Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бари Алибасов: Мин порнода төшәр идем!

Продюсер, музыкант, композитор, җырчы Бари Алибасов Россиядәге демократия, сайлаулар, милли музыка турындагы фикерләре белән уртаклашты. "На-На" төркемен оештырган музыкант "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында татар җырын ни рәвешле дөньяга чыгарып булачагы, Грудинин исеме язылган бюллетеньне нинди максатта кулланачагы һәм порнода төшәргә нияте барлыгы турында да сөйләде.

news_top_970_100
Бари Алибасов: Мин порнода төшәр идем!

Сайлауда катнашырга кирәк!

- Бари Кәримович, Сез сайлауда катнашырга кирәк дип өндәдегез. Ни өчен сайлауда катнашырга кирәк?

- Сәер сорау... Бик сәер сорау. Шәхеснең хокукы бар, теләге һәи ихтыяры бар. Ә аңа сайлауда катнашма дип әйтәләр. Димәк, син ниндидер сәбәпләр аркасында яртылаш кына кеше булырга тиешме? Нишләп мин үз фикеремне белдерә алмыйм? Сайлау - “сайлау” сүзеннән алынган бит инде. Минем сайларга хакым бар. Әллә юкмы? Яки миңа көчләп тагарга тиешләрме - “сайлама, синең андый хокукың юк” дип әйтәләрме?

Мин Советлар Союзында тудым, гомеремнең күп өлеше шул чорда узды. Ул вакытта сайлауларда бюллетеньдә бер генә фамилия була иде, бернинди дә альтернатив фамилияләр юк, берәү генә! Килеп шул бюллетеньне урнага ташлыйсың, менә шул бөтен сайлау!

Хәзер кемне телисең шуны сайлау мөмкинлеге бар. Теләсәң - азау ярган коммунистларны сайла – аларның чоры безнең тарихта кабатланудан Алла сакласын! - демократларны, олигархларны, эшчеләрне, теләсә кемне сайларга була...

Ни өчен сайлауга барырга кирәк? Сәер сорау, әлбәттә. Сайлау - ул синең тормышың, балаларыңның, якыннарыңның тормышы. Сайлауга барып, син алар өчен киләчәкне булдырасың. Нинди була ул киләчәк? Син нинди хөкүмәтне, ил белән идарә итүчеләрне сайлыйсың, ул шундый була.

- Сайлауда катнашсаң да, катнашмасаң да, ул бернәрсәне дә үзгәртми дип кайберәүләр сайлауга йөрми. Үзгәрәме?

- Һәрбер илдә мейнстрим бар инде ул. Германиядә инде 4 срок дәвамында Ангела Меркель өчен тавыш бирәләр. Кешеләр шулай тавыш бирә. Һәм без анда демократия юк дип әйтә алабызмы? Юк, әлбәттә!

Ничек инде миннән берни дә тормый? Өйдә утырып, “күпчелек халык хәзерге хакимиятне сайлаячак” дип уйлап утыру аларга күбрәк ошыйдыр. Шулай булгач, күршеңә аңлатып кара син хәзерге хакимиятнең Сталин, Хрущев, Брежнев властенә караганда начаррак икәнен! 

Хрущев заманында вакытта ашарга да юк иде. Шикәр өчен чират тора идек. Әни кибеткә җибәрә иде, шикәр, он һәм ризыкларны алыр өчен 12шәр сәгать торган вакытлар булды. 


"Россия тарихында хәзерге кебек ирекнең беркайчан булганы юк иде"

Сайлауга барма, диләр. Кайтарсыннар Сталинны алайса! Бик сәер, бөтенләй акылсыз кеше – Грудинин бар. Аның сөйләгән сүзләре бөтенләй тилелек бит. Кем шул кешене сайлый микән?! Сталин сугышта һәм концлагерьларда 41 миллион кешене һәлак итте бит. Безнең илне басып алган Гитлерның 7 миллион солдаты һәлак була - Африка, Көнбатыш һәм Россия фронтларында. Ә моның үз иленең 41 миллион кешесен юкка чыгарырга “акылы җиткән”! Сугышта, концлагерьларда. Ул Грудинин нормаль түгелме әллә, тилеме?

Сталин чорында яшәдем мин, абыемның бердәнбер чалбары бар иде, минеке дә шулай ук. Бакчага су сибәргә кирәк, ә абый бию кичәсенә чыгып китә, апалар аның чалбарын мичкәдәге суга салып куялар, шуңа күрә ул биергә бара алмый кала иде, чөнки чалбары берәү генә, башка юк! Шулай яшәдек.

Бу куркыныч сугышта планетагы халыкның күпчелеге катнашкан - Япония, Германия, Корея, Франция, Англия, Америка – барысы да катнаша... Әмма безнең илдәге кебек юкка чыгарылу... Бу кеше тормышына төкереп карау. Алар сугышсыз да юкка чыгарылганнар, бу кешене кимсетү, түбәнсетү... Бүген шул кеше авызын ачып сүз әйтергә һәм үзен президентлыкка тәкъдим итәргә җөрьәт итәме!? Ә миңа сайлауга барасыңмы юкмы диләр! Әлбәттә, барам! Грудинин бюллетене белән артымны сөртәм. Кабәхәт, бер сүз белән генә әйткәндә. Һәм кемдер аның өчен дә тавыш бирәчәк бит.

