Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбри Хәбриев мәдәният министры булырга җыена: Җырлый белмәүчеләрнең денен алам!

Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин отставкага китте дигән хәбәр пәйда булу белән бу урынга дәгъва кылучылар "чиратка басты". Кайберәүләр, туйларына тамада сайлаган кебек, берсеннән-берсе шәп алып баручыларны министрлыкка тәкъдим итә башлады. Икенчеләре исә уйлап кына, чынлап торып татар мәдәниятенә яңа сулыш өрергә сәләтле булган милләттәшләребезне тәкъдим итте.

news_top_970_100
Әбри Хәбриев мәдәният министры булырга җыена: Җырлый белмәүчеләрнең денен алам!

Арада "Менә мине сайлагыз", дип язучылар да шактый булды. Шундыйларның берсе - "Татар радиосы" алып баручысы Әбри Хәбриев: "Мине куегыз. Җырлый белмәүчеләрнең денен алам!" - дип ачынып язган. Кызык, әгәр аны министр итеп куйсалар, нәрсә үзгәрер иде икән?!

- Әбри, сез чынлап та мәдәният министры булырга телисезме?

- Әлбәттә булыр идем, миндә андый теләк бар. Ләкин ниндидер түрә, министр урынын алу өчен түгел, ә нәкъ менә эстрадада, зур сәхнәдә тәртип урнаштырыр өчен утырыр идем мин бу урынга. Чөнки җыен чиле-пешле нәрсә тыңлап гарык инде!

- "Син чиле-пешле җырчы! Син сәхнәдә булырга тиеш түгел!" - дип, шундыйларның йөзенә карап, туры бәреп әйтә аласыңмы?

- Юк, алай дип әйтү, беренчедән матур түгел, дөрес түгел. Шәхсән үзем туры бәреп әйтүне әдәпсезлек дип саныйм. Ләкин күп кенә җырчыларның сөйләмнәрен дөресләп җибәргәнем бар. Бу сүз болай яңгырарга тиеш түгел, дөрес җырламыйсың, бу сүз шулайрак әйтелә дип төзәтмәләр керткәлим кайчагында. 

Мин профессиональ вокалист түгел, ләкин вокал дәресләре алган кеше. Ничек җырларга кирәклеген беләм. Күпчелек җырчылар үзләренең профессиональ дәрәҗәдә җырламаганнарын нигәдер аңлап бетермиләр. Җиде нотаны җырлый алсалар яки авылда "энем/сеңлем син бик матур җырлыйсың, сиңа артист булырга кирәк" дигән сүз белән канатланалар да шәһәргә китәләр. Җыр яздыралар, шул җырны ротациягә бирәләр, танылалар. Әгәр берәр мәҗлестә баянга җырларга кирәк булса, утыралар инде җырлый алмыйча. Концерт вакытында фонограммага авыз ачып тора алар, ә баянга җырлый алмыйлар. Менә шундый җырчылардан сәхнәне чистартырга, яки билгеле бер катгый таләпләр куярга кирәк.

- Туры бәреп әйтүәдәпсезлек дисез. Әдәпсаклап утырганга сәхнәне чүп баса түгелме соң инде?

- Бу очракта үзем турында әйтәм. Мин үзем туры бәреп әйтергә кыймыйм, кеше рәнҗетергә яратмыйм. Миңа мишәрлек дигән әйбер җитеп бетми. Бик каты ачуны чыгарган җырчыларга әйтәсе килә дә бит, тыелып калам. Күп очракта төзәтеп җибәрергә яратам. Әлбәттә, туры бәреп әйтмәсәң, чүп җырчылар саны арта гына. Менә шуларны арттырмас өчен министрлык җиренә җиткереп эшләсен иде. Совет чорында сәнгать советы булган. Безгә хәзер нәкъ менә шул җитми...

- Сәхнәне чүп җырчыларданчистартуны нәрсәдән башлар идегез һәм нинди катгый таләпләр кертер идегез?

- Иң беренче - эстрада буенча канун тудырырга кирәк. Әлеге канун нигезендә музыкаль белеме булмаган җырчылар сәхнәгә аяк басарга тиеш түгел! "Талантым бар" дип җырлап йөрү дөрес түгел. Таланты булганнар өчен уку йортлары бар - музыка көллияте, мәдәният һәм сәнгать институты, консерватория. Эстрада да 70% җырчы нотаның нәрсә икәнен дә белми хәтта. Музыка терминнары һәм музыка теориясе турында алар гомумән хәбәрдар түгел. Музыка тарихы белән дә таныш түгел күбесе. Сәхнәдә эшләгән кеше боларның барысын да белергә тиеш. Бары тик шул очракта гына ул ниндидер камиллеккә ирешә ала. 

Дөресен генә әйткәндә, әлеге сорауны мин үземә еш бирәм. Нәрсәләр эшләргә? Ничек эшләргә? Боларның барысының да сызымнары башымда йөри. Әгәр миңа мөмкинлек бирелсә, мин аларны бик теләп тормышка ашырыр идем. 

