Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Рәхимова булмагач, “Язгы солянка”ны Ринат Рәхмәтуллинның рөхсәтсез җырлавы да, Илназ Гариповның тегелеп бетмәгән халаты да тулыландыра алмый!

“Язгы солянка”га барып кайттым. Концерт искиткеч иде. Дөрес, анда Айгөл Рәхимова булмавы гына бераз күңелне кырды... 

news_top_970_100
Айгөл Рәхимова булмагач, “Язгы солянка”ны Ринат Рәхмәтуллинның рөхсәтсез җырлавы да, Илназ Гариповның тегелеп бетмәгән халаты да тулыландыра алмый!

Бу язманы язарга утырганчы, бер тарих исемә төште. Ике 10-11 яшьлек кызчык сөйләшеп утыралар. Беренчесе икенчесеннән сорый: “Нишләп Лилия башлыксыз йөри ул?”, - ди. Икенчесе җавап бирә: “Аңа әнисе рөхсәт итәдер”. Монда да шул ук хәл микән?! Бу җырчыларга “әниләре” булган продюсерлар рөхсәт итәләр дә, алар, халыкны алдап, "плюс"ка җырлыйлар.

Миндияр Шәймәрданов: “Танылып киләм генә әле”

Концертларны җырчы Миндияр Шәймәрдановтан башлау – “Барслар” өчен гадәткә әверелде бугай. Миндияр катнашкан кайсы концертны карама, әлеге җырчы беренче булып башлый. Миңа гына шулай тоеламы, әллә инде чыннан да шулайсы? Миндияр белән сөйләштек.

- Миндияр, сәлам! Концертларның күбесен син башлап җибәрәсең. Миңа шулай тоела, килешәсеңме?

- Әйе, ярты ел эчендә катнашкан концертларны мин башлап җибәрәм.

- Бу синең танылып бетмәвең белән бәйлеме? Гадәттә концертны башлаучы җырчы танылып килүчеләрдән генә санала.

- Әйе, мин килешәм. Әле мин карьерамның танылып килү чорында гына.

- Кайчан инде уртагарак күчерерләр икән дип уйлыйсыңмы?

- Юк, үпкәләмим дә. Халык барыбер беренче номерны да карый. Башлап җибәрү дә җиңел эш түгел. Әгәр дә тамашачы әйбәт кабул итсә, берәр уртага да менермен.

Урыннарын таба алмый йөрүчеләр

Дилә Нигъматуллина җырлаганда, залда бер төркем ханымнар урыннарын таба алмыйча басып тордылар. Тамашачыларның берсе кисәтү ясагач, контролерны чакырып урыннарын белделәр дә, тиз генә урыннарына утырдылар. 

Мин урынымның кайда икәнен белмәсәм, залга кергәнче сорыйм. Зал уртасына басып, билет тикшерүчене чакырып, урын таптыру дөрес күренеш түгелдер. Ә иң яхшысы – тамашага соңга калмау. 

Өстәвенә безнең “авылда” барыбер чараны вакытында башламыйлар. Әмма тамашачылар вакытында башланмаган чарага да соңга кала.

Шуны әйтеп китәргә кирәк: 21 март Булат Нигъматуллинның туган көне иде. Ул бәйрәмен тамашачы белән каршы алды. Без дә Булатны үткән туган көне белән тәбрик итәбез!

Алып баручы Айрат Ильясов Ринат Рәхмәтуллин белән иртәрәк саубуллашты

Сәхнәдә Ринат Рәхмәтуллин пәйда булды. Беренче җырын җырлап бетергәч, алып баручы Айрат Ильясов сәхнәгә чыгып, аны тагын бер тапкыр игълан итте. Белүебезчә, җырчының чыгышы тәмамлангач, гадәттә алып баручылар аның кем булуын тагын бер әйтәләр дә, сәхнә артына озаталар. Бу очракта алай булмады. Айрат Ринат абыйның исемен әйткәч, җырчы: “Минем тагын бер җырым бар бит әле”, - диде. Айрат ни әйтергә белмичә, сәхнә артына кереп китте.

Дәлилләүче видеотасмам юк, ләкин шулай да артымда утыручы мишәр абзые (чыкма келим дип "сүләшә") җырчының мондый гамәлен бик гади генә итеп аңлатты: “Әллә тагын салып килгән инде?” Белүебезчә, Ринат абый да "чыкма келим" дип сөйләшүче. Абзый үзен Ринат Рәхмәтуллинны бик яхшы белгән кеше кебек сөйләп утырды.