Без бернигә дә өйрәнмибезмени соң, аңламыйм? Әлбәттә, сайлауга барам! Һәрбер нормаль, сәламәт һәм сайлау хокукына ия булган кеше сайлауга барып тавыш бирергә тиеш! Әгәр ул Грудинин кебекләрнең ил белән идарә итүен һәм кешелек тарихындагы иң куркыныч эпоханың кабаттан башлануын теләми икән! Берәү дә Сталин кебек үз халкының шулкадәр кешесен кырмаган!

Ә без хәзер ирекле заманда яшибез. Россия дәүләтендә мондый ирекнең беркайчан да булганы юк. Халыкның 70% ы крепостной крестьяннар булганын оныттыкмы әллә? Хәтта ул карарны бетергәч тә алар шулай ук крепостнойлар булып калганнар инде. Кая барырга тиеш соң алар? Әйе, указ чыккан, крепостной хокук бетте. Кая барырга тиеш булган алар? Кешегә бит аз дигәндә көнгә бер тапкыр булса да ашарга да кирәк, нәрсә ашый ала ул? Шул 70% халык ил буйлап чыгып китәме? Алар революциягә кадәр крепостной булып торды, революцияне төшенкелеккә бирелгән шул крестьяннар ясады да инде. Бу бит коточкыч!

Сайлауга барырга кирәк, чөнки хәзерге Россиядә булган азатлык ул тарихи бер чор гына. Бу Россия дәүләте тарихында беренче тапкыр! Безнең чыннан да сайлау иреге бар. Сайлау иреге, гамәлләр иреге - закон кысаларында, әлбәттә. Мин башка мондый ирекне хәтерләмим! Теләге булган һәр кешенең эше бар. Мин хәтта үземнең ничә чалбарым, пиджагым бар икәнен дә белмим. Гәрчә әле кайчан гына Саратов филармониясендә эшләгәндә джинс сатып алыр өчен Одесса “барахолка”сына бара идем. Боларны оныттыкмы? Ә бүген сайлау мөмкинлеге бар. Гаҗәпләнәм -Америкага караганда бездә сайлау мөмкинлеге киңрәк. Кием, ризык алыр өчен Германиягә, Америкага, гомумән, беркая да барырга кирәкми. Барысы да бар.

Галәмдә хәтта йолдыз да мизгел эчендә генә шартламый, ә без “ә” дигәнче планетада ниндидер камил демократик җәмгыять ясарга телибез. Андый җәмгыятьләр юк ул. Бар җирдә дә гражданнарның дәүләт каршында, ә дәүләтнең гражданнары каршында бурычлары бар, бу үзара элемтә.

Ярар, мин Путинга барып тавыш бирәм ди, ә аның президент булуына каршы әллә никадәр кешенең дәгъвасы бар, әмма шунсыз булмый. Бер генә илдә дә халык тарафыннан сайланып алынган хакимият вәкиле идеаль була алмый. Трампны алыйк. Әллә ул Американың идеаль президентымы? Шуңа да тагын бер кабатлыйм - сайлауда катнашу ул кешенең шәхси эше, аның намусы, дәрәҗәсе, хәтта даны да, чөнки сайлауда катнашу безгә сайлау мөмкинлеге бирә. Бармасаң, идән чүпрәге кебек бусага төбендә ят әйдә, сиңа аякларын сөртсеннәр!

"Хәзер шунысы яхшы - дурак буласың килә икән, моңа тулы хокукың бар"

- Сез совет чорын тәнкыйтьләдегез. Әмма бит күп кешеләр шул вакытны сагына. Мәсәлән,стабильлек бар иде диләр, теләсә кемгә югары уку йортларына керү мөмкинлеге бар иде дип сагыналар.

- Советлар Союзында кешеләр мәҗбүри белем алды дияргә була. Чөнки 7 класска кадәр уку мәҗбүри иде. Совет чорында 7 класс белем һәр бала өчен дә мәҗбүри булды. Соңыннан сайлый идең - техникумга керергәме, заводта эшләргәме яки 10 класска кадәр укыргамы. Шуңа күрә белемле кешеләр белемсезләргә караганда күбрәк булгандыр. Бу әйбәт бит, чөнки белем беркайчан да комачауламый, белемле токарь яки белемле сабанчы ул социаль яктан җаваплы гына түгел, ә аек акыл белән эш итүче дә.

Һичшиксез, белем алырга кирәк. Әмма мин хәзерге хакимият, җәмгыять камил дип әйтмәдем бит. Бу эволюцион процесс, кешелек төрле темплар белән, төрле регионда төрлечә үсә.

Әле генә коточкыч коммунизм эпохасыннан чыктык. Анда бит кешеләр арасындагы мөнәсәбәттә төп фактор – көч куллану иде. Кемгәдер җәмгыять ошамый икән - төрмәгә. Мин үзем утырып чыктым. Өч көн. Моны искә төшерү дә куркыныч. Илдә нәрсә булганын кулъязмалардан укып белә идек. КГБдан килеп, бөтен өйне тентеделәр, чөнки кемдер миндә Солженицын кулъязмалары бар дип әләкләгән. Шуларны оныттыкмы? Хәзерге белән чагыштырып карагыз. Нәрсә телисең - шуны эшлә, закон бозма гына.

Әлбәттә, хакимият камил була алмый ул. Кешелек камил хакимият булдыру белән планетада эволюция бетәчәк. Хакимият тә халык кебек үк өйрәнә, бу - тарихи, табигый процесс. Һәм бүген нинди бәхет - аздан гына Аллага шөкер димәдем, мин Аллага ышанмыйм - без үзебезнең эчке максатларыбызны, бурычларыбызны тормышка ашыра алабыз.

