Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Карачурина: “Ришат Төхвәтуллин кияүгә алса, әлбәттә, чыгачакмын”

Белгәнебезчә, Ришат Төхвәтуллин Гөлназ Асаева, Гөлсирин Абдуллина кебек җырчы кызларны халыкка танытты. Аларны ул бер ел дәвамында үзе белән гастрольләргә ияртте. Алия Карачурина белән исә дүртенче елын эшли. Алиянең аерым карьерасын башлап җибәрәсе килми микән? Бәлки, аны Ришат җибәрмидер? Араларында мәхәббәт бармы? Ришат Төхвәтуллин концертында бу сорауларга җавап таптык.

news_top_970_100
Алия Карачурина: “Ришат Төхвәтуллин кияүгә алса, әлбәттә, чыгачакмын”

Ришат Төхвәтуллинның концерты УНИКСта узды. Грим бүлмәләренә кергәч, Алиянең әлегә вакыты булмавын аңладык – аны бизәндерәләр иде. Шул сәбәпле, вакытны бушка уздырмыйк, дип, Ришатның үзе белән аралашып алырга булдык.

Ришат Төхвәтуллинның эше шәхси тормышына комачаулый

- Ришат, Алия белән инде дүртенче ел эшлисез. Башка җырчы кыз алырга планлаштырмыйсызмы әле?

- Алырга була, мөмкинчелегебез бар. Тик бер кеше белән эшләү дә авыр, тагын җырчы алсак, икеләтә авыр булыр дип уйлыйм. Бездә, аягыңа карап, юрганыңны суз (дөресе – “юрганыңа карап, аягыңны суз” – “Интертат”), диләр. Шуңа күрә әлегә Алия белән генә эшлим. Аннан кала дүрт биюче, скрипкада, гитарада уйнаучылар, баянист һәм башкалар бар.

- Алиянең сольно җырлыйсы килмиме соң?

- Минемчә, Алия әлегә үзенең сольный концертын куярга әзер түгел. Репертуар ягын эшләп бетерәсе бар. Аннан соң ул үзе дә китү теләген белдерми. Алия үзе бу тәкъдим белән чыкмас та, аның холкы андый түгел. Шуңа күрә әлеге җаваплыкны мин үз өстемә алдым.

- Ул аерым бер җырчы булса, конкуренция артмасмы?

- Мин конкуренциядән курка торган кеше түгел. Ул бүген дә бар, Алия сәхнәгә чыккач та булачак. Әйтик, әгәр дә мин - УНИКСта, Алия Филармониядә концерт куйсак, аңа да, миңа да тамашачы җитәчәк. Казанда бер мең генә кеше яшәми бит.

- Синең концертларыңа нәкъ менә Алиянең җырлаганын тыңларга килүчеләр бар микән?

- Бар дип беләм. Һәм бу начар түгел. Алия профессиональ яктан үсә. Мин аңа ярдәм итә алам икән, бу бик әйбәт. Бүген мин аңа 100%тан да күбрәк булышам. Ә кайчандыр миңа булышканнар иде.

- Үзеңне продюсер итеп хис итмисеңме?

- Юк, әлбәттә. Бәлки алга таба әлеге өлкәдә эшләрмен. Бүген үземнең студиям бар.

- Димәк, сәхнәдән китүең ихтимал?

- Алдагысын уйлыйсым килми. Шәхси тормышка комачаулый эшем. Шуңа күрә киләчәктә нәрсә буласын белмим. Китсәм, эшсез калырмын дип уйламыйм.

“Ришатның миңа йөрергә тәкъдим иткәне булмады”

- Алия, группада син инде дүрт ел. Сольный карьераңны башлап җибәрергә планнаштырмыйсыңмы?

- Бу – минем теләгем. Әлегә әзер түгел дип уйлыйм. Репертуар тупланып бетмәгән. Ришат та минем аерым җырлап китүемне тели һәм ярдәм итә.

- Син конкуренциядән куркасыңмы?

- Сәхнәдә конкуренция бар, әлбәттә. Мин сәхнәдә җырчылар белән – коллега, ә исә тормышта дус булырга тырышыр идем. Алдагы тормышта җырчы булу – минем максатым.

