнә. “Не задерживайте очередь, сколько можно повторять? Не положено”, - дип акырды да, алып килгән суым белән йогуртымны чүп пакетына атты. Берәр кешенең хәле китсә, я булмаса дару эчәсе булса, кеше нишләр икән, дия-дия эчкә уздым. Эчтә этле сакчылар да күренде. 

“Тамашачы Радикны көтеп арыды”

Залга кергәч шуңа игътибар иттем: Элвин Грей төркемендәге егетләрнең кулларында шешәле су. Алар эчкәндә, үзем су йоткандай булып кызыгып карап тордым. Ярый, аларның сулары “опасный” булмагандыр инде.



19.00 сәгатьтә башланасы концерт 19 сәгать 40 минутта гына башланды. Төркемдәге егетләрнең аппаратура көйләгәнен карап торып күзләр арып бетте. Тамашачы да көтеп арыды ахрысы, 11 тапкыр (үзем санап бардым) “Элвин Грей, Элвин Грей...” дип кул чабып, кычкырырга тотынды. Аңа карап җырчы сәхнәгә чыгарга ашыкмады, концерт зур 3D декорацияләр һәм утлы шоу белән башланып китте. Сәхнәгә иң беренчеләрдән булып, соңгы елларда башкорт милли музыкасында йолдыз булып кабынган яшь музыкант Заһир Зәйнетдин чыкты. "Зәйнетдин" этно-шоу проекты авторы 15 төрле музыка коралында уйнады, тамашачыга “Бөрлегән” җырын тәкъдим итте. Гомумән, концертның беренче өлешендә күбрәк күз күрмәгән, колак ишетмәгән яңа йолдызлар, Элвин Грейның төркемендәге егетләр чыгыш ясады.



Концерт вакытында экраннан Радик турында видеоязмалар күрсәтелде. Берсендә концертыннан өзекләр, икенчесендә җырчының массакүләм мәгълүмат чараларына биргән әңгәмәләре тәкъдим ителде.

“Бүләкләрнең исәбе-саны булмады”

Җырчы үзенең чыгышын “Красивая-Хороший” җырының русча вариантыннан башлады. Радикның кызлар арасында популяр булганын беләбез. Шуңа күрә ул күренүгә бер көтү фанатлары “Элвин Грей, мы тебя любим. Туган көнең белән!” дип кычкырырга, сызгырырга, кул чабарга, кочакларга тотындылар. Гомумән, бу кичтә алкышлар тынмады. Тамашачыларның кайберләре яраткан артистлары белән бергә җырлау бәхетенә дә иреште. Җырчыга бүләк ителгән чәчәкләрнең, йомшак уенчыкларның исәбе-саны булмады, араларында бәлеш, чәкчәк бирүчеләр дә булды.



Радик беренче минутлардан ук халыкны ихлас елмаюы, гади, эчкерсез булуы белән үзенә каратты. Тамашачы концертта булуын да онытып, урыннан торып сикереп биергә тотынды.

- Минем кадерлеләрем, барыгызга да олы рәхмәтләремне җиткерәм. Туган көнемне Казанда, яраткан тамашачым белән каршы алуыма чиксез шатмын. Бәйрәмнең иң зур бүләге ул – сез”, - диде җырчы.

“Татарстан халкы бик кунакчыл икән”

Башка артистлар концертларда озаклап, “тәмләп” тормыш юлы, иҗатлары хакында сөйләсәләр, Радик сүзгә бик “коры” булып чыкты. Концерт дәвамында “Тик утырмагыз, миңа кушылып биегез. Рәхмәт. Мин сезне яратам”нан башка артык бер сүз дә әйтмәде.



Бәйрәмдә күңелләрне тибрәндергән мизгелләр дә булды. Җырчының залда утырган әнисенә, апасына рәхмәт әйтүе, аның “Семья” җырын башкаруы матур күренеш иде.



