Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыйров радио тамашачыларын "Макдоналдс" системасы буенча сыйлый: "Продукт күп булмагач, тамашачыга да җиңел!"

Танылу ирекне чиклиме яисә, киресенчә, ярдәм итәме? Әлеге сорау белән мин “Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыйровка мөрәҗәгать иттем. Танылмаган шәхес түгел, шулай бит? Тугызынчы сыйныфта укыганда ул беренче интернет-радиостанция ача. Бүгенге көнне дә татар радиолары арасында беренчеләрдән булган радионы җитәкли. 

news_top_970_100
Айваз Садыйров радио тамашачыларын "Макдоналдс" системасы буенча сыйлый: "Продукт күп булмагач, тамашачыга да җиңел!"

“Әни миңа: “Улым, синнән чыкмас, дигән иде”

- Айваз, әңгәмәбезне синең балачагыңнан башлыйк әле. Балачагың кайда үтте?

-Казанда тусам да, мин үземне авыл егете дип саныйм. Казанда алты яшемә кадәр яшәдем. Соңыннан, 9 сыйныфны тәмамлаганчы, Арча районы Кышкар авылында укыдым. Мине күпләр авыл егете дип белә һәм мин моның белән канәгать. Тугызны укып бетергәч, гаиләбез белән Арча шәһәренә күчтек.

- Әңгәмәләрнең күбесендә син әниеңнең иҗат кешеcе булуын әйтеп үтәсең. Бу турында тулырак әйтсәң иде. Әниең нәрсә белән шөгыльләнә?

- Әйе, әнием сәхнәдән ерак кеше түгел. Иҗатка тартылуым да аннан күчкәндер. Минемчә, әгәр дә әни яшь чагында театр училещесына укырга кергән булса, бүген ул сәхнә тормышында танылган шәхес булыр иде. Ләкин әни нәрсәдәндер курыккан. Аңлыйм: әниләрнең яшь чагында зур мөмкинлекләр булмагандыр, һәм әни нәкъ әлеге сәбәпләр аркасында зур уңышлар казана алмаган. 

Әниемнең сүзләренчә, ул җырлаган да, спектакльләрдә дә уйнаган, хәзер дә җырлавын сорасаң, авылга кайткач, клубта, гаилә бәйрәмнәрендә җырлап бирергә мөмкин.

- Әниең Резида турында интернетта мәгълүмат тә, фотолары да бар. Ни өчен әтиең турында сөйләмисең?

- Әти радиоинженер, шуңа күрә ул үзенә карата игътибарның күп булуын үз итми. Әти танылу дигән әйберне яратмый, ә әни холкы белән башка.

- Димәк, әтиең радиоинженер, әниең иҗат кешесе. Әлеге гаиләдә тәрбияләнеп үс тә, радиода эшләмә, шулай бит?

- Интервьюларның күбесендә шаяртып әйткәнем бар: иҗат кешесе белән радиоинженердан радиода эшләүчедән башка кем тусын инде тагын? Әлбәттә, ике якны да карарга кирәк. Әти дә, әни дә үсәр өчен миңа тиешле вакытта ярдәм иткән.

- Радионың ничек эшләвен, ничек билгеле бер студиядәге кешенең тавышы магнитофоннан яисә телефоннан яңгыравын бала тиз арада аңлый алмаска да мөмкин. Син радионың нәрсә икәнен кайчан белдең?

- Өченче классларга укыганда, радиога карата кызыксынуым туды. Башкалар атышып йөргәндә, мин уенчыклардан студия ясап, үземне диджей итеп күз алдына китерә идем. Ул яшемдә үк үземнең радиода эшләячәгемне белә идем кебек. Әле хәтерлим: әниләргә дә: “Әни, мин радиода эшләячәкмен”, - дигән идем. Ә әни ышанмады. Миңа шул гына җитә калды: “Менә күрерсез”, - дип җавап кайтардым. Менә күрәләр инде хәзер.

- Димәк, сез тугызынчы сыйныфтан соң Арчага күчкәнсез. Әлеге шәһәрдә “Арча” радиосы эшли башлаган иде. Синең иҗат юлың шунда башланып киткән, ялгышмасам?

