Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автор-башкаручы Гүзәлия: Җырчыларның нәфесе артамы, җырны бөтен хокуклары белән сорыйлар

Популяр җырлар авторы һәм үзе дә җырчы булган Гүзәлия көйләрне ничек яза, кайсы артистлар белән эшләргә ярата, тормышындагы иң якын кешесе кем, иң бәхетле чагы кайчан булган? Гүзәлия белән күзгә-күз очрашып әңгәмә кордык.

news_top_970_100
Автор-башкаручы Гүзәлия: Җырчыларның нәфесе артамы, җырны бөтен хокуклары белән сорыйлар

- Гүзәлия, хәзерге вакытта нинди проектны тормышка ашырасың? Кайсы җырчылар белән?

- Проектның төп геройлары – мин һәм Хәким. Саундпродюсер Артур Җамалетдинов, танылган җырчы Лилия Хәйруллина, алып баручы Рамил Хәйретдинов белән проект башлап җибәрәбез, Алла боерса.

Хәким белән ничек таныштыгыз?

- Аның җырын социаль челтәрләрдә утырганда күреп алдым. Авторларын карасам, Артур Җамалетдинов дип язылган. Артур нинди җырлар яза икән, дип кызыксынып тыңладым һәм бик ошады, зур тәэсир калдырды. “Тавышың әйбәт, молодец”, - дип язып та куйдым әле. Икенче көнне Артур: “Бу - минем проект, әйдә синең белән дуэт яздырыйк әле”, - диде. Озак уйлап тормадым, ризалаштым. Тексты да табылды, көе дә тиз язылды. Аның тавышы мине бик илһамландырды. Җыр яздырып, күп тә үтмәде, клип та төшердек. Анысы да бик матур килеп чыкты. Шуннан соң бергә эшләргә булдык. Артур Җамалетдинов, Хәким һәм мин – без хәзер бер команда!


"500дән артык җырым бар!"


- Җырның хит булачагын алдан сизәсеңме?

- Йөз процент сизәм дип әйтә алмыйм, әмма күп вакытта беләм.

- Бүгенге көндә синең тарафтан ничә җыр язылган?

- 500дән артык җырым бар.

- Кайсы җырчыларга язасың, кемнәр белән тыгыз хезмәттәшлек итәсең?

- Бүгенге көндә төп проектым – Хәким. Аннан кала дус булган, хөрмәт иткән җырчыларга – Алсу Әбелханова, Сөмбел Билалова һәм башкаларга язам. Алсу һәм Азат Фазлыевлар белән бик күп җырлар иҗат иттек. Башкортстан җырчылары белән дә эшлим. Айдар Галимов белән берничә җыр яздырабыз, Алла боерса.

- Җыр иҗат ителеп, җырланып, берникадәр вакыт узганнан соң, җырчы белән автор арасында авторлык хокуклары һәм башка өлкәдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Мондый хәлләр булмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Артистлар җыр сорап мөрәҗәгать иткәндә, барысына да риза була, әллә нинди вәгъдәләр бирә. Ләкин җыр язылып, җырчы популярлаша башлагач, аның башы әйләнә, әйтелгән сүзләре, биргән вәгъдәләре онытыла. Чын мәгънәсендә намуслы, әйткән сүзен үти торган кешеләр аз. Күбесе белән килешү дә юк, проблема да юк. Ә кайбер кешегә килешү төзергә тәкъдим итәм. Менә Айдар Галимов белән ничә ел эшлибез, бер тапкыр да проблема булганы юк. Кирәк булган очракта гына килешү төзибез. Аның белән эшләве бик җайлы. Алсу Әбелханова, Сөмбел белән дә килешү төзегән юк. Ә кайбер җырчыларның нәфесе артамы, җырны бөтен хокуклары белән үзенә сорый.

- Авторлык хокукы кемдә булырга тиеш?

- Закон буенча авторлык хокукы җырны язган кешедә кала. Башка кеше автор була алмый, җырны язган кеше генә автор була. Җырчылар Россия авторлык җәмгыятенә акча түләмәс өчен җырны үзләренә калдырырга тели.


Ирем: "Ташлама, яз", - диде

-  Көйне кайчан һәм ничек иҗат итәсең?

-  Төрлечә була. Күбесенчә күңелем тулганда илһам килә. Эчең буш булса, уйларың булмаса, хисләр кичермәсәң, бернәрсә дә язылмый. Елап яки көлеп алгач, шатлыклы хәбәр ишеткәч илһамланасың. Тизрәк яхшы текст эзли башлыйм. Ләкин кайвакыт матур текст та илһамландыра. Аны укып чыгуга, үзеннән үзе көй килә. Күп очракта әзер текстка көй язам. Миңа шулай җайлырак һәм кызыграк. Андый җырлар уңышлырак та була.

- Нинди уен коралларында уйный беләсең?

- Уйнавым бик начар минем. Җырларны нигездә диктофонга яздырам. Җырлар күбрәк төнлә языла.

- Төнлә җыр язгач, иҗат кешесе гаилә кора аламы, аның шәхси тормышы бармы?