Әйе, беркем дә синең артыңа тибеп, 10 класс белем ал дип әйтми. Теләмисең икән - укыма. Монысы икенче мәсьәлә. Әгәр әти-әниләрең ахмак һәм сиңа балачактан ук социумда максатларыңа ирешү өчен белем алырга кирәклеген сеңдермәгәннәр икән, укыма, үзең дурак. Хәзер шунысы яхшы - кеше дурак булырга тели икән, аның моңа тулы хокукы бар. “Мин тиле, берни дә эшләмим, өйдә утырам” ди, әле шуңа өстәп ниндидер ярдәм, пособиеләр дә бирергә мөмкиннәр аңа.


Музыка - милли тәңгәллекнең нигезе

- Бари Каюмович, татар эстрадасы турында да сорау бирәсем килгән иде. Сез аны күзәтәсезме, юкмы, белмим. Ни өчен ничә еллар эчендә безнең дөнья сәхнәсенә чыгарлык дәрәҗәдәге татар җырчысы барлыкка килмәде? Мәсәлән, Милен Фармер, Таркан, кебек диюем.

- Ни өчен Татарстанның үзенең танылган башкаручылары барлыкка килмәде? Монда кабаттан Советлар Союзына әйләнеп кайтабыз. Совет чорында басым ясау бар иде, ул вакытта ил үсеше өчен шулай кирәк булып тоелгандыр. Төрле республикалардан чыккан җырчылар булуы кирәк иде, алар Советлар Союзында популяр булырга тиеш иде. Дөресен генә әйткәндә, бу дәүләт сәясәте булды. Казахстаннан җырчы булырга тиеш, Татарстаннан, Украинадан һәм башкалар...

Бүген беркем дә берни дә тиеш түгел, үзең эшлә. Бүген күрәбез бит - дөньякүләм эстрада белән чагыштырып карасак, татар эстрадасы гына түгел, гомумән Россия эстрадасы артта калып бара. Дөньякүләм музыка индустриясендә кемнәр: инглизләр, американнар, кайвакыт австралиялеләр, канадалылар. Ягъни, инглиз телле халык, чөнки ул телне күп кеше аңлый. Бу бер. Икенчедән, бу индустрия ким дигәндә 150 ел элек барлыкка килгән.

Совет чорында музыкаль индустрия шактый алга киткән иде бит. Музыкаль индустрия шоу-бизнес түгел иде, ә нигездә пластинкалар чыгару. Советлар Союзындагы пластинкаларның тиражы Америкада чыккан пластинкалар тиражыннан да артып киткән иде. Һәркемнең өендә шул пластинкалар бик күп иде. Бердәнбер җыр яздыру студиясе, соңыннан ул “Мелодия” дип аталды, ул кайсы пластинкасы чыгарса, шул популяр булды.

Бүген моның белән шөгыльләнүче юк, кызганыч. Әлбәттә, без милли музыкаль индустрияне үстерергә тиешбез - русчамы ул, татарчамы, якутчамы, мөһим түгел, әмма без аларны дөньякүләм базарга чыгарырга тиешбез. Ләкин әлегә безнең андый мөмкинлекләребез юк. Ләкин мин моны бүген дәүләтнең төп ихтыяҗы дип әйтмим, гәрчә ул бик мөһим. Музыка - милли тәңгәллекнең төп нигезе. Көй ишетелә башлауга без җырның кайсы милләтнеке һәм Җир шарының кайсы өлешендә яшәүчеләрнеке икәнен аңлыйбыз. Музыка - милли тәңгәллекнең нигезе, шуңа күрә аны үстерергә кирәк. Хакимият уйлаганча гади күңел ачу гына түгел ул.

Бездә музыкаль индустрияне үстерүгә ярдәм итә торган законнар юк. Музыка базарына үтеп керү, чит илдә миллилекне үстерү юк. Музыка базарына керү ул безнең милләтне чит илдә үстерү дигән сүз. Без моны аңламыйбыз. Без әлегә моны аңламыйбыз һәм Россия законнары милли музыкаль индустрияне үстерүгә шартлар тудырмый.

Әгәр шартлар булса, музыка үсәр иде. Аның кайсы милләт музыкасы булуы әһәмиятле түгел - якут музыкасымы, ненец, калмык, татар, башкортмы - СССР вакытындагы кебек. Әгәр шартлар булса, ниндидер милли җырчылар барлыкка килер иде. Совет вакытында Калаберда, Илһам Шакиров барлыкка килеп, бөтен илдә шау-шу тудырды бит.

Музыканың милли тәңгәллекне саклаудагы, дәүләттәге иҗтимагый хәрәкәтләрне алга җибәрүдәге әһәмиятен аңларга кирәк. Хакимият аны вакыт узу белән аңлар. Совет вакытында әйтәләр иде бит - “Кем джаз уйный, шул Ватанын сата”. Чөнки ул Америка музыкасы иде һәм нәкъ шулай булды да - Америка Советлар Союзын җимерде. Һәм музыка аркылы Американың сәяси-социаль рухы барлыкка килде. Шуңа күрә милли музыкаль индустрияне үстерү өчен бөтен шартларны тудырырга кирәк. Шул исәптән, татар музыкасына да.

Дөньякүләм дәрәҗәдә музыканы таныту өчен мохит кирәк

- Тарканны мисал итеп алсак, аны Төркия күтәрдеме?

