Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чуваш җырчысы Фәридә Фәйзуллина: “Минем шушы көнгә кадәр бер ишекне дә үзем ачып кергәнем юк әле”

Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Фәйзуллина Казан тамашачысы каршында икенче тапкыр имтихан тотты. Узган ел ул концертын “Ак барс” яшьләр үзәгендә куйган булса, быел иҗатын яратучыларны Татарстан Милли китапханәсенә җыйды.

news_top_970_100
Чуваш җырчысы Фәридә Фәйзуллина: “Минем шушы көнгә кадәр бер ишекне дә үзем ачып кергәнем юк әле”

Фәридә Фәйзуллина - Чувашия Республикасының Батыр районы Красномайск дигән чеп-чи чуваш авылында туган. 2016 елда ЮТВ (Чабаксар шәһәре) телеканалы үткәргән “Ел башкаручысы” конкурсында беренче урынга лаек булган.

Фәридә мәктәптә чувашча укыган. 1980 елда авылдагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәскәүгә - агач эшкәртү училищесына укырга китә. Училищедан соң биш ел Мәскәүдә агач эшкәртү комбинатының тәрәзә блоклары ясау цехында оператор булып эшли. Аннан соң Тәтеш районына кайтып, кулланучылар җәмгыятенә ревизор булып урнаша. Берничә елдан Алабирде авылындагы мәдәният йортына директор итеп билгеләнә. Шул елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының культурология факультетында укый. Яр Чаллы шәһәренә күченеп киткәч, “Эврика” мәдәният сараенда җырчы булып эшкә урнаша. Кызы Казан авиация институтына укырга кергәч тә гаилә Казанга төпләнә.

- Бүген, ниһаять, Казанга килеп җиттек, - диде Фәридә «Татар-информ” хәбәрчесенә. – Моңа кадәр Түбән Кама, Аксубай, Нурлатта, тагын берничә авылда чыгыш ясадык. Барысы алты концерт булды. Бу инде безнең "Дуслык күпере" проектының йомгаклау концерты. Мин өч телдә – чувашча, русча, татарча чыгыш ясыйм. Залда утыручы тамашачы да төрле милләттән.

- Фәридә ханым, төрле милләт вәкилләре сезнең өч телле чыгышыгызны ничек кабул итә?

- Чувашиядә минем татарча җырлавымны бик яхшы кабул итәләр. Чөнки ул сыналган әйбер инде, чувашлар татар җырларын ярата. Әле менә күптән түгел генә Минзәләдә чыгыш ясадык. Шунда мин татарларның да чуваш җырларын бик яратып тыңлауларын белдем. Шулай булгач, төрле милләт халкы яратырлык итеп җырлап була. Шундый фикерләр дә ишетергә туры килә: имеш, татарлар чуваш концертларына йөрми. Әгәр җырны матур, профессионлаь яктан зур осталык белән тапшырсаң, нигә әле халык концертка йөрмәсен? Мишәрләр яшәгән төбәкләрдә яшәүче татарлар да йөри концертыма.

- Бу сезнең ничәнче гастроль сезоны инде?

- Мин бит күбрәк чуваш эстрадасында кайныйм, 16 сезоным. Ә Татарстан буйлап ничә сезон йөргәнемне санаганым да юк.

- Сез үзегезне чуваш эстрадасы җырчысы дип саныйсызмы, әллә татар эстрадасына карыйсызмы?

- Мин әлегә үземне күбрәк чуваш эстрадасы җырчысы дип уйлыйм. Чөнки мине чувашлар яхшы белә, алар мине күтәрде, Атказанган мәдәният хезмәткәре исемен дә алар тырышлыгы белән бирделәр. Мин шушы көнгә кадәр бер ишекне дә үзем ачып кергәнем юк әле.

- Фәридә ханым, фәкать татар эстрадасы өчен генә җырлыйсыгыз килмиме?

- Татар эстрадасында җырлаучылар бик күп бит. Шуңа күрә тирәнрәк иҗат итәсе, бер залга төрле милләт кешеләрен җыясы килә.

- Сезгә катнаш эстрада җырчысы булу ошый, димәк?

- Әйе, шулай килеп чыга. Минем иҗатымны берьюлы берничә милләт вәкиле тыңлау ошый миңа. Катнаш эстрада җырчысы булганда, мин чуваш, татар, рус телләренең бар байлыгын күрсәтә алам кебек. Минем үземдә бу өч культура да булганлыктан, үземдә булганны кешегә дә җиткерә алам кебек тоела.

- Казанның зур залларында концертлар куярга хыялланасызмы?

- “Һәр солдат генерал булырга тели” диләр бит. Мин дә шулайрак. Үземне тикшереп карыйсы килә, билгеле. Мин чуваш эстрадасында берникадәр сынау уздым. Чынлап та минем җырларымны кабул итеп, яратып, хәзер бик күп фольклор ансамбльләре җырлый. Мин моңа бик куанам. Әкрен-әкрен генә алар да халык җырларына якыная. Ә татар буларак, татар эстрадасында да чыгыш ясыйсым килә. Аннан соң үзем язган җырларны да халыкка җиткерү теләге зур. Кеше бер урында торырга тиеш түгел дип уйлыйм мин.

- Фәридә ханым, сез - чуваш авылында тәрбияләнгән татар кызы. Чувашлар арасында татар культурасына мәхәббәт ничек уянды сездә?

- Татар культурасына мәхәббәт кечкенәдән тәрбияләнгән миндә. Әнием Гөлҗиһан, әтием Фәттахетдин шушы рухны сеңлергән, аларга рәхмәт. Пластинкалардан Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Флера Сөләйманова җырларын тыңлап үстек. Бүген мин – универсаль. Миңа кем нинди телдә дәшә, мин аның белән шул телдә сөйләшә башлыйм. Без авылда өйгә кергәч татарча, урамга чыккач чувашча сөйләшәбез. Бу ике тел миңа кечкенәдән бирелгән.

-        

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100