Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артистлар җәйге ялын планлаштыра: Фазлыевлар диңгезгә алмаш тапкан, Иркәнең "тузынып, бишәүләп ял итә торган чагы" түгел, ә Илназ Баһның нинди чагы?

Татар эстрадасы артистлары быел кайда һәм ничек ял итәргә җыена.

news_top_970_100
Артистлар җәйге ялын планлаштыра: Фазлыевлар диңгезгә алмаш тапкан, Иркәнең "тузынып, бишәүләп ял итә торган чагы" түгел, ә Илназ Баһның нинди чагы?

“Татар-информ” хәбәрчесе “Предотпускный солянка”да булып, сәхнә артында артистларның җәйге ялларга планнары турында сорашты.

   Алсу Фазлыева: “Быел диңгез урынына аквапаркка барырбыз дибез”



– Отпуск дигән сүзне без бик зурлап әйтәбез дә, зурлап үткәрмибез. Безнең өчен отпуск Ураза вакытында гына. Анда да ике генә атна. Быел ял итәргә чит илләргә барырбыз дип уйламыйбыз. Ике якка да, әти-әниләр янына кайтырга уйладык. Быел инде мин дус кызым белән үзем генә Дубайга барып кайткан идем. Гаиләдә бердәнбер кыз буларак, миңа шундый бәхет тиде. Шуннан соң балалар да, Азат та, без бармый калырбыз микән, дип хафаланды. “Һич булмаса, аквапаркка барыйк инде”, - диләр. “Барырбыз, минәйтәм, аквапарк та чит ил кебек инде ул”, - дидем. Быел яңа сезонга әзерләнү белән үтәр җәй. Яңа фишкалар булачак”, – диде Алсу.

    Иркә: “Авылга кайтып, төзелеш эшләренә чумарга уйлыйм”


    “Быел ялга барып булмастыр, - ди Иркә дә. – Балалар мине сезон буена күрә алмады. Быел туган авылымда төзелеш эшләре булачак. Кухня ягына авылча ремонт ясарга җыеналар. Аннары сарайны сүтеп, аның урынына блоктан кечкенәрәк нидер төземәкче булалар. Быел җәйне шул эшләр белән, блок ташып, абыйларга булышып, ашарга пешереп үткәрергә дип торам. Әле үзебезнең дә төзелеш бар. Шул ике арада йөрербез дип уйлыйм җәйне. Ирем хәзер ерак командировкаларга йөрми. Минем администраторым, директорым булачак. Ул ят дисә – ятам, ул утыр дисә - утырам.

    Көзен, Алла боерса, зур тур белән Татарстан һәм Россия буйлап китәргә уйлыйбыз.

    Диңгез дигәндә, анда балаларның берсен алып, берсен калдырып булмый бит. Өчесен дә алсаң, иремә дә барырга туры килә. Ирем өчебезне җибәрер иде дә. Миңа өч бала белән бик авыр булачак. Шуңа күрә әлегә алай тузынып китеп, бишәүләп ял итеп йөрер вакыт түгел”.

    “Самолетта Русланга чүт инфаркт булмады”


    “Җәйгә нәрсә эшләрбез, әлегә бөтенләй белмим”, – ди Ильмира Нәгыймова. – Яңа концерт программасы эшләргә телибез. Клиплар төшерергә дигән планнар бар. Моңарчы Руслан белән уртак җырга клипларыбыз юк иде. Йә ул минем клипта төште, йә мин аныкында. Инде дуэтка клип төшерергә өлгергәнбез дип уйлыйм.

    Ялга килгәндә, иң рәхәт ял безнең өчен - авылда. Без Русланның ягында күбрәк ял итәбез. Минекеләрдә дә булырга уйлап торабыз. Бәкер, Ижминводы яклары бит безнең туган яклар.

    Аннан соң Сабантуй, туй, юбилейлар чоры бит. Ял әлләни эләгә димәс идем.

    Безнең Руслан белән чит илгә бер тапкыр да барганыбыз юк. Хыялда бар бу, билгеле. Руслан самолеттан нык курка, кан басымы күтәрелеп бетә хәтта. Әле Мәскәүгә кадәр очтык. Чүт инфаркт булмады. Русланның шул фобиясен дәваламыйча, чит илләргә барып булмас”.

    Динә Латыйпова: “Беркая бармыйбыз, җәен үзебездә рәхәт”


    “Июньнең 15енә кадәр Ураза тотабыз, – ди Динә Латыйпова. Аннан соң инде Сабантуйлар тотына. Җәй ае ул – никах, туйлар ае. Шулай булгач, җәй һич кенә дә ял итә торган түгел ул. Без күбрәк көз көне китәбез ял итәргә. Ник дисәң, җәй үзебездә дә рәхәт ич. Үзебездә кызынып, су коенып була. Авылга кайтып йөрибез. Брусчатка җәясе бар әле менә, эш тора өстә. Октябрь-ноябрь – безнең өчен отпуск.

    Быел фитнес, бассейнга бик йөрмәдек. Әллә нәрсә: абонемент бетте дә, кабат барып алмадык. Җәйгә йөрмәбез инде. Көзгә бәлки кабат алырбыз.

    Яңа җырлар яздыру буенча эшлибез. Һаман бер стильдә генә булмый. Заманга, замана яшьләренә яраклаша белергә кирәк.

    Май аенда клип төшерәсебез бар. Менә шул эшләр көтә җәй көне”.