- Сиңа хәзер 22 яшь. Гаилә кору турында уйланганың юкмы?

- Бу темага әлегә уйланмыйм. Әлбәттә, гаилә кирәк инде ул. Тик хәзер түгел.

- Ришат Төхвәтуллинга кияүгә чыгар идеңме?

- Әлбәттә, чыгар идем. Билгеле, холкы җиңелләрдән түгел. Ул - таләпчән кеше. Тик яхшы яклары да бик күп: ул үзен карый. Хәзер бит инде тыш-кыяфәт – күп кызлар өчен беренче урында. Шул яктан ул – минем өчен идеал.

- Ник чыкмыйсың аңа кияүгә?

- Үзем тәкъдим ясыйммени аңа? (көлә).

- Йөргән кызы булырга тәкъдим иткәне булдымы соң?

- Юк, алай әйткәне булмады. Гомумән, шәхси тормыш шәхси булып калырга тиеш. Бу темаларга сөйләшәсем килми.

“Утсыз төтен буламени?”

Концертка килгәндә, зал тамашаны тын алмыйча карады. Татар халык җырларын эстрада җырчылары арасыннан башкаручылар саны да күп түгел хәзер. Салмак көйләрне, ә иң мөһиме – мәгънәле җырларны “җыртык” җырлар алыштыра бара. 

Концертның исеме “Утсыз төтен” дип атала. Алып баручылар бу сорауны тамашачыларга да юллады. Утсыз төтен буламы? Тамашачыларның җаваплары төрлечә булды. 

Алып баручы сорауга җавап алып йөргәндә, тамашачылар арасында Сөмбелә Вәлиәхмәтова бар иде. Исегездә булса, ул Ришат Төхвәтуллин группасында алып баручы булып эшли иде. Үзенең китүен гастрольләрдә йөргән вакытта шәхси тормышына вакыт калмау белән аңлаткан иде. Сөмбелә, сәхнәгә чыгып, Гөлүсә Батталның “Җандагы төтен” шигыре белән җавап бирде.

Йөрәгеңә ут ягасың килсә,
Үпкәләмә соңрак үзеңә.
Уты булса, ачы яшь китереп,
Төтене дә керер күзеңә.

Кинәт кенә тынны буар төтен,
Күкрәгеңә кабар сулышың.
Шулчакта да уттан ваз кичмәсәң,
Көчлеләрдән булыр язмышың!

...Утсыз төтен булмый диләр дә бит,
Зирәк затлар аңлый хикмәтен.
Төтенсез дә утның булмаганын
Рәхмәт, язмыш, әйбәт өйрәттең!

Гомумән, концерт барышында лирика күп булды. Әнгәм Әтнәбаевның “Сөйләгәннәр, әйдә, сөйләсеннәр...” шигыре яңгырады.

Cөйләсеннәр әйдә, сөйләсеннәр, 
Сөйләсеннәр берне биш итеп. 
Башыбызны горур тотыйк әле, 
Кара гайбәтләргә үч итеп. 
Карамыйкчы кеше сүзләренә, 
Син үзең бул, мин бит мин һаман. 
Син газаплан минем утларымда, 
Синең утларыңда мин янам. 
Мәхәббәтнең тәмугы да оҗмах, 
Янсын, әйдә, янсын - кабынгач! 
Сөйләгәннәр, әйдә, сөйләсеннәр, 
Бер туктарлар әле, арыгач! 

Шулай ук Ришат үзенең бию сәләтен дә күрсәтә алды. Үзе белдерүенчә, ул профессионналь биючеләр белән шөгыльләнә икән. “Бии белмим. Аякларым тыңламый, тик шулай да укытучыларым өйрәтә алдылар дип уйлыйм”, - ди ул.

Чулпан Йосыпова, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Мурат Гайсин. Айгөл Бариева Ришатның иҗатын югары бәяләде. “Instagram” челтәтендә ул: “Үзең гади, ихлас, ачык күңелле! Шул ук вакытта зәвыклы, итагатьле, зыялы!!!” дип язган. Әйе, Ришатның халыкныкы һәм гади булуында бер шик юк. Аның тамашачысы да бит шундыйлардан. Моң яраталар алар! Димәк, Ришат Төхвәтуллинны яраталар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100