Тик министр вазыйфасын минем кебекләргә бирмәсләр шул. Министр, иң беренче чиратта, айга бер булса да зур сәхнәдә эшләүче артистлар белән күзгә-күз очрашып аралашырга, киңәшләр тәкъдим итеп, киңәшләрне кабул итәргә тиеш, дип саныйм. Бары тик әнә шулай кулга кул тотынып эшләгәндә генә үзгәрешләргә ирешеп була.

- Башыгызда йөрткән сызымнарыгыз булгач, нигә соң алар белән уртаклашмыйсыз?

- Әгәр миңа министрлык шундый бирем бирсә, мин әлбәттә бу өлкә өстендә җиң сызганып, ныклап эшләр идем. Үз проектымны да тәкъдим итәр идем. Чөнки телгә янаган куркыныч моңыбызга да яный. Җыр сәнгатен шоу-бизнеска әйләндердек. Шоу-бизнесның асылында бизнес, ягъни акча эшләү ята. Әгәр сәнгатькә шушындый җиңел мөнәсәбәт белән генә карыйбыз икән, милләтебезнең асылы, халык җырлары, моңыбыз юкка чыгып бетәчәк. Шуңа күрә кичекмәстән моның өстендә эшли башларга кирәк.

- Радиодан җырлары яңгырамаган, телевидениедән үзекүренеп тормаган җырчыпопулярлаша алмый. Ә радиога җыр бирү, телевидениедән күренү кыйммәткә төшә. Кемнең акчасы бар - шул популяр, килешәсезме?

- Килешәм, яхшы тавышлы егет һәм кызлар финанс яклары такыр булу сәбәпле үзләрен күрсәтә алмый. Ниндидер кәҗә тавышлы җырчылар акча түләп, блат аша җырларын көне-төне әйләндереп, популярлашып, хит-парадларда катнашкан булып, беренче урыннарга менеп җитәләр. Шаккатам, халык надан түгел бит, кешенең ничек җырлаганын ишетәләр, күрәләр. Еш кына туйларга баргач, миннән килеп сорыйлар. "Нишләп җырлатасыз сез шул җырчыны? Бигрәк җырлый алмый бит!" - диләр. Радиода эшләсәк тә сәгать дәвамында нинди җыр әйләндерү бездән тормый, кызганыч.

- "Их, шәп җырлыйда бит, реклама гына җитмишушыңа" дип халыкка танылмаган берәр җырчы өчен эчегез пошканы бармы?

- Бар, әлбәттә. Чын җырчылар, зәвыклы җырчылар читтә кала, ә фонограммага сикерүчеләрнең концертларына ишелеп йөри халык. Җырларга һәм җырчыларга контроль юк, җырлый белсә дә, белмәсә дә, сәхнәдә ул. Сәхнәдә - чүп. Шушы чүпне хит парадларга кертәбез, шуны яңгыратабыз, халык шуларга кул чаба һәм шул рәвешле халыкта чүпкә карата мәхәббәт уяттырабыз. Барысына да үзебез гаепле, үзебез һәм мәдәният министрлыгы...

- Сәхнә артында җырчылар үзара нинди телдә аралаша?

- Эстрададагы җырчыларның яртысыннан күбрәге җырлап чыгалар да, сәхнә артында авыз тутырып урысча сөйләшеп утыралар. Алар бит сәхнәдә үз җырларын да тиешле дәрәҗәдә, матур итеп тәкъдим итә белмиләр хәтта. "Менә сезгә яңа җырымны тәкъдим итәм. Рәхим итеп тыңлагыз". Бетте. Тамашачыны әзерләү, җырга төшендерү дигән нәрсә югала башлады. Алып баручылар да калька белән сөйләшәләр. Урысча уйлаган җөмләләрен туры татарчага тәрҗемә итәләр дә, чыктым аркылы күпер, дип сөйләп китәләр. Сәхнә теле кагыйдәләрен алып баручыларның миләренә сеңдерми торып, мин аларны сәхнәгә чыгармас идем. Татар хәрефләренең сүз эчендә ничек яңгырарга тиешлеген белми торып, үзләренчә җырлап йөрүчеләргә дә сүзем бар. Татар телен яхшы белсәгез, хәрефләрне дөрес итеп әйтсәгез, сүздәге басымны, җөмләдәге сүзләр басымын камил яңгыратсагыз, бәлки сезнең җырларыгыз да матуррак яңгырар иде...

- Элвин Грей, Фирдүс Тямаевларның җырларын яратасызмы, әллә инде Илһам Вәлиев, Филүс Каһировларның иҗатларына өстенлек бирәсезме? Кайсыларының концертларында булганыгыз бар һәм бик теләп яңадан кемнең концертын карар идегез?

- Үзебезнең концерт графикларыбыз тыгыз булганлыктан, берсенең дә концертында булганым юк. Барысының да концертларын карыйсым килә, Радикның да, Фирдүснең дә, Филүснең дә җырларын тыңлыйм, әмма ләкин Илһам Вәлиевнең иҗаты белән тирәнтен таныш түгелмен, кызганыч...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100