    Ландыш Нигъмәтҗанова: “Чит ил дип шашмыйм, авылга кайтабыз”

    "Нинди отпуск инде безнең? - диде Ландыш Нигъмәтҗанова. - Сабантуйлар, банкетлар бар. Ә җәен нишлисез дигәннән, киләчәккә планнар төзергә яратмыйм. Авылга кайтырга дип уйлыйбыз. Авылга кайту – балаларга бәйрәм. Балтач районында өебез бар.

    Диңгез димәктән, бишәүләшеп ял итәргә барган бар, Гомәр корсакта иде. Аннан соң ничектер эшләр дә булды, җай чыкмады. Минем “Диңгезгә барырга кирәк, кеше бара бит”, - дип тартылуым юк. Барырга кирәк инде, балаларга диңгез суы, диңгез һавасы әйбәт. Әмма мин үзем гел юлда йөргәч, шашып каядыр чыгасым килми. “Тегендә барасы килә, монда барасы килә” дип, омтылып тормыйм. Эшлисе килгән әйберләр күп инде ул. Ничек була, шул була. Миңа авылда рәхәтрәк. Авылда балалар да авыл балалары белән рәхәтләнеп уйный. Ләйлә күршеләргә кереп чәй дә эчеп чыга. Алар үзләре дә авылны ярата, авылга кайтуны сагынып көтеп ала”, – диде Ландыш.

    Чәчкәнең ял итәргә барасы килә, әмма самолетка утырырга ярамый


    “Җәй көне ял да итәсе килә, эшлисе дә килә”, – ди Чәчкә. - Безнең эш туктамый. Концерт сезоны гына ябылып тора. Ял итәргә дә барасы килә. Колагыма операция ясаткан идем бит. Шуңа күрә әлегә самолетка утырырга ярамый. Бәлки, самолет белән очмый торган җиргә барырбыз. Бала да кечкенә бит әле. Өчәүләшеп беркая да ялга барган булмады. Кунактан-кунакка гына йөрибез.

    Машинаны да, торыр урынны да алыштырасы килә. Монда инде мөмкинлеккә карап, юрганга карап аяк сузасы. Эшләр, акча ничек булуга бәйле. Безгә бит инде күктән төшми, үзебезнең көч белән акча эшлибез”, – ди Чәчкә.

    Айгөл Рәхимова: “Башта ураза, аннары Вьетнам”


    “Бик тиздән Ураза вакыты килеп җитә. Алла боерса, Ходай кушса, ураза тотарга дип ниятләп торам”, - ди яшь җырчы Айгөл Рәхимова. – Бер ай ук булмаса да, өч ел инде тотарга тырышам. Сабантуйлардан соң, әти-әни, сеңлем белән бергә диңгезгә барырга уйлыйбыз. Бу - безнең традиция. Бер үк җиргә барырга яратмыйбыз. Ике ел элек Таиландка, узган ел Дубайга бардык. Быел инде Вьетнам якларына юл тотарга уйлап торабыз.

    Җәен, гадәттә, күпләр кияүгә чыга, туй уздыра. Айгөлне мондый күңелле мәшәкатьләр көтмиме дигән сорауга ул:

    “Кияүгә чыкканымны кычкырып йөрмәячәкмен. Андый вакыйга була калса да, мин аны сиздермәячәкмен”, – диде Рәхимова.

    Илназ Баһ: “Бишәүләп диңгезгә барырга уйлыйбыз”

    “Отпуск - елның матур гына эшләнгән эшләренә нәтиҗә ясап, үзеңне, балаларны ял иттереп алу ул”, - ди Илназ Баһ. - Авылга да кайтабыз. Диңгезгә дә барасы килә. Бишәүләп барырбыз дип тә уйлаган идек. Чөнки диңгезнең витамины, диңгез һавасы балаларга бик кирәк. Үзебезгә инде ул шуның кадәр генә. Мин үзем авыл ялын кулайрак күрәм. Көзгә, 35 яшь тулу уңаеннан, юбилей концертын уздырырга дип торам. Шуңа күрә кояштан көч алып, ял итеп калырга кирәк.

    Зәйнәп Фәрхетдинова: “Узган ел да беркая бармадык, быелгысын да белмим”


    “Җәй көне эшли торган кешеләр бит без. Авылга да җитешәсе килә, ял итеп тә алырга”, – ди Зәйнәп Фәтхетдинова. Төркиянең Мерсин шәһәрендә дусларыбыз – Мадьяровлар яши. Байтак артистлар булды инде аларда. Без әле барып җитә алмадык. Бәлки анда да барырбыз дигән план бар. Финансларны бүлеп карамаган әле.

    Былтыр шифаханәгә барам дип йөрдем, анысы да язмады. Эше, мәшәкате килеп чыга торады. Узган җәй тыгыз да, авыррак булды. Былтыр да диңгезгә бармадык.

    Мин үзем җәйдән бигрәк көзне яратам. Вак кына яңгыр сибәләгән, яңгырлы көз йөрәгемә ята.

    Аннан соң без бит ел әйләнәсендә эшкә йөреп, 30-45 көн отпускны көтеп ала торган кешеләр түгел. Безнең бит тегесен-монысын ел әйләнәсе эшләргә мөмкинлек бар.

    Җәй көне, чыгышлар еш булмаганда да, тавышны яздыру турында онытырга ярамый. Йөргән таш шомара диләр бит. Йә студиядә, йә өйдә репетицияләр ясап торам. Туктап торырга яратмыйм. Бер ай буе беркая да барып җырламагансың икән, ныклап формага керергә, тавышны язарга кирәк була. Шуңа күрә үзеңне формада тотарга кирәк. Тере тавыш белән җырлар өчен һәрвакыт физик көч таләп ителә”, – диде Зәйнәп ханым.

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100