Әмма Ринат Рәхмәтуллин мондый гайбәтчеләргә җавабын әйтте. Ул концертка рульдә килүен белдерде. Беркайчан да үзенә исерек килеш тамашачы каршында җырларга рөхсәт итмәгән һәм итмәячәк икән. 

“Нишләп ике җырыгызны да “плюска” җырладыгыз?” дигән соравыма: “Арыган идем, бары шул гына”, - дип җавап кайтарды.

Ландыш белән Иркәнең чыгышлары чын җырчыларның булуына өмет өсти

Ландыш җырлаганда, үземнең “Instagram” битемә: “Ландыш, калганнарны да “минус”ка җырларга өйрәтегез әле”, - дип яздым. Шул мизгелдә миңа: “Ул үзе җырлый башлаганмыни?” дигән мәгънәдәге хатлар килде. Әйе, элек Ландышны да, Иркәне дә “плюсовщицалар” дип йөртәләр иде. Ә хәзер алар икесе дә Татарстанның атказанган артистлары һәм икесе дә “Язгы солянка”да үз тавышлары белән җырладылар. Кызлар, сез дә Хәмдүнә Тимергалиевага ияреп, калган җырчыларны да “плюс”тан баш тартуга әйдәсәгез иде.

Хәмдүнә Тимергалиева: “Фонограммага җырлаучылар качып-посып җырларга тиешләр”

Иң көтеп алынган чыгышларның берсе – Хәмдүнә Тимергалиеваның чыгышы иде. Әлеге чыгышны тамашачы һәр концерт саен 100 процентка кабул итә. Хәмдүнә ападагы энергетика 18 яшьлек кызларныкы кебек. Әле ул үлгәннән соң да (Аллаһ сакласын, үзе шулай дип әйтте, үз сүзләрен кабатлап кына әйтәм), өч көн селкенеп торырга исәпли икән.

Хәмдүнә апа бер сорауны да җавапсыз калдырмый, шуңа күрә аңа курыкмыйча шалтыраттым. Иң беренче эш итеп хәлләрен сорадым. “Йөрим әле, бу яшемә җитеп, үз тавышым белән җырлый алгач, хәлләр бик әйбәт, сеңлем”, - диде. Әйтәм бит, Хәмдүнә апа белән сөйләшү җиңел. “үз тавышым белән җырлыйм” дигән темага үзеннән-үзе кереп кителде.

Хәмдүнә апа, “плюска” җырлыйлар бит. Нишләтергә аларны? Сез дә каршы чыгып карадыгыз, тәки үзгәрмиләр.

- Син язсаң да, мин сүксәм дә, үзләре теләмәсәләр, фонограммага җырлаудан туктамаячаклар алар. Кемнәр “плюска” җырлый?

Ерак барасы түгел. “Язгы солянка”да да берничәсе “плюска” җырлады бит.

- Аларның чыгышларын карарга мөмкинлегем юк иде. Җырчылар фонограммага җырларга кирәкмәгәнне үзләре аңларга тиеш. Алар турында сүз күтәрәсем килми.

Фонограммага җырлау модасы кайчан бетәр микән соң?

- Ельцин вакытларында безгә аппаратура дигән әйбер алып кайттылар. Менә шушы еллардан әлеге күренеш модага кереп китте дә инде. Мин аны белмим дә, өнәмим дә. Бетәр әле берәр.

Шулай да фонограммага җырламаучылар күбәя, әйме? Мәсәлән, Ландыш, Иркә.

- Әйе, аларның чыгышларын карадым. Молодцы кызлар! Кешеләрне алдарга кирәкмәгәнне аңлый алганнар.

Бу концертларны оештыручылар нишләп “фонограммага җырларга ярамый” дигән карар чыгармыйлар икән?

- Аларга тимә, сеңлем. Алар җанын биреп эшли. Минемчә, үз тавышлары белән җырлаучылар өчен алар да сөенәләрдер.

Хәзер бит халык та аңгыра түгел, “плюс”ның нәрсә икәнен аңлый.

- Дөрес әйтәсең! Шуңа күрә фонограммага җырлаучылар, качып-посып, җырларга тиешләр дә.

