Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей, Раяз Фасихов, Ландыш Нигъмәтҗановаларның популярлыгы кем кулында: хитлар авторы белән танышу

Популяр җырлар авторы Анна Попова 30 яшьлек юбилее уңаеннан төнге клубта зур кичә оештыра. Чараның төп мәгълүмати иганәчесе булган "Интертат" Анна һәм аның җырларын башкаручы танылган артистлар белән сөйләште.

news_top_970_100
Элвин Грей, Раяз Фасихов, Ландыш Нигъмәтҗановаларның популярлыгы кем кулында: хитлар авторы белән танышу

Анна Попова "Гөрләп кирәк яшәргә" (Алсу-Азат Фазлыевлар), "Роза" (Элвин Грей), "Лилияләр" (Лилия Хәйруллина һәм Лилия Гыйматдинова), "Аязым" (Алсу Әбелханова), "Син һәм мин" (Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем), "Синнән башка" (Алия Карачурина), "Шундый яратам" (Дилә Нигъмәтуллина), "Узган гомер жәл булмый" (Гөлдания Хәйруллина), "Килче, килче" (Гүзәл Уразова) һәм башка җырларга сүзләр язган.

Очрашуыбыз билгеләнгән “Фотозум” студиясендә Аннаны җырчы Рамил Әйметдинов каршы алды. Шул арада Ландыш Нигъмәтҗанова белән Раяз Фасыйхов та килеп җитте. Һәркайсы белән аралашып алдык һәм кичәгә әзерләнү мизгелләрен күзәттек.


"Үземне мактар өчен оештырмыйм"

“Беренчедән, 30 яшемне сәхнәдә билгеләп үтәргә телим. Ә иң мөһиме – минем шигырьләр яза башлаганыма 5 ел булган икән. Беркөнне санап утырдык, шушы 5 ел эчендә 300дән артык җыр язылган. Үзем дә шаккатым! Бүгенге көндә ул җырлар – сәхнәдә. Дусларым һәрвакыт “ни өчен иҗат кичәңне уздырмыйсың?” дип сорый иде. Минемчә, иҗат кичәсен тәҗрибә туплаган өлкәнрәк яшьтәгеләр оештыра. Ә мин әле яза башладым гына кебек.

Минем өчен үзенә күрә бер нәтиҗә ясау ноктасы булачак. Кичәдә 35ләп артистның чыгышы көтелә. Барлык артистлар да тамашачы белән бергә бәйрәм итәчәк, ягъни аларны танцполда очратып булачак. Бик күп сюрпризлар әзерлибез. “Фотозум” студиясе туры трансляция ясаячак, бик күп фотограф фотога төшерәчәк. Минем теләк – һәр тамашачы үзен чит кеше итеп түгел, ә шул “тусовка” кешесе итеп хис итсен иде. Барысы да мин теләгәнчә барып чыкмаса да, бу кичә бик күңелле булырга тиеш.

Мин бу кичәне үземне күрсәтер, үземне мактар өчен оештырмыйм. Барлык дусларымны җыеп, аларга рәхмәт әйтергә телим. Беркөнне үзем турында шундый сүз ишеттем: “йолдызлык” чире белән авырыйм икән, имеш. Мин бит һөнәрем буенча – юрист. 

Шигырьләр язу – төп эшем түгел, хобби гына. Әлбәттә, барысына да вакытым да җитми, өлгертә дә алмыйм. Кешеләрне алдан ышандырмыйм. Мин һәр җырга күңел кисәген бирәм. Җыр оригиналь булырга тиеш. Күп язсаң, аның тәме бетә. Әгәр дә күңелем көйгә ятмаса, матур текст яза алмыйм. Бу берничек тә җырчыларны дан яки популярлык буенча сайлауга бәйле түгел. Җыр белән бер дулкынга кереп китсәм, шигырь языла.

Элвин Грей төркеменә бик зур рәхмәт әйтәм, чөнки егетләр бу чараны оештыруда зур көч куйды, ярдәм итте. Кичәнең сәбәпчеләре дә алар дип әйтер идем. Туган көнемне уздыру – аларның идеясе иде”, - дип сөйләде Анна Попова


"Аннага аерым мөнәсәбәт кирәк"

Рамил Әйметдинов: Анна Попова белән без бер ел таныш. Һәм аның нинди кеше булуын аңлар өчен миңа шушы вакыт җитте. Ул – бик иҗади, талантлы, тырыш кеше. Барлык иҗади кешеләр кебек үк, аңа да аерым мөнәсәбәт кирәк. Һәм ул моңа лаеклы дип саныйм. Аның шигырьләре - бик үзенчәлекле, җиңел. Мин аның белән рәхәтләнеп эшлим. Бүгенге көндә Аннаның 3 җырын башкарам, киләчәктә дә хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәм. Аннаның җырларын башкару – минем өчен зур дәрәҗә, чөнки эстрадага аяк басуыма ике генә ел. Үзем тыйнак булсам да, әйтим әле – Аняга да минем белән эшләве кызыктыр дип уйлыйм.


"Аннаны олы яшьтәге хатын дип уйладым"

Ландыш Нигъмәтҗанова: Аннаны 5 ел беләм. Беренче тапкыр мин аны телефоннан ишеттем. Миңа җыр тәкъдим иткәч, Анна Попованы олы яшьтәге хатын дип күз алдыма китердем. Чөнки аның шигырьләре мәгънәле, матур, эчтәлекле. Ә үзен күргәч, шаккатым. Барлык шигырьләре дә төрле-төрле, бер-берсенә охшамаган. Оскар Усманов көенә иҗат ителгән “Ерактагы сандугач” исемле җырыбыз да матур килеп чыкты. Аның осталыгы шунда – ул теләсә нинди көйгә шигырь яза ала. Ә бит әзер көйгә шигырь язу – бик зур эш. Шуңа күрә аңа мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Аняның җырлары белән популярлашып киткән яшь җырчылар да бар.


"Яратып "Анный" дип дәшәм"

Раяз Фасыйхов: Мин Аннага яратып “Анный” дип эндәшәм. Анныйны 5 елга якын беләм. Ул - яшь шагыйрьләр арасында иң күп ишетелгән һәм “топ” булган, җиңел итеп яза, кешегә матур итеп җиткерә белә торган үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе. Юрист кешенең шундый шигырьләр язуына аптырадым. Бервакыт прокурор ярдәмчесе Рафис Габделганиевның матур көйләр язуына аптыраган идем шулай. Сурәтләү, чагыштыру алымнары, эпитетларны оста куллануыннан чыгып, Анныйны берничек тә юрист дип әйтеп булмас иде. Шул ягы сокландыра. Юристлар төгәл кешеләр бит инде алар, ул төгәллек Анныйның холкында да чагыла. Кыска гына иҗатташлык вакыт арасында ул үзен җаваплы кеше итеп күрсәтте. “Миңа илһамнар, әлфияләр килмәде” дип сузып йөрми, бер атна эчендә кирәкле темага шигырь язып бирә. Анныйның шигырьне көйгә туры китерә торган сәләте тә бар.

Төнге клубта узачак кичәдә Элвин Грей, Хәмдүнә Тимергалиева, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Ландыш Нигъмәтҗанова, Илназ Баһ, Раяз Фасыйхов, Лилия Хәйруллина, Алинә Даутова, Гөлназ Солтанова, Дилә Нигъмәтуллина, Dj Радик, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Чәчкә, Азалия Зиннәт, Ләйсән Мәхмүтова, Альбина Апанаева һәм башка җырчылар чыгыш ясар дип көтелә. 















Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100