Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Авылда яшәргә мин риза түгел. Хаталы язган егетләр ошамый”: җырчы Айсылу Габдинова кияү сайлый

“Интертат” электрон газетасында “Айсылу кияү сайлый” проекты дәвам итә. Җырчы Айсылу Габдинова белән якыннан танышырга һәм аның йөрәген яуларга теләүче егетләр шактый. Проект күптән түгел генә башланып китүенә дә карамастан, “Кияү анкета”сы ярдәмендә үзләре турында мәгълүмат җибәрүчеләр күп булды. Җырчы шул анкеталарны укып, очрашырга теләгән берничә егетне сайлады.

news_top_970_100
“Авылда яшәргә мин риза түгел. Хаталы язган егетләр ошамый”: җырчы Айсылу Габдинова кияү сайлый

- Проект турында төрле сүзләр ишетергә туры килде, араларында тискәре фикерләр дә күп булды. Инстаграм челтәренә “Нигә болай эшлисең? Нәрсәгә кирәк ул сиңа? Бу “пиар”мы?” – дип яздылар. Танышларым да проект хакында сорады. Күрәмсең, татар кызы андый адымга барырга тиеш түгел, дигән караш яши. Минемчә, бу проект кызыклы. Нигә әле катнашмаска? Башлагач, проектны дәвам итәргә кирәк. Безнең максатлар зурдан. Килеп чыгармы, юкмы? Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Әмма ышанып калабыз, анкеталарны көтәбез, - дип сөйләде Айсылу.



Проект кагыйдәләре буенча, җырчы кыз белән танышырга теләгән егетләр анкета тутырып җибәрергә тиеш. Анкета тутырып, Айсылуны каратырга хыялланучылар әле дә бәхетен сынап карый ала. 


Кияү анкетасына сылтама

Күптән түгел Айсылу, инде җыелган анкеталарны укып, очрашырга теләгән берничә егетне сайлады.

“Кияү анкетасын” Балтач, Оренбург, Уфа, Кукмара якларыннан юллаучылар бар. Араларында авыл егетләре дә шактый, тик Айсылу әлегә авылга кайтырга риза түгел икән.

- Балтачта яшәргә мин әзер түгел. Хәзерге вакытта авылга күченә алмыйм, чөнки бүгенге көндә эшем шәһәрдә. Авылны бик яратам, ләкин анда лаеклы ялга чыккач кына яшәргә риза, - дип әйтте ул.

 

Анкетада “Айсылуда сезгә нәрсә ошый?” – дигән сорау бар. Егетләрнең күбесе җырчының сәхнәдәге образын ошатуларын әйткән. Ул күпләрне тавышы, тышкы кыяфәте, моңлы һәм туры сүзле булуы белән үзенә караткан.




“Күбесе тышкы кыяфәтемне ошаткан, аларга минем эчке дөньям ошар микән соң?” – ди Айсылу. 

Кияүләрнең берсе шигъри җанлы булып чыкты.

“Әй, Өфем, матур калам,
Сиңа карап сокланам.
Бер вакытта да мин сине
Яратудан туктамам” – дип язган ул.

Айсылуга бу адым ошады булса кирәк. “Тырышкан. Мин бит үзем дә тумышым белән Өфедән”, - дип елмайды җырчы.

Егетләр, “Кияү анкетасы” тутырганда игътибарлы булыгыз! Айсылуга хаталы язган егетләр бөтенләй ошамый. 

Айсылу Габдинова анкеталарны укып, очрашырга теләгән берничә егетне сайлады. Күзгә-күз карашып аралашу ничек узар? Тиздән билгеле булачак, “Интертат”ны укып барыгыз. Проект дәвам итә, катнашырга теләүче егетләр үзләре хакында мәгълүмат җибәрә ала.  


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100