- Әлбәттә! Төрекләр үз музыкаларын дөньякүләм базарга бик нык чыгаралар. Таркан җырчы гына түгел бит. Таркан ул – система. Мәгариф системасы, тәрбия системасы, милли музыканы кабул итү системасы. Әгәр без монда Европа, Америка җырларын тыңласак, төрекләр төрек җырларын гына тыңлый, алар Швециянең “АВВА” сына мөкиббән килеп тормый. Бу - мохит, шартлар дигән сүз. Сахара чүлендә бака туа алмый, чөнки аңа су кирәк.

Дөньяда конкурент музыкага әйләнергә сәләтле милли музыкаль индустрияне мохит тудыра. Безнең Россиядә андый мохит юк, музыкаль индустрияне үстерә торган шартлар юк. Шуңа бәйле рәвештә төбәкләрдә дә үз җырчыларыбыңны күтәрү өчен шартлар юк. Советлар Союзында җырчыларны күтәрү белән дәүләт һәм концерттан 10 сум алып җырлаучы җырчылар шөгыльләнә иде. Сирәк очракларда гына җырчылар дәүләт хисабына гомуммилли музыка сәхнәсенә күтәрелә иде. Дәүләт кайбер җырчыларга пиар ясады дип әйтергә була.

- Дәүләт нәрсә эшләргә тиеш? Мәсәлән, Татарстан үзенең мәдәниятен чит илдә күтәрә алырдай җырчы тәрбияләргә тели икән, нәрсә эшләргә кирәк?

- Миңа калса, беренче чиратта, татар музыкасын Россия базарына чыгару өчен Татарстанда шартлар тудырырга кирәк.

- Ә төгәлрәк әйткәндә нәрсәләр булырга тиеш?

- Беренче чиратта - конкуренция. Икенчесе - шартлар. 

- Конкуренция бар бит инде.

- Яхшы. Мәсәлән, татар җырчылары үзара ярыша ди. Мәсәлән, конкурста катнаша ди, җиңүче билгеле булгач, аның белән алга таба нәрсә була? Ул өч айдан медиа киңлекләрендә үләме? Конкурста җиңеп чыга - ике-өч атна сөйлиләр дә, бетте, шуның белән оныталар.

- Онытмыйлар, тыңлыйлар.

- Кемдер тыңлавын дәвам итә инде. Без бит массакүләм тәкъдим итү турында сөйләшәбез. Музыкаль индустрия – массакүләм киңлек. Музыкаль индустриядә танылган күренеш булу өчен дәүләт танылган шәхесләр үсеп чыга алырлык мохит булдырырга тиеш. Ә ул юк.

Татарстанда гына нәрсәдер эшләп булмый, чөнки бу юнәлештә Россия күләмендә законнар юк. Шоу-бизнес дип аталган музыкаль индустрияне җайга сала торган өч кенә закон бар.

Хит-парадларга ышанырга буламы?

- Бу тармакны җайга салырга тиешле законның нинди механизмы булырга тиеш алайса? Менә мисал китердегез - җырчы хит-парадта беренче урын алды, алга таба дәүләт нәрсә эшләргә тиеш моның белән?

- Беренчедән, ул хит-парадлар нинди шартларда эшли? Хит-парадларга ышанырга ярыймы? Бу хит-парадларның дөреслеген ачыклый, җайга сала торган законнар булырга тиешме, ничек уйлыйсың?

- Тиеш.

- Нишләп мин ул хит-парадларга ышанырга тиеш? Хит-парадта кемдер үз фикерен башкаларга тага. Хит-парадлар турында сөйләшәбез икән, теге яки бу күрсәткечнең дөреслеген тикшерү булырга тиешме? Хит-парад – тикшерү, ә тикшерү башлана икән, димәк, бу инструментның законы булырга тиеш, ә ул нинди принцип буенча үткәрелә? Аны тикшергәндә кулланыла торган инструмент гомуммилли бәяләү параметрларына ия булырга тиешме? Бу инде үзе закон. Әлеге бәя бирүче милли парметрларны булдыру өчен закон булырга тиеш - без нәрсәгә нигезләнеп теге яки бу карарны кабул итәбез һәм башкалар. 

Алга таба китик. Ни өчен бу җыр радио яки телевидение эфирында яңгырый?

- Акча түләнгән чөнки.

- Әгәр берәр талантсыз кешенең нефть каланчасы бар икән, ул танылган җырчы була ала, шулаймы? Әллә дәүләт чынлап та талантлы шәхеснең танылган булуын телиме? Әгәр дәүләткә гомуммилли символ булырдай талантлы башкаручы кирәк икән, бәя бирә торган системаны булдырырга кирәк. Ә бәя бирү системасы һәм җырчыларны үстерү системасы шул закон инде ул. Ул шушы өлкәне җайга сала. 

Конкуренция булырга тиешме-юкмы? Әгәр ул бар икән, закон тарафыннан җайга салынырга тиешме? Әллә инде пычак алып шул талантлы җырчыны чәнчеп үтер һәм сиңа моның өчен берни дә булмый, шулаймы?

- Мондый очрак Җинаять кодексына карый.

- Сүз нәкъ шул хакта бара! Музыкаль индустрияне хәзер Җинаять кодексы гына җайга сала да инде. Ә мондый хәлләргә юл куймый торган кануннар булырга тиеш. Без бит беләбез - конкурентлар арасында ызгышу очраклары бер мәртәбә генә булмады. Аларны чишү Җинаять кодексына нигезләнеп эшләнде. Чөнки музыкаль индустриядә законнар юк.