Алматы кунагы Бабек Мамедрзаев “Красивая-Хороший” җырының тарихы һәм Радик белән ничек танышканы хакында сөйләде. “Радик бу җырны машинада барганда ишеткән. Аннан соң минем телефон номерын эзләп табып, миңа шалтыратты. Бу җырны татар теленә тәрҗемә итеп җырларга теләве хакында әйтте, әлбәттә мин риза булдым. Казанда беренче тапкыр чыгыш ясыйм, бик нык дулкынландым. Татарстан халкы бик кунакчыл икән, мине яратып каршы алганыгыз өчен рәхмәт. Киләчәктә Радик белән бер җыр яздырырга уйлыйбыз”, - диде ул.

“Җырчының өйләнәсе, балалар үстерәсе килә”

Концертта “Чародейка”, “Бродяга” җырлары авторы Эльбрус Джанмирзоев чыгыш ясады. Аның “Бродяга, по-жизни холостой, ему не надо жизни золотой” дигән сүзләреннән соң, Элвин Грей өйләнәсе килү теләген белдерде. “Холостой булып арыдым, өйләнеп гаилә корасым һәм балалар тәрбиялисем килә. Вакыт бара, 29 яшь тулды бит инде миңа”, - диде җырчы.



Концертта Радикның хатыны булырга әзер булучы кызлар күп иде. Әле берсе, әле икенчесе “Мин риза. Мин хатының булырга телим” дип кычкырды.

“40тан артык җыр тыңладык”

Репертуарга килгәндә, концертта җырчы яңа җырларын башкармады. Тамашачыларга күптән таныш булган “Бәхетемнең йозагы”, “Кияүгә чык син миңа”, “Роза”, “Телепорт”, “Бәхет өчен күп кирәкми”, “Девочка моя”, “Саллар ага” җырлары яңгырады. Барлыгы 40тан артык җыр тыңладык.



Бер концертында Элвин Грей дүрт тапкыр кием алыштырды. Аның һәр костюмы аерым бер җыры өчен, хәтта махсус сәхнә утына яраклаштырылып тегелгән.

Җырчы Оскар Усманов көе, Роберт Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән “Гомерләр үтә икән ул" җырын башкарды. “Бу залда Роберт абый утыра, җыр өчен аңа зур рәхмәт. Мин кечкенә чакта өйдәгеләр магнитофон аша гел шушы җырны тыңлыйлар иде”, - диде ул.



Язучы Роберт Миңнуллин әлеге концерт хакында Инстаграм челтәренә видео урнаштырып болай дип язган: “Элвин Грей җырлый! Спорт Сарае яшьләр белән тулы! Минем кебекләр бик сирәк! Ә яшьләр Элвинны ярата! Бигрәк тә кызлар инде, әлбәттә! “Кияүгә чык син миңа!” – дип җырлагач яратырлар инде...”

“Концертның ахырын көтеп тормыйча, кайтып китүчеләр булды”

Радик концертны популяр “Уфтанма” җыры белән тәмамлады. Тамашачылар да аңа кушылып җырлады. Монда һәркем үзен иркен тотты, биеде, күңел ачты. Шулай да тәнкыйть күзлегеннән карап әйтсәк, ул озак барды һәм кешене ялыктырды. Концертның ахырын көтеп тормыйча кайтып китүчеләр күп булды. Тагын бер кытыршы ягы – музыканың артык көчле булуында. Кайбер чыгыш ясаучыларның нәрсә сөйләгәнең һич аңлый алмый азапландым.



Радик Мөхәрләм улы Юльякшин (Элвин Грей) 1989 елда дөньяга килә. Уфаның Черниковка районында урнашкан 48нче башкорт лицеенда, 5нче балалар музыка мәктәбендә белем ала. Читтән торып Шолохов исемендәге Мәскәү педагогия университетын тәмамлый. Шул ук чорда “Моң” студиясендә эшли.

Радикның музыкант буларак танылуы үсмер чорына туры килә. 14 яшендә башкорт телендәге беренче җыры дөнья күрә. Шушы елларда DJ NEXT исемле үзаллы проектын башлап җибәрә. 2006 елда тәүге альбомын яздыра. Тагын бер елдан икенче альбомы чыга. Монысында инде ул башкаручы гына түгел, җыр авторы һәм саунд-продюсер буларак та танылу ала. 2011 елда Мәскәүгә күченә. 2012 елда продюсер Александр Слюсаренко һәм аның сопродюсеры Радик Юльякшин иҗатындагы Elvin Grey проекты дөнья күрә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100