Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Болгар радиосы" премиясе: Илсөя Бәдретдинова тамашачыга иелми, Данир Сабировка җор теле өчен эләккән, Идрис Газиевнең шоу ясыйсы килми

8 декабрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында елның иң зур музыкаль вакыйгаларының берсе - "Болгар радиосы" VI милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Тантананың төп үзенчәлеге шунда –“Алтын йолдыз” сынына халык сайлап алган җырчылар лаек була. Оештыручылар әйтүенчә, бу көнне эстраданың “иң-иң”нәрен күрергә һәм ишетергә мөмкин иде.

news_top_970_100
"Болгар радиосы" премиясе: Илсөя Бәдретдинова тамашачыга иелми, Данир Сабировка җор теле өчен эләккән, Идрис Газиевнең шоу ясыйсы килми
Тамаша "Пирамида"га кадәр башлана

Башка еллардан аермалы буларак, быел тамаша “Пирамида”ның ишек төбеннән үк башланды. Концертка килгән тамашачылар өчен утлы шоу программа күрсәтелде. Ул гына да түгел, бу көнне һәр кешегә җыр-моң дөньясына алтын арка аша узарга туры килде. Шуннан узган чакта теләгән бар теләгең тормышка аша, имеш. Хыялларны тормышка ашырыр өчен әллә кая барып йөрисе дә юк икән бит! “Могҗизалы арка”дан узучыларга “Болгар радиосы” дип язылган алтын йолдыз формасындагы түштамга да бүләк иттеләр.



Шунысы ошады: фойеда чын мәгънәсендә милли рух хөкем сөрә. Тамашачыларны “Мирас” фольклор ансамбле җанлы музыка белән сөндерде. Теләге булган һәркем татар халкының ретро-җырларын башкара ала. Ә халык фотозонада фотосурәткә төшүне һәм урыннарына барып утыруны кулайрак күрде.



“Лилия Гыйматдинованың әтисе кызының җырчы булуына каршы”

Залга кереп утырдың да тантана карадың - ул бер нәрсә, ә сәхнә артында ни булганын тамашачы белми. Бу вакытта артистлар сәхнә артында мәш килеп чыгышларына әзерләнә иде. Бер-берсен бөтенләй күрмиләр, һәркемнең үз эше. Грим бүлмәсендә “буран котыра”. Кемдер сәхнә киемнәрен барлый, бизәнә, ә кайберәүләр җыр сүзләрен кабатлый, тавыш өчен махсус күнегүләр ясый.



Каршыма беренче булып яшь башкаручы Лилия Гыйматдинова очрады. Соңгы вакытта аның җырлары радио-телевидениядә еш яңгырый. Тамашачыларга ул “Әкият”, “Янымда кал”, “Ике ялкын” җырлары аша таныш.

- Дулкынлану хисе бик көчле, әмма үзеңне кулга алырга тырышырга кирәк. Миңа терәк булу өчен Чаллыдан әти-әнием дә килде, аларга рәхмәтем чиксез. Минем һәрбер уңышыма, җиңүләремә сөенәләр. Шуның өчен бу безнең уртак җиңүебез. Тантанада “Төшләрем” дигән җырны башкарачакмын. Әлеге җырның көен әтием Мөнир Ситдыйков, ә сүзләрен Фәүзия Солтанова иҗат итте, - диде ул.



Җырчы кызның әтисе Мөнир Ситдиков белән дә сөйләшеп алдык, ул Лилиянең җырчы булуына каршы икәнен әйтте.



- Лилия – бик мөстәкыйль, безнең киңәшләрне сирәк вакытта гына тыңлый. Кечкенәдән җыр сәнгатенә тартылды, төрле бәйгеләрдә катнашты. Гомумән, мин аның җырчы булуына каршы идем. Артист тормышы, читтән караганда, бик кызык, көн дә җырдан гына тора сыман. 