- Юк, “Арча” радиосына кадәр 9 сыйныфта укыганда беренче интернет-радиостанция ачтым. Балтач егетләре белән бергә киң колачлы “Яшьләр радиосы”н булдырдык. Ә “Арча” радиосы белән мин көллияттә укый башлагач таныштым. Соңыннан мине эшкә алдылар.

- Үзең барлыкка китергән радио турында тулырак сөйләп үтче. Ничек эшләде ул?

- Әлеге радионың нигезе – интернет иде. Мин үземнең бүлмәмнән студия ясадым. Микшерлар, микрофоннарым бар иде. Бу яктан әти ярдәм итте, әйткәнемчә, ул техник. Интернетта махсус программа бар, аның ярдәмендә, руслар әйтмешли, “вещать” итеп була. Төрле кеше үзен диджей итеп саный ала иде. Хәтта Мәскәүдән дә сөйләүче диджеебыз бар иде. Эмиль Булатов Уфадан сөйли иде. Радиокүперләр дә эшли идек, ягъни, мәсәлән, мин Арчада сөйлим, ә Эмиль Уфада. Без бары тик бер-беребезне күрми генә идек.

- Үземне авыл егете дип саныйм, дисең. Әниләрең Арчада яши. Димәк, Кышкар авылындагы өй хәзер буш?

- Әйе, өй, кызганычка каршы, буш тора. Нигезнең тик торуына күңелем әрни. Алга таба әлеге өйне ничек тә булса тотарга иде. Барыбер хәзер һәрбер кеше үз тормышы белән шөгыльләнә бит инде. Бүген мин шәһәрдәге тормышымны җайлыйм, фатирымда ремонт бара, шуңа күрә әлегә ул буш тора. Шулай да авылдагы нигезне дә рәткә китерергә иде, җәй көне булса да кайтып йөрер идек. Бәлки, картайгач, китап, мемуарлар язар өчен, авылга кайтып китәрмен дә.

“Инглиз теле укытучысы булып эшләмәячәгемне белеп, инлиз теле укытучысына укырга кердем”

- Белүемчә, Америкада уку тәҗрибәң бар, әйеме?

- Арчада укыганда, Америкада практика үттем. Биш ай вакыт шунда булдым. Беренче белемем буенча, мин инглиз теле укытучысы.

- Ни өчен инглиз теле укытучысына укырга кердең? Тугызынчы классны тәмамлагач, кая барырга белмәүдән сайланган юл түгелме бу?

- Юк, мин аңлы рәвештә инглиз теге укытучысына укырга кердем. Алдан ук укытучы булып эшләмәячәгемне белсәм дә, бу адымым төпле иде. Тел белүнең артык булганы юк. Бүген аспирантурада укыйм, ягъни укытучылакка кире әйләнеп кайтам, бары тик башка өлкәдә генә. Хәтта баш мөхәррир булып эшләгәндә дә мин укытучы. Яшь кадрларны әзерлибез дип әйтсәм дә була.

- Димәк, алга таба сине укытучы булып та күрергә мөмкин?

- Әлбәттә, һәр кеше үзе белгән белемне башкаларга калдырырга тиеш. Үземнән соң эз калдырмыйча үлеп китәсем килми. Мәсәлән, бүген нәселемнең дәвамы миннән генә тора. Безнең буын турында мин генә кайгырта алам хәзер, чөнки безнең фамилияне йөртүче ул мин генә. Кызлар арасында бер егет, анысы да мин. Әгәр дә минем улларым булмаса, фамилия юкка чыгарга мөмкин. Белем белән дә шулай ук. Мин белгән мәгълүматлар юкка чыгарга тиеш түгел.

“Үсеш барлыкка килсен өчен, нәрсәдәндер баш тартырга туры килә”

- Сине без радиода “линейный” алып баручы дип кенә белә идек. Хәзер син линейный эфирларны алып бармыйсың? Нәрсә белән бәйле бу?

- Баш мөхәррир вазыйфасын үти башлагач, линейный эфирлардан баш тартырга туры килде. Сәбәбенә килгәндә, вакыт җитмәү. Ике-өч елдан соң гына “Хәерле иртә, Австралия” тапшыруы белән эфирга чыктык. Шуны аңларга кирәк: кайсыдыр өлкәдә үсеш булсын өчен, нәрсәдәндер баш тартырга туры килә.

