Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Бәйгедә отсаң, барасың”. Чит илләрдәге Сабан туйларына татар артистларын кем сайлап җибәрә?

Җырчыларның инстаграмнарын карасаң, берсе бер чит илдә Сабан туенда җырлый, икенчесе - башка чит илдә җырлый... Шуннан сорау туа: чит илләрдәге сабан туйларына җырчыларны кем сайлап җибәрә икән? Ни өчен кайберәүләр ерак чит илләрдән кайтып керми, ә кайбер җырчыларның чит илгә командировкага бер дә барганы юк?

news_top_970_100
“Бәйгедә отсаң, барасың”. Чит илләрдәге Сабан туйларына татар артистларын кем сайлап җибәрә?

“Чит төбәккә чыгып җырлаган өчен 300 сум түлиләр”

Җырчы Гөлназ Гафурова быел чит ил сабан туйларына чакыру алмаган. Аның каруы, Татарстаннан читтәге төбәкләрдә чыгыш ясап кайткан - Пермь крае Лысьва шәһәрендә, Мари Эл республикасында үткән милли бәйрәмнәрдә һәм Самара өлкәсе Камышлы районында узган Россиякүләм авыл Сабан туенда булган.

Гөлназдан чит төбәкләр, чит илләргә барып чыгыш ясау системасы турында сорадык. "Гөлназ, аңлатыгыз әле: сез шул төбәктән чакыру аласызмы, әллә сезне Татарстаннан ничектер сайлап җибәрәләрме?” 

Гөлназ Гафурованың Инстаграм @gulnazgafur аккаунтыннан

- Мин Казан шәһәре филармониясендә эшлим. Безне шуннан җибәрәләр. Инде шактый еллар шулай эшлим, Аллага шөкер. Чит төбәкләр яраткан артистларын Бөтендөнья татар конгрессы яки Татарстан мәдәният министрлыгы аша чакыра, - дип сөйләде Гөлназ.

Сүз уңаеннан җырчыдан Сабан туйларындагы хезмәт хаклары турында да сорадык.

- Мин Казан шәһәр филармониясендә эшләгәч, командировка акчасы – 300 сум (бу мизгелдә бер минутлык тынлык урнашты, шуннан соң Гөлназ рәхәтләнеп көлеп җибәрде). Мин аңладым, сез бәяләрне белмәкче буласыз, - диде Гөлназ шактый гына көлгәннән соң. – Калган артистлардан сорарсыз. Без бюджет оешмасы булгач, хезмәт хакына эшлибез. Безгә хезмәт хакы түлиләр, - дип сөйләде Гөлназ Гафурова.

“Чит төбәкләр килгән артистлар өчен бер тиен дә чыгарып салмый”

Җырчы Марсель Вәгыйзов быел Новосибирск һәм Мәскәү өлкәсендәге Домодедово шәһәрләрендә чыгыш ясаган һәм Төркиянең Анталья шәһәрендәге сабан туена барган. Марсель әлеге дә баягы “сайлау системасын”, артистларның теге яки бу җиргә Сабан туена бару-бармауларын болай аңлатты:

- Ул бит Татарстан тарафыннан программмага кертелгән. Татарстан хәл итә, финанс ягын да ул тәэмин итә. Чит төбәкләр моның өчен бер тиен дә чыгарып салмый дип әйтсәм, дөрес булыр, - диде Марсель.

- Чит төбәкләр өчен, аларга җырларга кем килүе мөһим түгел, димәк?

- Күп очракта шулай. Кайбер очракларда теләгән кешеләрен алар үзләре дә сорый.

- Чит төбәкләрдә сезгә күпме түлиләр? Күпме акча эшләп була?

- Юк инде ул. Анда акча дигән нәрсә иң соңгы планда кала. Аны әйтсәң, кеше көләргә мөмкин, - диде Марсель Вәгыйзов.

"Без Татарстаннан бүләк булып барабыз"

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева быел Италиянең Болонья шәһәрендә һәм Канадада Монреаль шәһәрендә чыгыш ясады. Ул Канада Сабан туена инде дүртенче тапкыр барды. Өченче ел җырчы Монреаль һәм Торонто шәһәрләренә, узган ел Ванкуверга, быел кабат Монреальга барган.

- Айгөл, әйтегез әле, ерак төбәкләргә, чит илләргә Сабан туйларына артистлар ничек эләгә? 

- Төрле вакытта төрлечә була. Бу Президентыбыз ярдәме белән эшләнә, ягъни бу бары тик Татарстан инициативасы. Чит илдә яшәүче бик күп татарлар Президентка “чит төбәкләргә артистларны җибәрегез әле, зинһар” дип мөрәҗәгать итәләр. Татарстаннан бүләк булып барабыз без. Бөтен чыгымнарны Татарстан тулысынча үз өстенә ала.