Хатын-кызга гаилә тормышын да алып барырга кирәк бит. Тормышта гел җырлап кына йөреп булмый, җитди һөнәр сайлавын теләдем. Югыйсә, алты ел архитектор булырга укыды. Үзе сайлады бу юлны, тора-бара без дә кабул иттек. Хәзер уңышларына сөенәбез, барысына да үз тырышлыгы белән ирешә. Безнең ярдәм иткән юк, - дип сөйләде ул. 

  • Лилия Гыйматдинова “Заманча яңгыраш” номинациясендә җиңү яулады.
“Рафаэль Латыйпов яшьләр белән бер дулкында булырга тырыша”

Башкаларны күзәтеп, читтә җырчы Рафаэль Латыйпов басып тора иде. Аның белән дә тиз генә әңгәмә корып алдык, хис-кичерешләре турында сораштык.



- “Сөй җаным” дигән җырны башкарабыз. Гаилә дуэты буларак чыгыш ясыйбыз, Динә белән тормыш корып яши башлавыбызга утыз өч елдан артык вакыт узып киткән. Бүген генә яши башлаган кебек әле, гомер сизелми дә үтә.

"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясенең биографиясе киң, быел ул алтынчы тапкыр үткәрелә. Икенче тапкыр лауреат исеменә лаек булдык. Тамашачыларга рәхмәт, чөнки җырчыларның хезмәтенә алар бәя бирә. Аннан соң җыр сәнгате бер урында гына тормый, алга бара. Халыкның зәвыгы бик тиз үзгәрә, безгә шул таләпләргә буйсынып эшләргә кирәк. Гармунда уйнап һәм моңлы җырлар башкарып кына булмый, тамашачы дәртле, тиз ритмлы җырларны кабул итә. Хәзер барысы да шуңа кайтып калды. Көндәшлек бик көчле, талантлы яшьләр күп. Алар белән бер дулкында калу өчен тырышабыз. Эстрадада үз юлынны табып була, әле аны саклап калырга да кирәк бит, - диде Рафаэль Латыйпов.
  • Рафаэль – Динә Латыйповлар “Иң яхшы гаилә дуэты” номинациясендә бүләкләнде.
“Күз алларым караңгылана”

Тантананың техник ягына килгәндә, аңа бәхәсләшмичә югары билге куярга була. Сәхнә бизәлеше, экраннар, төрле шоу эффектлар – болар барысы да заман таләбенә туры китереп, югары дәрәҗәдә эшләнгән иде. Әмма утларның артык күп булуы кайбер тамашачыларга ошап җитмәде. Колак чите белән генә янәшәмдә утырган олы яшьләрдәге бер апаның иренә зарланганың ишетеп алдым.

- Карале, бу утларны нәрсәгә шуның кадәр күп куялар икән? Күзне “кисә”, күз алларым караңгылана. Дискотекада утырмыйбыз бит без, сәхнәгә төшкән ут кына җитми микән соң? – диде ул.

“Серле гүзәл затның сере булмады”

Чараны “Болгар” бию театры масштаблы чыгыштан башланды. Аннан соң сәхнәгә премия тапшыру тантанасын алып баручы Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин белән радионың баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов чыкты. Хәтерләсәгез, оештыручылар “серле” гүзәл зат та була дип вәгъдә биргәннәр иде. Трионы җанландырып җибәрергә сәләтле берәр танылган театр актрисасы, яки җырчы булыр дип өметләнгән идем. “Болгар” радиосы үз кешесен куйган. Ул да булса – радиода яңалыклар алып баручы Миләүшә Кашафетдинова иде.



Алып баручылар җырчыларга “Алтын йолдыз” сыннары белән бергә шактый гына юмористик “комплиментлар” да ɵләшергә тырышты. 



- Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар! Сезгә “Болгар радиосы”нда эшләүче Резеда, Әлфинур, Дилбәр, Индира, Айгөл, Наилә, Фаилдән кайнар сәлам, - дип башлады концертны Илфар Кәримов.

"Моңлы" сценарийны кем язган?