- Димәк, бу тәкәбберлек яисә борын чөю? Ягъни, мин баш мөхәррир, нишләп гади алып баручылар белән беррәттән эфирга чыгыйм ди, шулай түгелме?

- Юк, монда “мин-минлелек” роль уйнамый. Гади солдат, генералга күтәрелсә, нарядларга чыгып йөрмәячәк бит, монда да шул үк хәл. Искә төшереп алыр өчен генә эшләргә була. Вәкаләтләрем үзгәрде, конкрет кагыйдәләрем бар. Күз алдына китерик: бүген мин чыгам, иртәгә Динә Маратовна (“Татар радиосы”ның директоры – ИТ), соңыннан идән юучы чыгар. Бу бит бер дә дөрес түгел.

- Баш мөхәррир итеп ник менә нәкъ сине билгеләгәннәр микән? Әйтик, Булат Бәйрамов 15 ел эшләде, аңа юк...

- Елга карап бирмиләр бит аны. Безнең җитәкчеләребез үзләре концепция төзи. Күзәткәннәрдер дә, миңа тәкъдим итәргә булганнардыр. Алмаз Таһирович (Миргаязов Алмаз Таһирович Айвазга кадәр баш мөхәррир булып эшләде – ИТ) гариза язгач, мине баш мөхәррир итеп билгеләделәр.

- Тиз арада ризалаштыңмы?

- Куркыткан иде, чөнки җаваплылыкның артуын аңлый идем, ләкин шул ук вакытта әзер идем дә кебек. Үсеш теләгәнгә күрә, мин: “Миндә нәрсәнедер үзгәртә алу мөмкинлеге булса, нишләр идем микән?” – дип уйланып йөри идем. Кешенең үзеннән тора: кемдер гомер буе “линейный” диджей булып эшләргә әзер һәм ул шуннан ләззәт алачак. Ә мин аңа риза түгел идем.

- Синең вазыйфаларыңа нәрсә керә?

- Эфирны системага салу, трафикларны көйләү, яңа программалар уйлап табу һәм башкалар. Оештыруга килгәндә, мин кечкенәдән оештыру белән шөгыльләнә идем. Начарлыгын да, яхшылыгын да мин оештыра идем (көлә). Яңа килгән укытучыга “бойкот” игълан итү дисеңме, егетләрне котырту дисеңме – барысы да минем кулдан килә иде. Ә оештыруны кем җиңел дия ала?

- Татар радиосы”н беренче радио итү өчен нәрсә эшлисең?

- Беренче итеп кулланган киңәшем: яхшы булган әйбергә тимә, ә үзгәртә алганны үзгәрт. Әллә нәрсә эшлим дип мактанып утырасым килми. 

Мин хезмәт хакын түләү, штрафлар салу системасын үзгәрттем. Программаларны системалаштырдым. Мәсәлән, иртәнге эфирны бары тик билгеле бер алып баручылар гына алып бара, кичке эфирлар өчен башкалар җаваплы. Һәрбер “линейный” алып баручы үзенең авторлык программасын булдыра ала иде. Минемчә, продукт күбрәк булган саен тамашачыга авыррактыр. Макдоналдста ничек: сайлау мөмкинлеге әллә ни күп түгел, шуңа күрә җиңелрәктер дә.

- Коллегеларның көнләшүен сизәсеңме?

- Ак көнләшү бардыр. Кеше башкалардан үрнәк алып, белемнәрдә аның белән тигезләшеп, хәтта узып китү турында уйлап йөрергә тиеш. Ансыз үсеш юк. Үзем дә “линейный” диджей булып эшләгәндә, минем белән бергә эшләүчеләр өчен мин һаман Айваз.
 Безнең мөнәсәбәттә дуслык һәм хезмәттәшлекнең уртасы. Мин командам белән канәгать. Тарту дигән әйбер бездә юк, алкоголь кулланучылар да юк диярлек. Җомга намазына бергәләп йөрибез, кемдер, гомумән, биш вакыт намазын укый. Бездә гадел кешеләр эшли, шуңа күрә эшләү авыр бирелми.

