Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчылар конферансье Зилә Шакирҗанованы искә ала: Ул сәхнәдә бирелеп эшли иде дә, сәхнә артында беркем белән сөйләшми иде

Бүген Чаллыда актриса, алып баручы, юморист Зилә Шакирҗанова белән хушлаштылар. Ул кичә кич фаҗигале төстә өендә вафат булган.

news_top_970_100
Җырчылар конферансье Зилә Шакирҗанованы искә ала: Ул сәхнәдә бирелеп эшли иде дә, сәхнә артында беркем белән сөйләшми иде
Зилә Шакирҗанова 2012 елдан бирле Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар төркемендә эшләгән. “Зилә апа әле кичә генә көндез интернетка кергән булган, ә инде кич белән ире аның арабыздан китүе турында котычкыч хәбәр җиткерде. Тыштан һәрвакыт шат күңелле булса да, ул беркайчан да эчендәгесен кешегә сөйләмәде. Мин аңа теләсә нинди киңәш сорап мөрәҗәгать итә идем. Урамда төн булса, төн уртасында да килеп җитәргә мөмкин иде ул. Бик ихлас, эчкерсез кеше иде.

Зилә апа беркайчан да кеше "чәйнәмәде", гайбәт сатмады. Артистларның гайбәт сөйләшкәнен ишетсә, шундук авызларын "шап" итеп яба иде. Кызганыч, балалары булмады, ирдән дә уңмады, дүртенче тапкыр кияүгә чыкты. Әмма аның әни булу бәхетен тою теләге бик сизелде, безнең балаларны яратып сөя иде. Кайчакта ул сәхнәдә бөтен күңелен биреп эшли иде дә, сәхнә артына кергәч, беркем белән дә сөйләшми иде. Минемчә, ул - иң шәп алып баручы, аның кебек тамадалар башка юк. Тагын шунысы да бар, Зилә апа – образлар тудыручы бердәнбер хатын-кыз юморист иде. Һәрхәлдә, мин шулай дип беләм. Аның биамать, малай, авыл хатыны һәм башка күп образлары бар иде. "Шәйхетдиннәр миннән фәрештә ясады", дип көлешә идек”, - дип сөйләде безгә Айгөл Шәйхетдинова.



Гөлдания Хәйруллина Зилә Шакирҗанова белән күптәннән таныш, һәрвакыт аралашып яшәгәннәр. "Бу кайгылы хәбәрне ишеткәч, башка көрәк белән суккан кебек булды. Хәниянең китүен дә шулай авыр кичердем. Зилә башта "Сердәш" ансамбленә йөрде, аннан соң безнең төркемдә алып баручы һәм юморист булып эшләде. Сценарийларны үзе язып, үзе сәхнәгә куйды. Ул тыйнак иде, бәлки шуңа да аңа игътибар җитеп бетмәгәндер. Безнең төркем бик тату иде, без бер гаилә кебек яшәдек. Һәр бәйрәмне, туган көннәрне бергә үткәрә идек. Зилә - бик ачык, шат күңелле кеше иде. Эчендә бәлки борчулары да булгандыр, тик ул аларны беркайчан сиздермәде. Соңгы тапкыр 3 көн элек аралаштык. "Син кая югалдың соң?" - дип үзем хәбәр яздым аңа. Аннан соң сөйләшеп алдык. "Синең белән сөйләшкәч, рәхәт булып китте", дия иде Зилә", - дип, күз яшьләрен тыя алмады Гөлдания Хәйруллина. 

Зилә ханымны туган ягы Мөслим районы Әмәкәй авылында җирләделәр. Соңгы вакытта ул Эльмира Сөләймановада алып баручы булып эшләгән. Мәрхүмне җирләргә Мөслимгә Эльмира да кайткан. “Мин аны күптәннән беләм, бергә 3-4 ел гына эшләп өлгердек. Безнең коллективның алтын тоткасы иде. Зиләнең вафаты турында сеңлесе шалтыратып әйтте. Минем өчен әйтеп бетергесез зур югалту. Ул – энергиясе ташып торган, беркемнән дә курыкмый торган, юмор хисле, көләч йөзле кеше иде. Андый юморист бүтән юк һәм булмаячак та”, - диде Эльмира Сөләйманова.

Зилә ханымга төгәл бер ай элек, 13 сентябрьдә 48 яшь тулган булган. Зилә Шакирҗанованың якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз, күркәм сабырлык телибез. Зилә ханымның урыны оҗмахта, рухы шат булсын!..






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100