“Болгар радио”сы оештырган концертларда булган бар, премия тапшыру тантанасының сценарие алардан аерылмады. Быелгы чараның сценарий авторы һәм режиссеры вазыйфасында “Болгар радиосы”ның “Иртәнге чәй” тапшыруы алып баручысы Илфак Хафизов булган. Тантанада “моң” сүзе күп тапкырлар яңгырады. “Моң йөрәккә үтә. Моң күңелгә керә. Моң җаныбызның нечкә кылларын тибрәтә”, – дип сөйләде алып баручылар.

Фестивальдә беренче булып җырлау бәхетенә Ләйсән Гыймаева ия булды. Ул “Алан җиләге” җыры өчен “Иң үзенчәлекле тавыш” номинациясендә бүләкләнде.



Катнашучылар 33 номинациядә бүләкләнде, шул исәптән җыр авторлары да “Алтын йолдыз” бүләгенә ия булды. Ниһаять, аларның да хезмәтләре бәяләнәчәк. Җыр – башкаручының гына түгел, иҗат итүчеләрнең дә зур хезмәте.



Әлеге көнне җырчылар белән бергә сәхнәгә автор – башкаручы Айдар Тимербаев, танылган шагыйрә һәм композитор Зифа Нагаева, аранжировщик Марат Мухин, шагыйрь Рәмис Аймәт тә күтәрелде.



“Бу номинацияне тынгысыз булганым өчен бирделәр”

Иң тынгысыз җырчы" исемен Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина алды. Тамашачылар аның “Шөкер ит булганына” җырын яратып кабул ителгән. Әлеге җырның көен Хәмид Мәткәримов, сүзләрен Рәмзинә Тимерова иҗат иткән.



- Бу номинацияне миңа тик тормаган, тынгысыз булганым өчен бирделәр, - дип көлеп сөйләде җырчы “Интертат”ка. - “Әле дә шундый премия тапшыру тантаналарында катнашып йөри икән бу”, - дип сөйләүчеләр дә булыр. Элек мондый конкурсларны читләтеп уза идем, бер очрактан соң күңелем кайтты. Шуннан соң башка андый бәйгеләрдә катнашмам дип үземә сүз бирдем. “Солянка” концертларына да бик исем китми иде. 

Узган елны “Узган гомер җәл булмый” дигән җыр яздырдым, тамашачы бик җылы кабул итте. Тукта , мин дә югалып калмыйм әле, дидем. Алга таба эшләргә этәргеч булды. Хәзер талантлы яшьләр күп, алар үсә. Безнең дә бит алардан калышасы килми. Тамашачы сине бер югалта икән, сәхнәгә кире кайтуы авыр. Бүгенге көндә олы сәхнәдә басып торуым, җырлый алуым белән мин бик бәхетле. Алга таба да эшләргә планнарым бар

“Такмак җыр башкаручылар күбәеп китте”

Хатын - кызлар арасында иң моңлы җырчы” булып Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова танылды. Шуның өчен җырчыга бүгенге эстрада да моңны аңлаучылар бармы, дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.



- Хәзерге заманда җыен такмак җыр башкаручылар күбәеп китте. Һәрбер җырчының үз тамашачысы бар, андый юнәлеш тә булсын. Тик моңлы, чын җырчылар күбрәк булсын иде. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Флера Сөләйманова кебек моңлы һәм бөек җырчылар бик аз. Татар эстрадасында моң төшенчәсе беркайчанда югалып калмас, чөнки затлы тамашачылар бар. Бу номинациягә мине халык сайлаган, димәк аларга моңлы җырлар кирәк. Яшьләр Европа җырчыларына артыннан бара, ә бит татар сәнгатендә үрнәк алырлык шәхесләр бар, - диде җырчы.

“Халыкка шоу ясау өчен сикерә-сикерә җырлап йөри алмыйм”

“Ир-атлар арасында иң моңлы җырчы” номинациясендә Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев җиңү яулады. Ул тере тавышка “Утыртма читән” җырын башкарды. Җырчы белән сәхнә артында аралаштык.