- “Интертат”та “Яңа ел солянкасы”ннан репортаж чыккан иде. Алып баручылар турында “чүттән” генә ярты юлда туктап калмадылар” дип язылган. Әлеге “солянканы” син Айсылу Лерон, Рамил Шәрәфиев һәм Гүзәл Зыятдиновалар белән алып барган идең. Син алардан осталыгың белән аерылып торасың. Әлеге аерманы үзең сизәсеңме?

- Син минем моннан җиде ел элек ничек алып барганны белсәң иде. Аларга бары тик тәҗрибә кирәк. Радиодагы беренче эфирга мин Әбри Хәбриев белән чыктым. Ул ничә ел дәвамында радиода эшләгән кеше, минем өчен үрнәк иде. Аның фонында югалып калдым. Ләкин күпмедер вакыт аның белән эшләгәннән соң, мин аның профессиональлеген алдым, нәрсәнедер барыбер үземә сеңдердем.

“Татар җыры” сәхнәсендә Гөлназ Сәфәрова белән бастырганнар иде. Шулай ук уңайсыз хәлдә калган идем. Хәзер мин дә тәҗрибәм ярдәмендә, аларга үрнәк була аламдыр. Әгәр дә мин аларны нәрсәгәдер өйрәтә алам икән, мин бик шат. Мин хәзер бу сүзләремне сәхнәгә әле чыгып килүчеләргә атап әйтәм.

- Бүген син танылган шәхес. Танылган шәхес булу сиңа ярдәм итәме, яисә ирегеңне чиклиме?

- Танылган шәхес теләсә нәрсә эшли, теләсә нәрсә кычкырып йөри алмый. Ялгыш кына әйтелгән сүзең үзеңә мең сүз белән әйләнеп кайтырга мөмкин. Икенче яктан караганда, мин үз фикеремне халыкка җиткерә алам, чөнки билгеле бер аудиториям бар. Социаль челтәрләрдә блог булдырдым. Әлбәттә, теләгән фикерләремне, теләкләремне җиткерүдә миңа танылган булуым ярдәм итә. Танылу җәмгыятьтә үзеңне тотуга конкрет шартлар тудыра. Ирекне чикләми, иҗатта кеше, киресенчә, ирекле. Танылган булу шушы иҗатыңны кешегә тәкъдим итәргә булыша, бары әйтергә теләгән фикереңнең нигезен генә дөрес сайлый белергә кирәк.

“Беренче машинамны Асаф Вәлиевтан сатып алдым”

- Кызларда синең турында туган фикерләрнең берсе – ул синең бай булуың. Бу хакта ни диярсең?

- Үземне әллә ни бай санамыйм. Кеше бик күп очракта ялгыша. Мине артык акыллы дип уйлаучылар да бардыр. Әйе, мин китаплар укыйм, тирә-юнь турындагы белемнәремне арттыру өстендә эшлим, тик бу күренеш җәмгыятьтә норма, аерылып тору түгелдер. Тәкәббер дип уйлаучылар да бардыр, ләкин мин гади.

- Фатирың үзеңнекеме?

- Әйе, ипотека түгел.

- Нинди машинада йөрисең?

- “Toyota Camry” машинасында йөрим. Аңа кадәр дә шул ук машинада йөрдем, алмаштырдым гына. Беренче машинамны Асаф Вәлиевтан сатып алган идем.

- Чын? Нинди шартларда булды бу “сделка”?

- Хәзер сөйләп үтәм. 5-6 ел элек машина алырга булдым. “Toyota Camry” да тукталдым да, дусларым белән бергә эзли башладык. Илназ Гарипов белән бер уен барлыкка килде: кем “Тойота”ны күрә, шул фото җибәрә. Кем күбрәк җибәрә, шуңа күбрәк балл. Бер заманны Илназ ап-ак “Toyota” җибәрә: “Менә монысы синеке булырга тиеш”, - дип. Билгеле, мин моны шаярту кебек кенә кабул итәм. Шуннан соң мин игълан буенча бер кешегә шалтраттым. Кемгә шалтратканымны да карамадым, җыйдым гына. Сөйләшә башлагач, таныш тавыш икәнен аңладым – Асаф Вәлиевка шалтраткан булганмын. Минем телефонда да Асаф Вәлиев дип язылган икән. Шулай сөйләшеп киттек инде. Ә бу машина Илназ җибәргән машина булган икән.