- Хезмәт хакы ничек? Татарстан районнарындагы Сабан туйлары белән чагыштырганда, чит төбәкләрдә күбрәк акча эшләнәме?

- Юююк-юк. Күбрәк эшләнми. Киресенчә, анда әзрәк тә эшләнергә мөмкин, чөнки анда түләү минималь була. Чыгымнар бик күп. Сәфәрләр дә бик күп. Чит илләргә генә түгел, Россиянең дә бөтен төбәкләренә, бөтен җирләренә җибәрәләр бит. Минимумын түлиләр инде. Дөресен әйтсәк, без Татарстанда күбрәк эшлибез.

Мин, мәсәлән, үзем турында әйтә алам. Мин быел кабат Монреальга бардым, чөнки бу юлы алар үзләре, теләк белдереп, министрлыкка “нәкъ менә Айгөл Бариеваны күрәсебез килә” дип, хат яздылар. Андый очраклар да булырга мөмкин дип әйтүем. Мәсәлән, Казахстанга да шулай икешәр тапкыр чакырганнар иде. Ошаталар да, үзләре чыгып, “безгә нәкъ менә шул кирәк”, дип әйтәләр. Аннары бик күп әйбер рөхсәтнамәдән (виза) тора. Кемнең рөхсәтнамәсе бар, кемнеке юк. Канадага рөхсәтнамә алу бик авыр. Аны күп кешегә бирмиләр, кире кагалар, - дип сөйләде Айгөл Бариева.

"Акчадан бигрәк, барып дөнья күрүләре ни тора"

Җырчы Рөстәм Асаев быел Эстония башкаласы Таллин шәһәренә барган. 

- Таллинга без Әлмәт шәһәре белән бардык. Әлмәт шәһәре барлык артистларны да, күргәзмәләрне дә, спортчыларны да, актерларны да, ягъни бөтен Сабан туйны шунда алып барды. Сабан туе бик матур урында, Таллин шәһәренең иң матур җирендә узды. Зур сәхнәләр куелды. Анда Таллин шәһәре мэры да булды. Халык күп иде. Анда Эстониянең төрле почмакларыннан, шулай ук Прибалтикадан, Англиядән, Литвадан, Латвиядән, Санкт-Петербургтан, Финляндиядән килделәр. Бездән башка, Бөтендөнья татар конгрессы кешеләре дә барды, - дип сөйләде Рөстәм Асаев.

- Район Сабан туйларына караганда, чит илдә күбрәк эшләнәме?

- Күбрәк булмый инде ул. Районнарда күбрәктер. Минем алай йөргәнем юк. Акчадан бигрәк, барып, дөнья күрүләре күңелле инде аның. Акча эшлим дип кенә бара торган әйбер түгел. Безнең максат - барып, үзебезнең сәнгатьне күрсәтеп кайту. Акчаны кайда эшләсәң дә начар түгел инде ул.

Европа татарлары барысы да безне танып тора, без исә аларны таныйбыз. Алар туганнарча җыелышып килә. Менә шул ягы да бар аның. Чит илдә яшәгән татарларыбыз бит сагынып көтеп ала. Алар, фанатикларча, “туган телебез” дип, “без – татарлар” дип горурланып йөри.

Без Мәдәният министрлыгы аша да, Бөтендөнья татар конгрессы аша да күп йөрибез. Мин инде 13 ел чит илләрдә, чит төбәкләрдә Сабан туйларында йөрим, - дип сөйләде Рөстәм Асаев.

“Кайбер җырчыларны Европага җибәрәләр, минем Европада бер дә булганым юк әле”

Җырчы Лилия Хәйруллина быел Сабантуйга АКШның Филадельфия шәһәренә барган. Яшь булуына карамастан, бу җырчының беренче тапкыр чит илгә барып чыгыш ясавы түгел. 

- Безне Мәдәният министрлыгы җибәрә. Кайчак “Безнең менә шушы җырчыны күрәсебез килә” дип, чит илләр үзләре сорый, - дип җавап бирде Лилия Хәйруллина.

- Кайсы җырчының кайда барасын министрлык ничек билгели?

- Анысын мин белмим. Миңа тәкъдим итәләр, мин ризалашам һәм барам. Минем берничә тапкыр Америкада булганым бар, Канадада булдым, Россиянең төрле почмакларына да барган бар. Кайбер җырчыларны Европага җибәрәләр. Минем Европада бер дә булганым юк әле.

- Хезмәт хакы мәсьәләсенә килгәндә, Татарстанда акча күбрәк эшләнәме яисә чит төбәкләрдәме?

- Коммерцияле мәсьәләләр турында сөйләшмәсәк иде.

- Киләсе елга берәр кая чыгам дип уйлыйсызмы?

- Чакырсалар, бик теләп чыгар идем. Кайдадыр, аеруча чит илләрдә йөрүе миңа үземә, мәсәлән, бик кызыклы. Мин, чит илгә чыксам, Сабантуйда да эшлим, кешеләр белән дә аралашам, аннары башка шәһәрләргә дә барып кайтам. Мин сәяхәт итәргә яратам.

- Җырчы үз теләге белән генә барып, чыгыш ясап, җырлап кайта аламы, яисә аның өчен Татарстаннан җибәрүләре кирәкме?

- Барасың килсә, билет аласың да, барасың инде. Белмим ул якларын. Синең барасың, катнашасың килә икән, син үзең билет алып бара аласың, җырлый аласың. Анда бер кеше дә сиңа “Юк, син җырламыйсың”, дип тормый. Бу бит халыкка безнең культураны тарату була. Вәкилләр күбрәк булган саен, яхшырак, кызыклырак, төрлерәк була.

“Чит илләргә Сабантуйларга чакырмыйлар икән, димәк, без лаек түгел”

Парлы җырчылар Ризат һәм Зинира Рамазановларның чит төбәкләргә, чит илләргә Сабан туйларына чыгыш ясарга барганнары юк. Яшь пар турында “Алар популяр түгел, шуңа күрә аларны чакырмыйлар” дип әйтеп булмый: алар бүгенге көндә тулы заллар җыеп концертлар куя. 

Тик парлы җырчыларның кайдадыр еракка Сабан туйларына барып чыгыш ясаулары – сирәк күренеш. Бу хакта Ризаттан сорадык.

- Ризат, сез быел берәр чит илгә, я булмаса чит төбәккә Сабантуйга бардыгызмы? Сезгә чакырулар киләме? Сезне Зинира белән бик яратып каршы алырлар иде...

- Барысын да Мәдәният министрлыгы хәл итә бит. Кемнең кая барасын ул билгели. Филармониядә нинди артистлар бар, шулардыр инде, чөнки алар бюджетта хезмәт хакында “утыралар” бит.

- Сезнең дә читтә чыгыш ясарга барасыгыз киләме?

- Килә. Беренчедән, Германиягә барып, немецларның ничек яшәгәнен күреп кайтасы килә. Аларда авыл хуҗалыгы ничек икән - шуны күреп кайтыр идем. Америкага барасым килә. Чакырсалар, рәхәтләнеп барабыз. Дөнья күреп кайту бит инде ул. Шул ук вакытта милләттәшләреңне күрәсең, шул ук вакытта үз җырыңны җырлыйсың. Димәк, без шулай барып җырларга әлегә лаек түгел. Лаек булсак, чакырган булырлар иде, - диде Ризат Рамазанов.

“Сабан туйларына чакырганнары да юк. Аптыраган инде...”

Җырчы Илсөя Бәдретдинованың да чит илләргә Сабан туйларына чыгыш ясарга барганы юк. 

- Сезне чит ил Сабан туйларына чакыралармы? Барасыгыз киләме? Чыгып җырлар идегезме?

- Чит илгә Сабан туена барганым юк. Чакырганнары да юк. Мин үзебезнең тарафтан чакырганнары юк дип әйтәм, гәрчә миңа Инстаграмга һәм кесә телефонына бик күп язалар. “Без, сезне чакырып, Татарстанга мөрәҗәгать итәбез. Нишләп алып килмиләр?” диләр. Әмма миңа чыкканнары юк, мин соңыннан гына беләм бу хакта. Аптыраган инде...

Аның системасы бардыр инде. Мин моны болай гына эшләнә торган әйбердер дип уйламыйм. Анда бәлки миллирәк җырчылар кирәктер, бәлки моңлырак җырчылар кирәктер. Гаепләп, үпкәләп әйтү түгел. Мин эшсез тормыйм үзе алай, Аллага шөкер.

- Чакырсалар, рәхәтләнеп барыр идегезме?

- Хәтта алай дип тә әйтә алмыйм, чөнки күп чаралар алдан ук билгеле була. Кыскасы, ул темага уйлаганым да юк, - диде Илсөя Бәдретдинова.

“Без чит ил Сабан туйларына барырга бик хыялланабыз, бигрәк тә Австралиягә барасыбыз килә”

Азат һәм Алсу Фазлыевларны халык ярата. Татарстанда бу пар бик актив, теге районнан бу районга йөриләр, концерт артыннан концерт куялар. Әмма алай да аларның чит илләргә Сабан туйларына барганнары юк. Әллә инде Азат белән Алсуны да чакырмаганнар инде дисәм, юк, чакырганнар икән! Бара гына алмаганнар шул, ул көнгә башка чара планлаштырылган булган. Бу турыда Алсудан белдек.

