Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Дөньяның тәмен татып яшәргә кирәк!" Җырчы Рамил Закиров кәләше 34 мең сумлык туй күлмәге белән бассейнда коенган

Күптән түгел Казандагы бер затлы ресторанда җырчы Рамил Закиров һәм сөйгәне Илүзәнең туйлары узды. Туйны “Татар радиосы” ди-джее Рамил Шәрәфиев алып барган. Туйны кавышкан яшь пар бик оригиналь рәвештә - бассейнга сикереп тәмамлаган.

news_top_970_100
"Дөньяның тәмен татып яшәргә кирәк!" Җырчы Рамил Закиров кәләше 34 мең сумлык туй күлмәге белән бассейнда коенган


Видео Илүзә Закированың инстаграмыннан алынды.

Яшь гаиләнең мәхәббәт тарихын Илүзә Закирова “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Көн башында без туйны бассейнга сикереп тәмамларбыз дип уйламаган да идек. Каян мондый идея барлыкка килгәнен дә белмим. Яшь кәләшләрнең күбесе мондый эшкә бармас иде, миңа калса. Ләкин мин туйның шулай тәмамлануына бер грамм да аптырамыйм. Иремнән әллә ниләр көтәргә була. Яхшы мәгънәдә инде, әлбәттә. Рамил белән яшәү - көн дә кызыклы, кабатланмас адымнарга бару ул", - дип сөйләде Илүзә.

Кәләшнең туй күлмәге 34 меңгә төшкән. “Минем фикеремчә, күлмәк күпмегә чыгуы мөһим түгел. Күлмәкне кигәндә “Әйе! Бу - минем күлмәк!” дигән хис барлыкка килергә тиеш. Һәм күлмәк синең образга каршы килергә тиеш түгел”, - ди Илүзә.

- Туйны кызыклы тәмамладыгыз. Ә туй күлмәге исраф булмадымы?

- Туй күлмәге бер дә җәл булмады. Ә ник җәлләргә? Дөньяның, булган моментларның тәмен татып яшәргә кирәк. Су гына бит ул. Күлмәкне киптереп була. Ә ул суга сикерүдән күпме тәэсир калды! Мин белгән кешеләр арасында мондый адымга бара торганнарны әлегә күргәнем юк. Якыннарга бассейнга сикерүебез ошады. Күпләрнең безнең белән сикерәсе килде, ләкин администрация каршы булды.

- Сезнең туй башкаларныкыннан ни белән аерылды?

- Футбол матчын карарга туй мәҗлесен туктатып тордык. Бу бик тә күңелле һәм кызык булды. 

- Мәхәббәт тарихын сөйләп үтче.

- Мин татар журналистикасы бүлегендә укыдым. Беренче курстан бирле “ТНВ” да эшли башладым. Рамил дә “ТНВ” да эшли булып чыкты. Без бер редакциядә идек. Ул алып баручы, ә мин корреспондент. Көннәрнең берендә алып баручы Зөһрә безне туган көнгә чакырды. Рамил белән шунда күрештек. Моңарчы аны белгән булсам да, сөйләшкәнем юк иде. Шул туган көннән соң Рамил миңа “Вконтакте” челтәрендә язды. Без синең белән язышкан булган икән бит диеп. Чынлап та, без аның белән 2012 елда язышкан булганбыз икән. Беребез дә бу хакта хәтерләми. Ул миңа яза башлады, күрешергә чакырды. Башта ризалашмасам да, күрештек. Бу очрашуда ул миңа без танышканчы төшендә бер кызны күрүе хакында сөйләде. “ТНВ” га килеп мине күргәч, ул төшендәге кызның мин икәнен аңлаган. Башта ышанмаган идем, күпчелек дуслар, Гөлназ Батталова бу төш турында әйткәч, дөреслегенә инандым. Туган көннән соң, ничек килеп чыкканын да аңламый калдым, без очраша башладык. Әти-әниләр белән таныштык.