Музыка сәнгатенә килергә теләгән яшьләргә үзләренә кул салырга киңәш итәр идем

Хәзерге Думаның 15 еллык эшчәнлегендә музыка индустриясенә бәйле барлыгы өч кенә закон кабул ителде. Нәрсә ул музыкаль индустрия? Радио, чөнки анда җыр яңгырый. Җырлары радиодан яңгыраган өчен кайсы музыкант акча ала? Америка башкаручысы өчен бу төп керем чыганагы. Телевизорда яңгыраган җырлар өчен телевидение музыкантларга түлиме, музыкантлар телевидениегәме? Менә син көләсең.

- Музыкантлар түли.

- Музыкантларга түләргә тиешләр. Дәүләт Думасы музыкантларга үз продуктлары өчен акча түләргә мәҗбүр итүчеләренә атарга дигән закон чыгарырга тиеш. Бу нормаль экономикамы? Син татар читекләре, чалма, халат ясыйсың, базарга килеп үзеңнең товарны сатып алсыннар өчен өстәмә акча да тәкъдим итәсең. Бу нормаль хәлме? Бу абсурд! 

Менә бездә шулай. Көен-сүзен үзең язасың, үзең җырлыйсың, студия өчен түлисең, үзеңнең фонограмма, әле соңыннан эфирга чыгару өчен дә түлисең. Ә эфир шуның ярдәмендә - реклама белән һәм эфир контентын сату белән акча эшли. Мондый шартларда музыка дип аталучы икътисад тармагы ничек үссен?!

Совет вакытында шулай иде - “Мелодия” студиясенә килеп язылалар, “Мелодия” 10 миллион пластинка сата, ә җырчы студиядәге эше өчен 40 сум акча ала. Ә Мадонна пластинкалары өчен 1,5 миллиард доллар ала. Менә шул бөтен аерма. Чит илләрдә музыка лифтта яңгыраган очракта да башкаручы һәм автор акча ала.

Россия музыкаль индустриясенең абсолют яклаучысыз икәнлегенә гади генә мисал китерәм. Без музыкаль индустрия өлкәсендәге халыкара законнарны кабул итмибез. Хәтта авторлык хокукларына кагылышлыларын да. Күптән түгел генә “Россия авторлар җәмгыяте” җитәкчелегендә торган кешеләрне утырттылар, чөнки алар бар акчаны үз кесәләренә салып барганнар. Ничек шулай була ала инде? Хәтта совет чорында да бу катгый контрольдә иде, әле без азмы-күпме акчасын ала идек. Мин Усть-Каменогорск шәһәрендә музыкант булып эшли идем һәм ике инженерныкы кадәр хезмәт хакын ала идем, бу - автор булган өчен генә. Авторлык хокукларын тутыра идек, ә хәзер андый нәрсә юк.

Яки тагын бер маразм. “Дорогой длинною” дигән җыр бар бит, аның авторлары Борис Фомин һәм Константин Подревский. Беләсезме, чит илдә бу җырны башкару хокуклары кемдә? Маккартнида. Чөнки Россия башкаручыларының авторлык хокуклары бары тик Россия территориясендә генә гамәлдә. Безнең авторлык хокуклары буенча агентлыклар дөньякүләм авторлык оешмалары составына керми. Проблемалар шуннан башлана.

Милли музыкаль индустриядә үзешчәнлек һәм чарасызлык. Ә музыкаль индустрия ул иң беренче чиратта - халыкның милли тәңгәллеге нигезе. Икенчедән, бу икътисадның иң көчле тармагы. Теләсә кайсы илдә шулай. 1999 елда Америкада музыкаль индустрия әйләнеше 1 триллион доллар тәшкил иткән, ягъни Америка икътисадының гомуми әйләнешеннән дә югары булган. Менә нәрсә ул музыка. Аны кеше ярата, тыңлый, концертлар өчен, музыка лифтта, радио-телевизорда яңгыраган өчен түләргә әзер. Берәр туйны, дуслар очрашуын җырсыз күз алдына китерә аласызмы? Һәм без музыканың акча икәнен аңламыйбыз. Ә чынлыкта бит аны кемдер язган, аңа кемдер хуҗа.

- Мондый шартлар булганда, яшьләргә нәрсә киңәш итәр идегез?

- Музыка белән шөгыльләнергә теләгән яшьләргә үз-үзләренә кул салырга киңәш итәр идем.

- Бик оптимистик киңәш.

- Чөнки күп кенә талантлы кешеләр музыкант, артист булыр өчен туган. Әгәр алар үзләренең генетик асылларын чынга ашыра алмасалар, алар белән нәрсә булачагын күз алдыгызга китерәсезме? 99 процент очракта алар бәхетсез кешеләр. Без бераз балкып алган, соңыннан югалган күпме исемнәрне беләбез. Ә бит күпчелек талантлы кешеләр хәтта балкымый да, ярты адым да ясый алмаганнары бар. Аларның бу сәләтләре балалар бакчасында ук тамырдан юкка чыгарылган. Шуңа да Пол Маккартни совет авторларының "Дорогой длинною" хуҗасы.

"Мин татар җырларында тәрбияләнеп үстем"

- Сезгә татар җырлары ошыймы?

- Мин татар җырларында тәрбияләнеп үстем. Безнең өйдә, гадәттә, татар пластинкалары булды, чөнки әнием татар җырларын бик ярата иде, әтием дә, үзе татар булмаса да... Ул Хакасия казахы иде. Ләкин безнең өйдәге пластинкаларының күпчелеге татарча иде. 

- Татар җырларын беләсезме?

- Кич тә буран, иртә буран, шулайрак. Сүзләрен оныттым.

- Татар телен беләсезме?