- Иҗатка бәйле түгел, ул үзеңнән, яныңда булган иптәшеңнән тора. Гармониядә әйбәт яшисез, бер-берегезгә ярдәм итәсез икән, проблема булмас. Бездә андый проблема юк. Бөтенләй проблема юк димим, бардыр, ләкин иҗат аркасында ачуланышканыбыз юк. Тормыш иптәшем үзе үк мине яңадан иҗат белән шөгыльләнергә этәрде. “Ташлама, яз, җырла”, диде. Зур сәхнәгә “Заман егетләре” белән чыктым. Миңа ул вакытта 20 яшь иде. Алар белән 6 елга якын эшләдем. Аннан соң мин иҗат итүдән туктадым...

"Поездда, самолетта яшим!"

- Сәбәбе нидә, иҗаттан туктарга нәрсә этәрде?

- Шәхси тормышым этәрде.

- Кияүгә чыктыңмы?

- Юк, киресенчә!.. Ул вакытта йөргән егетем иҗат кешесе иде. Аның белән арабызны өзгәч, иҗат белән шөгыльләнмәскә булдым. Чөнки барысы да аны хәтерләтә иде. Араларны өзү бик кыен булды миңа. Минем карар булса да, авыр кичердем, шуңа да иҗаттан киттем.

- Гүзәлия, бүгенге көндә яшәү урының кайда? Социаль челтәрдән күзәтеп тә, кайда яшәвеңне билгеләп булмый, әле Казанда, әле Уфада, әле Мәскәүдә син...

- Поездда, самолетта яшим! (көлә) Мин Мәскәүдә яшим, анда йортым, гаиләм, туганнарым.

- Бүгенге көндә төп эшең нәрсә?

- Җырлау. Банкетлар хәзер икенче урында. Ә элек беренче урында банкетлар иде. Хәзер исә “Хәким” дигән проект беренче урында.

- “Җырларың сихерли, дәвалый” дигән сүзләргә ничек карыйсың?

- Эчемдә булган бөтен мәхәббәтне, энергиямне, кыскасы, миндә нинди хисләр бар, барысын да җырга бирәм. “Сезне тыңлагач, рәхәт булып китә, тынычланабыз”, “сезнең җырлар белән балаларны йоклатам” дип концертлардан соң да яныма килеп әйтүчеләр бар. Авыру кешеләр дә, хатынын яки ирен югалткан кешеләр дә “җырыгыз ярдәм итте”, ди. Күземә карап, “сез – сихерче бит”, диләр.

- Тормышыңдагы иң бәхетле көнеңне искә төшерә аласыңмы?

- Иң бәхетле вакытым, дип әйтер идем. Ул – кечкенә чагымда әби белән яшәгән, әби белән үскән чак. Чувашиянең Батыр районы Татар Согыты дигән матур авылда әбиемнең кечкенә генә йорты бар иде. Бабай үлгәч, әби янында иптәш булсын дип, күбрәк аның янында яшәдем. Һәм бу - минем иң бәхетле вакытым. Әби миңа бөтен назын, мәхәббәтен бирде. Шундый акыллы, төпле, искиткеч кеше иде ул. Бүгенге көндә дә аның сүзләре истә, һәр сүзе афоризм кебек.

"Холкым бик авыр"

- Иң якын кешең, терәгең, киңәшчең кем?

- Иң олы апам Эльмира. Без гаиләдә ун бала үстек, хәзерге вакытта тугыз. Мин – иң төпчеге. Күп балалы гаиләләрне күреп үстем, шуңа да бу миңа гаҗәп түгел. Элек балаларны тапканнар, үстергәннәр, акчалары да булмаган, кайгы да белмәгәннәр, тырышканнар.

- Нәселегездә, гаиләгездә иҗатка тартылган кешеләр бармы?

- Мәүлидә апам җырлый. Аның улы Роберт Мортазин җырлый да, алып та бара. Аны беләсез инде. Олы апамның кызлары Лилия белән Динара да җырлый белә, Лилия көйләр яза. Бабай бәетләр язган, әни дә шигырьләр иҗат итә.

- Гүзәлия, җырларны артистларга сайлап кына бирәсеңме, аларны популяр яки популяр булмаганга аерасыңмы? Яки күңелең кемгә ята, шуңа тәкъдим итәсеңме?

- Күбрәк икенчесе. Кем миңа кеше буларак ошый, кем белән миңа җайлы, шуның белән эшлим. Сыйфатлы кешеләрне яратам. Йолдызмы, популярмы – аңа карамыйм. Тавышы ошый икән, эшлим.

- Ә үзеңнең холкың нинди? Кеше белән уртак телне тиз табасыңмы?

- Җиңел кеше түгел. Минем холкым авыр. Мин – бик таләпчән. Үзем күп биргәнгә күрә, кешедән дә шуны ук көтәм. Кеше белән аралашуда бу – төп проблема. Кешеләрне сизәм, интуициям көчле. Күп вакытта ялгышмыйм. Мин үз-үзем белән гармониядә. “Ник алай әйттем икән?” дип уйламыйм, үз-үземне “ашамыйм”. Күп сүзле булмагач, һәр сүземне уйлап әйтәм. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100