- Мин бу премия тапшыру тантанасын гел читтән генә күзәтеп килдем. Оештыручылар катнашырга тәкъдим ясаганнан соң бераз гына аптырап та калдым. Эстрада җырларын җырлаучылар бик күп, шуның өчен халык җырын башкардым. “Иң моңлы җырчы” дигән номинация минем иҗатыма карата зур бәя. Мактану булмасын, ләкин үземне бу исемгә лаеклы дип саныйм. Тантанада тере тавышка җырладым, музыкасыз да бик уңышлы чыгыш ясап була. Тамашачыга карыйм, алар тын да алмыйча мине тыңлыйлар. 

Кызганыч, соңгы вакытта татар эстрадасында “моң” төшенчәсе югала бара. Бу җырчылардан тора, без яшьләргә үрнәк күрсәтергә тиеш. Халыкка шоу ясау өчен сикерә-сикерә җырлап йөрергә түгел, җыр сәнгатенең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк”, - диде ул.

Иң эзләнүчән җырчы” – Татарстанның атказанган артисты ИлСаф. Ул көчле кул чабулар аңа булды. Тантанада ул “Онытырга телим мин сине” җырын башкарды.


“Салават абый Фәтхетдиновтан үрнәк алабыз”

Халыкны авызына гына каратып тота торган артистлар була. Шундыйларның берсе – Данир Сабиров. Номинациясе дә үзенә килешеп тора, “Иң җор телле” булып танылды ул. Җор теле өчен премия алды дияргә була! Премия тапшыру тантанасында җырлап кына калмады, тамашачыларны юмористик номер белән дә сөендерде. 



- Мин үземне җырчыга санамыйм, ләкин тамашачы җырларымны да бик җылы кабул итә. Иң җор телле булдым, бу күп сөйләшүем нәтиҗәсендә инде (көлә). Телгә тапкыр егетләр татар эстрадасында шактый. Лаеклылар исемлегенә Рифат Зариповны да кертә алам, бик оста сөйли. Без Салават абый Фәтхетдиновтан үрнәк алабыз. Ул җырлап кына калмый , ә оста итеп җавап та кайтара белә, - диде Данир Сабиров.

Татар сәхнәсенең моңлы сандугачы Татарстанның атказанган артисты Филүс КаһировЙөрәккә үтеп кергән җыр” номинациясендә бүләкләнде.



Премия тапшыру тантанасының икенче бүлеген Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Венера Ганиева ачып җибәрде. Ул милли музыка үсешенә зур өлеш керткән җырчы буларак танылды.



“Без үз теләгебезгә ирештек”

Иң кызыгы шунда: "Милли моңнарны саклап калуга зур өлеш керткән өчен" номинациясендә Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина да җиңү яулады. Алар концертта булу сәбәпле, бүләкләрен Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов чыгып алды. Шушы гамәле белән "Болгар радиосы" Рифат Фәттахов белән радио җитәкчелеге арасындагы низагка нокта куелганын күрсәтте, дияргә була. Әгәр хәтерләсәгез, Рифат әфәнде"Болгар радиосы"нда хит-парадның нәтиҗәләренә карата дәгъва белдергән иде.



- Азат белән Гөлсириннең исемнәре бүген яңгырады. Без үз теләгебезгә ирештек. Без хәзер инде бернинди дә дәгъва белдермибез, безгә сүз куптару кирәкми. Безгә лауреатларыбызның ниндидер дәрәҗәдән төшеп калмаулары мөһим, - дип аңлатты Рифат Фәттахов.

Иң креатив дуэт” номинациянең җинүчеләре - Винарис Ильегет белән Ләйсән Мәхмүтова булды. Алып баручылар аларны “ике нәфис күбәләк” дип атады.