- Совет заманында үзенең милли телен бик аз кешеләр генә белә иде, бигрәк тә чит территорияләрдә яшәүчеләр шулай. Милли мәктәпләр юк дәрәҗәсендә иде, аларда санаулы гына кешеләр укыды. Балалар бакчасы рус телле, мин рус балалар бакчасында булганда, әти-әни руслар арасында эшләде. Әни тимер юл вокзалы депосының бухгалетриядә, әти сбербанкта. Анда күпчелек руслар, беркем дә үзенең милли телендә сөйләшми. 

Өйдә татар пластинкаларын тыңларга була, ләкин аларны миңа кем тәрҗемә итсен? Әти-әни көне-төне эштә булдылар. Сигез кешелек зур гаиләне туендырырга кирәк бит. Төнлә барыбыз да йоклаганда әни кер тактасында кер юганын ишетә идем. Әле тагын сыерлар, сарыклар, кәҗәләр, бакчага су сибәргә кирәк - бөтен әйбер пычрана.

Гомумән, совет чорында дәүләт күләмендә милли телләрне саклау максаты булмады. Милли мәктәпләр бар иде, ләкин анда күп кеше укымады. Гадәттә, рус мәктәпләрендә укыдылар.

- Өйдә русча сөйләшә идегезме?

- Ә нинди телдә сөйләшсеннәр соң? Яслегә биргәндә безгә бер яшьтә түгел иде, анда барысы да русча сөйләшә. Аннан 3-4 яшьтә балалар бакчасына күчерәләр, анда да русча сөйләшү. Соңыннан мәктәп, анда да шулай ук русча. Өйдә кем безнең белән үз телебездә сөйләшсен? Әле аңа өстәп күршеләр дә руслар.

"Татарстан халкы башлангыч белемне татар телендә алырга тиеш"

- Хәзер татар теленә, казах теленә тартылу, кызыксыну бармы?

- Әлбәттә. Кызганыч, мин 50 яшьтә генә үз телемне белмәвемә борчыла башладым. Гомумән, күп телләр белү кешене әйтеп бетергесез баета. Ул акча, сәяхәтләр кебек кенә түгел. Чөнки без бик күп кешеләрне аңлый алабыз, шул халыкларга гына хас үзенчәлекле әдәбиятне уку мөмкинлеге туа. Күп телләрне белү кешене бик нык баета. Мин һәрвакыт күп телләр белгән кешеләргә сокландым һәм сокланам.

- Бездә шундый тенденция бар, кайберәүләр - бөтен нәрсә барыбер рус телендә, нәрсәгә безгә татар теле, диләр. 

- Шул хакта әйтәм дә инде. Бу - Советлар Союзы. Минемчә, Татарстан халкының күпчелек өлеше башлангыч белемне татар телендә алырга тиеш. Чөнки телисеңме, теләмисеңме рус теле үтеп керә инде ул. Рус теле - гомуммилли тел, территориаль тел түгел. Ләкин үз территорияңдә өстенлекне туган телеңә бирергә кирәк. Рус теле барыбер үтеп керә ул.

Кеше никадәр күп тел белсә, ул шуның кадәр баерак. Тел белү белән генә түгел бит. Ул бит төрле мәдәниятләр, төрле хисси халәтләр. Һәр халык дөньяны үзенчә кабул итә. Дөньяны киңкырлы һәм яссы итеп күрүдә аерма бар бит. Дөньяны күп телләрне белсәң, киңкырлы итеп күрергә була. Мәсәлән, кешеләр Япониягә, Кореягә баралар. Урамнарда йөриләр, биналарга, архитектурага карыйлар да бетте шуның белән, синең бу ил белән аралашуың тәмам.

Ә корея телен белсәң, бөтенләй башка аралашу тирәнлеге булыр иде. Гомумән, бөтен планета бер телдә генә сөйләшсә, бу идеаль булыр иде, ләкин безнең мондый вариант юк, шуңа күрә күбрәк телләр өйрәнергә кирәк. Үз туган телеңне камил дәрәҗәдә белергә кирәк, рус телен яхшы белергә кирәк, чөнки без Россиядә яшибез. Күрше илләрнең телләрен өйрәнү дә артык түгел - украин, беларус, корея, япон, кытай телләрен.

- Ничек уйлыйсыз, хәзерге заманда, мегополиста яшәп үз мәдәниятеңне саклап калып буламы, мөмкинме бу?

- Бу гомумән мөмкин түгел. Хәтта бөтен дөньяга танылган антик греклар да үз мәдәниятләрен һәм телләрен саклап кала алмаганнар, югалтканнар. Хәзерге грек теле антик греклар сөйләшкән тел түгел. Шуңа күрә, андый ысуллар бардыр дип уйламыйм. Кешеләр аралаша, аларга һәрвакыт аралашу теле кирәк, бигрәк тә чит тел мохитендә яшәсәң, үз телеңне онытасың. Кем белән сөйләшәсең анда. Бу начар, билгеле. Милли мәдәниятнең үзенчәлеге, беренче чиратта, телгә бәйле.

- Саклау рецепты юк инде? Мәсәлән, Мәскәүдә яшәгән татарлар телен саклый алмый?

- Юк, бу мөмкин түгел. Чөнки кешеләр һәрвакыт аралашырга тели, аларга аралашу теле кирәк. Димәк, үз милли телебездә үз мохитебездә генә аралашабыз булып чыга, ә ул бит тар мохит.

"Татарлар - югары мәдәниятле халык"

- Татарлар характерына хас нинди сыйфатларны аерып әйтер идегез?