Илназ Баһ, суырып ал әле!

Концетның сценариена тукталып үтик. Миңа ошады! Яз темасына шаяртырлар микән, дигән идем. Юк! Чыннан да, бик актуаль тема сайлаганнар. Социаль челтәрләр темасы үзәккә алынган иде. Төрле-төрле төрттерүләр, урынлы шаярулар белән концерт күңелле барды. Алып баручылар турында да бер начар сүз әйтә алмыйм. Хәтта яңалыклар тапшыруын алып баручы Гүзәл Зыатдинова да “Кышкы” солянкада булган “монотонностын” югалткан. Менә бит, тәҗрибә нишләтә!

Илназ Гариповның, тегелеп бетмәгән халатка охшаган киеме, Римма Никитинаның, туфлиен салып атып, ниндидер бер тамашачының итәгенә утыруы, Илназ Баһның “суырып ал әле” дип җырлавы – болар барысы да әлеге концерт күренешләре. Мәш киләләр, кайсысы кай ягы белән аерылырга белмиләр.

Айгөл Рәхимовасыз солянка токмачлы ашка әйләнеп кала

Беләсезме, дөресен әйткәндә, мин бу язманы, гомумән, язарга тиеш түгел идем. Миннән бу концертны язмавымны сорадылар, ә менә мин алдым да яздым. Күрәсең, кемгәдер язуым ошамагандыр. 

Әле “Язгы солянка”га бару алдыннан, үзем-үземә әйттем - хәзер барам да, җырчы Айгөл Рәхимованы мактап кайтам әле, мин әйтәм. "Син мине юри шулай начар язасың, яратмыйсың" дигән фикердәге сүзләр әйткән иде ул миңа. Шуның киресен дәлилләргә иде исәбем. Ә ул концертта булмады! Мин ялгыш башка рекламаны ишеткәнмендер, мөгаен.

Айгөл Рәхимова булмагач, концертны "бишлегә" дип әйтеп булмый. Ни генә әйтсәң дә, Айгөл Рәхимова - мондый җыелма концертларны яхшы иткән җырчыларның берсе. Шулай булмаса, аның турында аз гына тәнкыйть, тәнкыйть тә түгел әле, "яшенә карата өлкәнрәк образда булды, концертында мәзәкләр яңгырамады, җыр гына булды" дигән сүзләргә "концертны язма" диярлек дәрәҗәдә үпкәләмәсләр иде.

Ялгышсам, гафу үтенәм, әмма Айгөл Рәхимова фамилиясе радиолардагы рекламаларда яңгырады бугай. Бәлки, бу пиар, концертка җырчыларны күп итеп китерү өчен эшләнгәндер дип юаттым үземне... Минемчә, Айгөл Рәхимова була дисәләр, залның кимендә туксан проценты нәкъ менә шуның өчен генә билет сатып ала. 

Кызганыч, тамаша кылуымның бер кызыгы калмады. Мин бит Айгөл Рәхимова өчен килгән идем!

Расих Фәсхетдинов фоторепортажы

Дилә Нигъмәтуллина

Илдар Әхмәтов бик хисләнеп җырлады

Гүзәлия

Алинә Даутова

Айрат Ильясов һәм Ләйсән Ветрова


Ләйсән Гыймаева

Ләйсән Гыймаеваны тыңлагач, тамашачылар һәрвакыт канәгать һәм шат кала

Канәгать тамашачылар

Ринат Рәхмәтуллин беркайчан да исерек килеш сәхнәгә чыкмый

Ландыш Нигъмәтҗанова

Рамил Айметдинов

Гүзәл Зыятдинова

Хәмдүнә Тимергалиева

Бу концертка Рамил-Рамилә Хәйретдиновларның да маңгай тирләре тамган

Чәчкәнең моңнары агыла

Агылган моңнарга мөкиббән тамашачылар

Өзә үзәкләрне солянка моңнары! Азалия Зиннәт

Тамашачылар Азалия Зиннәткә беркайчан да битараф калмый

Баһ аркасы һәм Гүзәл Идрисова



Янәдән бер хыянәт турында. Зинира һәм Ризат Рамазановлар



Гүзәл Әхмәтова



Эльмира Сөләйманова Рамил Галимҗановы белән


Мәңге яшь Иркә





Айдар Галимов югарыга карап эш йөртү яклы артист

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100