“Халык бай яшәсен, ул очракта безгә дә әз-мәз тамачак”

Агач яфрак белән, ә кеше кием белән гүзәл ди халык мәкале. Елдан ел җырчыларыбыз тамашачыны берсеннән-берсе оригиналь һәм зәвыклы күлмәк-костюмнар белән шаккаттыра. Илсөя Бәдретдинова һәрвакыт башкалардан аерылып торырга тырыша. Сылу тәненә сыланып торган күлмәк кигән, шуңа күрә артык кискен һәм кыю адымнар ясый алмады. Чәчәк бирүче ханымга да: “Өскәрәк күтәрегез әле, бөгелә алмыйм бит”, – дип үтенде. Номинациягә килгәндә, ул “Иң лирик җырчы” буларак бүләкләнде.



Сүз уңаеннан, тантанада санаулы җырчылар гына микрофонга сүз әйтте. Илсөя Бәдретдиновага да сүз бирделәр.



- Тамашачыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бай яшәсеннәр, аларның акчалары булган очракта безгә дә әз-мәз тамачак, - диде.

Иң романтик җырчы” – Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов. Ул “Ак шомыртлар” җырын башкарды.



- Мөгаен, авыл балалары романтик һәм хисле була торгандыр. Мин табигатьне күзәтергә яратам, шуннан илһам алам, - диде Раяз.

Иң моңлы дуэт” – Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймова.



“Бу номинация нәрсәне аңлата?”

Әле генә Татарстанның атказанган артисты булган Илназ Баһны нинди номинация белән бүләкләргә белми аптыраганнар, күрәсең. Талантлы кеше бит! “Иң күпкырлы җырчы” буларак чыгыш ясады ул. Тамашачы аны җырчы буларак кына белә. Әллә инде Илназның без белмәгән башка сәләтләре дә бар микән?



- Бу номинация “разнасторонний” әллә “разнарабочий” дигәнне аңлатамы? Белмим дә инде, төрле яклап сынап карадык дип әйтергә теләгәннәрме? - дип аптырады Илназ. Ярый, иң мөһиме: бу бүләк - аныкы.

Ир-ат җырчылар арасында халык мәхәббәте” номинациясендә Ришат Төхватуллин бүләкләнде. Шулай булмыйча, ул сәхнәгә чыгуга яшь кызлар кулларын күтәреп биергә тотынды. Җырлары, гаҗәеп аһәңле тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы белән гашыйк итә шул ул. Быел Ришат "Болгар радиосы" VI милли музыкаль премиясендә алтынчы тапкыр катнаша икән.



Иң затлы, легендар җырчылар тантананың ахыргы өлешендә чыгыш ясады. “Ел җырчысы” булып Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов танылды. Җырчы һәрвакыт тамашачысына рәхмәт хисләрен белдерә, бу юлы да әллә ничә тапкыр рәхмәт әйтеп башын иде.



Хатын – кызлар арасында халык мәхәббәте” – Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова.



Татар эстрадасы легендасы" исеменә Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова лаек булды. Тамашачы аны аягүрә басып алкышлады. Олпат шәхес сәхнә уртасына чыгып халыкка рәхмәт сүзләрен әйтте.



Татар җыр сәнгатен дөньяга таныткан өчен” – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсадуллин.



Менә шулай, “Болгар радио”сы тагын бер эстрада елына нәтиҗә ясады. Кайвакыт сәхнәгә чыккан җырчыларны тыңлап, ничек халык мондый җырчыны сайлап алсын инде дип, гаҗәпләнеп утырырга да туры килде. Ничек кенә булмасын, җыр сәнгатен үстерү, татар җырын данлыклау һәм татар телен пропагандалау өчен бер адым бу.

Тамашачылар кул чабуга саран булды. Тора-бара гына җанланып алдылар. Мин акчамны түләдем, шул җитте сезгә,- дигән кебек утыручылар күп иде. Шуның өчен тантана тәмамланганнан соң гардеробта халык белән дә аралаштым. Күпләрнең премия тапшыру тантанасында Алсу – Азат Фазлыевлар, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Әнвәр Нургалиев, Гөлназ Асаева, Рифат Зарипов, Иркә, Ландыш Нигъмәтҗанова кебек җырчыларны күрәсе килгән икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100