- Татарлар, әлбәттә, бик югары мәдәнияткә ия халык. Һәм гаилә эчендәге үзара мөнәсәбәтләр бик әдәпле - өлкәннәргә, әби-бабайга, үз гореф-гадәтләренә хөрмәт. 

Татарларның Россия дәүләтенә нигез салганнарын да онытырга кирәкми. Мәскәү исемле башкалага да татарлар нигез салган, кенәзләр ханнан ярлык алган. Александр Невский да идарә итүгә рөхсәт алу өчен 150 метр тезләнеп килгән.

Әлбәттә, татарлар Россия дәүләтен оештыручылар. Мәскәү Урал, Себер белән идарә итә алыр идеме? Юк, әлбәттә. Чыңгызхан-Тимучинда булган көч-куәт беркайчан да булмаган. Ул вакытлар өчен гаҗәеп көч бит ул, хәтта бүгенге үлчәмнәр буенча да шулай ул. Коралланган йөзләгән мең кеше үз артыннан кара янган кырлар түгел, ә дәүләт һәм идарә системасы калдыра. Без татарларга һәм монголларга караган ул гигант территориянең ничек барлыкка килгәне турында хәзер уйламыйбыз да.

- Татарларга хас нинди сыйфатлар сезгә ярдәм итте яки киресенчә комачаулады? 

- Белмим, кызганыч, мин - совет кешесе. Әти-әниләр көне-төне эштә булганлыктан, без аларны күрмәдек тә диярлек. Барыбыз да күршеләр телендә сөйләштек, ә алар, гадәттә, руслар, украиннар иде. Без бердәнбер татар гаиләсе идек һәм сөйләшергә кеше булмады. Әти-әнине күрми дә идек, алар 12 шәр сәгать эшләде. Шуңа күрә без үзебезне тумыштан, балачактан биләп алган мохит телендә сөйләштек. Совет культурасы безнең дөньяга карашыбыз һәм дөньяны күзаллавыбызның нигезенә совет менталитеты салынган.

- Эстрадага әйләнеп кайтсак, сезнең татар музыкасын, татар җырын үстерәсегез килмәдеме? 

- Мин татар музыкасын һәм татар җырларын бик яратам. Безнең өйдә һәрвакыт татар җырлары яңгырады. Тел белмәсәм дә, бик күп татар җырларын белә идем.

- “На-На” татарча җырлый иде бит, бу проектны алга таба үстерү теләге булмадымы?

- Әйтеп үттек бит, музыкаль индустриянең теләсә кайсы юнәлешен үстерү өчен зур акчалар кирәк һәм ул акчаларны тәүлегенә 24 сәгать кертеп торырга кирәк. Әйткәнемчә, Интернет барлыкка килгәнче музыкаль индустрия Америка икътисадының төп тармагы иде. Көне буе музыка яңгырый, радиода, машинада музыка, ул безнең өчен фон. Ә капиталистик дип аталган илләрдә ул акча. Музыка яңгырый икән, димәк, бу җырның авторы акча эшли дигән сүз. Хәтта радиосигнал да музыкаль индустриядә – акча. Аның кесәсенә акча керә дигән сүз.

"Мин порнода төшәр идем!"

- Сезнең эшчәнлеккә бәйле сорау бирәсем килгән иде, сез эпатаж пиар алымнар ясыйсыз. (Күптән түгел генә Бари Алибасов Лена Ленина алдында чалбарын төшереп күрсәтте). Бу нәрсә белән бәйле? 

- Мин - профессиональ кеше. Кешелек җәмгыятенең ничек оешканын аңлыйм. Бөтен тыюларны, табуларны беләм. Аларның күбесе башка сыймаслык, әлбәттә. Кеше ялангач килеш туа, 5 яшькә кадәр шәрә килеш уйнап-чабып йөрибез. Кием астында кемнән нәрсә яшерәбез без? Кием астында нидер нидер бар кебек оялабыз. Анда нәрсә икәнен кем белми инде? Ни өчен җәмгыятьтә ялангач кеше тәне тыелган зона булып санала, аңламыйм?

Моның ярдәмендә акча эшләргә була. Порно - дөнья икътисадының иң уңышлы тармакларының берсе. Ни өчен? Чөнки ул - тормыш нигезе, сексуаль ихтыяҗлар планетадагы акылга ия булган һәм акылга ия булмаган тормышларның да нигезен тәшкил итә. Шул ук вакытта ул теләсә кайсы мәдәнияттә тыелган зона булып тора. Әмма антик Грециядә ул бервакытта да тыелган булмый, югары күтәрелә. Антик Греция мәдәнияте бүген дә хрестоматияле мәдәният булып тора. Бүген дә кайбер халыкларда милли үзаң мондый юк-барга ышанудан ирекле. 

Моның белән зур акчалар эшләргә була. Һәм эшлиләр дә.

- Димәк, сез порнода төшәргә ризалашыр идегез? 

- Мин порнода төшәр идем. Әгәр мине күргәч, күпчелек кешеләрнең моның белән шөгыльләнүеннән туктавыннан курыкмасам. Әмма мин беркемне дә дәртләндерә алмамын дип куркам. Әмма кешеләрне кимсетәсем килми, юк, порнода төшмим. Порнода төшәр өчен матур кешеләр бар. Порноның да төрлесе бар. Кемдер нәҗес ашарга ярата.  Мин нәҗес ашамыйм.

"Сексны тыелган әйбер итеп кабул итмәүчеләр бар"

- Шоу-бизнеста кемнеңдер үзен гомосексуалист дип игълан итүен нормаль күренеш дип саныйсызмы?