- Асаф абый машинасын күпмегә сатты соң?

- 700 меңгә алып була иде аларны, ләкин Асаф абый 827 меңгә сатам дип куйган иде. Төгәл 800 меңгә сөйләштек. Әлеге машинада биш ел йөрдем.

“Утыз яшемә кадәр өйләнәм дип әйткән идем”

- Динә Гәрәева белән сезне йөри, дип сөйлиләр. Бу хакта ни диярсең?

- Бер тирәдә булган кешеләрне гел берләштереп куялар. Хәтта заводта эшләүчеләргә дә кагыла бу. Дуслык һәм хезмәттәшлек кенә арабызда. Эштәгеләр белән мин беркайчан да йөргән егет һәм йөргән кыз мөнәсәбәтләрендә булмадым һәм булмыйчакмын да. Бу беренчедән. Икенчедән, минем сайлаган парым үзенең чыгышы белән минем гаиләмә туры килергә тиеш. Миңа, ир кеше буларак, финанс мәсьәләсендә дә, дәрәҗә ягыннан да миннән өстенрәк булган кеше белән йөрү авыр булыр иде. Гаиләдә ашатучы һәм табучы мин булырга тиеш.

- Биш ел элек мин синнән: “Нәрсә ул мәхәббәт?” – дип сораган идем. Хәзер дә сорыйм әле. Җавабың үзгәргән микән?!

- Үзгәргәндер дип уйлыйм. Мәхәббәт – ул бер-береңә ышану. Гыйшыклык бетә дип уйлыйм, ә менә ир белән хатын арасындага хөрмәт һәм ышаныч - аларны тигез тормышта яшәтә алырлык сыйфатлар. Мин нәрсә дип җавап биргәнмен?

- “Бу сорауга җавапны белмим. Кемнәр генә җавап биреп карамаган, барысының да җавабы төрле. Минем карашка, дөрес тә, шул ук вакытны дөрес түгел дә. Философлар җавап бирмәгәнне мин кайдан белим инде”, - дип җавап биргән идең. Димәк, утызга якынайгач, аңлатма да барлыкка килгән, ә?

- Әлбәттә, мәхәббәт хисе нигезендә гаилә төзү теләге уяна. Җаваплар барыбер үзгәрмичә тормый, тагын бер ун ел үткәч сорасаң, башка җавап бирергә мөмкинмен.

- Кайчан өйләнәсең?

- Кайчандыр: “Утызга кадәр өйләнәм”, - дигән идем. Утыз ноябрь аенда тула инде, бер ел вакыт бар. Әгәр дә быелны өйләнмәсәм, үз сүземдә тормадым дигән сүз булачак, ә мин сүземдә торырга күнеккән.

- Булачак хатыныңда нәрсә мөһим?

- Ышаныч! Ул үзенең игътибарын башка егеткә юнәлдермәскә, ягъни тугры булырга тиеш. Әлеге сыйфатны хатынында бар ир дә күрергә телидер. Мин аңа алдагы көндә мине тәрбияләп, мине сөеп яшәр дип ышанырга тиеш. Безнең балаларга тәрбия бирә алыр дигән ышаныч һәм башкалар.

- Үзеңнең йөргән кызың кайсы яктан? Кем булып эшли?

- Арчадан ул. Иҗат өлкәсе түгел.

- Күптән йөрисезме?

- Бер ел чамасы. 

- Анда сиңа нәрсә ошаган иде?

- Тыйнак, тәрбияле булуы. Дингә карата карашы уңай. Әлеге факт мине җәлеп итте.

- Синең Айваз Садыров икәнеңне белә идеме?

- Белә иде, ул да башкалар кебек мине “бабник” яисә тәкәббер дип уйлый иде. Мин аңа: “Бераз вакыт кына бир”, - дидем. Әллә нәрсәләр эшләмәдем, бары тик үзем булып калдым. Шулай да үземә каратыр өчен билгеле бер юл үтәргә туры килде.

- Димәк, Аллаһ боерса, җәйгә туй?

- Кайчан булса да, син беренче белерсең, аннан, рәхәтләнеп, тагын бер аралашырбыз, Алинә, яме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100