Элвин Грей & чишенгән кызлар: җырчы Европаны яулый, татар тамашачысы аңламый

7 Августа 2017

Укылган: 3787 тапкыр

Автор: Илүзә ГАЙНЕТДИНОВА
Элвин Грейның тверк биюче кызлар катнашындагы яңа клибы бәхәс тутырды. Румын телендәге җыр һәм ярымшәрә кызларның биюе җырчының тамашачыларын икегә аерды. Берәүләр Элвин Грейны"әхлакый кануннарны бозуда" гаеплиләр, ә кемнәргәдер бик ошый.
Радик Юльякшин Интертат хәбәрчесенә ни өчен бу клипны төшергәне һәм клибына карата тәнкыйтькә нинди мөнәсәбәттә булуы турында сөйләде.



- Радик, бу җырның авторы кем? 

  - Җырны иҗатташ дустым, румын егете, үзе дә җырчы ION язды. Җырның көе дә, аранжировкасы да үземә бик ошады. Бер-ике сүз белән әйткәндә, аның мәгънәсе “бие, җырга хәрәкәтлән, артыңны селкет” дигәнне аңлата. Инстаграм челтәрендә дәртле көйгә бик шәп хәрәкәтләнүче яшь кызларга тап булдым. Аларның бар гәүдәләре, тән хәрәкәтләре энергия чәчеп тора иде.   Бу миңа кызыклы тоелды. Берничә Европа музыка каналлары белән хәбәргә кердем: бу тема халыкка кызыклы булуын белү миңа мөһим иде. Алар халыкка гына түгел, телевидение өчен дә шәп материал икәнен белдерделәр. Шулай эшкә керештек. Гомумән, төрле экспериментлар куярга, тәҗрибәләр ясарга яратам мин. 

Сүз уңаеннан, Элвин Грей - Радик Юльякшин "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында Европа сәхнәсен яуларга теләге барлыгы, шул максаттан румын җырларын яздырырга әзерләнүе турында апрель аенда әйткән иде.
- Клипның идея авторы кем? 

  - Эш барышында бу видео сюжетсыз, зур мәгънәсез булырга тиешлегенә төшендек. Барысы да җиңел, барысы да күңелле, тик оятсыз түгел. Шушы бурычларны клипмейкер Саша Сюткин өстенә йөкләдек. Миңа калса, ул барлык бурычларны да тиешенчә башкара алды. Җырның Европа музыка каналларының берсенә ротациягә алынуы – моңа дәлил. 

- Синең төп аудиторияң – татар-башкорт яшьләре. Безнең менталитетка туры килеп бетмәс дип уйламадыңмы? 

- Уйладым, озак уйладым. Халык, яраткан тамашачым кабул итәрме дип шикләндем. Үз адресыма бик күп тискәре фикерләр ишетәчәгемне дә аңладым. Шуңа да җыр татар яки башкорт телендә түгел. Румынча башкарылган әлеге җыр европалы тыңлаучыга юнәлдерелгән, 18+ билгесе дә куелган. Без хаклымы, юкмы икәнен вакыт хәл итәр. Европа базарына анализ әлегә без хаклы дип бара. 

- Артык Европа белән мавыгып китеп, үз халкың читтә кала түгелме соң?

- Менә монда Elvin Grey проектының асылын төгәл аңлау кирәк. Elvin Grey – милли проект кына түгел, ул 4 юнәлештә эшли: башкорт, татар тыңлаучылары, рус сегменты һәм, ниһаять, дүртенчесе, Европа базары. Рус телендәге альбом әзерләнә башлады, европалы трек Европага китте. Әлегә нәтиҗәләрне көтәм. Тамашачымнан аңлауларын сорар идем. Сез мине гафу итегез, тик бүгенге көн куйган бурыч һәм таләпләр шундый. Бу Радик “ычкынган” дигән сүз түгел, болай шоубиз базары куша. Европада милли җырларны алга җибәрү өлкәсендә беренчел тәҗрибәм бар. Башкорт телендә язылган бер җырым дөнья хит-парадында ярты ел тирәсе “ТОП-100” торды. 


- Яңа клип буенча инстаграмда халык фикере 2 лагерьгә бүленде. Моңа мөнәсәбәтең нинди?





Elvin Grey (Элвин Грей, үз исеме – Юлъякшин Радик Мөхәрләм улы) – җырчы, композитор, аранжировкалар остасы, саундмейкер, Башкортостан Республикасының атказанган артисты. 1989-нчы елның 17 маенда, Башкортостанның башкаласы Уфа шәһәрендә туган. 2006-нчы елда беренче альбомын тәкъдим иткән иде.

Фикерләр








Шоу-бизнес

"Болгар радиосы" премиясе: Салават Фәтхетдиновка "Алтын йолдыз" бирелмәде

9 декабрьдә Казанда "Болгар радиосы" V милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Тамаша узачак "Пирамида"га килеп кергәндә, артистлар сәхнә артында мәш килеп чыгышларына әзерләнә иде. Аларга комачауламас өчен залга юнәлдек.

Шоу-бизнес

“Волга-Волга”дан Антон Салакаев: “Татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирмәделәр”

Быел Казанның популяр төркеме «Волга-Волга» оешканга 20 ел тула. Бу төркем үз җырларыннан тыш, танылган җырларны икенче стильдә, ягъни каверлар башкара. Төркемнең репертуарында шулай ук татар җырлары да бар. “Татар-информ” хәбәрчесе “Волга-Волга” төркеме солисты, сәнгать җитәкчесе Антон Салакаев белән күреште. Антон безне төркем оешкан һәм күп еллар дәвамында чыгыш ясаган урыннарга, хәзерге студиясенә алып барды.

Шоу-бизнес

"Болгар радиосы" премиясе серләре: Илсөянең күлмәге күпме тора, өч ноталы җырларны кем коткара?

Татар эстрадасында фестивальләр артып тора һәм һәркайсының үз юнәлеше, форматы бар. Ләкин анда да, монда да нигездә бер үк җырчылар катнаша. Әйтик, популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың “Татар җыры”нда катнашачагын хәбәр иткән идек инде. Илсөя шулай ук “Болгар радиосы” V милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында да булачак икән.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла