Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Бүген бал белән чәй эчтем, бетерә инде бу безне!" Хәния Фәрхинең 20 яшьлек чагы хакында истәлекләр

"Татар-информ" хәбәрчесе Нурлат мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы рәисе Фәридә Сәгыйрованың Хәния Фәрхи белән таныш булуын ачыклады. Фәридә ханым халык җырчысы белән бәйле булган истәлекләрен сөйләде.

news_top_970_100
“Бүген бал белән чәй эчтем, бетерә инде бу безне!" Хәния Фәрхинең 20 яшьлек чагы хакында истәлекләр
Хәния Фәрхи һәм “Хыял”

Хәния белән без Мәскәү шәһәрендә 1978-1980 елларда “Хыял” ансамбленә йөрдек. Җитәкчебез җырчы Илдар абый Шиһапов иде. Ул бүген дә шул юнәлештә эшли. Ансамблебез 50-70 кешедән, 4-5 баянчыдан һәм бию төркеменнән торды. Ансамблебезнең өч солисткасы бар иде. Алар – мин, Халисә (Түбән Новгород өлкәсеннән; фамилиясен Фәридә ханым хәтерләми) һәм дә Хәния Фәрхи. Без заманында аерым гына да чыгышлар ясый торган идек.

Безнең “Хыял” ансамбле составында чыгыш ясый башлавыбызның тарихы мондый. Мәскәүдә Измайлов паркында “татар пятачогы” дип аталган кечкенә мәйданчык бар иде. Биредә татарлар җырлап-биеп, бар халыкка сәләтләрен күрсәтәләр иде. Шунда бераз вакыт күзәтеп торганнан соң, Илдар абый Шиһапов, баянчы Хәдис абый, хор җитәкчесе Мөхәммәт абый һәм Фирдәвес абый безне ансамбльгә чакырдылар. Без бердәм зур гаиләгә әверелеп, төрле концертлар биреп, бәйрәмнәрдә катнашып, зал тутырып җыелган тамашачылар өчен матур чыгышлар ясап йөрдек. Мәскәү милләттәшләребез безнең концертларга бик теләп йөри торганнар иде.

Хәния яшь чагыннан ук бик матур җырлый торган иде. Шундый гади, ярдәмчел, ачык күңелле кеше иде ул.

Шул вакытларда, һаман да исемдә, гел кызык хәлләр була торган иде. Илдар абый Шиһапов безнең ике данә көнбагыш ашаганны да сизә иде. Тавышлары бетмәсен дип гел карап-тикшереп тора иде. Бик көчле җитәкче иде ул Илдар абый. Хәния шундый чакларда “Бүген бал белән чәй эчтем, бетерә инде бу безне!” дип әйтә торган иде. Хәниянең тавышы кечкенәдән үк искитмәле матур иде, башкорт белән татар кушылу сәбәплеме ничектер эчке тибрәнешләр белән чыга торган иде аның тавышы.

Соңгы очрашу

1980 елның азагында мин, кияүгә чыгып, туган якларыма кайтып киттем. Аңа карамастан, төрле чараларда, бәйрәмнәрдә, концертларда еш очраша торган идек. Хәния Фәрхи белән соңгы очрашуыбыз 2015 елда Самара өлкәсендә Зур Кулаткы җирлегендә Сабан туенда булды. Мин сәхнәдән төштем, ә Хәния, чыгыш ясарга дип, машина янында киенеп, бизәнеп тора иде.

“Хәния йолдызларның йолдызы ул!”

Хәниянең үлемен бик авыр кичердем, ул үлергә тиеш түгел иде әле. Хәния биеклеккә күтәрелгән иң якты мизгелендә китеп барды ул. Хәния Фәрхи безгә дә, халыкка да, балаларына да бик кирәк иде әле. Аның гап-гади кешедән йолдызларның йолдызы булуы белән мин һәрчак горурланачакмын!

Фотода Фәридә Сагыйрова - 1980 ел

Фотода Фәридә Сәгыйрова - 2018 ел (Динә Йосыпова фотосы)

Хәния Фәрхи уң яктан – дүртенче, концерттан соң банкет вакыты, сәгать 23.00, Мәскәү, 1980 ел. Хәния Фәрхигә - 20 яшь

Татарстанның халык җырчысы Хәния Фәрхи 2017 елның июлендә вафат булды. Җырчы Казанда җирләнәчәк. 

Хәния Фәрхи турында истәлекләрне Интертат газетасында укырга мөмкин. Intertat.tatar электрон газетасында Хәния Фәрхинең иң популяр җырлары белән танышырга була. 

Хәния Фәрхинең биографиясе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100