- Бу кешеләрдән генә тормый. Без бит гомосексуалларга, гетеросексуалларга гына бүленмибез, кешеләр күптөрле. Кешенең сексуальлеген өйрәнү белән 1947 елда Альфред Кинзе шөгыльләнгән. Кешенең сексуальлеге көн эчендә үзгәрергә мөмкин, ул җәмгыятьтә төрле формаларга чагыла. Бу табигый дә, ул эволюция нигезе. Әгәр мондый күченешләр булмаса, планетада эволюция дә булмас иде, кешенең фикер йөртү сәләте, акылы барлыкка килмәс иде.

Без бит табигатьне, үсемлекләрне, җәнлекләрне сексуаль яктан күпкырлы булулары өчен шелтәләмибез. Үрчү ысуллары күп, бер җенестән,төрле җенестән, параллель җенесләрдән... Әгәр сексуальлекне гади генә итеп атасак, ул күпкырлы һәм тормышның табигый халәте. Моны күпме кирәк шулкадәр тыя аласыз, теләсә нинди әхлакый законнар белән табу ясарга була. Мәсәлән, Гитлер гомосексуалларны үтерә торган булган. Ә антик Грециядә гомосексуаллар идарә иткән, мәктәпләргә хатын-кызларны алмаганнар, малайлар гына булган, ул укытучысы белән җенси мөнәсәбәткә керергә тиеш булган. Чөнки сперма белән белем дә күчә дип уйлаганнар.

Һәрбер халык җенси мөнәсәбәтләрне төрлечә кабул итә, аңлый, шуңа күрә планета табигатендә объектив сексуаль эволюция бар. Шул ук законнар тереклек булган башка планеталарда да яшидер. Планетадагы табигый процессларны сәясиләштерергә, тыярга, әхлакый караш белән якын килергә ярыймы икән. Болар кешенең, кешелек җәмгыятенең зәгыйфьлеген, күзаллау фәкыйрьлеген аңлата. Советлар Союзына секс шулай кабул ителде, хәтта сексуаль ориентация өчен төрмәгә дә утырталар иде. Хәзер дөньяга караш андый түгел. Әлбәттә, совет схемасы кешеләрнең башында калган. Сексны тыелган әйбер итеп кабул итмәүчеләр бар. Адекват, чексны тыелган әйбер дип кабул итми торган кешеләр барлыкка килсен өчен шундыйлар үлеп бетәргә тиеш. 

XIX гасырда ризыкка, ашауга шундый мөнәсәбәт булган. Кеше күрмәсен дип аерым бүлмәләрдә ашаганнар, кашыкны, чәнечкене кайсы кулда тотарга дигән кагыйдәләр булган. Сафсата! Кешелектә ялгыш карашлар барлыкка килә.


Сиңа тормыш биргән, яшәү шарты булган секс әхлаксызлык була аламы?

Миңа барыбер. Мин эволюцион процессларның ирешүләре турында бик теләп өйрәндем, миңа барысы да кызыклы. Җенси процесс эволюцион процессларның бер халәте. 

Җәмгыять үзенең үсешендә бик күп тыюлар барлыкка китерә - нәрсә ярый, нәрсә ярамый. Без бу табуларның ничек үзгәргәнен күреп торабыз. XIX, XX гасырда эшләргә яраган яки тыелган әйберләр хәзер ахмаклык булып тоела. Хәтта Африканың иң караңгы кабиләләрендә дә табулар бар, чөнки табу безгә якын булган кешеләр даирәсен, җәмгыятен барлыкка китерә. Без бөтенләй кушылып бетмәс өчен төрле булырга тиешбез. Бу киртәләр шартлы рәвештә куела, микробиологик дәрәҗәдә барлыкка киләдер дип уйлыйм ул киртәләрне. Алар биологик төрнең ниндидер халәтен саклау өчен куеладыр.

Җенси мөнәсәбәтләр дә шуңа карый. Мәсәлән ул Кытайда беркайчан да, Индиядәге кебек тыелган булмый. Анда сексуальлек үзеннән-үзе бара, кемнең кем белән мөнәсәбәттә булуына артык игътибар бирмиләр. Сексуальлек ул илаһи процессның бер өлеше. Ә бездә секс тыелган иде. Шундый ахмак дәрәҗәгә җитәргә кирәк бит. Сиңа тормыш биргән, яшәү шарты булган әйбер әхлаксызлык буламы?

- Сез бу табуларны җимерергә телисез инде?

- Юк, миңа барыбер. Мин үз тормышым белән яшим, һәр кеше үз тормышы белән яши, ләкин шундый ялгышулар ачуымны китерә. Бу эволюцион процессларның асылы нидә икәнен бик яхшы аңлыйм, шул ачуымны китерә дә инде. Әмма болар өчен асылынырлык дәрәҗәдә түгел. Бу эволюцион процесс. Иртәме соңмы, ясалма акыл барлыкка киләчәк. Менә ул ничек үрчер икән...

Бари Кәрим улы Алибасов 1947 елда Казахстанның Сәмәй (Семипалатинск) өлкәсе Чарск шәһәрендә туа. Әтисе Кәрим (Николай) - казах, әнисе Ираида татар. Россиянең атказанган артисты (1999). Мәктәптә үк музыка белән шөгыльләнә башлый. Усть-Каменогорск шәһәрендә "Интеграл" төркемен оештыра, Көнчыгыш Казахстан өлкә филармониясендә эшли башлый. 1989 елда Алибасов "На-На" төркемен оештыра. Биш никахта була, улы Бари.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100