- Чит илгә бармадык. Күрше Бардага гына бардык быел. Чакырганнар иде шул. Көнебез буш булмагач, бара алмый калдык.

- Кайда чакырганнар иде, Алсу?

- Мәдәният министрлыгыннан кайсыдыр илгә чакырганнар иде инде. Кайда икәнен хәтерләмим, ләкин чакырдылар. Бара алмадык, безнең бит бөтен әйбер дә алдан билгеле.

- Барасы килеп калдымы соң?

- Калды әлбәттә. Чит илләргә Сабан туйларына бару – бик зур хыялыбыз. Бәлки киләсе елларда туры килер. Быел, ни кызганыч, булмады.

- Сезнең әле, димәк, чит илгә чыгып җырлау тәҗрибәсе юк?

- Юк, чит илгә чыгу тәҗрибәсе юк. Безнең Екатеринбург кебек шәһәрләргә генә барган бар, ә чит илгә барганыбыз юк. Әмма без бик нык хыялланабыз. Бик тә Австралиягә барасы килә. Белмим, чынга ашармы ул, юкмы.

- Быел шулкадәр мөһим чарага туры килдемени соң? Анысына бармый калып, я булмаса күчереп тә булмый идемени соң? Кайсы көнгә туры килде, Алсу?

- Һәр җирдә җомга, шимбә Сабантуй. Күчереп булмый. Бер җирдә вәгъдә биргәч, икенче җиргә барып булмый алай. Шәһәрләрне, авылларны уңайсыз хәлгә куярга ярамый, - диде Алсу Фазлыева.

“Артистларны Мәдәният министрлыгы җибәрә”

Шулай да, җырчылар телгә алган "система" ничек эшли? Җырчылар ничек сайлана? Бу сорау белән Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать иттек. 

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе беренче урынбасары Данис Шакировның җавабы мондый булды: “Чит төбәкләрдәге татар оешмалары Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына һәм татар конгрессына үзләрендә шул Сабан туйларын уздыру турында заявка бирә һәм график төзелә. Артистларны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы җибәрә”. 

“Артистлар ничек сайлана?” дигән сорауга Данис Шакиров “Ул сорауны Мәдәният министрлыгына бирегез”, диде.

“Бәйгедә откан оешма ике артистын җибәрә”

Әлеге сорауны Татарстан Республикасы Мəдəният министры урынбасары Дамир Натфуллинга бирдек.

- Быел безнең бу өлкәдә яңа система эшли башлады. Без чит илләрдәге Сабантуйларда Татарстан Республикасыннан кайсы артистның катнашуын бәйге үткәреп белдек. Шулай эшләргә мәҗбүр булдык. Моның өчен безнең бер зур бәйге булды. Бу бәйге буенча откан оешма һәр чит илгә икешәр артистны җибәрергә мәҗбүр. Без аларга нинди илләрдә нинди Сабантуйлар буласының графигын биргән идек. Алар, безнең белән килешеп, ике артистны җибәрделәр. Быел шундый система эшли башлады. Закон буенча шулай дөрес, - дип аңлатты Дамир Натфуллин. 

- Оешмалар дип, сез төрле продюсерлык компанияләрен әйтәсезме?

- Анда откан бер компания артистларны җибәрү, гонорарлар түләү, билетлар сатып алу мәсьәләләрен үз өстенә алды. Быел ул Мәскәү фирмасы иде.

- Башта, димәк, оешма ота, һәм шуннан соң үз артистларын сайлап җибәрә, әйеме?

- Әйе-әйе. Әмма алар барыбер дә бездән рөхсәт алырга тиеш.

Безнең ике бәйге узды. Берсе – чит ил Сабан туйларына, берсе – Россия төбәкләрендәге Сабантуйларга.

- Бәйгедә бөтен Россиядәге оешмалар катнаша инде, әйеме?

- Бөтен теләгән, әйе. Бөтен Россиягә электрон майданчык бер.

- Күпме артист җибәрелә ала? Ничә урын бар?

- Чит илләрдә Сабан туйлары бара әле. График буенча, бүгенге көнгә барысы бергә (Татарстан, Россия, бөтен регионнар) 347 Сабан туе узды. 269 Сабантуй 57 регионда узды. 28 чит илдә 78 Сабан туе узды, 156 артист чыгыш ясады. Әмма әле безнең ике ай бар, августта да, хәтта сентябрьдә дә Сабан туйлары уза. Саннар әзрәк үзгәрәчәк, - дип аңлатты Дамир Натфуллин.

Димәк, татар җырчыларының чит илләргә барасылары бар әле. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100