- Иң истә калган очрашу?

- Иң истә калган “свидание” ике ел йөргәннән соң булды. Без атларда йөрдек. Моңарчы атка атланганым юк иде. Атлары бик матур булды. Янә кабатларга телибез. Икенче иң истә калганы - Испаниядә. Диңгез буенда, романтика, төн, яныңда яраткан кешең булу. Хыяллар чынга ашуы. Күңелемә кереп калды. Бер уйласаң, гади әйбер кебек. Гадилектә инде ул бәхет.

- Синең кеше икәнен ничек аңладың?

- Бу сорауга җавап бирү авыр. Мин сиздем. Бер генә түгел, күп тапкыр. Рамил минем өчен барган адымнары аша. “Әйе, мин аны таптым! Минем кеше! Аның белән гомеремне үткәрәсем килә!” дигән уйлар килде башыма.

- Рамил ничек тәкъдим ясады?

- Тәкъдим бик көтелмәгән рәвештә булды. Рамилнең өендә булды ул. Зур поэма язган. Ул аны җанга үтәрлек итеп укыды, үзе җыйган зур букет бирде. “Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?” - дигәч, мин аптырап калдым. Безнең мөнәсәбәтләрнең яңа баскычка күчүен аңладым. “Риза!” дидем.

- Туй күпмегә төште?

- Туй 300 меңнән артыкка төште. Акчада гына түгел бит эш. Кайвакыт кыйбат нәрсә дә зәвыксыз була. Туйга бик каты әзерләндек. Яхшы ресторан, яхшы оештыручылар таптык. Бу өлкәдә танышларыбыз бик күп, алар да ярдәм иттеләр.

- Өйләнешкәннән соң аерым торасызмы?

- Фатирыбыз бар. Миңа калса, өйләнешүгә үк аерым яшәргә кирәк. Аерым гаилә, аерым үзенә күрә кагыйдәләре дә була инде аның.

- Рамил сиңа кайсы ягы белән ошый?

- Рамилдә миңа бар да ошый. Ул бик ачык. Бөтен кеше белән дә уртак тел таба белә. Һәрвакытта да позитив. Гел елмаеп, кояш сыман балкып йөри. Беркайчан да үпкәләми. Юмарт. Әгәр булыша ала икән, ул булыша. Берни җәлләми. Тормышның тәмен тоя белә. Һәм, иң мөһиме, ул балалар ярата. Рамилнең хыялы биш бала алып кайту. Өч малай һәм ике кыз. Миңа мораль яктан “Әзерлән!” ди.

- Рамил биргән иң кадерле бүләк?

- Минем күптәнге хыялым той-терьер токымындагы эт. Мин Рамилгә бу турыда ничектер әйткән идем. Һәм минем туган көнемә ул эт бүләк итте. Шунысы да бар, Рамилнең күп нәрсәгә аллергия. Миңем күңелемне күрер өчен ул үзенең сәламәтлеген дә “корбан” иткән дисәң була. Эткә “Буччи” дип исем куштык.

- Ничек итеп “йолдыз”ны эләктерергә?

- Әгәр язган булса, ул синеке. Күпләр “йолдыз”га кияүгә чыгарга хыяллана. Ләкин сәхнә кешесе белән яшәүнең дә авырлыклары бар. Мин “йолдыз”га чыгам дип хыялланганым булмады. Үзеннән-үзе килеп чыкты. Аллага Шөкер, әйбәт кенә торабыз.

- Алга таба нинди планнар?

- Киләчәктәге планнарга килгәндә без сәяхәт итәргә телибез. Бер илгә барасыбыз килә, нинди ил икәнен әлегә әйтми торыйм. Бәхетле, озын, эмоцияләргә бай тормыш кичерәсе килә.  

Яшь парны котларга Салават Миңнеханов, Гүзәлем, “Ямьле” төркеме, Гөлназ Батталова, Вероника Кузнецова, Наил Нәбиуллин да килгән.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100